Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МӘЧЕТ АВЫЛЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТТЕ”

Аш-Буҗи — Кукмара районының иң көчле, бердәм, кәсепле авылларының берседер. Монда бөтен кеше җирдә эшли. Үзләренең пай җирләрен беркемгә бирмичә, сату өчен күпләп суган орлыгы, бәрәңге, кишер, печән үстерәләр. “Агулап та бетмәгән чүп үләнен эссе кояш астында утаган балаларга, хатын-кызларга авыргарак туры килә”, — ди ир-ат халкы. Авылга килеп керү белән үк берсеннән-берсе зур матур йортлар һәм капка төпләрендә торган техника күзгә ташлана. Өй саен диярлек икешәр җиңел машина, бер трактор. — Кәнишне! Без бит эшлибез! Акча күп булгач, ник күршедән ким яшәргә тиеш әле мин? — дип фермадан кайтып килүче бер абзый мул тормышларының сәбәбен гади генә аңлатып бирде.

  

“Аракыны бетердек”

Авылга килеп кергән һәр кешене мәчет каршы ала. Үзе зур, затлы кызыл кирпечтән эшләнгән. 90 нчы еллар башында беренче нигез ташы салынып, 1992 елдан анда һәркөнне биш вакыт намаз укыла икән. Мәчетне авыл халкы үз көче белән салган.

— Беркемнән берни сорамадык. Уйлаштык та эшләдек. Кемдер, нигез ташы алып киләм, диде, кайсы кир­печ, такта белән бүлеште. Әле беркемнең вакыты юк бит! Булдыра алганча тырыштык. Кемдер кич бе­лән, эштән соң килде, кемдер төшке аш вакытында кайтып өеп китте, — дип сөй­ли 6 ел әлеге мәчеттә имамлык итүче Мансур хәзрәт Ти­меров. — Салганда шулай ук булыр дип уйламаганбыз, күрәсең. Күпмедер вакыттан соң сыешмый башладык. Кеше күп! Укулар вакытында җайсызрак иде. Шуңа кү­рә өстәп  хатын-кызларыбыз өчен мәдрәсә, аерым тәһарәтханә салдык. “Мөхәм­мә­дия”не тәмамлаган 3 мө­галлим-мөгаллимәбез бар. Алар ел әйләнәсе укулар алып бара. Гарәп әлифбасын, дөрес итеп тәһарәт алырга, намаз укырга өйрә­тәләр. Безнең авылда яшь­ләр бик актив, мәчеткә күп йөриләр. Ир-атлар намазны шунда барып укырга тырышалар. Каникул вакытында балалар әти-әниләренә ия­реп килә.

Язма башында аш-буҗилеләрне бердәм дип әйтү­ем юкка түгел иде. Көннәр­дән бер көнне мәчеткә йө­рүче яшьләр “авыл кибетләрендә сыра, аракы сатуны тыйыйк, болай яшәргә ярамый бит” дигән тәкъдим белән чыгалар.

— Дөрестән дә, аракы җүнлегә алып бармый. Сугыштыра, талаштыра. Кибет хуҗаларының берсе сыра, икенчесе Рамазан айларында, башка дини бәйрәм­нәр­дә болай да сатудан хә­рәмне алып куя иде. Авылда 3 кибет бар. Барысының да хуҗалары мәчеткә йөри, намазда. Әйдә, пычранмагыз инде, бөтенләй сатмагыз, дип тәкъдим итү белән ризалаштылар. Авылдашлар арасында “ник алай эшләдегез” дип канәгатьсезлек белдерүче булмады. Аракы юк дип кибетчеләрнең берсе дә бөлгенлеккә төш­мәде. Киресенчә, 3 кибет тә гөр­ләп эшли. Тауарны алып кайтып бушатырга өлгермиләр хәтта. Кеше эшли, уч тутырып акчасын ала, тәмле итеп ашауга тота.

Аллага шөкер, авылга аракы кертмәгәнгә 3-4 ел гына бар инде. Кибетләребездә аның ише әйбернең булмавы хәзер бер дә га­җәпләндерми. Ник аптырарга? Шулай тиеш бит ул. 

 

“Дуңгыз комплексын бетердек”     

— Аракыдан кала бөтенебезне борчыган икенче нәрсә — дуңгыз комплексы иде. Әллә кайчаннан, совет заманыннан ук эшләп кил­гән комплекс ул. Мәчет манарасын кисәләр — дин бет­ми, мулланы куалар — дин һаман бетмәгән. Шуннан соң авылга хәрәм кертеп мөселманнарны юк итәр­­гә тырышалар. Кайсы татар авылын карама, барысында дуңгызчылык бит. Ә безгә якын Киров өлкәсенә чыгып карагыз — анда кайда да сыер, үгезләр. Махсус эшләнелгән бит! 2-3 тәң­кәдән кибетләрдә аракы тулып ятар иде. Дуңгызчылыкта хәләл көч белән эшләсәк тә, мөселманга акчасы хә­рәм. Хезмәт хакы күп булып тоела, ә бәрәкәте юк! Аракы, дуңгыз янында иманга урын калмый. “Авыл халкы тырыш. Эшче куллар күп. Дуңгыз урынына сыер, тана, үгез­ләр кертегез”, — дип район башлыгына мөрәҗә­гать иттек. Аңа  рәхмәтебез чиксез, сүзебезне тыңлады. Гомер-гомергә эшләп торган дуңгыз комплексын әнә шулай җиңел генә бетерттек. Үзеннән-үзе хәл ителгән кебек булды. 

 

“Шугалак ясадык”

Мәчет янәшәсендә зур шугалак бар. Элек аның урынында гыйбадәтханә булган икән. Манарасын кисеп, мәктәп иткәннәр. Берничә ел элек балалар яңа бинага күчкәннән соң, монысы бушап калган. Авылдашлары арасында үзенең активлыгы белән аерылып торган Мө­хәммәтгали Рәхимҗанов кардәшләренә шул урында шугалак ясарга тәкъдим итә.  Хәзер авылның “Ак бүре” исемле үз хоккей командасы оешкан. Бөтен кирәк-яракны халык, әлбәт­тә, үзе алган. Киемне һәр кеше үз үлчәмендә, фамилиясен күрсәтеп Кукмарада тектергән.

— Авылда хоккей яратмаган кеше бар микән?! Бакча балаларыннан алып 50 яшь­кәчә булган ир-атлар барысы да уйный, — ди Мансур хәзрәт. — Кыш буе ярышка кунаклар кабул иттек. Мә­мәшир, Күкшел, Түенбаш, Вахит, Сәрдек, Сәрдекбаш авыл командалары килде. Ике генә тапкыр җиңелдек. Чагыштырмача күптән түгел уйный башлаганны исәпкә алсак, бу бик яхшы, минем­чә. Ир-егетләрнең уенын карарга бөтен авыл килә. Хәтта әбиләр дә.

Авылдашлар электән үк татар көрәше белән шө­гыль­ләнә иде. Шәхсән үзем берничә тапкыр батыр калдым, 45 яшь тулганчы кө­рәштем. Сабан туе чорында 40-50 ир-егет авылдан-авылга йөрдек. Безнең хакта Аш-Буҗи батырлары дип сөйлиләр иде. Кызганыч, үзебездән соң көрәшчеләр үстермәгәнбез. Шуңа күрә яз җитеп, тимераякларны куеп торган вакытта әлеге спорт төренә басым ясаячакбыз. Тренерыбыз бар.           

 

“Сабан туена — пылау”

Аш-буҗилеләрнең эше моның белән генә тәмамланмый әле. Соңгы берничә елда Сабан туенда авылдашлары өчен, зур казан тутырып,  хәләл иттән пылау пешерәләр икән. Теләгән һәр кеше бушлай авыз итә ала.

— Бәйрәм дигәч тә, кагыйдәләргә бернинди үзгә­реш кертелми. Сабан туенда авыл территориясенә хәрәм кертмибез. Сату бе­лән килгән кибетләрне үзебезнең яшьләр күзәтеп тора. Узган ел Кукмара ягыннан берәү килгән иде. Аш-буҗилеләрнең нинди икәнен бел­мәгән, күрәсең. Йә алып куясың, йә үзең китәсең, дип җайлап кына аңлаттык. Ул икенчесен сайлады.

Авылга кертмибез дигәч тә, бөтенләй эчүче юк дисәм, дөрес булмас. Әмма андыйлар хәзер бик аз калды. Мәчетле булу, анда актив эшләү бөтенебезне яхшы якка үзгәртте, — ди Мансур хәзрәт.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мансур хәзрәт

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хоккей мәйданчыгы

Алсу САБИРОВА | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры