Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ОРЛЫК БЕЛӘН ПОЛИЭТИЛЕНГА ГЫНА 70 МЕҢ СУМ КИТТЕ”

Самара өлкәсенең кәсепчеләргә бай Гали авылы турында күпләрнең ишеткәне бар. Анда яшелчәчелек тармагы аеруча киң үсеш алган. Берничә ел элек галилеләр эше белән Татарстан җитәкчеләре дә танышып кайткан иде. Әмма моның белән генә республикада бу өлкәдә әллә ни алга китеш сизелмәде кебек. Бәлки, киләсе ел¬лар¬да уңай күрсәткечләргә ирешербез, чөнки галилеләр үзләре Татарстанга кайтып үрнәк күрсәтә башлады. Сүзем Нәсиха һәм Равил Нуровлар гаиләсе турында. Алар 2010 елда Самарадан Теләче районының Урта Мишә авылына кайтып төпләнгәннәр. Һәм бу сала халкын гына түгел, бөтен Теләчене гаҗәпләндереп, яшелчә үстерү эшенә керешкәннәр.

 

“Күз тидерәләр”

Нуровлар гаиләсе Урта Мишә авылында иске йорт сатып алган. Алар 60 сутый җир­дә кыяр, помидор, борыч, баклажан һәм башка яшелчә үсентеләре үстереп сату белән мәшгуль. Кайтканнарына елдан артык кына вакыт узса да, башкарган эшләре шактый күренә. Зур бакчада рәттән берничә теплица булдырмакчылар. Әлегә бер теплица сафка баскан, аны утын ягып җы­лыталар, полиэтилен белән тышлаганнар. Монда тартмалар белән үсентеләр, тү­тәлләр дә күп. Нәсиха апа чүп үләне утау белән мәш­гуль. “Алары карамасаң да үсә”, — диде ул, елмаеп. Равил абый теплицаның тышкы ягында кар көри иде.

— Гали авылы янәшәсендәге Богырыслан шәһәрен­дә үз йортыбыз белән яшәдек. Башта пешекче вазыйфасын башкардым, соңрак фабрикада эшләдем. Ирем әзерләүче иде. 1992 елга кадәр эшләдек. Аннан эшсезлек чоры башланды. Үз көнебезне үзебез күрүдән башка чара калмады. Шул рәвешле яшелчәчелеккә тотындык. Урнаштыру эше дә җайланды, чит регионнардан да килеп җыйдылар. Эш­­ли-эшли тәҗ­рибә шактый тупланды.

Монда да шул эшне тә­вәккәлләп карыйсы иттек. Үзебездәге гадәт буенча, иртән торып бакчага чыгабыз, караңгы төшкәнче эшлибез. Безнең якларда шулай иде. Тик ятучыларны тапмассың да. Шуңа анда конкуренция көчле. Ә биредә халык бакча эшенә бик ашыкмый әле. Бер без кар арасында маташабыз, — ди Нәсиха апа.

Ә бирегә кайтып урнашуларына төп сәбәпче — балалары. Уллары Ринат, кызлары Алинә укырга Казанга юл тоткан. Аларга Татарстан башкаласы, биредәге тормыш ошаган, күрәсең, укуны тәмамлагач, монда калачакбыз, дигән карарга килгән­нәр. “Балаларга якынрак булыйк” дип, әти-әниләре дә күченеп кайтасы иткән. 

Нәсиха апа бик аралашучан. Ә Равил абый, киресенчә, сүзгә саранрак. Үзен мактаганны да яратмый. Аның каравы хуҗа кеше күз тию ише нәрсә­ләргә ышана. Мине дә теплицага бик кертәсе килмәде. “Үткән ел телевидение төшереп киткән иде. Шуннан соң шактый үсенте сулды. Чит күз­ләрдән генә күрәм”, — диде дә эшен дәвам итте.

 

“Киңәясебез килә”

Нәсиха апа күпме орлык утыртканын хәтерләми дә. Санап эшләмим, ди. Хәер, анда исәпләп бетерә торган түгел. Түтәлләрдә дә яшеллек. Әмма бер теплицада гына эш алып бару алар өчен аз. Уллары Ринатның да максаты зурдан. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алган егетнең безнең якларда яшелчәчелек тармагын тагын да җәелдерәсе килә. Тик әлегә мөмкинлек­ләр аз.

— Дәүләт безнең кебек эшне яңадан башлаучыларга күбрәк мөмкинлек тудырса, игътибар бирсә иде. Аз процентлы кредитлар өмет итәбез. Ярдәмсез берничек тә башкарып чыгып булмый. Әлегә керем юк дәрәҗә­сендә. Менә шушы бер теплицага җитәрлек орлык алу, полиэтилен өчен генә дә гаилә кассасыннан 70 мең сум китте. Ә бу бит әле эш­нең башы гына. Тагын 5 теплицабызны аякка бастыруны ничекләр ерып чыгасы булыр?! — ди Нәсиха апа. 

Теплицаларын киңәйтә калсалар, планнары зурдан. Киләчәктә барысын да җы­лыта торган итеп көйләп, авылдашларын да эшле итмәкчеләр.

 

“Монда базарлар аз”

Нуровлар гаиләсе февраль башында борыч, бераз соңрак кыяр, помидор утырткан. Соңгысының  Голландиядә ясалган орлыгына өстенлек биргәннәр. Тизрәк үсә, ди Нәсиха апа. Ә калган орлыклар Русиядә җитештерелгән. Аларны киселгән пластик шешә­ләр­гә утыртканнар. Инде буй җитеп кил­гән үсенте­ләрне май башында базарга чыгарырга планлаштыралар. Соңрак исә помидор, кыяр сатуга кү­чә­чәк­ләр. Үткән ел Нәсиха апа улы Ринат белән үсентеләрне Казан базарларына да алып барган. 

— Авылда үз җиреңдә табигый ысул белән үстергән­не шәһәр халкы да яхшы чамалый. Безгә клиент эзлисе юк, үзләре килеп табалар. Бакчаларына утыртырга да 40-50 шәр кыяр, помидор үсентесе алучылар күп. Баклажанныкын да сорап кына торалар. Ә менә авыл халкы арасында яшелчәнең бу тө­ре бик популяр түгел икән. Анысын башкалары белән чагыштырганда азрак сорыйлар.

Татарстанда базар мәсь­әләсе проблема. Оренбург якларында сәүдә урыннары күбрәк. Теләчедә дә базарлар юк. Авылларны әйтмим дә. Атнага бер-ике көн булса да салаларда кечерәк базар оештырсалар, үсенте­ләрне тагын да тизрәк урнаштырырга мөмкинлек туар иде. Алай эшләгәндә ха­лыкка да җайлы. 10-20 төп үсенте өчен әллә кайларга барып йөрисе булмас иде, — ди Нәсиха апа. 

 

“Уңыш сере Галидә генә түгел”

Гали халкының даны еракларга таралырлык дә­рәҗәдә осталыгы каян килә? Яшелчә үстерүдәге уңышларының сере нидә? Нәсиха ападан шулар хакында сораштым. Бәлки, башка ысулларны да беләләрдер, мин әйтәм.

— Җир Галидә дә, монда да шул инде ул. Төсе генә аерыла. Бездә кара туфрак иде, ә Теләче якларында кызыл балчык. Иң мөһиме эшем уңачак дип ышанып, күңел җылыңны биреп эш­ләү. Без дә бакчачы түгел идек. Ә эшсез калгач, тормыш өйрәтте.

Нәтиҗәдә 20 ел буе шу­ның белән шө­гыль­ләнәбез. Яшелчәчелек Галине генә түгел, башка тирә-як авылларны да заманында эшсезлектән алып калды, — ди Нәсиха апа.

Үстерү серләре аларда да шул ук. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, гади туфракка янган тирес кушалар да, пластик шешәләргә салып, шунда орлык чәчәләр. Түтәл­ләргә утыртканда да җиргә шушы тиресне салып калдыралар. Ә аннан соң су сибү, чүп утау, күчереп утырту эшләре, вакытында урнаштыру гына кала. Үсенте төп­ләренә сибә торган ачыткыны да нәкъ бездәгечә әзерлиләр. Моның өчен сы­ек тирестән файдаланалар. Аңа су кушып болгатып, берничә көн тотканнан соң җиргә си­бәләр.

Менә шулай якты өмет­ләр белән яшәп, эшләп ята бу гаилә. Әниләре әйтүенчә, балалары да бакча эшен ярата. Икесе дә атна саен кайтып, ялларын теплицага багышлыйлар.

— Гел бу иске өйдә яшәмәбез. Бераз аякка баскач, Алла боерса, өр-яңа йорт җиткерергә исәп бар. Улыбыз да авылда калып җәе­леп эшләмәкче. Аны тагын да илһамландыру өчен киленнең дә бакча эшен ярата торганы туры килсен дип телисе генә кала, — ди Нәсиха апа.  

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры