Пәнҗешәмбе 12 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ИРТӘБЕЗ ТӨРЛЕ ТӨНӘТМӘ, БОЗ СУЫН ЭЧЕП КУЮДАН БАШЛАНА”

Һәр төбәктә диярлек кеше ышанып йөргән халык табибы була. Берәүләр андыйларга хастаханә юлын таптап тәмам хәлдән тайгач, икенчеләр исә, киресенчә, рәсми медицинаны үз итмәгәннән бара. Ничек кенә булмасын, халык медицинасы дигән төшенчә көчле әйбер. Гайфетдин абый Низаметдинов Кукмара районының Уразай авылында яши. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә менә 20 ел кулыннан килгәнчә булыша икән.

 Гайфетдин абыйга 65 яшь. Мәктәпнекеннән кала бүтән белеме юк. Автомеханик. Ревматоидлы полиартрит дигән диагноз белән 2 ел урын өстендә ятарга мәҗ­бүр була. Тулысынча ха­тыны карамагында кала.

— Ул торгызса, тордым, ашатса, ашадым. Инде туйдым, дип ташлап китеп бармады. Аңа чиксез рәхмәтлемен, — дип искә ала ул елларны Гайфетдин абый.

Табибларга, төрле профессорларга күренеп тә әллә ни файда сизелмәгәч, ирле-хатынлы Низаметдиновлар авыллар буйлап халык медицинасы белән дәвалый торган әби-бабайларга йөри башлыйлар.

— Ул вакытларны искә төшерергә дә авыр. Машинаның арткы утыргычына Гайфетдинне сузып салып, үзем шофер янына алга утырып чыгып китәр идек, — ди Альмира апа.

Хәзер Гайфетдин абыйның савыгып аякка басуына 38 ел икән. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр­ме әле? Шул көннән бирле ул халык медицинасы белән кызыксына башлый. Азмы-күпме ярдәме тигән им-томчыларга пациент түгел, укучы буларак йөри. Алар гына җитмәгәч, бурычка алып булса да, атаклы Болотов, Касьянов, Попов, Норбековларда укып кайта. Гайфетдин абый янына бармак, кул, аяк сөяге чыкса, бил ычкынса, эч төш­сә, хатын-кызлар балага уза алмаганда һәм башка күп­төрле авырудан дәва эзләп киләләр икән.

— Бүгенге кибет киштә­ләрендәге ризык кешелекне юк итәр өчен чыгарылган. Глюкомат натрийсыз берни юк бит! Бер колбаса цехы җитәкчесе: “100 кило сөякле иттән 120 кило колбаса чыгармасам, бөлгенлеккә тө­шәчәкмен”, — дип яшермичә әйтте. Помидорларны кояшта түгел, махсус камераларда бер төн эчендә кызарталар, йодрык чаклы кып-кызыл яисә яшел алмалар озын кышны чыгып язга кер­гәндә дә ничек бар, шулай сакланалар бит. Теләсә нинди химия кушылган эчемлекләр белән ничә миллион бала-чага көн саен агулана.

Теш пастасының фторлы дигәне файдалы, диләр. Безнең әби-бабайларның бернинди пастасы булмаган. Аңа карап тешләре начар түгел бит. Алар тоз, селте белән чистартканнар. Фтор — алюмин заводларының калдыгы. Бәл­ки, чыннан да, күпмедер дә­рәҗәдә теш­кә файдасы бардыр, әм­ма организм өчен ул зыянлы. Шуңа күрә безгә бакчада үс­кән үләннәрне күпләп кулланырга өйрәнергә кирәк, — дип сөйли Гайфетдин абый. — Гаиләбез бе­лән җир грушасы — топинамбур ашый­­быз. Дүрт буразна үзебезгә, туганнарга муеннан җитә. Аны кышка киптереп куеп, тозлап та була. Топинамбурда табигый инсулин бар. Бу шикәр авырулы кешеләргә файдалы. Аны аз-азлап кулланган очракта тулысынча савыгып була.

Кешене иң бетергән нәр­сә — сөт ризыгы, — дип сөй­ләвен дәвам итә Гайфетдин абый. — Сөтне чәйгә салабыз, ботка пешерәбез, ипигә май сылыйбыз, камырга кушабыз, катык, йогырт эчәбез. Имезүдән туктаганнан соң, балага бүтән сөт бирелергә тиеш түгел! Ә 12 яшь­тән соң аны бөтенләй катгый тыярга кирәк. Сөт — ул казеин. Аннан заводларда җиһаз өчен җилем ясыйлар. Казеин холестерин да. Кан тамырларына утырган юшкын аркасында буыннар шыгырдый, авырта башлый. Бер ай сөтсез, сөт ризыкларсыз торып карагыз. Бернинди катык, эремчек, каймак та кирәк түгел. 1 аш кашыгы атланмай ярый. Үз­гәрешләрне үзегез сизәр­сез.

Гайфетдин абыйлар шул рәвешле 15 ел яши икән инде.

— Оныклар каникулга кайтыр алдыннан гы­на табын төрләндерер өчен дип атланмай алабыз. Әмма бер кулланмагач, алар да әл­лә ни ашамый, — дип сөй­ли Гайфетдин абый. — Гөбәдия турында да әйтми булмый. Татар халкының милли ризыгы, аны күп­ләр яратып ашый. Пешер­гәндә төп компонентларның берсе булып корт тора. Корт — казеин гына түгел, ул аның азгыны.

Гайфетдин абый үзенең 65 яшенә менә дигән сакланган. Дө­рес тукланудан кала көненә 15 минут физкультура белән шөгыль­ләнә икән. Артыгы кирәк тә түгел, ди. Азрак турникта асылынып тәнен яза, умыртка баганасын төзәтә, туп-туры итеп аркасы белән идәнгә ята да әкренләп кенә аякларын өскә күтәрә, аннары шулай ук кире төшерә.

Низаметдиновлар күплә­ребез үстерә торган яшел­чәләрдән кала уратып алынган 1 гектар җирдә төрле үлән чәчәләр икән. Алар — шалфей, бөтнек, мәтрүшкә, ак әрем, мелисса, шайтан таягы, ношпа үләне, зәңгәр мәтрүшкә (иссоп), андыз, алтын мыек, әнис, куркума, ачы борыч, имбир, тиле торма, артыш, спаржа, саз утчәчәге (сабельник). Альмира апа, аларны җыеп киптереп, турап куябыз, үзебез дә кулланабыз, сорап килгән ке­ше­ләргә дә бирәбез, ди. Спаржа, саз утчәчәге организмны чистартуда булышса, имбир тыгылган кан тамырларын ачып җибәрергә ярдәм итә икән. Чәйне исә без хуҗабикә ясаган гөлҗимеш һәм санберрия җимешләре кайнатмасы белән эчтек.

— Үләннәр безнең тормышка ныклап керде. Икебезнең дә иртәбез төрле төнәтмә, эретелгән боз суын эчеп куюдан башлана. Кайбер кеше, каты итеп чәй эч­мәсәм, баш авыртуына чыдый алмыйм, дип зарлана. Бу нормаль хәл түгел. Димәк, организм аңа шуның чаклы күнеккән, — дип сөйли Альмира апа.

— 20 ел эчендә ярдәм сорап күпме кеше килгәндер, белмим. Санап барганым юк. Беркайчан акча сорамыйм. Аның өчен Ходай ми­ңа җәза бирәчәк. Теләгән кеше күчтәнәч итеп бер кап чәй, алма алып килергә мөм­кин. Яисә мәчеткә сәдака салырбыз, диләр. Бик күп­төрле дару үләннәре, дәвалау ысулларын белсәм дә, пәйгамбәр түгелмен. Мөрә­җәгать иткән 100 кешенең яртысына булса да ярдәмем тия икән, шөкер, — ди Гайфетдин абый.

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гайфетдин абыйдан файдалы рецептлар 

1 стакан сөтне тәрәзә төбенә куеп ачытырга, 1 әр чәй ка­шыгы алма серкәсе, бал салып болгатырга. Бу — сөт ризыгының иң файдалы варианты. Йоклар алдыннан эчәргә.

Лимон, сарымсак, бал катнашмасын бөтен кеше ясап куя ала. Көн саен 1 аш кашыгы капсаң, бернинди антибиотик кирәк булмаячак.

Дөрес тукланмаганнан дисбактериоз, ашказаны җәрәхәте, гастрит килеп чыга. Тырышып, үз-үзеңне кулга алган очракта ашказанындагы тишекне 1 ай, хәтта аннан да кимрәк вакыт эчен­дә операциясез дәвалап була.

Иң гади юлның берсе — сок чыгарганнан калган алма, кәбестә, кишер түплә­рен киптереп, иртән ашарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы чәй­нә­мичә йотып җибәрү. Түп ашказанындагы барлык кирәксез микроэлементларны үзенә тартып торачак һәм табигый ысул белән организмнан чыгып китәчәк. Ике атнадан җәрәхәт ябыла башлый, 4 атна дигәндә ул бөтенләй төзәлә.

 

Һәркемнең организмы үзгә, рецептлар белән сак булыгыз!

Алсу САБИРОВА | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры