Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Хәния ФӘРХИ: “… ГАБДЕЛХӘЙГӘ МАЛАЙ ТАБЫП БИРӘ АЛМАДЫМ!”

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова белән Имәнлек урамындагы фатирында очраштык. Татар эстрадасының патшабикәсе белән аралашкач, бер хакыйкатькә инандым: зур тырышлык, чиксез авырлыклар аша үрләр яулаган шәхесләр генә менә шулай гади дә, ихлас һәм тыйнак та була ала! Бүгенге әңгәмәдә дә ул алсу төсләр белән бизәмичә генә үз язмышын бәян итте.

 Тулы исеме: Биктаһирова (Хәлидуллина) Хә­ния Фәрхелислам кызы

Туган көне: 30 май

Гаилә хәле: ире — Габделхәй, кызлары — Алия, Алсу, кияве — Илнур, оныгы — Әминә.

 

“Дәрестә йокыга да киткәли идем”

— Безнең балачак бер дә җиңел булды дип әйтмәс идем, — дип сүз башлады Хә­ния апа. — Яшьли ятим ка­лып, парлап тормыш арбасын сөйрәгән әти-әни көн-төн колхозда бил бөкте, 6 баланы аякка бастыру өчен тырышты. Аларның без­не тәрбияләргә вакыты да булмады кебек. Беркайчан “аны­сы ярамый, монысы ярамый” дип чикләмәделәр. 4 нче сыйныфтан 6 чакрым ераклыктагы күрше авылга барып укыдык. Кайчак басу аша үткәндә, салам өемнәре ишеп йөреп, мәктәпкә бармый калган чаклар да булгалады. Барып җитсәк тә, иртән-иртүк бер чынаяк чәй эчеп киткән бала бит без — дәрестә йокыга да киткәли идем. Әмма билгеләрем һәр­вакыт яхшы булды, укытучылар ярата иде үземне, чөнки йокы аралаш уятып сорасалар да, һәрвакыт тө­гәл җавап бирдем. Ничек шулай укый алдым икән, хә­зер үзем дә гаҗәпләнәм (рә­хәтләнеп көлә).

— Башкортостанда ту­ып-үскән кызның күз күр­мәгән, колак ишет­мәгән Мәскәүгә юл тотуын артык тәвәккәллеккә санаргамы, әллә инде җитди сә­бәп­лә­ре бар идеме?

— Хәзер булса, мөгаен, куркып, уйланып калыр идем. Ә ул бит яшь чак! 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Уфага укырга керергә барган идем дә, тавышың өл­гер­мәгән, дип борып кайтардылар. Әнинең сеңлесе Мәс­кәүдә яши иде, шуның янына юл тоттым. Анда  “Мәс­кәү күз яшьләренә ышанмый” дигән сүзләргә тулысы белән инандым. Минем кебек “прописка”сыз килмешәкләргә бер генә юл бар иде ул чорда — фабрика станогы артына басу! Фабрикада эшли-эшли һө­нәрчелек училищесында тукучы һөнәрен үзләштердем. Хә­ер, станок артында озак тормадым анысы, текстиль институтыннан соң бухгалтериягә алдылар.

Язмышыма мең шөкер, шул елларда Мәскәү зыялылары арасына килеп эләктем. Алар авыл балаларын бергә туплап, бию, җыр тү­гә­әкләре оештырып җибәр­гән­нәр иде. Шунда җырлап йөрдем. Ин­де Мәскәүнең Ипполитова-Иванова исемендәге югары музыка училищесында укыганда Казаннан килгән бер төркем язучы (Гәрәй Рә­хим, Илдар Юзеев һ.б.) мине Казанга ча­кырды. Хә­зерге акылым булса, бирегә укуымны тәмамлагач кына кайтыр идем  дә бит...

 

“Аерылгач, 6 ел буе ялгыз яшәдем”

— Казан да кочак җәеп каршы алмагандыр...

— Кая инде ул?! Урамнарда, вокзалларда кунып йөр­гән чакларым булды — бо­лар­ны хәтта әни дә белмәде! Аннары кеше өстендә яшәдем. Шул чактагы Тинчурин театры директоры Мансур Шиһапов гармунда уйнап җырлавымны күреп, театрга эшкә чакыргач кына тормыш күпмедер җай­­лана төште дип әйтергә була. Шун­да беренче иремне — артист Фә­нәвил Галиевны очраттым. Әмма гаилә тормышыбыз бик кыска гомерле булды...

— Инде бүгенге тәҗри­бә­ле хатын-кыз күзлеген­нән караганда, гаиләгезне саклап кала алмау кемнең гаебе булган?

— Монда, миңа калса, га­еп эзләү урынсыз. Димәк, шулай язган, димәк, күк­ләр­дә тагын бер никахым укыласы булган. Димәк, бу ае­рылуым Габделхәй белән очрашуыма, Алсуымның туу­ына сәбәп булган...

— Һәм, мөгаен, эстрада җырчысы булып сәхнәгә күтәрелүегезгә дә сәбәп булгандыр...

— Ирем белән аерылышкач, кабат Мәскәүгә юл алдым. Анда беренче тапкыр мәскәү татарларының “Бәй­рәм” ансамбле белән сәх­нә­гә чыктым. Бу вакытта Алия­мә 3 кенә яшь иде. Аны әле әниләргә кайтарып куям, әле үзем белән Мәскәүгә алып китәм... Аннары ул ансамбль чит илгә рестораннарда җырларга китәргә ният кылгач, кабат Казанга әйләнеп кайттым. 6 ел буе ялгыз яшә­дем.

— Һәм кинәт кенә сез Чаллыга китеп бардыгыз...

— Ялгыз килеш дөнья кө­түдән туеп, бик ар­ган, инде сәхнәдән китәр­гә уйлап йөр­гән чакларым иде. Шундый көннәрнең берсендә мине Габделхәй исемле ир солтаны белән таныштырдылар. Аны бер күрүдә үк гомерем буе көткән кеше икәнен аң­ладым. Аңа ияреп Чаллыга кайтып киттем. Килен итеп ул мине сеңлесе нигезенә төшерде. Аның да, минем дә сыңар кашыгыбыз да юк иде. Торыр урыныбыз да булмаган ул елларны искә алсаң да авыр булып китә...

 

“45 яшемдә машина йөртергә өйрәнүем Габделхәй казанышы”

— Габделхәй абый сезнең тормышны кайсы якка үзгәртте?

— Ул мине кабат сәхнәгә кайтарды. Без танышканда Габделхәй төзелеш оешмасында эшли иде. Бизнесын ташлап, продюсерыма әй­лән­де, миңа студия төзеп бирде. Хәер, ул үзенең ничек эстрадага кереп китүен сизми дә калды бугай. Бәл­ки, бүген эчтән генә үкенәдер дә. Габделхәйдә бит җи­тәкче рухы — ә хәзер аның бөтен эше тулысы бе­лән миңа бәйле...

Ул продюсер, ирем буларак та шәхси үсешемә бик игътибарлы. Яңа­лыктан курыкмаска да Габделхәй өй­рәтте. 45 яшемдә машина йөртергә өйрәнүем дә аның казанышы.

Гаиләдә исә Габделхәй хатын-кызны иркәләр һәм назлар өчен туган зат. Әмма ул яратуны күпме бирсә, шуның кадәр үзенә дә таләп итә!

— Габделхәй абый ниндирәк әти?

— Балалар өчен җанын ярып бирергә әзер булган! Сабыйны бит аны алдап та, мәҗбүр итеп тә булмый — ә Алия аны беренче көннән үк “әти” дип йөртте. Габделхәй аны үз исеменә яздырды. Беренче сыйныфка укырга баргач, Алия үз фамилиясен “Биктаһирова” дип торып әйткән. Укытучы бу хакта өе­безгә шалтыратып әйткәч, беренче тапкыр Габделхәйнең күзләре яшьләнгәнен күр­дем!

Алсуны ничек яратты, Алияне дә гел шулай күр­де. Шуңадыр инде Алия  “әти” дип өзелеп тора. Гаи­лә­дә бернинди бала аеру булмады, Габделхәй ата буларак кызларның кайсына гына кисәтү ясаса да, кысылмадым, якларга йөгер­мә­дем. Алсу апасы Алиянең әтисе башка кеше булуын күптән түгел генә белде.

— Ә көчле рухлы шә­хескә йомшак хатын-кыз булу авыр түгелме соң?

— Җиңел түгел инде — без бит әле икебез дә лидерлар! Гаиләбезне итальянча гаилә дип тә тасвирларга була — кайчак очкыннар очып тора! Әмма ничек кабынсак, шулай тиз сүре­ләбез — беребез дә ачу саклап йөри торган кеше түгел. Тик менә гайбәт кенә җанны телә. Габ­дел­хәй дә кайчак шул сүз­ләрне ишетеп, “си­нең хакта менә шулай сөй­ли­ләр!” дип кәефемне кырырга мөм­кин.

— Сезнең хакта чынлап та сүзләр күп йөри...

— Мин, мөгаен, артистлар арасында иң “тәмләп чәй­нәл­гәнедер”. Ул гай­бәтләргә игътибар итмәскә өйрәнеп киләм. Әм­ма бит әле якыннарым бар. Кызым Алсу интернетта урнаштырылган видеороликтан соң бик озак елады. “Кызым, юкка борчылма, аларның бит синеке кебек әни­ләре юк”, — дип кенә тынычландырдым.

Иң авыры — концертлар барган чакта аноним шалтыратулар. Әле әтием исән чакта “әтиең үлде” дип, яисә “кызың Алия юл һәлакәтенә очраган” дип шалтыратучылар табылды... Шушы хәл­ләрдән соң берни булмаган кебек канатланып иҗат итү бик авыр. Әмма би­решергә уйламыйм!

 

“Кызларыма күбрәк дус кыз булганмындыр”

— Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормыштагы иң зур казанышы — бала үстерү! Балаларыгызны ничек итеп тәр­биялә­дегез?

— Алия күпчелек әниләр­дә, минем туганнарда үскән бала. Алсуга да артык ир­кәләү тәтемәгәндер — 7 айдан инде гастрольләргә йө­ри башладым. Мин киткәндә балаларымның тәрәзәгә капланып елап калулары әле дә күз алдымда!.. Ә шулай да, кызларыма бик рәхмәт­лемен — алар һәрчак үзлә­рен­­дә җаваплылык тоеп яшәде. Күз алдындагы кеше балалары бит, башкаларга яраган нәрсәләр аларга га­фу ителмәскә мөмкин. Шуны аңлап, йөземә беркайчан кызыллык китермәделәр.

Алия 21 яшен­дә гаилә корды. “Бик яшь бит әле син”, дип караган идем, аның җавабы кискен булды: “Әни, безнең ин­де җитәкләшеп урамда йө­рер яшебез үткән. Мин аны яратам!” — диде.  Киявебез Илнурны үз балабыз кебек кабул иттек. Ул инде өйлә­нешкәндә үк матди яктан үзен кайгыртырлык ке­ше иде. Аллага мең шөкер, безнең дә, кода-кодагыйларның да балаларыбызга ярдәм итәргә кө­ченнән килә. Алиянең ин­де кияүгә чыкканчы ук фатиры, машинасы бар иде. Тор­мыш­ларын мохтаҗлыктан башламадылар. Бүген Алия­без ТР Финанс министрлыгында уңышлы гына эшләп ки­лә. Кызыбыз Алсу бик җитди бала, 9 нчы сыйныфта укый. Күңелгә иң тигәне: без гастрольләргә киткәндә өйдә берүзе кала. Әле менә бу юлы әнине алып килдек. Белмим, күпмегә түздереп булыр: әнкәем чәч бөртегенә кадәр авыл кешесе, Казанга килүгә “кайтам” ди башлый.

— Сезнең бит әле тагын бер кадерле бөртегегез — оныгыгыз Әминә бар.

— Әминә — ул мине тулысы белән үзенә буйсындырган нәни кеше! 4 кенә яшьлек булса да, бик музыкаль бала. Аның артистлыгын белсәгез, әле генә күз яшьләренә буылып елап утырган җиреннән яңгыратып кө­леп җибәрә ала! Ул аңа булган мөнәсәбәтемне бик ях­шы белә — ни тели, шуны ал­дыра, ни тели, шуны эшләтә. Хәер, үз кызларымны да “ярамый” дип үстермәдем. Күбрәк аларга дус кыз булганмындыр, мөгаен. Ә оныгым инде, гомумән, җилкәмә менеп, аякларын салындырып утыручы бала (рәхәт­ләнеп көлә). Аның үзенең дә яратуы шулкадәр көчле: көне буе җырларымны тыңлый, бүлмәсендә бөтен җир­гә минем фотолар эленгән, озак күрешми торган чакларда сагынуыннан шуларны кочаклап йоклый икән.

 

“Яшьлегемә кире кайтмас идем”

— Һәрвакыт сәхнәгә бал­­кып килеп чыгасыз. Һәр­чак матур булуның се­ре нидә?

— Инде күптән матурлык салоннарына йөрмим. Стилистларым өйгә килә. Саунам бар, анда бөтен SPA-процедураларны үткәрәм. Әмма шуны тәгаен әйтә алам: тышкы кыяфәттәге үзгәрешләр эчке халәтем белән бәйләнгән. Әгәр арганмын яисә борчылганмын икән, үз яшемә караганда картрак күренергә мөмкинмен. Кәефем күтәренке булса, миңа көзгедән һәр­чак яшүсмер кыз карап тора. Кайчак чынлап та минме соң бу дип аптырыйм. Шунысын тәгаен беләм: безгә һәр минутта бәхетле булырга тырышырга кирәк! Төссез, кү­ңелсез тормыштан хатын-кыз тиз картая. Теләсәм, бик тиз ябыга алам, теләсәм, кабат тазарам. Арыганлык си­зә башлыйм икән — үз-үзе­мә ял бирә беләм. Нигә төрлесе төрле якта кырылып ятмый, барысына кул сел­тәп, организмымны ял итте­рә алам.

— Тиздән концертларыгыз башлана, мөгаен, ял итеп утырырга вакыт юктыр?

— Бүген әле яңа программабыз өчен ут йотып йөрим. 24 өр-яңа җырны тамашачым ничек кабул итәр?! Җыр­ларым аларның күңеленә юл таба алырмы? Концертның беренче бүлеге театральләштерелгән тамаша рәвешендә барачак. Тамашачы мине эстрада җырчысы итеп кенә тү­гел, театр ар­тисты буларак та бәяли алачак. Әлеге тамашада Хәния беренче мәхәб­бәте белән очраша, тамашачыларга алар­ның нишләп аерылышуының сере чишеләчәк. Монда Хәния төрле яклап ачыла:  беренче мәхәббәтен дә очрата, гаиләсенә дә тугры кала, ул әни дә, дәү әни дә...

— Нәкъ сезнең тормыштагыча: кадерле хатын, бә­хетле әни, яраткан дәү әни, уңышлы артист. Болар барысы да озак еллар, бик күп авырлыклар аша ирешелгән үрләр. Бүгенгегез чалт аяз булганга үт­кәннәр сагындырмыйдыр? Үкенечләр дә юктыр?

— Яшьлегемә кире кайтмас идем. Авырлыклары күп булды. Үткәннәрдә бик зур югалтулар калды. Бер елда ике бертуганымны җирләдем — бер абыемны машина бәрдерде, икенчесен үтерделәр... Миңа менә бү­ген — 52 яшемдә рәхәт! Яшьлек үтмәгән, гаиләм ту­лы, матди хәлем дә канәгатьләнерлек. Ходай Тәга­ләгә көн дә рәхмәт әйтәм. Әле менә күптән түгел башыма Доминика якларына барып, океан һавасы сулау нияте килде. Кызым Алсу белән җыендык та киттек. Җән­нәтнең үзендә булып кайттык!

Хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен. Иҗатымда да бар да яхшы. Беркайчан җырларга кытлык кичермәдем: аларны бик күп тәкъ­дим итәләр. Хәтта барысын җырлап бетерергә бер гомерем генә җитмәс иде!

Габделхәйнең әтисе, минем әнием исән-сау. Аларга һәрдаим ярдәм итеп торабыз. Әниемә үзебезнең ра­йон үзәгеннән менә дигән йорт алып бирдем. 

Бер генә үкенечем бар — Габделхәйгә малай табып бирә алмадым!

— Һәрчак сезнең кебек көчле рухлы булып калу һәм яшәү ямен югалтмау  өчен ниләр эшләргә кирәк?

— Бу сүзләрне бик еш кабатлыйм: бәхетсезлек килә икән — капкагызны ачып кертегез! Әмма гел кайгыга чумып утырмагыз, моның белән генә тормыш бетми. Шатлык килсә — ишек, тә­рә­зәләрегезне киң ачып, түрегезгә үткәрегез! Әмма бәхет тә мәңгелек түгел. Аңа рәх­мәт әйтергә һәм яңа бәхетле мизгелләр каршына атларга кирәк!

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 30.03.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Миннегел 01.05.2012 11:43:34
Хәния, сезнең һәр җырыгыз, һәр чыгышыгызны мин бик яратып тыңлыйм, гайбәтләргә исегез китмәсен. Алга таба да зур уңышлар сезгә, гаилә бәхете, саулык телим.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры