Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“НӘСЕЛЕБЕЗДӘ СӘҮДӘГӘРЛӘР ЮК ИДЕ”

Яраткан җырчыбыз Рамил Миндиярның шәһәр үзәгендә кием-салым кибете ачуын ишеткәч: “Чын микән бу?!” — дип гаҗәпкә калдым. Артист халкы арасында үз эшен булдыру соңгы елларда популярлашты анысы. Әмма Рамил абый бөтенләй икенче бит ул: әрсез түгел, сәнгатькә генә бирелгән, иҗат дәверендә бер клип булса да төшерергә хыялланып, кесәгә шактый сукканга, шуны тормышка ашыра алмаган, сәүдәдән бөтенләй ерак торган кеше. Бүген җырчы Кыргызстан тауарларын сату белән мәшгуль. Ни өчен соңгы вакытта шул якларга еш йөргәне ачыкланды хәзер. Барысы хакында аның Тукай урамы, 91 нче йортта урнашкан сәүдә ноктасында сөйләштек.

 

 

— Рамил абый, 60 ка якынлашып килгәндә ничек сәүдә эшенә кереп ки­тәргә уйладыгыз?

— Дөресен әйткәндә, сәүдәгәрлек безнең нәселгә хас түгел, бөтенләй чит өлкә. Мәрхүм әнием Закирә сугыш вакытында председатель вазыйфасын башкарды. Гомер буе үзен колхозга багышлап, шунда шактый сәламәтлеген югалтты. Әти­ем Миндияр исә (Рамил абый тәхәллүсен әтисе исеменнән чыгып куйган. Үз фамилиясе — Багданов — Л.Й.) колхозда төзелеш эшләре белән мәшгуль иде. 

Сату-алу эшенә керү-кер­мәү турында әллә ни баш ватмадым. Озак уйланып утыра торган кеше түгелмен, күңелемә хуш килә икән, шундук эшкә керешәм.

Җырчы булгач, төрле ерак төбәкләргә юл тотарга туры килә. Шулай Кыргызстанда булганда, кыргызлар мине “Легпром” җиңел промышленность ассоциациясенә алып бардылар. Ул Кыргызстандагы зур оешма, үз эченә меңләгән вак тегү цехын берләштер­гән. Шушы цехлар җи­теш­тергән киемнәрне тө­бәк­ләргә чыгару белән шөгыль­ләнә. Ә Казанда, Татарстанда бу ноктабыз әлегә бердәнбер. Тауарны фә­кать Кыргызстаннан кайтарабыз. Кием генә диярсең, кайда җитештерелүенә карап бик аерыла. Кытай, үзбәк­неке, мә­сә­­лән, кайбер ке­ше­ләрдә аллергия ту­­дырырга мөм­кин. Югач, буявы чыга. Ә кыр­­гыз­ныкы ях­шы, тән­гә рәхәт, сыйфатлы тукымадан эш­ләнгән.

Тауарны барып алып кайтуыбыздан башлап, бөтен эш үз кулыбыздан үтә. Эш­нең күңелеңә хуш килүе, аннан тәм таба белү кирәк. Шул очракта ул уңышлы барачак. Теләп алынгансың икән, авыр дип зарланып утырмыйсың.

— Чит төбәкләргә еш йө­рүегез яңа һө­нәр үз­ләш­терүгә генә түгел, гаилә хә­легезгә дә зур йогынты ясаган. Икенче хатыныгыз Бурул ханым бе­лән ничек таныштыгыз?

— Бурул шушы “Легпром” ассоциациясе идарәсе әгъ­засы. Ул белгечлеге буенча тегүче-модельер. Кием-салымда бө­тен нечкәлекләрне бе­лә, үзе оста тегә, төрле модельләр уйлап чыгара. Кибетебездә, мәсә­лән, итәкнең генә дә 30 дан артык тө­ре, матур фасонлы пальтолар, мө­селман хатын-кызлары өчен киемнәр, бәй­рәм­нәргә костюмнар — ба­ры­сы да бар. Кыргызстанда Бурулның шәх­си тегү оешмасы эш­ләп килә. Эшнең башында күбрәк ул торды ди­сәм, ялгыш булмас. Бурул Татарстанга яшәргә ки­тәргә җыенгач, ассоциация вәкилләре аңа эш­не Татарстанда да җә­елдереп карарга тәкъ­­­­дим итте. Бездән эш буенча Кыргызстанга барган җитәкчеләрнең берсе, “Легпром” ассоциациясенә сәяхәт кылгач, шәхсән Бурулга: “Татар хатыннарын да үзегездәге кебек тегү серләренә тө­шен­дерсәгез иде”, — дип теләк белдергән булган. Менә шулай кулга-кул тотынып эшли башладык. Аның тәҗрибәсе зур. Клиентларга ни кирәген белә.

— Бурул ханым, Казанны ничек кабул иттегез?

— Кан тарта дигән гыйба­рә бар бит. Казан миңа бик якын тоелды. Фамилиям дә татарча — Исмәгыйлева. Әни­ем милләте буенча татар, Татарстан кы­зы, Апас ягыннан. Әби-бабаларым Шәм­балыкчы авылында яшә­гән. Революция чорында кулак гаиләсе дип читкә сөрел­гән­нәр. Мин Кыргызстанда тудым. Әнием татар булгач, бу тел бик якын. Әлегә күбрәк урысча аралашам, әмма татарча аңлыйм, өйрә­нергә теләгем зур. 

— Рамил абыйны нинди ризыклар белән сыйлыйсыз? Татар ашларын үз­ләште­реп буламы? 

— Тырышам инде (көлә). Күбрәк татар ашларын әзерлим. Беркөнне, мәсәлән, газетадан карап каймаклы пирог пешердем. Мактаныйм әле, бик тәмле килеп чыкты (көлә).        

— Рамил абый, сату эше­нә кайтсак, ияләшеп буламы? Кулыгыздан киләме?

— Кеше өйрәнмәгән эш юк. Сәнгатьтә тамашачыны рухи ял иттерәбез. Киендерү өлкәсе дә кешене матурлау өчен эшли. Сәүдәгәрлек татарның канында бар бит ул. Бу үзенә күрә бер яңалык, минем өчен кызыклы тармак булды. Нечкәлекләре күп икән. Аларны бераз төшенә башладым. Моңа хәтле андый эш белән очрашканым булмады. Мин кибетнең директоры саналам. Кибетчем бар. Ул булмаганда үзем дә саткалыйм. Булдырам шикелле (көлә). Сүз уңаеннан, май якынлаша бит. Бу арада чыгарылыш кичәсе өчен костюм-чалбарлар сата башладык. Бездә арзанрак, иң мөһиме бөтен үлчәмнәр дә күздә тотып тегелгән. Өс­тә­венә зәвык һәм мода буенча эшләнгән. 

— Күңелгә акча исе кер­сә, җиңә, диләр бит. Иҗа­тыгыз арткы планга кал­мас­мы?  

— Эстрадада эшем шулай ук дәвам итә. Татарча, урысчалары белән бергә репертуарга кыргыз җырларын да керттем. Бу араларда Мәс­кәүдә чыгыш ясап кайттым. “Сольный” концертларымны киләсе елга — юбилей елына куярга планлаштырам. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан бирле сәхнәдә инде мин. Җырлау каныма сеңгән, аннан башка тормышны күзалдына китерә алмыйм. Шуңа сәнгать юлыма бер зыян да килмәс дип ышанам. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры