Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ӘНИЕМ БЕРЬЮЛЫ БЕРНИЧӘ ЭШ ЭШЛӘРГӘ ӨЙРӘТТЕ”

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Ике генә бит укыйм да куям дия-дия әсәрнең азагына җиткәнне сизми дә каласың. Нәбирә апаны язу стиле үзенчәлекле дип мактаучылар да, урман, җеннәр, сихерчеләр турында күп яза, повестьларының шактыенда геройлар еш кына бергә калмый дип, эчтән шелтә белдерүчеләр, хәтта “сәер язучы” дип атаучылар да бар. Аны 18 яшендә үк “булачак язучы” дип бәялиләр. Аяз ага Гыйләҗев студент кызның әсәрләрен укыгач: “Бу балада талантлы язучыда була торган бөтен хаталар, ялгышлар бар”, — дип әйтә. Һәм ялгышмый. Бүген Нәбирә Гыйматдинова 17 китап авторы. “Ел китабы” номинациясендә 7 тапкыр беренче урын алган язучы ул.

  

“Язучылык юлына Нина кертте”

— Иваново һөнәри училищесында укыганда шыпырт кына язып яттым. Кичләрен кызлар кино, дискотекага чы­гып китә, ә мин берүзем калып иҗат итәм. Туган якны сагыну хи­се, телебезне юксыну — барысы да күңелне нечкәртеп илһамландыргандыр, — ди Нәбирә апа. — Тик Ивановодан үзебезгә кайту турында уйга да кертә алмадык. Чөн­ки ул елларда бушлай укыган, тулай торакта яшә­гән өчен 3 ел шунда эшләп тү­ләргә тиеш идек. Әмма тәр­бияче Нина Ульянова барысын да башка якка борып җи­бәрде. Аксубай якларыннан килгән гади бер мишәр кызы өчен шушы урыс хатыны ник бөтен күңелен биреп чабып йөрде икән? Хәзер дә бу хакта еш уйланам. Ул халкыма хезмәт күрсәтүемне, иҗат итүемне теләде. Урысның да, татарның да төрлесе бар шул. Татар кызы дип түбәнсетеп карасалар, кәефем төшеп, бәлки, гомер буе шунда тегү өлкәсендә эш­ләр идем әле.

Шул чакта Нина җитәкчеләргә кереп, мине Татарстанга җибәрүләрен сорап ялынып йөрде. Ничек итсә итте, теләгенә иреште. Бу мөлаем, киң күңелле урыс хатынын бер генә дә исем­нән чыгармыйм. Аның белән елашып аерылыштык. Инде ничә еллар буе Ивановога барып, Нинаны табып, рә­хәт­лә­неп сөйлә­шеп утырасым ки­лә. Язучылар союзына элә­гүем дә аның тырышлыгы белән булды. Әсәр­ләремне сорап алды да почта бе­лән Казанга кирәкле урыннарга җибәрде. Шул рәвешле мине 1982 елда Язучылар союзына алдылар. Ә анда эләгү бик авыр иде.

 

“Иң авыры — беренче җөмләне уйлау”

— Нәбирә апа, әсәр­лә­регезнең барысы да тормыштан алып языламы?

— Әсәр вакыйгаларын, анда катнашкан кешеләрне тормыштан алам. Күбесендә әхлакый проблемаларны күтәрергә тырышам. Җәм­гыятьтә хатын-кыз җилкәсенә күп йөк өелә. “КамАЗ” машинасын йөртүчедән алып тимер юлда, заводларда эшләүчеләр — барысында хатын-кызлар хезмәт куя. Алар авырлыктан курыкмый.

“Парлы ялгыз” әсәрен дә, мәсәлән, кайберәүләр, бу чынлап та булган хәлме, дип сорады. Ул реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Хатын-кызларның күбесе җәмгыятьтә берүзе көрәшә, алга барырга тырыша. Үз дигәненә ирешә дә. Әсәр­ләрдә хатын-кызны мыскыл итмәскә тырышам. Чөнки ха­тын-кыз — илаһи зат. Ул тө­шен­чәгә безнең әниләр, әби­ләр,  апалар, сеңелләр — барысы да керә. Ә менә татар егетләренең кайберләренә шаккатам — марҗага өйләнеп, баланы да үзенеке итә алмый бит алар. Кайбер әсәрләрем шулай ачуым килеп языла. Ирләрнең кү­бесе бүген тормыш йөген тар­тырлык дәрәҗәдә көчле түгел.

Иң кыска срокта — 20 көн эчендә язылган “Сихерче”­дәге Сәвиләнең прототибы, мәсәлән, безнең күрше Үзи авылы карчыгы Шәрифҗамал әби. Күктән алып язмыйм. Ул гомер буе кеше­ләрне догалары белән дәвалады. 100 яшен узгач кына арабыздан китеп барды. Бу әсәрдә үләннәр серенә дә зур урын бирелә. Аны бастырырлар дип язмадым, чөнки биредә ислам, догалар, үләннәр, шифа — барысы да телгә алынган иде. Үткәрмәсләр дип уйладым. Әмма ялгышканмын, әсә­рем­не “Казан утлары” журналына биргәч, чиратсыз кер­теп җибәрделәр.

— Язу процессында иң авыры нәрсә?

— Иҗат гомумән кызыклы процесс, ул хат язу гына түгел. Күңелемдә язасы әйбер өлгереп җитмәсә, тулып ташмаса, каләмгә үрелмим. Кайберәүләр, көн саен бер-ике бит язабыз, диләр. Алай эшләмим, өлгергәнен көтәм, башын-ахырын уйламыйча әсәргә тотынмыйм. Алдан сюжетны планлаштырып куям. Минем өчен иң авыры — әсәрне башлап җи­бәрү. Беренче җөмләне гел озак уйлыйм. Ул бик көч­ле булып, укучыны үзенә йотып алып кереп китәргә тиеш.

Иҗат, илһам дигәннән, әдә­биятта юл ярырга булышкан иң беренче кеше Рә­фикъ абый Юныс булды. Әкренләп кенә үсеп килгән вакытымда ул мине күтәреп алды, канатландырды. Эштә язып булмый, иҗат кешесенә тынычлык кирәк. “Идел” ­журналында эшләгән чагыбызда ул ми­не: “Нәбирә, өеңә кайт, яз”, — дип җибәрә иде. Рәфикъ абый бик талантлы шәхес, әмма тыйнаклыгы аркасында моны күр­миләр генә. Чәч­рәп йөрми ул. Мине исә: “Шәп язгансың бит”, — дип мактый, илһамландыра иде. 

 

“Без урманда үскән балалар”

— Нәбирә апа, күп әсәр­ләрегездә сихер, урман, җеннәр һәм башкалар турында еш телгә аласыз. Бу нәрсәгә бәйле? Кайберәү­ләр сезнең хакта, Нәбирә әсәрләрен урманга барып кунып яза, шуңа маҗаралы итеп сурәтли, диләр.

— Безнең Аксубай риваятьләргә, мифологиягә бай як. Әбиләребез кичен капка алдына җыелып, безгә күп гыйбрәтле, гайре табигый хәлләр сөйли­ләр, “Йосыф вә Зөләйха” кыйссасының гына да яттан 3 вариантын көй­лиләр иде.

Әсәрләремдә урманны язуым юкка түгел. Ул миңа бик якын. Күрше балалар белән бергәләшеп урманда үстек дисәм дә арттырмам. Көннең шактый өлешен шун­да үткәрә идек. Урман авылыбызның янәшәсендә генә. Анда барып ял итеп, дару үләннәре җыя идек.

Биш вакыт намаз укучы Нәгыймә әбием тирә-якта сөлек салучы буларак дан казанган карчык. Аның бөтен тәртибен белә. Бездә бик матур сөлек күлләре булып, әбием шуннан алып кешеләргә куя иде. Хәзер алар юк, бетте. Урман эчендә төн­боеклы күлләр дә бар. Барысы да бик матур, серле. Алар миңа әйтеп бетергесез бай илһам чыганагы булды. Кызыл һәм кара бөрлегән ашап, урман чишмәсе суларын эчеп, шундагы тау битләрендә ялантәпи үскән кызлар без.

Күршебез Ибраһим бабай без балаларны көннәр буе урманда йөртеп, бөтен агачлар, кошлар, еланнар турында кызык итеп сөйли иде. Урман энциклопедиясе диярсең, һәр нәрсәнең серен ачып бирә. Беркайда укымаган карт, белгәннәрен сөйләп, безне авызына каратып торды. Урман, таулардагы җеннәр турында, аларның кешеләрне адаштыруы хакында да еш телгә ала иде. Күрәсең, без шундый әкият илендә үскән. Алар то­ра-бара әсәрләрем­дә урын алды.

Хәзер юнәлешем икенче. Соңгы әсәрләрем реалистик рухта язылган.

Урманда яза ди­гән­нән, элегрәк безнең иҗат йорт­ла­ры бар иде. Мәскәү өлкә­сенә барып, язучыларны урман янәшәсенә урнаштыралар иде. Матур табигать кочагында рәхәтлә­неп язасың. Хәзер язучыга иҗат итү өчен мөмкинлекләр аз. Күбрәк өйдә кеше булмаганда, ялларда язарга тырышам.

 

“Кызларымны үлән белән дәвалыйм”

— Нәбирә апа, әсәр­лә­регездә халык медицинасына күп урын бирәсез. Ә үзегез көндәлек тормышта үләннәрдән файдаланасызмы?

— Арттырмыйча әйтәм, гомер буе балаларыбызга бер дару да эчермәдем. Үземнең кулланмалар бар. Шуларга нигезләнеп аларны үләннәр белән дәвалыйм. Табигать хәзинәләренең төрлесен ел саен җыеп киптерәм. Таныйм, кайсы нинди авырудан, балага күпме би­рергә — барысын да белеп эш итәм. Чыныктыру алы­мын да кулланам. Без бала вакытта кышын көнгә бер тапкыр ишегалдында  яланаяк йөреп керә идек. Шуңа авыруның нәрсә икәнен белмәдек. Балаларны да шулай үстердем. Алар гел яланаяк булды. Кунаклар килгәч: “Фатир идәне салкын бит, ник кызларыңны бо­лай йөртәсең?” — дип га­җәпләнәләр иде. Алар шуңа күнеккән. Су белән дә чыныктырдык.

Балалар бераз гына авыр­са, тиз арада аз кү­ләмдә чөгендер белән кишер суын кашыклап эчерәм. Аны антибиотик урынына бирәм. Дө­рес, чөгендер суы белән сак эш итәргә кирәк. Аны аз кү­ләмдә һәм сыкканнан соң берәр сәгать үткәч кенә эчерәм.

Чәйгә гел үләннәр салам. Ел саен тукранбашны мулдан әзерлим. Аны үткән ел бер капчык тупладым. Авылга кайткач, рәхәтләнеп урман уртасына ук кереп, иң чиста урыннан җыябыз. Апам бу яктан аеруча оста, аларны җиләс, кояшлы урында бик яхшы киптерә. Җир җиләге яфрагы, бөт­нектән бер дә өзелмибез. Икенчесен кичен эчәм, ул тынычландыра, баш авыртуын бетерә. Карлыган яфрагын даими файдаланабыз. Ә менә мәтрүшкәнең зәңгәре белән дә, сарысы белән дә саграк булу — сирәк һәм микъдарын белеп куллану зарур. Өйдә үләннәрнең төрлесе бар. Алардан башка чәй эчүне күз алдына китерә алмыйм.

Бил авыртуыннан да бер ысул тәкъдим итә алам. Элек кызыл балчыкка керосин сибеп, җылытып, билгә ябу бар иде. Бик булыша ул. Күп ысулны әсәрләремә дә керт­тем. Алар тормыштан, үземнең яки моны яхшы белгән таныш кешеләрнең тәҗ­ри­бәсеннән чыгып язылган.

— Кызыгыз Чулпанның табиб һөнәрен сайлавында моның йогынтысы юкмы?

— Геннар буенча күчте бугай, олы кызым Чулпан сө­лекне бик оста куя. Аны үзем дә елга ике тапкыр файдаланам. Невролог буларак, ул тәндәге бөтен ноктаны белә. Чөнки сөлекне теләсә кайсы урынга куярга ярамый. Чулпанның бу һөнәрне сайлавына без канәгать.

Кызым белән халыктагы дәвалау чаралары, дару үлән­нәре турында китап чыгару теләге белән янабыз. Аның белән ки­ңәш­ләшеп, үләннәрнең барлык кагый­дәләрен язасым килә. 

Хәзер күп үләннәр читтән керә. Базар, даруханәләр шулар белән тулы. Ата-бабаларыбыз, без ул үләннәрне эчеп үсмәгән. Татарстан җир­легендә булганнарын гына файдаланасы иде. Үзебезнекеләр аяк астында чүп үләне булып корып ята. Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, кулдан каләм төшмәсә, шу­шы эшне тормышка ашырасым бар. 

 

“Бөтен җылымны гаиләмә бирәм”

— Икенче кызыгыз Алсу ни белән мәшгуль?

— Балаларыбызны милли мохиттә, чын татар кызлары итеп тәрбияләдек. Чулпан 1 нче татар гимназиясен тә­мам­лады. Бөтен фәннәрне татарча укыды. Ике телне дә камил белә. “Әнием, әле ярый шунда укыдым”, — ди хәзер дә. Баласы, ире гаи­ләдә саф татарча сөйлә­шә­ләр. Безнең өйдә урыс сүзен кыстыру юк. Үземне гомер буе милләтемә, телемә хез­мәт итүем белән бәхетле саныйм. Затлы коттеджда яшәмәсәм дә, зиннәтле кие­нә алмасам да, мин бәхетле дим. Балаларыма да гел шуны әйтәм. 

Алсу юридик факультетта белем ала. Ул кечкенәдән намаз укый. Өе­без­дә гореф-гадәтләрне саклауга, дингә зур игътибар бирелә. Кызлар әсәрләремне яратып укыйлар.

— Ирегез Рәфкать абый кайсы өлкәдә эшли?

— Аның мәшәкатьләре җитәрлек. Үзенекеннән тыш минем ярты эшемне эшли ул. Бөтен язган әсәрләремне Рәфкать абыең бастыра. Компьютерны яхшы беләм, замана белән бергә барырга тырышам. Ләкин әсәр­лә­ремне кулдан язу гадәте калды, җөмләләрне ак кә­газь битенә төшерү рәхәт, аңа карап озак кына уйланып утырам, төзәтәм, бозам, тагын язам... Соңыннан исә Рәфкать аны җыя.

— Нәбирә апа, иҗат кешеләренең күбесе романтик. Аларга онытылып язу хас. Сезнең очракта ничек? Гаиләгезгә вакыт, игътибар җитәме?

— Иҗат дип бервакытта да гаиләне читкә куймадым. Барысы да кешенең үзеннән тора. Безне, мәсәлән, әни балачактан берьюлы берничә эш эшләргә өйрәтте. Ашны куеп җибәрәсең, ул кайнап чыкканчы икенче эшне башлый торасың. Беркайчан гаиләмне җылы аштан мәхрүм итмәдем. Өйдә шундый тәртип хөкем сөрә: һәр иртәдә ирем һәм балаларым кайнар чәй эчеп, җы­лы ризык ашап китәргә ти­еш. Аны кич әзерлимме, төн­лә пешерәмме — бусы минем проблема. Балаларым бервакытта да урамнан алып кереп пирожки ашап үсмәде, гел өйдәге белән тукландылар. Ирем дә хатыны әзерләгән ризыклар бе­лән сыйлансын дип тырышам. Мондый эшләрне яратып эшлим. Шушы кечкенә гамәл дә якыннарны сө­ен­дерә бит. Өйдә гел бәлеш, өчпочмак яки коймак пешереп таба исе чыгарам. Аны кызларым да, кияү һәм ирем дә подъезддан кергәндә үк сизәләр. Гаиләдә хатын-кыз җылы атмосфера тудырырга тиеш. Балаларымны да шул рәвешле гаилә җанлы булырга әзерләдем. Ирем гомумән читтә ашар­га яратмый. Аңа өй ризыгы кирәк, ул шуңа күнек­кән.

Рәфкать гомер буе “Мәгариф” журналында эшләде. Әмма аны юкка гаепләп урыныннан чыгардылар. Ул горур кеше, китте дә барды. 7 ай эшсез торды. Аннан соң “Татэнерго”ның бер компа­ния­сенә матбугат үзәгенә урнашты. Ирем миңа бик кадерле. Бер-беребезне аңлап, яр­дәмләшеп яшибез.

Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Энҗе 25.10.2013 11:13:22
Нәбирә Гыйматдиновага исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп Яңа Дума урта мәктәбе коллективы. Сезне бәйрәмгә көтеп калабыз.
Әсәрләрегез искитке шәп!
 
Райлә 18.05.2012 10:56:29
Нәбирә апаның әсәрләре искиткеч.Аңа иҗат уңышлары,тазалык саулык телим.
 
Милэушэ 27.04.2012 19:33:14
Нэбирэ апанын эсэрлэрен, бер утыруда укып бетерэм.Бик матур,мэгьнэле яза,рэхмэт ана.
 
Голшат 18.04.2012 12:16:03
Нэбирэ апа, дару улэннэре турындагы кибыгызны котеп калабыз.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры