Чәршәмбе 20 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ИКЕ БАЛАМ, ХАТЫНЫМ ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШЕРГӘ ЭТӘРГЕЧ БИРДЕ”

Дәниф Шәрәфетдинов шактый вакыт сәхнәдән югалып торды. Моңа җитди сәбәпләр булды. Еллар буе сәламәтлеге өчен теше-тырнагы белән көрәште ул. Әмма яхшыга өмет итүе, оптимист булуы белән авыруга үзен җиңәргә юл куймады. — Дүрт ел чамасы чыгыш ясамадым. Сәхнәгә кабаттан үткән елның көзендә генә кайттым, — ди Дәниф. — Сәламәтлек ягы бик борчыды. 2000 елда юл һәлакәтенә эләктем, аннан соң 2004 елга кадәр ярыйсы гына эшләп килдем. Әмма шушы вакытта умырткалык үзен бик сиздерә башлады. Юл һәлакәтенең тәэсире булмый калмагандыр. Сәламәтлегем яхшырмады, хастаханәләрдә күп йөрдем, әмма табиблар диагноз билгели алмадылар. 2004 елда Казанда бик җитди диагноз куеп җи-бәрделәр. Шуннан соң гел беттем. Авыру өстенә күңел төшенкелеге, башта йөз төрле уй... 1,5 ел гел өйдән чыкмадым. Шактый вакыт җырламый торгач, тавыш утыра башлады, соңрак махсус күнегүләр ясап, үземне кулга алдым.

 — Хәзер, Аллага шөкер, сәхнә тормышың тыгыз режимда бара. Үзеңдә көч тапкансың. Ә шулай да, Дәниф күренми, диләр.

— Телевизордан күрен­мә­гәнгә, Дәниф югалды, диләр­дер. Зәңгәр экранга эләгүнең бер авырлыгы да юк. Тик шунысы бар: камерадан бик куркам, оператор яныма килеп төшерә башласа, коелып төшәм. Ничә тапкыр чакырдылар, әмма баш тарттым. Һәрчак мөмкин кадәр аннан качарга тырышам. Бо­лай гел җырлап йө­рим, әллә кайдагы кечкенә авылларга хәтле барып чыгабыз.  

Тагын шунысы бар: мин уникаль җырчы (көлә). Кайсы яктан дисеңме? Татар эстрадасында туган көн турында җыр җырламаучы бер мин генә калганмындыр (көлә). Ә радио-телевиде­ние­дә нәкъ менә шундый рухтагы җырларны еш сорыйлар, гел кабатлап торгач, ул тамашачы колагына телә­сә дә, теләмәсә дә керә. 

Концертларымда 20 гә якын җыр җырлыйм. Барысын да тере тавышка башкарам. Фонограмма кулланганым юк.

 

“Зәринә яшәргә көч бирде”

 — Дәниф, авырган елларда хатыныңа да бик кы­енга туры килгәндер. Ба­ла­ларны карарга, тормышны алып барырга, эшкә  дә өлгерергә...

— Нинди генә авыр шарт­ларда булсам да, хатыныма артык авырлык йөкләргә тырышмадым. Тырмашып булса да, гаиләмнең хәлен яхшырту ягын уйладым. Элег­рәк булдырган элемтәләре­мә чыктым, банкта да азмы-күпме запас бар иде. Үземне жәлләтеп ятасым килмәде. Ике балам, хатыным яшәү өчен кө­рәшергә этәргеч бирде, көн саен үземә: “Давай, брат, тор”, — дип әйтә идем.

Хәзер Аллага шөкер, дим. Гел искә төшереп тормаска тырышам. “Авырта” дигән саен сине баса бара. Төшенкелеккә бирелмим, эш бе­лән онытылырга тырышам. Вакытында дәваланырга ки­рәк. Дөрес, бу рә­вешле гастрольләрдә йөрү­ем сәламәтлек өчен бер дә файдага түгел. Әмма өйдә тик утыру да күңелне тынычландырмый. 

Авыргач, группа буенча пенсиягә чыгардылар. Пенсия алам. Бөтен өс­тәмә керем шул. Икенче эш турында уйлаганым да булмады. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигәннәре миңа ка­гылмаган, кү­рәсең. Алай ди­сәң, җит­меш төр­ле эшне башлап та ташлап булыр ул. Берсеннән уңсаң, шул җи­тә. Җиренә җит­кереп эшләргә кирәк.

Зәринә мине бөтен яктан канәгатьләндерә. Яшь вакытта кызлар белән күп очраштым. Әмма иң яратып йөргәнем Зәринә булды. Аның да хисләре ихлас иде. Авырган чагымда яратуын, ихтирамын тагын да катырак тойдым. Өйдән чыга алмый яткан ир белән яшәве җиңел түгеллеген беләм. Кайбер түземсезрәк хатын-кызның артыңа тибеп чыгаруы да бар. Нинди генә гаиләләр, хатын-кыз юк бит. Зә­ри­нә исә мине якты килә­чәккә өметләндереп, яшәргә көч бирде.

Гаилә бөтенлеге ир-аттан да тора, әмма хатын-кыз тәэсире көчлерәк. Авырганда гына түгел, хәзер дә гаиләне ул карый, чөнки мин гел юлда. Балалар аның бе­лән кала. Матди як кына барысын да хәл итеп бетерә алмый, гаиләдә башка мәсь­әләләр дә җитәрлек.

— Зә­ри­нә белән ничек таныштыгыз?

— Алабугада бер чорда укыдык. Ул хореография бү­легендә белем алды. Мин­нән бер курс соңрак укыды.

Зәринә тумышы белән Таҗикстаннан. Азнакайга кү­ченеп кайтканнар. Аның бе­лән училищеда укыганда 1,5 ел очраштык. Аннан ачуланыштык та, кулга диплом ал­гач, юлларыбыз аерылды. Әмма күңелемә шулхәтле кереп калган, дүрт-биш елдан соң аны кабат эзләп таптым. Кияүгә чыккандыр, ми­не оныткандыр дип уйладым. Шулай да, барысын да ачыклыйм әле дип, табасы иттем. Таныш-белеш аркылы белдем, “ул ирекле” диделәр. Миңа шул сүз җит­те. Барган көнне үк тәкъдим ясадым. “Ярар”, дип җавап бирде Зәринә. 23 апрель иде ул, инде 15 ел бергә яши­­без. Хатыным балалар бакчасында физкультура инструкторы вазыйфасын башкара. 

 

“Иң яхшы ял — балалар белән булу”

— Балалар зурдыр? Алар әтиләре кебек сән­гатькә тартыламы?

— Динарга 14 яшь тула, 7 нче сыйныфны тәмамлый, Дианага 11 яшь була, ул 4 нче сыйныфта белем ала. Улыбыз җырлый, музыка мәк­тә­бендә укый. Тавышы матур, диләр, күптән тыңлаганым юк (көлә). Өйдә бик җырламый. Конкурсларда катнашып алган грамоталары минекеннән күбрәк җыелды. Табиб буласым килә, дип йө­ри. Бу үземнең дә балачак хыялым. 

Кызыбыз биюгә оста, аны­сы әнисенә охшаган. Өй­дә дә көннәр буе биергә мөм­кин.

Буш вакыт булдымы, балалар белән үткәрергә тырышам. Бу миңа иң яхшы ял. Бергә төрле урыннарга барабыз, кинога йөрибез. Авылга кайтып киләбез. Ул Чаллыдан нибары 100 чакрым. Хатынымның туган ягы Азнакай районының Күктәкә авылында да еш булабыз. Балаларыбыз авыл тормышы белән танышып үсә­. Җәен печән әзер­ләүдә бу­лы­шалар. Мал-туар, кош-корт карауда әби-бабаларының ярдәмчеләре иде. Иде дим, чөнки әнием мал асрамый, бетерергә кирәк дип көчкә күндердек. Соңгы елларда печәнен дә сатып аласы, кыенга туры килә. Хә­зер тавык-чеби генә асрый. 

— Әниең Зәнфирә апа ялгызы гына көн күрәме?

— Әйе. Әтием Данил быел арабыздан китеп барды, 72 яшьтә иде. Йөрәк авыруы үзенекен итте. Ул электрчы ва­зыйфасын башкарды. Әни­­емә 71 яшь. Төзүче булып эш­­­ләде. Без гаиләдә биш бала үстек. Абыем 2000 елда арабыздан китеп барды. Өч апам бар.

 

“Әле аякка басып кына киләм”

— Дәниф, хатының Зә­ри­нә физкультура инструкторы. Бу хезмәт ияләре дөрес туклануга, режим сак­лауга зур игътибар би­рә. Сине контрольдә тотамы?

— Безнең гаиләдә андый нәрсә юк. Күпләр, кичке сә­гать 6 дан соң ашамыйбыз, диләр, мин 7 дә, 8 дә ашый алам. Соң кайтканда нишлә­мәк кирәк? Ач карынга йоклап булмый бит. Ашауда сай­ланмыйм, ризыктан өс­тен булырга ярамый.  

— Соңгы елларда син шактый ябыктың. Егет вакытта ничек идең?

— Ул чакта болай ук ябык түгел идем. 70-75 килограмм булганмындыр. Әлеге дә баягы, авыргач, бик тиз арада шактый ябыктым. Әле аякка басып кына киләм.

Сәламәтлекне сакларга кирәк. Артыгын кылану ярамый. Кадере югалткач беле­нә. Менә хатын-кызларның күбесе чәч буйый, матур булыйм дип әллә нинди операцияләр ясата, диета тота, аларны бөтенләй аңламыйм. Аллаһы Тәгалә бир­гән матурлыктан ник өстен булырга?!

— Дәниф, бу арада туган көнең булып узды. Ничегрәк үткәрдегез?

— Бәйрәмнәргә артык исем китми. Ул көнне төнлә гастрольдән кайттым. Кичен хатыным һәм балалар белән кафега барып утырдык. Танышлар, якыннарым күп котлады. “Инде 37 булдымыни?!” — диләр. Ни­чә яшьтә икәнебезне балалар­га ка­рап чамалап була.   

— Казанга бөтенләйгә күченү теләге юкмы?

— Юк. Уемда да булмады. Зур шәһәрләрне бер дә яратмыйм. Егерме елга якын Чаллыда яшәгәч, ул миңа бик якын. Туган авылыма да моннан ерак түгел. Казанга кунакка килергә генә яратам.  


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәнифнең балалары Динар белән Диана

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хатыны Зәринә янәшәсендә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әти-әнисе белән (2005 елның җәендә төшкән фото)

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры