Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“...КЕШЕ ЙӨЗЛӘРЕН БЕР КҮРӘСЕМ КИЛӘ”

Авырлыклар алдында югалып калмыйча, тормышта үз урынын тапкан кешеләргә барыбыз да соклана. Менә бит ничек яши, сәламәт кешегә үрнәк итеп куярлык, дибез. Эдуард Иванов — Казанда шактый танылган адвокат. Ул кечкенәдән дөм сукыр калган. 1,5 яшьлек вакытта кечкенә Эдуард менингит белән авырый. Кызганыч, балаларының башы авыртып бертуктаусыз елавына әти-әни башта әллә ни игътибар бирми. Ә табибка алып барганда инде соң була, авыруы күзенә төшкән, сукыр калган, дип кистереп әйтәләр. Их, вакытында килгән булсалар соң!

 

 

 

 

“Бер тотып карап, әрчелгән бәрәңге икәнен әйтә алам” 

 Эдуард әфәнденең әти-әнисе тимер юл эшчеләре булган. Байтак вакыт Пермь белән Мари Иле арасында юл сала алар. Эдуард Мари Илендә урнашкан сукырлар мәктәбендә укый.

— Шуның кадәр әйбәт мәк­тәп иде, — дип искә ала ул елларны Эдуард әфәнде. — Анда бит укырга-язарга гына түгел, ә тормышка, физик яктан сәламәт җәмгыятькә дөрес яраклашырга өй­рәттеләр. Кечкенәдән бә­рәңге чистартырга, чалбар үтүкләргә, идән юарга, тигез итеп шугалак катырырга, тимераяк үткен­ләргә өйрән­дек. Менә хәзер дә бер тотып карап, әрчелгән бә­рәң­гедә ялгышып күз калмаганмы яисә аның сыйфатын, өшегәнме-юкмы, каралмаганмы икәнен әйтә алам. Су­кыр кешенең күңел күзе шәп бит аның. Кайчагында 10 ел яисә аннан да артыграк күрешмәгән сыйныфташлар белән очрашабыз. Кул бирешүгә үк бер-беребездәге үзгәрешләрне саный башлыйбыз. Тазамы, ни кигән, чәче агарып киткән, холкы үзгәргән — берни яшереп булмый.

Әлеге мәктәптә бөтен укучыларны бер генә уен коралы — баянга өйрәтәләр икән. Яхшы уйнаучылар, га­дәттә, киләчәкләрен шу­ның белән бәйлиләр. Эдуард әфәнденең дә музыка мәк­тәбенә керергә дип әзер­ләнгән махсус программасы була. Ләкин көннәрнең берсендә әнисе: “Юрфакка кер, адвокат булырсың”, — дип әйтеп сала. 

— Белмим, әни ул вакытта нәрсәгә таянган булгандыр. Хыялмы? Әллә инде мине, чыннан да, үземә караганда яхшы белүеме? Минемчә, ана кеше үз баласының нәрсәгә өметләнә аласын яхшырак сизә, — ди Эдуард Николаевич.

 

“Менә дигән диплом белән әллә кем булыр сыман иде”

Казан университетының юридик факультетына конкурс һәрвакыт зур. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә.

— Керү баллы 23 иде. Нәкъ шулкадәр җыйдым. Телдән имтиханнарны “5” легә бирдем, иншаны “4” легә яздым. Бер хәреф хатасы киткән иде. Немец теле дә, урысча акцент көчле булганга, “4” ле булды, — дип сөй­ли Эдуард Иванов.

Уку бик авыр булса да, Эдуард Николаевич  зарланмый. Ярар инде, сукыр бит, дип аңа бернинди ташлама ясамыйлар.

— Уку дәверендә кемдер имтиханнарны бирә алмыйча, икенче берәүләр исә дө­рес юл сайламаганнарын аңлап үзләре китте. Группа белән 5 елга бер очрашып торабыз. Арада белгечлек буенча эшләгәннәр дә, башка юнәлеш сайлаучылар да бар. Берничәбез бик яхшы карьера ясады. Көчле судьялар, офицерлар бар. Алар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта яши, — дип сөйли Эдуард әфәнде. — Бер егетебез “дальнобойщик” ярдәмчесе булып йөри икән. Берзаман Ульяновск юлында кафега туктаган җирдән ул үзе мине танып яныма килде. Бик үк айнык та түгел иде бугай. Әй­бәт укыды ул. Менә дигән диплом белән әллә кем булыр сыман иде.

 

“Берьюлы 40 эш”

Үзенең беренче эшен Эдуард Николаевич бик яхшы хәтерли. Машиналарны запас частька “чишендереп” йөрүче төркем була ул. Арадагы бер малайны якларга аңа кушалар.

— Үзем белән таныштырып, аны судта яклаячагымны әйт­кәч, җавапка берни ишетмәдем. Күпмедер шулай сүз­сез утырганнан соң, ну, ярар, үзеңә кара, ди­гәнрәк җөмлә әйтте. Аның тавышында яклыйсың килә икән — якла, ә мин сиңа ышанмыйм, дигән нәрсә ярылып ята иде. Егетнең төрмәгә утырасы көн кебек ачык. Әмма минем эш срокны киметү бит. Һәм шулай булды да. Берничә айдан соң, ул миңа колониядән 80 сум акча җибәрде. Гәрчә тиеш булмаса да. Димәк, канәгать калган. Үзенчә рәхмәт әйткән. Алдагы эшләремне ерып чыгардай көчне, үз-үземә ышанычны әнә шул бур малай бирде.

Эдуард Иванов әкренләп шулай таныла. Берничә ел элек кенә 40 эшне берьюлы алып барсам, хәзер андый темп белән булдыра алмыйм, яшь үзенекен итә кү­рәсең, ди ул:  

— Эш күп булганда бик авыр. Барысына җитешергә кирәк, үзеңә вакыт калмый да. Минем хәзерге тормыш — иртәнге сәгать 8 дә йокыдан торып, 2 сәгать физкультура ясау, душ кереп чыгу, ан­нан 8 сәгатьлек эш көнен­нән соң кич урамда йөрү. Әлеге режим белән яшә­гәндә бернинди ял да, җылы якның диңгезе дә кирәкми.

Баштарак Эдуард Николаевич дәүләткә эшлә­сә, хәзер аның үз конторасы.

 

“Кеше тирә-ягына битараф”

Эдуард Николаевич халык телендә “сталинка” дип йөртелгән ике бүлмәле фатирда гомер кичерә. Өченче, иң өстәге катта яшәгәнгә күрә, бик еш кына түшә­мен­нән су үтә торган булган.

— Түбәне кардан чистартыгыз, дип ЖЭУ хезмәткәрләренә әллә ничә мәртәбә әйтеп тә тыңламагач, көрәк тотып, үземә менәргә туры килде. Курыксам да, бүтән чара юк. Күрәләтә өйдә тамчы тамызып булмый бит, — ди ул. — Еллар узу белән җәмгыятьтәге кеше әллә ни үзгәр­де дип әйтә алмыйм. Кайберәүләр, халык усал, ди. Ә минемчә, кеше тирә-ягына битараф. Яхшылыкны күп эшләп була, ләкин күр­мә­мешкә салышып узып китү җиңелрәк бит. Мин күпфатирлы йортта яшим. Иртән подъезддан чыкканда ишетеп торам: ишегалдында әллә ничә кеше машинасын җылыта, чистарта. Сукыр икәнлегем күренә, язгы-көзге пычракта, кыш айларында йөрү кыенлашканын сәламәт кеше дә белә. Ә юк, арада берсе дә: “Күрше, кая барасың? Әйдә, утыр”, — дип тәкъдим итми. Күпчелек кеше башта миңа ярдәм итсеннәр, аннары булышырмын дигән принцип белән яши. 

Урамда, сәламәт кешеләр арасында әнә шулай көч­сезрәк булса да, эш мәсь­әләсендә Эдуард әфәнде бернинди кыенлык күрми. Компьютерына сукырлар өчен махсус сөйләм программасы куелганлыктан, теләсә кайчан үзенә кирәкле папканы ачып таныша ала. Текст җыйганда да шулай ук.  Шул ук программа те­лефонга да урнаштырылган. Кил­гән смс-­хәбәрләрне укып бирә, язганны әйтеп бара.

           

“Сәламәт булуга берни җитми!”

Эдуард әфәнде заманында өйләнгән булган. Хатыны шулай ук Казан кызы. Ул вакытта сукырлар җәмгыятендә сәркатип булып эшли. Кызганыч, 18 ел яшәп, бер малай, бер кыз үстергәннән соң, аерылышканнар. Балаларның инде үз тормышы икән. Шалтыратышабыз, бик сирәк кенә күрешәбез, ди әти кеше.

— Тормышка бик яхшы яраклаштым. Ләкин ничек кенә булмасын, сәламәт булуга берни җитми, әлбәттә! Кеше йөзләрен бер күрәсем килә. Аеруча кызымны. Элек­­ке булса да, хатыныма карар идем. Кызык бит, кем­гә, ниндирәк кешегә өйлән­гән булдым икән? Кызганыч, әмма тормыш узды. Миңа 56 яшь. Һәм яшь чактагыча күз күремен яхшырту буенча бүтән бернинди методикалар эзләмим.

Эдуард әфәнденең әтисе бакыйлыкка күчкәнгә шактый, ә әнисе әле күптән тү­гел китеп барган икән. Бердәнбер балаларының сукыр калуында аларның гаебе булса да, Эдуард Николаевич, әти-әнигә беркайчан үпкәләмәдем, хәтта үсмер чорда да, ди.

— Илебезнең икътисады әйбәт булсын иде дип хыялланам. Әйтик, Германиядәге кебек. Халык мул тормышта яшәсә, бер-берсенә явызлыкны да бүгенге кебек күп эшләмәс иде. Көндәлек җи­теп барса, кеше күршесен­нән көнләшмәс, сыеры үл­сен, дип теләмәс иде, ми­нем­чә.    

Берәр заман адвокатлык эшен ташлап, сукыр балалар өчен хәйрия фонды оештыру идеясе бар. Соңгы берничә елда шул турыда уйласам да, һич башлап җибәреп булмый әле. Вакыты җитмәгәндер, күрәсең, — ди Эдуард әфәнде. 

P.S. Тормышта төрле хәлләр була. Тәҗрибәле адвокат ярдәме кирәксә, Эдуард әфәнденең телефоны: 272-54-02.        

 

Алсу Сабирова | 30.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Anurbik 10.04.2012 20:53:16
Шундый, гыйбрәтле язмышлы Абдулла Кротовбариде
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры