Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ЧИШМӘНЕ КЕМ ПЫЧРАТА?

Әлмәт районы чишмәләргә аеруча бай як. Авыл эчендә генә түгел, юл уңаенда да матур итеп эшләнгән кизләүләрне еш очратырга була. Яңа Нәдер белән Түбән Мактама салалары арасындагы Шифа да шундыйлардан.

 — Заманында нефть чыгарганда күп чишмәгә зыян килде. Шуны исәптә тотып, зарар китердегез, инде чарасын да күрегез диптер, район җитәкчелеге нефтькә кагылышлы эшләр белән шөгыльләнүче оешмаларның һәркайсы чишмәләрне төзекләндерергә, яңартырга  тиеш дигән карарга килде, — ди “Татнефть-АльметьевскРемСервис” ҖЧҖнең профком рәисе Рәфис Шакиров. — Безнең оешманың да һәр цехына чишмәләр бүлеп бирелде. Алар төзекләндерелеп, яңартылып тора. Шифа кизләве дә безнең карамакта. Эш башларга барганда анда үлән арасыннан иске торба гына чыгып тора, ныклап карамасаң, чишмә икәнлеге күренми дә иде. Аны матурлап эшләдек. Юлчылар ял итсен дип, беседка да булдырдык. Әмма, ни генә дисәк тә, кешеләр каты бәгырьле, ваемсыз. Чишмәләргә игътибар бирмиләр. Күргәнсездер, янын чүп-чар баскан. Безнең бурыч — аның төзеклеген карау, ремонт эшләре башкару, буяу. Ә скважина, техника белән баргач, башта күп вакытыбыз кешеләрдән калган чүп-чарны чистартуга китә.

Әлмәт тирәсендәге урман эчендә дә, Сабан туйлары чорында халыкка хезмәт итсен дип, чишмә яңарткан идек. Анда шашлык пешерер урыннар да әзерләдек, бөтен мөмкинлекне тудырдык. Тик озак яшәтмәделәр аны, соңгы баганасына хәтле урлап алып киттеләр. Чишмә рәнҗер дип тә курыкмыйлар. Кеше бүгенгене генә уйлый. Ял итеп китә дә, иртәгә инде ул чишмә үзенә кирәк булмаячак дип саный. Андагы хәлләрне күреп шаккаткан идем. Менә бу Шифаны да чүп-чарга батырдылар. Шунда туктап, беседкада аракы, сыра эчәләр, кәеф-сафа коралар, ә артларыннан чүп тавы өелеп кала. Кем җыештырырга тиеш соң?! Бер җыярсың, ике... Тик күпме түзәргә була?!

Шифа чишмәсе Яңа Нәдер авыл җирлегенә керә. Аның башлыгы Сирин Миңнебаев та ачынып сөйләде:

— Авылыбыз эчендә чишмәләр җитәрлек. Шуңа Шифадан су алганыбыз юк. Әмма андагы чүпне күреп йөрәк әрни. Файдаланмыйбыз дип тормыйбыз, яз башында һәм көзен өмә үткәргәндә аны да читтә калдырмыйбыз. Тирә-ягын яхшылап җыештырабыз, чүпләрен яндырабыз, тракторга төяп озатабыз. Тик чистартып озак вакыт үтми, кабат шул хәлгә төшерәләр, — диде ул.

Әйтергә дә тел бармый, башта, “Татнефть-АльметьевскРемСервис” үз җаваплылыгына алганчы, Шифаны халык Махмыр чишмәсе дип йөрткән.

— Узганда-киткәндә шоферлар үзара: “Баш төзәтер өчен юл уңаенда ясап куюлары яхшы булды әле. Менә дигән Махмыр чишмәсе”, — дип үзара көлешкәннәр. Бушаган шешәләрен дә шундыйлар ташлап калдыра инде, — ди Рәфис Шакиров.

Аллага шөкер, чишмәнең хәзер матур атамасы бар. Ши­фа, исеме җисеменә туры килеп, әлмәтлеләрнең, үткән-кит­кән юлчыларның тәннәренә шифа, сихәт, куәт бирүче чыганак булып озак яшәсен иде. Ә аның гомер озынлыгы бездән — кешеләрдән тора!  

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 30.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры