Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“СУД КАРАРЫ БЕЛӘН РИЗА ТҮГЕЛМЕН”

2009 елның ноябрендә Чаллы “Азатлык” татар яшьләре берлеге лидеры Дамир Шәйхетдингә карата башланган мәхкәмә эше 14 гыйнварда тәмамланды. Үзе нәшер иткән “Чаллы яшьләре” газетасында Милли Мәҗлес карарларын бастырганы өчен Дамир РФ Җинаятьләр кодексының 282 нче маддәсенең икенче бүлеге буенча гаепле дип табылды һәм 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем ителде. Гаепләүче як шартлы рәвештә 3 ел бирүне таләп иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, “Чаллы яшьләре”ндә Милли мәҗлес карарларыннан тыш, 1993 елгы “Независимость” газетасыннан күчереп алынган “Петр I нең яшерен васыяте” дип исемләнгән язма да чыкты. 2009 елны бу мәкалә экстремистик язма дип табылды. Шушылар өчен Дамирны гаепкә тарттылар да инде. Дамир үзен гаепле дип санамый һәм үз мәнфәгатьләрен РФның Югары судында якламакчы.

 

– Суд карары белән риза түгелмен, – диде Дамир. – Шушы 10 көн эчендә РФның Югары судына барлык документларны тапшырырга тиешмен. Мине сөендерерлек уңай үзгәрешләр булырмы-юкмы, белмим, казый түгелмен. Шулай да акларлар дигән өмет бар, чөнки бернинди гаебем юк. Бары тик журналист буларак үз вазыйфамны башкардым. Милли мәҗлес карарларын бастырган өчен хөкем итмиләр.

 

Хөкем чыгарылганнан соң, матбугатта Дамир Шәйхетдин эшен алып барган тикшерүче әңгәмәсе булган иде. Анда “эш барышында гаепләнүче өендә Милли мәҗлес протоколлары, Кавказда Русия солдатларын җәзалау төшерелгән видеотасма табылды, бу – Дамир Шәйхетдинне җинаятьче дип исбат итүче фактлар” диелә.

 

– Өемдә тентү булган вакытта диск, протоколлар табылды диюләре чеп-чи ялган! Диск табылган булса, җинаять эшендә беркетелер иде. Бу турыда бер җөмлә дә юк. Телдән әйтелмәде, документ буларак та күрсәтелмәде, – ди Дамир. – Милли мәҗлес җыелышында гомумән протокол алып барылмады кебек. Аннары каян чыгып миндә протокол булсын?! Милли мәҗлес әгъзасы түгелмен. Ул язылган икән, бер кешедә генә саклана. Бу хәлләрдән соң хокук саклау органнарына гомумән ышанычым бетте. Алар исбат итәрлек, гаепләрлек нигез булмагач, ялганлый башлыйлар. Закон сагында торучылар яла яга икән, кемгә таянырга, ышанырга?!

 

Шөкер, теләктәшлек күрсәтүчеләр күп булды. Хәтта татар булмаган кешеләр дә хәлемне белеп торды, мәгълүматны күчереп баскан өчен Җинаятьләр кодексы буенча хөкем чыгару мантыйкка сыймый торган, гадәттән тыш хәл дип бәяләделәр. Милли хәрәкәттә сискәнү, мобилизация булды. Бу бер сигнал иде. Мин, Фәүзия Бәйрәмова гаепле дип табыла икән, Милли мәҗлес җыелышында катнашкан дистәдән артык кешегә дә куркыныч яный дигән сүз. Минем белән генә туктап калмаячаклар.

 

Мине, Фәүзия апаны хөкем итүләре 30 нчы елларны хәтерләтә. Хәтта алымнар да шул ук. Безнең кайбер шаһитларга басым ясалды. Сөйләшүләрне читкә чыгармау турында килешүләр дә төзергә тырышканнар, янаулар, куркытулар булган. Алар суд барышында әйтелде, ләкин игътибарга алынырмы-юкмы, анысы икенче мәсьәлә. Тәлгать Әхмәдишин җәмәгать яклаучым иде. Берничә тапкыр машинасының бензин багына су салдылар, тормоз системасын боздылар, поездда басым ясадылар, документларын урладылар... Бу турыда президентка, прокурорга да язылды, ләкин “отписка”лар гына булды, алар инде бер капчык җыелды. Берсенә берни кирәкми. Власть белән милләт арасында зур упкын барлыкка килде. Халык власть янына якын да килә алмый, ә хакимияттәгеләр ул чикне үтәргә теләми.

 

Бер ел дәвамында шактый тарихи китап укыдым, үземнең көрәш дәртемне үстердем. Бүгенге көрәшүебез бабаларыбызның үткән юлы белән чагыштырганда берни түгел, аларның чын каһарманлыгына тиңләшү өчен эшләргә дә эшләргә кирәк.

 

Дамир Шәйхетдин нәшер иткән “Чаллы яшьләре” газетасы әлегә чыкмый. Ел ярым вакыт эчендә ул 50 гә якын номер бастырырга өлгергән. Хәзерге вакытта яшь гаилә башлыгы эшсез.

 

– Икегә ярыла алмыйм, суд эшләрен тәмамлыйсы бар. Ярдәмнән баш тартмыйм, насыйп булса, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, – дип өметләнә ул. – Журналист буларак эшчәнлегемне туктатырга җыенмыйм.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 24.01.2010

Былтыр 27.01.2010 13:04:03
Дамирга ярдәм итик. Һәм башка милли җанлы сәясәтчеләргә, журналистларга.
Бүген аларны якламасак - иртәгә барыбыз да нквд-системасының күзәтү астында яшәп, шымчылардан куркып яшәргә мәҗбур булуыбыз бар. яңадан тоталитар системасын торгызырга ирек бирмик.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры