Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ХӘЛӘЛ МАЛ БЕЛӘН ЯШӘГӘН АВЫЛЛАР БӘРӘКӘТЛЕ БУЛА”

Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге татар авылларына игътибарны арттыра. 2008 елда Татар авыллары ассоциациясе төзелде, Конгрессның җиңел кулыннан Русиядәге иң зур салаларда Бөтенрусия татар авылы Сабан туе уза башлады. Читтәге авыллар гөрләп тора: Шыгырдан ит сата, бөтен Казанны хәләл тауар белән тәэмин итә. Самараның Гали авылы яшелчә үстерә, Мордовия татарлары бөтен Русиягә көнбагыш сатып көн күрә. Мондый үрнәкләр шактый, татар авыллары үсештә. Конгресс татар эшмәкәрләрен бергә туплау эшен дәвам итеп, 24-25 мартта Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенын уздырды. Төбәкләрдә яшәүче эшкуарлар тупланып, милли капитал булдыру турында фикерләште. 27 төбәктән 324 вәкил катнашты.

 

 “4, 7, 12 мең кеше яшәгән салалар бары тик татарларда гына бар”

Бүген Русиядә 4200 татар авылы исәпләнә, ләкин бу рәсми статистика. Чынында алар саны 5 меңнән артык, диләр.

— Татар авыллары иң күп булган төбәкләр, билгеле, Татарстан белән Башкортостан. Күрше республикада саф татар авыллары 1500 тирәсе, татар-башкорт бер­гә кушылып яшәүче салалар 500 дән артык, — диде Конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин. — Красноярск краенда, мәсәлән, 44 авыл исәпләнә, Бурятия, Иркутск кебек ерак өлкәләр­дә дә татарлар авыл булып оешып яши. Ставрополь, Адыгея якларында борынгы татар авыллары бар.  Бүгенге феномен — ул татарларның авыл булып яшә­ве. Русиядәге урыс, башка милләт авыллары таркалып, юкка чыгып барганда Татарстаннан читтәге авыллар аякта нык басып тора. 4, 7, 12 мең кеше яшәгән салалар бары тик татарларда гына бар. Аннары алар үрнәк авыллар. Яшәешләрен тулысынча үз­ләре тәэмин итә­ләр.

Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул нотыгын артык озын тотмады. “Авыл кешеләре — эш атлары, сез­дән тәкъдимнәр бар икән, бер­гәләп мәсьәләләрне хәл итүне уйлашыйк”, — диде. Җыен бик оешкан төстә уз­ды. Авыл кешеләре озак купшы сөйләргә өйрәнмә­гән, үзләре өчен нәтиҗәле хез­мәт­ләре сөйли.

 

“Мин — татар!”

Расих Латыйпов — данлыклы Гали авылы эшмәкәре. Ул Русиядә беренче булып хәләл ит җитештерүне җайга салган. Үз цехында ел саен 500 тонна хәләл ит җи­тештерә. Гали авылы яшел­чә үстерү белән дә дан тота. Һәр йортта диярлек теплица, кышын кыяр-помидор үстереп, шулар белән сәүдә итеп көн күрәләр.

— Авылда 230 теплица бар, елына 1 мең тонна помидор, 500 тонна кыяр үстерелә. Моңа кадәр безнең тауар тирә-яктагы өлкәләргә генә түгел, ерак төбәкләргә дә таралды. Үзләре килеп алалар иде, без күпләп сату урыны кебек эш иттек. Лә­кин соңгы вакытта яшелчә са­ту эше бик авырлашты. Ха­лык Кытай, Төркия җитештергәнне сатып ала башлады, аларныкы арзанрак. Лә­кин безнең яшелчәләр экологик яктан чиста һәм сыйфатлы, бернинди химикат кушмыйча үстерәбез, шу­ңа кыйм­мәтрәк чыга, — диде ул. — Татарстан бу эш­тә ярдәм итә алса, мәсәлән, күпләп сату базасын булдырып, ки­ле­шүләр төзеп, сәүдә эшен бергә алып барсак, җи­ңел­рәк булыр иде.

Хәләл ит продукциясен дә бер урыннан сату дөресрәк. Логистик үзәк булдырырга кирәк, беренчедән, бу хәләл ит җитештерүчеләрне бергә туплый, икенчедән, сәүдә эшен җайга салачак. Хәләл ит җитештерү әлегә татар егетләре кулында, без бөтен Русияне сыйфатлы ит ризыклары белән тәэмин итә алабыз. Авылда эшмәкәрлекне үстереп була, шәһәргә караганда анда бу күпкә җиңелрәк.

Рөстәм Миңнеханов Расих әфәндегә Татарстанда хәләл-хаб проекты тормышка ашырылачагы турында игълан итте. “Моннан тыш 30 августта Республика көненә туры китереп, агропромпарк ачарга ниятлибез, монда төбәкләрдә яшәүче татар эш­куарларына да үз тауарларын сатарга мөм­кин­лек туачак”, — диде ил башы.

Җыенда Башкортостанның Иглин районыннан кил­гән эшмәкәр Хәсән Идиятуллин да чыгыш ясады. Ул республикада билгеле ке­ше, аның хуҗалыгында 700 баш нәселле ат бар. Ел саен авылында үз акчасына Сабан туе уздыра, милли проектларга да өлеш чыгара.

— 32 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсен­дә хезмәт итәм, ата-бабаларым кебек җир эшкәртәм, иген үсте­рәм, ат үрче­тәм. Балаларым да минем шикелле җиргә гашыйк. Бары тик җир яраткан кешеләр аркасында гына  татар авыллары әлегә кадәр яши, — диде ул. — Миннән еш кына “Син кем: ЛПХ, КФХ, ОАО, ООО?” дип сорыйлар. Мондый сорауларга җавабым бер: “Мин — татар!

Пензаның иң эре эшкуарларының берсе, чыгышы бе­лән өлкәнең Кикин авылыннан булган Камил әфән­де Дәүләткамов төрле тармакта хезмәт куя. 350 мең гектар мәйданда иген үсте­рә, шулай ук “Кука” исемле су җитештерә. Кө­ненә 500 тонна су шешә­ләргә тутырылып, Русия буенча тарала. Моннан тыш Камил әфәнде хуҗалыгында 2 мең баш болан асрый. Аның ите деликатес булып санала, мае фар­мацевтикада кулланыла. Сө­ләйман балыгын үрчетә, умартачылык белән шөгыль­ләнә. Камил әфәнде туган авылында мәчет кү­тәргән, мәктәпне яшәтер өчен үзен­нән зәкят чыгара.

Җыенда шулай ук Мордовиянең данлыклы Азюркиеннан булган Гафур Әбдрәшитов чыгышы да күпләргә үрнәк булды.

—  Безне көнбагыш сатучы дип беләләр. “Корпайские”, “Лакомка”, “Белое озеро”, “Озерки” — болар авы­лыбызда җитештерел­гән көнбагышлар. Бездә шу­шы эш белән шөгыльләнүче 18 цех бар, — дип сөйләде Гафур Әбдрәшитов. — Элек  көнбагыш үстереп, аны йөк машиналарына төяп, башка төбәкләргә илтеп сата идек. Аннары бу эшне башлап йө­рүче Касыйм Баймашев бар нәрсәне өйрәнеп, күреп, асы­лына төшенеп, басуга көнбагышны чәчүдән башлап аны товар итеп кибет­ләргә илтүне системага салды. Иң беренчеләрдән булып цех ачты, фасовка аппа­раты алды, ул вакытта минутына 8 кап көнбагыш чыга иде. Хәзер инде цехлар аппаратлар белән яңартылды, минутына 80 кап көнбагыш чыгара, эш тизләште. Аның цехында 70 кеше хез­мәт куя, барысы да югары белемле.

“Корпайские” көнбагышы күргәзмә­ләрдә, бәйгеләрдә ел саен диярлек беренчелекне яу­лый. Авылда торып, безнең эшмәкәрләр турыдан-туры Болгария, Греция, Испания, Кипр, Германия кебек ил­ләр­нең предприятиеләре бе­лән килешү төзеп, үз продукциясен сата. 18 көн­багыш цехы булса да, бер-беребезгә көндәш түгелбез, ярдәмләшеп яшибез. 

Моннан тыш бер пекарня, ягулык салу станциясе, автоюгыч, трикотаж киемнәр тегүче цех бар, 2 цех көнбагыш мае җитештерә, 3 цех хәләл ризык әзерли. Эшмә­кәр­ләрдән авылга зур файда, салым түлиләр, халыкны эш урыннары белән тәэмин итәләр, юл, мәчетләр аларның акчасына салына.  Авыл­да дини халык, аракы эчми­ләр, мәчеткә йөриләр, балалар, өлкән­нәрнең хоккей командалары бар. Быел балалар Мордовиядә беренче урынны алдылар. 

Хәзерге вакытта төп мәсь­әлә — ул балалар бакчасын булдыру. Мәктәпкәчә яшь­тәге 360 бала бар. Узган ел 75 сабый туды, 33 кеше вафат. Халык саны арта, яшь­ләр читтә укысалар да, кире авылга кайталар.

Җыенда мишәр авыллары гел мактап телгә алынды. Моның хикмәтен язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәү­зия Бәйрәмова ачыклады. “Мишәрләрнең барысын да көн­ләштерерлек итеп яшәвенең асылы — алар хә­ләл хезмәт белән мал таба. Бу бер. Ә икенчесе — зәкят тү­лиләр. Тапкан малларының бер өлешен мәчет тө­зү­гә, аны яшәтүгә, юллар са­луга, мәктәпләргә ярдәм итү­гә бирәләр, шуңа күрә авылларында бәрәкәт! Татар эш­мәкәрләре бары тик хәләл хез­мәт белән эш итәр­гә ти­еш. Дуңгыз үрчетеп, ара­кы сатып, комарлы уеннар оештырып, кешеләрне алдап яшәсәк, алга китә алмаячакбыз”, — диде ул.

Бөгелмә районының Карабаш авылыннан Фәрит Нәбиуллин татар токымыннан булган атлар тәрбияли. Ул аларны бөр­текләп бөтен Русия буйлап җыйган. Бүген аның хуҗалыгында 25 татар токымлы ат бар.

— Татарстанда чит ил чабышкыларын зур акчаларга сатып алып кайталар, ләкин үзебезнең нәсел атларын үрчетү турында ләм-мим, — ди ул. — Татар атсыз — канатсыз. нә­селле атларны саклап каласым килде. Без­дә авыл хуҗалыгында шаккатыру белән шөгыльләнү дә бар. Мәсәлән, тәвә кошларын алып кайттылар, ул бит Африка илләрендә яши, мондагы шартларда аларга авырга туры килә. Голлан­дия­дән кайтарылган сыерлардан могҗиза көтәргә кирәкми. Бездәге 40 градус салкыннарда чит илдәге кебек савымны арттырып булмый. Ә менә атлар өчен бездә җән­нәт! Ите дә, кымызы да менә дигән тауар бит!

25 биядән көненә 60 литр кымыз савабыз. Җәйгә алар­ның баш саны 35-40 ка җи­тәр дип торабыз. Кымыз җи­тештерү көненә 100 литрга ка­дәр үсәчәк. Аның бер литры 50 сум тора, көн саен 5 мең керә дигән сүз. Кызганычка каршы, бездә татарлар җитештергән сыйфатлы тауарга реклама да җитенкерәми. Ат итен ашау, кы­мыз эчү турында сөй­ләнми, халыкка аның файдасы аңлатылмый. Шифаха­нәләргә мөрәҗәгать итеп карадым, булмый! Үзаллы эшләү, карар чыгару җит­ми безгә, бу эштә дә президенттан килеп ирешкән әмерне көтә­ләр.

 

“Инвестордан зыян гына...”

Читтәге татар авыллары гөрләп яши, алар белән чагыштырганда Татарстан авыл­лары ятим булып читтә торып кала. Бер уйласаң, республика авылларында шул ук тырыш татар яши. Фәрит Нәбиуллин фикеренчә, Татарстан авылга инвесторлар кертеп нык оттырды.

— Читтәге татар авыллары нык үсештә, чөнки алар үз җирләренә үзләре хуҗа. Ә бездә халыктан тартып алдылар, читтән килүчеләр җир эшкәртә башлады. Карагыз, “Вамин” таркалды, бер­туган Хәйруллиннар хуҗалыкларын сата. Алар авылга әйләнеп тә карамадылар, инвесторлар көне-төне офиста утырып акча гы­на санады. Җирнең кадерен белмәделәр. Җиргә хуҗа бары тик авыл кешесе генә була ала иде.

Европада һәр фермерга 100 гектардан артык җир бирмиләр, 100 сыердан күб­рәк асрарга ярамый. 102 баш була икән, аларга өстәмә салым, штраф билгеләнә.

Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Урта Шөн авылы Кукмара бе­лән чик­тәш. Авылларында татар ми­шәрләре яшәмә­сә дә, мактанырлык хезмәтләре шактый. Урта Шөндә 2300 кеше.

— Бездә инвесторлар юк. Һәр кешенең үз җир биләмәләре бар, бер метр җир дә сатылмады, — ди авыл җирлеге башлыгы Мансур Фәләхетдинов. — Үзләре җирне эшкәртмәгән кешеләр башкаларга яисә колхозга арендага бирә. Безгә, киресенчә, җир җитми. Авыл җирлегендә 768 шәхси хуҗалык бар. Халык иген игә, кыяр, помидор, кәбестә, кишер, суган, чөгендер үстерә. Терлекчелек, казчылык тармаклары уңышлы эшли.

700 баш малы булган терлекчелек фермасы эшли. Сөтне үзебез эшкәртәбез, кечкенә сөт заводыбыз бар, капларга тутырып, якындагы шәһәр, авыл халкына сыйфатлы сөт сатабыз. Пилорама эшли, төзелеш матери­ал­ларын, әзер бураларны ерак өлкәләрдән килеп алалар.

Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә эшмә­кәрләрдән авылдагы динне саклауга игътибарны арттыруны сорады.

— Авылларда мәчетләрне яшәтү зур мәсьәлә булып тора, яшь имамнарны кайтарырга кирәк, дибез, ләкин аларга эш юк. Мәчеткә бирелгән сәдакага гына имам гаиләсен яшәтә алмый, шә­һәргә чыгып китәргә мәҗ­бүр, — диде хәзрәт. — Шуңа кү­рә мәчет салу бер, аны то­ту, имам авылда мәгъри­фәт, иман нигезләренә өй­рәтсен дип теләсәк, мәчет эшен туктатмауны да тәэмин итәргә кирәк. Имамга хез­мәт хакын түләү турында уйлашсак иде.

Авыл халкын эш белән тәэмин итүчеләргә, саваплы эшләренә рәхмәт буларак, хөкүмәт эшмәкәрләрне өч ел дәвамында салым түләү­дән азат итсә, салаларда тор­­мыш җанланып китәр иде. Мин үзем дә 18 ел дәвамында икътисадчы булып эшләгән кеше, акчаны саный беләм... Әгәр сөтнең бер литры өчен хөкүмәттән 10 сум субсидия итеп бүленеп бирелсә, авылда яшәп, эш­ләп була. Зур инвестиция­ләр кертмичә, шул рәвешле эре малларны саклап кала алыр идек. 10 сум булмаса да, 8 сумы да кесәне тишмәс иде!

 

...Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы вакытта фермерларга яр­­дәм итү турында еш сөйли. Гел татарча барган бу ачыктан-ачык сөйләшү дә аңа шактый мәгълүмат биргәндер дип ышанасы килә. Ә җыенның икенче көнендә татар малтабарлары Чувашстанның данлыклы Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларын күреп, андагы татарларның яшәеше бе­лән танышты.


Д.Бунтуков фотосы.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 30.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры