Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ӨЧ АРШЫН ҖИР”НЕ 19 ЕЛ НӘШЕР ИТМӘДЕЛӘР”

Ходай Аяз Гыйләҗевка барысын да мулдан бирә, талантлы шәхес итеп яралтып, михнәтләрнең ачысын да татыта, шул ук вакытта сөенечләргә бай булган тормыш та бүләк итә. Әдип үз гомерендә шактый әсәр иҗат итә. Ләкин аларның иң бөеге “Өч аршын җир” дип әйтсәң, арттыру булмас. Бу әсәр аны көчле язучы итеп таныта. Повесть аркасында Аяз Гыйләҗев кыйнала, җәберләнә, ләкин “Өч аршын җир”¬нең бәрәкәте күп була. Бүген дә иң укылган повестьларның берсе ул. Бу әсәрнең язылу тарихы турында Аяз Гыйләҗевның хатыны, тугры юлдашы, озак еллар дәвамында татар теле укытучысы булып эшләгән Нәкыя апа ГЫЙЛӘҖЕВАдан сораштык.

   

                                                                                                                                                                      “Аяз Гыйләҗев — коммунистлар дошманы!”

Аяз Гыйләҗев “Өч аршын җир”не 1962 елда Мәс­кәүдә Югары әдәби курсларда укыган чакта яза. Моңа ка­дәр аның “Дүртәү”, “Тәрә­зәләр”, “Үги ана яфраклары”  кебек әсәрләре дөнья күрә.

— Аяз Мәскәүдә Башкортостанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев белән укыды, күрше бүлмәдә тордылар, бик дуслашып, гомер буе аралашып яшәделәр. Бермәлне Нәҗип абый Уфадан килгәч, туганының хатыны үлүен  ачынып сөйлә­гән. “И Аяз, дөньялыкта яшибез, ник бәхетле минутларга, сә­гатьләргә игътибар да итмибез?” — дигән. Хатыны үл­гәч, туганының: “Якын килмәгез, янында утырып сөй­ләшә­сем, аны сүзләр белән булса да иркәлисем килә. Ник ул тере булганда әйтмә­дем боларны?” — дип ачы күз яшьләренә буылып бәр­гә­лә­нүен сөйләгән Нәҗип абый. Аяз аннан: “Бу сөй­лә­гәннә­реңне повесть нигезе­нә салсам, каршы булмассыңмы?” — дип сораган. Ул ризалык биргән, уңышлар те­ләгән, — дип исе­нә төшерде Нәкыя апа. — Язу белән Аяз аны “Совет әдәбияты” журналына илтеп бирде. Ул вакытта мөхәррир булып Газиз Мө­хәммәтшин эшләде. Япь-яшь егет, бик талант­лы прозаик иде. Әсәрләрен яратып укыдым, берничә китабы чыгып өлгерде, 40 яшь туласы елны үлеп китте бичара. Ул Аязның яңа әсәренең кулъязмасын укыгач, исе китеп “Шәп әсәр бит бу!” дип бастырган. 

“Өч аршын җир” 1963 ел­ның маенда “Совет әдәбияты”ның 5-6 нчы саннарында дөнья күрде. Ул чакларны яхшы хәтерлим. Балалар бе­лән авылга Багражга кайткан идек. Ул вакытта Искән­дәрем, Мансурым бар. Көян­тә-чиләк бе­лән чишмә­дән кайтып киләм. Юлда поч­таль­онны очраттым, шунда ул “Совет әдәбияты”ның ике санын кулыма тоттырды. Әти-әни гомер буе “Азат хатын”, “Совет әдәбияты”н яздырдылар. Тизрәк журналны ачтым, Аязның әсәре чыккан! Шатлыгым эч­кә сыймый, өйгә ашыгам. Капканы ачтым, Аяз болдырда басып тора. Керүгә үк: “Аяз, “Өч аршын җир”ең чыккан!” — дип сөенеп кычкырдым. Жур­налларны тоттырдым. Аяз бик тыныч, ипле генә басманы ачып карады да: “Аһ, Гази-и-из, нәр­сә бастырганын сизми дә калды”, — дип әйтте. Кайбер мизгелләр хәтердә уелып кала. Еллар үткәч, Аяз белән сөй­ләшкәндә шул сүзен исенә төшергәнем булды, ул хә­тер­ләми, “Кит аннан, шулай дидемме?” — дип әй­тә иде. Ләкин аның шулай ыч­кын­дырганын яхшы хә­терлим. Цензура бар иде, алар тикшергәннәрдер, әсәрнең мәгъ­нәсен аңлап җиткерә алмаганнармы, абайламый калганнармы, белмим, ләкин Газиз бу әсәрне бастырды. Газиз яшьлеге белән  системаның мәкерле һәм үчле икәнен аңлап җиткермәгәндер дип уйлыйм.

Чыннан да, Газиз Мөхәм­мәтшинны бу әсәрне бастырганы өчен башыннан сыйпамыйлар. Аны шундук обкомга чакыртып, тетмәсен тетәләр, эшеннән алалар. “Өч аршын җир” чыгу белән гауга куба, Аяз Гыйләҗевны эзәрлекләү башлана.

— Элек коммунистларны җыеп, Ирек мәйданында митинглар ясап, шунда кайбер әдәби әсәрләрне аңлатып бирүләр бар иде. ТА­ССРның комсомол обкомы сәркатибе Рәис Беляев мәй­данга җыелган кешеләр алдында рупор аша: “Безнең әдә­биятта халыкка дошман булган язучы бар, аның исеме Аяз Гыйләҗев! Ул “Өч аршын җир”не язып, камил коммунизм системасына каршы фикер тарата”, — дип тетмәсен тетте, яла якты. Аяз­ның йөрәге нишләгәндер, ничек түзгәндер?! — ди әдипнең хатыны.

  “Өч аршын җир” өчен 3 мең сум бирделәр”

“Өч аршын җир” журналда чыкканнан соң, Татарстанда 19 ел дәвамында бер дә басылмый. “Нәшер ит­мәскә!” дигән мөһер салына. Ләкин шулай булуга кара­мас­тан, “Өч аршын җир” әсәре урысчага тәрҗемә ителеп, “Дружба народов” журналында дөнья күрә. Берничә елдан соң ул Мәс­кәү нәшриятында 150 мең тираж белән нәшер ителә. Бу эшне Искәндәр Гыйззәтуллин башкарып чыга.

— “Өч аршын җир” 1964 елда “Дружба народов” журналының 6 нчы санында дөнья күр­де. Бу гына түгел, “Ел­ның иң яхшы әсәре” дип табылды һәм Аязга 3 мең сум премия бирделәр. Ул зур акча иде. Безгә күк капусы ачылган кебек булды. Мул яшәдек, Аллага шөкер, бу әсәр муллык өс­тенә тагын бә­рә­кәт өстә­де. 1963 елда Воровский урамындагы “хрущевка”да яши идек. Әнкәй бездә торды. Торакны рәтли алдык. Мәс­кәүдә укыган чакта Аязның стипендиясе дә яхшы иде. Казанда иң зур хезмәт хакы 90 сум булды, ә аларга 150 сум түләделәр, тулай торакта бушка яшәделәр, — ди Нәкыя ханым. — Урысча чыгып дан казанса да, мондагы обком Аязны “Өч аршын җир”е өчен бик каты тән­кыйть­ләде. Ул 1964 елда бу әсә­рен нәшриятка илтеп бирде. Рецензия-бәяләмә уңай булмаган, нәтиҗәдә аны аерым китап итеп чыгармадылар.

1982 елда “Өч аршын җир”­­не җыентыкка керттеләр. Ләкин китапны “Өч аршын җир” дип атарга рөх­сәт итмәделәр, аны “Җомга көн, кич белән” дип үзгәрт­те­ләр. Мәрхүм Гариф ага Ахунов, китап исемен “Өч аршын җир” дип куйсак, Тукай бү­ләген бирмәячәк­ләр иде, дип әйтте. 1983 елда бу әсәр өчен Аязга Тукай бү­лә­ге бирделәр.

   “Беляевка рәнҗешем зур булды”

1984 елда Марсель Сә­лим­җановның 50 яшьлек юбилеена чакырулы идек. Безнең урыннар Рәис Беляев белән янәшә туры килде.  Түзмәдем, бер тәнә­фес­тә Рәис Беляевка: “Сезгә рән­җешем зур. Шулкадәр Аязны таптадыгыз, аның йөрә­геннән гомер буе сез кадаган энәдән кан сыкрады”, — дидем.  Ул: “Гафу итегез ми­не, Нәкыя ха­ным, аның әсә­рен укымадым бит. Безгә җиткерелгән мәгълү­мат буенча гына сөйләдем”, — ди­де. Кем икәнен әйтмә­де, лә­кин бу эшне Флүн Мусин башкарганы барысына да мәгъ­лүм иде. Ул бер Аяз башына гына җитмәде, күбесе аннан иза чикте.

  “Әсәрдәге Мирвәли — Аяз, Шәмсегаян — мин”

Нәкыя ападан “Өч аршын җир”дәге прототиплар турында сорашам. Бу җанөзгеч әсәр кемнең тормыш та­рихына таянып язылган? Чын­барлыкта Мирвәли бе­лән Шәмсегаян булганмы?

—  Әсәрдәге Мирвәли Аяз үзе. Бөтен торышы, сөйләме, холкы — барысы да коеп куйган Аяз. Әсәрне укыгач, шаккаттым, Мирвәлинең холкы нәкъ Аязныкы. Икесе дә катлаулы характерлы, — ди Нәкыя апа. — Аның хатыны Шәмсегаян да миңа бик охшаган. Ничек сөй­ләшәм, нинди сүзләр кулланам, әсәр­дә шулар Шәмсегаян авызыннан чыга. Аның Мирвәлинең “Акча бармы, җи­тәме?” дигән соравына “Булганы белән... булганы бе­лән” диюләре минем сүз­ләр. Мин дә нәкъ шулай җавап бирә идем. Шәмсегаян кебек  ирем нәрсә әйтсә, шуны эш­ләдем, буйсындым. Авыр чакта, Аязга үпкәләгәндә: “Миннән Шәм­сегаян ясап бетердең инде! Тагын ни җит­ми сиңа?” — дип әйткә­ләгәнем булды.

Ә әсәрдәге төп геройлар тарихы ул татарларның кү­бесе татыган ачы кайгы. Кулаклар дип, маңгай тире тү­геп, авыр хезмәттә эшләп йөргән күпме кешенең язмышын сындырдылар! Эш­ләп тапкан малларын, җирләрен тартып алып, татарны канлы күз яшьләре белән елаттылар бит! Бу безнең гаиләнең дә ачы кайгысы булды. Әткәем тегермәндә эшләде, аны кулга алып, төр­мәдә үтерделәр. Әнкәем каенана-каенатасы, 9 бала белән урамда торып калды. Миңа ул вакытта 3 яшьләр тирәсе. Рәис абый кечкенә булса да, талаучыларның “бу чиләкне алыйкмы-юкмы, тө­бендә энә ка­дәр тишеге бар”, дип  сөй­ләгәннәрен хә­терендә калдырган. Әнкәй, ичмасам, кием калсын өстебездә дип, катлап берничәне кигән, ләкин аларны да салдырып алганнар. Мунчада яшәргә мәҗ­бүр булганнар. Йортыбызны сүтеп, Сар­манда мәктәп итеп кү­тәрделәр. Шунда укыдым. 

Аяз туганнарыбыз бе­лән аралаша иде, безнең ничек талануны белде. Үз тирәсендәге кешеләрне игътибар белән тыңлар иде, аларның язмышларын йөрәге аша үткәрде. Шуларның барысын җыеп язгандыр дип уйлыйм. Бу кайгы безгә генә кагылмады бит.

Авыр хезмәт белән табылган малны тартып алганда ничек нәфрәтләнмисең? Әсәрдә Аяз Мирвәлидән барлык мөлкәтне яндырта. “Өч аршын җир”дәге Мир­вәли, имеш, колхозлашуга каршы булган дип бәйлән­деләр, ә әсәрдә ул юк бит. Повестьның нигезендә туган җирне, телне, туганнарыңны, милләтеңне ярату ята. Кеше холкы, шатлыгы-кайгысы, кешеләр арасындагы мөнә­сә­бәтләр, туган туфракка тартылу, җирсүдән чир­ләү, туган җирдән аерылып, бә­хет табып булмый дигән фикер ярылып ята.

Әсәрләр язарлык тарихлар аяк астында, татар яшәешенең нечкә фәл­сәфәсен аңлап, тоеп, иң “тәм­лесен” сөзеп алып, яза белергә кирәк. Аяз нәкъ шундый язучыларның берсе иде.

   “Өч аршын җир”не язучылар югары бәяләде”

Язучылар арасында төр­ле фикер булды, ләкин аны ахыр чиктә барысы да даһи әсәр дип бәяләде. Гариф Аху­нов гомер буе Аязның иҗатын зурлап яшәде. Ә Мөхәммәт Мәһдиев мактауга саранрак иде. Кайчагында коры гына: “Ни­хәл, тере классик?” — дип әйтә иде. Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни Аязның иҗаты алдында баш иде, аның турында тискәре сүз әйтмә­деләр.

Нәкыя апа әйтүенчә, Аяз абый ике әсәрен аерып әйтә торган була: берсе — “Өч аршын җир”, икенчесе — “Җом­­га көн, кич белән”. Тәр­җемә­че Фатих Котлыга шу­ларны төрекчәгә тәрҗемә итүен ва­сыять итеп калдыра. Аяз абыйга бу әсәр дан-шөһрәт алып килсә, Фатих агага да аның бәрә­кәте тия. 2010 ел­да ул тәр­җемә иткән “Өч аршын җир” китабы “Диалог-Евразия”нең “Иң яхшы тәр­җемә” номинациясендә җи­ңеп чыкты. 

Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” китабы берничә тапкыр басылды. Аның 300 мең тираж белән чыккан вакытлары да була.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры