Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ТАБИБЛАРГА АКЧА БИРСӘҢ, БАЛАҢНЫ СИННӘН ТАРТЫП АЛМЫЙЛАР, ДИДЕ

“Белмәгән кеше сиңа начарлык эшли алмый, белгән кеше башыңны ашый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулай. Әнә Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче 79 яшьлек Кәүсәрия апа Каюмованы да авылдашы төп башына утырткан. Карчыкның 36 яшьлек авыру кы¬зы бар. “Аны психик авырулар хастаханәсенә алып китмәкчеләр, ләкин табибларга акча бирсәң, синнән тартып алмыйлар”, — дип куркытып-ялганлап, ике ел дәвамында шактый акчасын алган. Бүген 37 яшьлек Г.га, пенсионерның 277 мең сумын үзләштерүдә гаепләп, җинаять эше кузгатылган.

 

“Оялмый, авыл урамыннан горур атлый”

— Бу бик әхлаксыз җинаять, — дип белдерде Теләче районы прокуроры Фаил Хәйруллин. — Әлеге хәл 2010 елның апреленнән 2011 ел­ның декабренә кадәр дәвам иткән. Кәүсәрия Каюмова  куркуыннан ай саен диярлек Г.га 10, 20, 25 мең сум биреп барган. Соңгысында әби, башка акчам юк, дигәч, заем алырга мәҗбүр иткән. Га­җәп! Менә бу өлкән яшь­тә­ге кешенең беркатлылыгы ин­­де. Заемны түләмәгәч, андагы хезмәткәрләр авылдагы почта бүлекчәсенә мөрә­җә­гать иткән, шуннан ба­ры­сы да фаш ителде. Бү­ген Г. әбигә 277 мең сумны кире кайтарды. Ул бу гамәлен, ак­ча кирәк булды, дип аңлата. Гаебен таный. Мондый җи­наять өчен 300 мең сумга ка­дәр яисә ике ел буе эш­ләгән хезмәт хакы күлә­мен­дә штраф каралган, 5 елга ка­дәр иректән дә мәх­рүм итәр­гә мөмкиннәр.

Югары Кибәхуҗа авылында җирле үзидарә, почта бер бинада урнашкан. Авыл баш­лыгы Фәрит Мәхмүтов һәм почтальон Гөлфинур Нигъмәтҗанова белән аларның эш урынында сөйлә­ш­тем.

— Кәүсәрия Каюмова заемга алган акчаны түли алмый, аңа кайчан пенсия бирәсез, дип сорап, быелның гыйнварында почтага шалтыраттылар, — дип искә тө­шерде Гөлфинур апа. — Нәр­сәгә кредит алды икән, дип без хезмәткәрләр аптырап калдык. Соңыннан пенсия өләшергә чыккач, Кәүсә­рия апага бу хакта әйттем. “Кызым Раушанияне психик авырулар хастаханәсенә алып китмәсеннәр өчен ике ел инде Г.га акча биреп торам, ул акча миңа кире дәү­ләттән кайтарылырга тиеш”, — дигәч, авып китә яздым. Моның ялган икәнен шундук аңладым һәм Кәүсә­рия апага да шул хакта әйттем. Ул, Г.ның өенә бергә барыйк, дип үтенде. Ишегалдында сөйләштек. Г. күз дә йоммый, Кәүсәрия апа әйт­кәнчә, табибларга акча биреп торам, ди. Нишләдең син, дидем дә чыгып киттем. Икенче көнне аны җирле үзидарәгә чакырттылар. Ул ояла белми, авыл урамыннан бүген дә горур атлап йөри.

— Кәүсәрия апа аның уйдырмасына чын-чынлап ышанган, — дип сүзгә ку­шыл­ды авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов. — Кызганыч, ул бу хакта беркемгә әйтмәгән, хәтта улына да. Югыйсә күр­ше генә торабыз.

Г. бу авылдан. Ире белән ике кыз тәрбиялиләр. Төпчек балалары тумыштан инвалид. Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә беркайда эшләми. Г. элек фермада сыер сау­ды, Казандагы бер хастаханәгә җыештыручы булып урнашкан иде, хәзер аннан да куганнар. Ире “шабашка”да йөри.

Әлеге хәлне ишеткәч, бө­тен авыл халкы “ах” итте. Кәүсәрия апаны бик жәллә­дек. Ул тыйнак, ипле ке­ше. Ире 17 ел элек вафат бул­ды. Ике балалары бар. Уллары Габделәхәт гаиләсе белән Казанда яши. Кызлары Раушания әнисе янында көн итә.

Бер-берсен яхшы белгән ике авылдаш арасында шундый хәл килеп чыгу бик ая­ныч. Г.ны җирле үзидарә­гә чакырткач, түләп бетерәм, эшне зурга җибәрмәгез, дип үтенде. Ләкин моны йомып кала алмадым, полициягә хәбәр иттем.

— Акча алуның сәбә­бен Г. ничек аңлата?

— Төрле кешегә төрле­чә сөйли. Үз кирәгемә тоттым, уен автоматында оттырдым, дип тә әйтә. Ул күпме акча алганын төгәл генә белми дә. Ярый Кәү­сәрия апа кә­газьгә язып барган. Бүген Г.ның әти-әнисе кредит алып бурычларын кайтарды.

 

“Ялгыштым”

Җирле үзидарәдән чыккач, авыл урамыннан узып баручы берәүдән Г.ның йортын сорадым.

— Әнә ул, Кәүсәрия апа акчасы белән бер елда җиткерделәр, — дип каршымдагы яңа йортка төртеп күр­сәтте. — Без аңа хәзер Кәү­сәр банк дип кушамат тактык. Дөрес булса, ул Казанда хастаханәдә эшләүче бер шәфкать туташыннан да 70 мең сум алган икән. Без 100 сум да бурычка ала алмыйбыз. Ничек кеше ышанып аңа акча бирә? Әллә гипнозлый шунда, белмәссең.

Аларның өендә шартлар яхшы. Җиһазларның да кыйм­мәтлесен алып кайттылар.

Г.ның хуҗалыгына үткәч, мин дә моның шулай икәненә инандым. Ишегалдында ук матур арка каршы ал­ды. Өй эчендәге идәнгә басуга аяк җылынып куйды. Афәрин, йортларын матур, күркәм итеп салганнар. Тик бу уңайлылык хәрәм акчага, бичара карчыкның соңгы тиенен тартып алып булдырылган түгелме соң?!

— Бу хакта сөйлисем килми. Ялгыштым. Буласы булган, хәзер берни эшли алмыйм. Бик үкенәм, еламаган көнем юк, — диде Г.

— Сезгә монда берни калмаган, болай да авырткан йөрәккә тоз салып йөрмә­гез, — дип күрше бүлмәдән Г.ның ире кычкырды.

— Зур суммада кредит алган идем, Кәүсәрия апаның акчасын шуны капларга тоттым, — дип дәвам итте Г. — Төрмәгә эләгерменме, иректә калырмынмы, суд булгач, белербез. Зинһар, исемемне газетага язмагыз, балаларым өчен оят.

— Кызыбызның шундый хәлләр майтаруын белмәдек бит, балам, — дип борчылып сөйләде Г.ның әнисе. — Бү­ген ниләр кичерүебез бер Аллаһы Тәгаләгә генә мәгъ­лүм. Кәүсәрия апа белән якыннан аралаштык, безгә көн саен килеп йөрде, ләкин Г.ның акча алуы турында ләм-мим. Бу тамашага тарыгач, банктан 100 мең сум кредит алдык, танышлар бурычка бирде, пенсия акчаларыбызны да кушып, тиешле сумманы Кәүсәрия апага кайтардык. Бурычлы үлми, чирле үлә, киләчәктә ничек тә түләп бетерербез әле.

Күрәчәк күз йомдыра ди, кызыбызның күрәчәге булган. Бу ялгышы өчен үзен бик сүктек. Әтисе белән намазлыбыз, әлеге мәхшәрдән арындыр дип көн саен Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз.    

 

“Сулаган саен рәнҗим”

Г.ның әти-әнисе йорты Кәүсәрия апа­ны­кын­нан ерак түгел. Кайтышлый аңа да кагылдым. Кызы белән өйдә иде.

— И-и балакаем, сик­сәнгә җиткәндә суд каршына басам. 40 ел фермада эш­ләп, колхозның бер чиләген дә урламадым, кеше рәнҗетмәдем. Г. мине нинди хәл­гә калдырды. Аңа сулаган саен рәнҗим, — дип яулык очы белән күз яшен сөртте ул. — Кызым белән бергә уйнап үскән бала бит!

— Ничек шулай капкынга эләктегез?

— Кызым Раушанияне 43 яшемдә таптым. Ул тумыштан инвалид. Башы эшләми. 10 яшеннән учетта тора. 2010 елның 25 мартында Казанга тикшеренергә җибәрделәр. 19 апрельдә килерсез, дип кайтардылар. Г. да бер туганын хастаханәгә йөр­­тә иде, кызымны күрсә­тергә булышмассыңмы, дип үзем аннан үтендем. Ул, ярар, ди­де. Хастаханәгә бер­гә бардык. Ул Раушанияне ияртеп, табибка кереп китте. Чыккач, 13 мең сум сорыйлар, диде. Биреп керттем. Аннан тагын 7 мең алды. Шулай итеп ул елны җәй буе талады. Кызыңны алып китә­ләр, ди дә, мин куркып акча тоттырам. Әле мисаллар китерә, шул авылда балаларын алып киткән­нәр дип. Берзаман запас бетте, кешедән бурычка ала башладым. Бервакыт өйдән-өйгә акча сорап, тугыз кешегә җиттем.

— Таптыгызмы соң?

— Әйе. Фәлән кешегә кер, дип үзе өйрәтә бит. Ул вакытта 25 мең сум кирәк иде. Баламны янымнан җибәр­мәс өчен тырыштым.

— Нишләп бу хакта беркемгә әйтмәдегез?

— Ул белгертмәскә кушты бит. Соңгысында минем исемгә районга акча алырга баргач, документлар белән эш итүче кыз “сезнең кебек олы яшьтәге кешегә заем биргән юк иде, хәерлегә булсын. Игелеген күр”, дип озатып калды. Ул көнне 25 мең сум заем алдым да, аны санап Г.ның кулына тоттырдым. Авылга кайтканда, кызыңа сәдака булыр дип, шул суммадан 100 сум  бирде. Берничә көннән нишләп алай эшләдем дигән уй башка керде, тик соң иде.

Быел 21 гыйнварда почталь­он килеп әйткәч кенә үземнең алданганымны аң­ла­дым. Ике ел буе аның мин­нән акча алуына борчылып, үлем чигенә җиттем. Кайларга языйм, нишлим дип аптырап беттем. Хәтта елый-елый бер күзем сукырайды.

Акча алганлыкка нишләп бертөрле дә кәгазь бирмисең, дигәч, компьютерга барысы да язылып бара, диде. Быел, Яңа елдан соң сиңа ул акча кире кайта, дигәч, ышандым. Ул кадәр сумманы билемә бәйләп кайтырмын инде дип хыялландым, җитмәсә. 

Кәүсәрия апа хәзер судка барырга әзерләнә. Бер ак кәгазьгә “миннән гафу юк, кичерә алмыйм” дип яз­дырт­кан. Судта шулай дип әйтә­чәкмен, ди. 

— Бусагамнан кертмим. Аягыңны басма, эзең булмасын, дип куып чыгардым. Әле беркөн урамда күргәч, оятсыз, дип чәченә ябыштым. Хәзер әти-әнисе белән дә аралашмыйм.

Акча кирәк булгач, бурычка сорасын, бирә идем. Кызымны алып китмиләр дип сөенеп, аркасыннан сөя-сөя акча тоттырдым бит, әй.

Кәүсәрия апа шулкадәр гади, ачык күңелле. Килеп керүгә табын артына утыртты. Үзе пешергән пилмән, кабартмалар белән сыйлады. Кызганыч, пенсиясе бик аз — 5700 сум. Кызы 10 100 не ала икән.

— Җитә, балам, җаның ты­­ныч булу кирәк, — дип шө­кер итте ул. — Булган хәл­ләр­гә куркам да, хурланам да. Г. кечкенәдән үк урлашты. 14 яшендә күрше кызының сарафанын, сандыктан  Раушаниянең гамажын чәл­дерде. Шул вакытта, бу начар гадәтеңне ташла, дип сүктем, әмма чир китә, гадәт кала, диюләре хак икән!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кәүсәрия апа кызы Раушания белән

 

 

 

 

Эльмира СӘЛАХОВА. | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Гөлфия! 08.10.2012 23:01:35
Зинһар, исемемне газетага язмагыз, балаларым өчен оят - дигән, исенә төшкән,карт әбидән акча алганда оят булмаган. Андый начар гадәтен андый кеше ташламый. Горбатого могила исправит....
 
Балчәчәк 05.05.2012 16:15:07
Ужас..:((
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры