Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“МИН ЧӘЧӘКЛӘР ЯРАТАМ!”

Балтач районы гомер-гомергә үзенә төр¬ле осталарны җыйган. Аның бер ягында балта осталары яшәсә, икенче ягы шәлчеләрнеке. Ә Кариле авылында торучы Чулпан Габделганиеваның чигүче дигән даны бар. — Заманында әби дә, әни дә оста чигүче булган. Ә хәзер менә мин чи-гәм, миннән карап абыйның кызлары да өйрәнеп килә. Әнинең 50-60 нчы елларда чиккән эшләре хәзер дә бар. Күпме вакыт үтсә дә, алар менә дигән итеп сакланган. Ул эшләр бик матур. Шулай да, мин үзгәрәк, заманча булсын дип тырышам, — дип сүз башлады Чулпан.

 Чулпан гаиләдә дүртенче бала. Аннан соң тагын икәү бар икән. Кызганыч, туганда ук аның умыртка баганасына зыян килгән. Чулпан басып ук булмаса да, өй эчен­дә тезләнеп йөри ала, ә урам өчен махсус арбасы бар.

— Яхшы профессорларга да күренеп карадым. Әмма алар, берни үзгәртеп булмый, диделәр. Шуңа күрә үземне ничек бар, шулай ка­бул итәм. Язмыштыр, — ди Чулпан.

Мәктәпкә йөри алмаганга күрә, укытучылар аны өй­гә килеп укыткан. 

— Укырга бик хирыс түгел идем. Ә менә энәне 1 нче сыйныфта ук тоттым. Өченчедә укыганда шактый ярый­сы гына килеп чыккан эшләрем булды, — дип сөйли Чулпан.

Иң беренче итеп ул әнисенә бүләк ясаган. 8 Март хөрмәтенә чәчәкле ашъяулык чиккән. Хәзер дә истә­лек итеп саклыйлар. Кул белән эшләнгән мендәр ты­шы, төрле япмалар арасында иң популяры туй сөлгесе белән кулъяулык икән. Кайда ничек, ә менә Балтач ягында шушы ике әйберне чигеп җиткереп булмый, ди. Беренчесен яшь парлар ЗАГСка сораса, армиягә китүчеләрне чиккән кулъяулык белән озаталар икән.

— Язгы-көзге чакыры­лыш­та кулъяулыкны чигеп җитешеп булмый. Бөтенесенә хәзер һәм иң матуры кирәк. Туй сөлгеләре белән дә шулай ук. Бәйрәм көненә бер атна калгач кына килә­ләр. Әзере булмаса, көн-төн утырып эшләргә туры килә. Алай бик авыр бит. Шуңа кү­рә хәзер алдан чигеп куярга тырышам. Менә, мәсә­лән, бүген чигелгән 10 сөлгем бар икән, аны сатып бетерергә 1 атна җитә, — дип сөй­ли Чулпан.

Берничә ел элек 2 метрлы шакмаклы сөл­геләргә чиксә, хәзер ул гына җитми. 2,5 метрлыны матурларга кирәк. Кызларның туй күл­мәгенең итәге елдан-ел ки­ңәя, дип көлә Чулпан. Эшнең авырлыгына карап, шундый бер сөлгенең бәясе 300-400 сум тора. 

Мулине белән чәчәкләр бик матур килеп чыкмый икән. Әллә каян “мин” дип чәчрәп, күпереп торсын өчен, калын әбиләр шәлен сүтеп эшлим, ди Чулпан. Шуннан да яхшысы юк икән.

— Базарда ни генә юк дисәләр дә, чигәр өчен андый калын җепне табам димә. Төрле төстәге әбиләр шәлен кибеткә кайту белән әни алып бирә. Эш өчен уңайлы булсынга сүтеп урап куям.

Чәчәкләр яратам, шуңа күрә чигүләремдә гел шуларны кулланам. Атнасына миллион чәчәк чиксәм дә, төрлечә килеп чыга. Ник берсе кабатлансын?! Ба­рысы да үзенчә матур бу­ла! — ди чигүче Чулпан.

Популярлык буенча тәрә­зә пәрдәләре дә алдынгылар рәтендә тора икән. Кешеләр үз үлчәме белән килеп заказ биреп китәләр. Берничә ел элек Германия­дән кайткан бер немец хатыны Чулпанның эшләрен күреп телсез кала. “Күпме йө­­­реп, мондый иҗат эшен күргәнем юк иде”, — дип әйтә. Кул эше түгелдер, машина теккәндер дип, кат-кат әйләндереп карый. Әлеге ханым лаеклы ялга чыккач, ил гизәргә чыгып киткән. Булган бер шәһәрдән нинди дә булса истәлек алып кайта. Шулардан йортының верандасында музей ачкан. Чулпанның бер пәрдәсе шунда тора икән.

— Бер пәрдәгә якынча бер ай вакыт китә. Озак, вак эш. Утыра-утыра аркам авыртып бетсә дә, башла­ган­ны тә­мам­лыйсы килә. Чәчәккә ди­гән төс­ләрне эш барышында куллар үзеннән-үзе сайлый. Шуңа күрә нә­тиҗә үземә дә бик кызык.   

Чулпан башта гел чиккән. Аннары бәй­ләүгә, ә хәзер менә крючокка күчкән.

— Бөтенесе кызык! Кайсын эшләсәм дә, матур килеп чыга. Крючок белән бәй­ләүчеләр өчен “Валя-Валентина” дип аталган журнал ал­дырам. Анда гел салфеткалар гына. Рәсеме, кирәксә, шундук схемасы бар. Карап бәйләргә бик уңайлы. Әллә ничә эшем шуннан алынган. Нәкъ журналдагыча килеп чыга, — дип сөйли Чулпан. — Чигү — элек-электән кил­гән матур кул эше. Кайсына тотынсам да, чын күңелдән эшлим. Базарда ни генә юк, шулай да, бүләккә чиккән кулъяулык бирсәң, ул башкача. Онытылмый. Чигү күңелгә рәхәт­лек бирә.

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алсу САБИРОВА | 13.04.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры