Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“...ТӘМУГНЫ ӨСТЕН-ӨСТЕН ГЕНӘ КҮРСӘТТЕЛӘР”

Арча районы Яңа Сала авылында яшәүче Алсу Гыйззәтуллинаны авылдашлары күбрәк массаж ясаучы буларак белә. Моннан тыш, Алсу догалар белән өшкерә, кулындагы биоэнергия ярдәмендә төрле авырулардан дәвалый, күз тигәнне, кайбер очракта бозымны да чыгара. Гаиләдә алар 8 бала үскән. Алсу иң кечесе. Йөрәк авыруыннан интеккән әниләре өй тулы бала-чагасын ятим, ирен тол калдырып, вакытсыз теге дөньяга китеп бара. Алсуга ул вакытта 7 яшь була. — Әни үлеменнән соң әти ул өйдә, авылда (Балтач районының Зур Лыза авылы) бүтән яши алмаган, күрәсең, Кәннәгә күчендек. Күпме генә үткәндер, бердәнбер ир туганыбыз шунда суга батып үлде. Әти кабат безне — 7 кызны җыйды да Киров өлкәсе Малмыж районының Аджим авылына китеп урнаштык. Бер өйләнеп тә карады ул. Әмма үги әни: “Бу кадәр бала белән яши алмыйм, приютка бир”, — дигән. Әти аның сүзен тыңламаган. Безне үзеннән аермады ул. Шул сәбәпледер, теге хатын белән яшәп китә алмадылар. Шуннан соң әти бүтән өйләнмәде, — дип балачагын искә алды Алсу. Кыска гына вакыт аралыгында бер-бер артлы дөньяда иң якын кешеләрен югалту ир өчен кайгыларның да кайгысы булгандыр. Әмма нәкъ менә шул чакта, малае үлгәч, ул үзендә ниндидер көч барлыгын сизеп ала. Әлеге сәләте белән ул кешеләргә ярдәм итә башлый. Күпләр килеп, рәхмәт, кулың шифалы, ди торган булганнар аңа. 75 яшен тутырып, узган ел гына бакыйлыкка күчкән икән.

  

“Кешеләрне дәваларсың, диделәр” 

— Миңа 12 яшь вакытта бертуган апам белән Бохарага кунакка киттек. Кунакханә янында автобус көтеп тора идек. Шунда 3 нче каттан егылып төштем. Җаным чыккан булган, күрәсең, үзем­нең җирдә яткан гәү­дәмне, шул арада әллә никадәр кеше җыелганны ап-ачык күрдем, — дип сөй­ли Алсу. — Аннан соң кемдер мине ике яклап тотып, очыртып өскә алып менеп китте. Башта бик каты яктылыкка килеп кердек. Аннары соң теге дөнья белән таныштырдылар. Оҗмахны, тә­мугны күрдем. Оҗмахта күңелгә рә­хәт. Кешеләрнең йөзе нурлы. Искиткеч матурлык, яшеллек. Барлык кешеләр дә ап-ак киемнән йөри. Ә тә­мугны өс­тен-өстен генә күр­сәт­теләр, чөнки яшем кечкенә, бала гына идем бит. Ка­раң­гылык, әллә нинди ямьсез кычкырган тавышлар ишетелде.

— Әнием белән абый да үлде бит. Алар кайда? Күрә­сем килә, — дип сорадым.

— Юк. Аларны күрсәтә алмыйбыз. Югыйсә биредән китәргә теләмәячәксең. Син монда соңрак килерсең, — диде мине озатып йөрүче тавыш.

Шунда ул миңа: “16 яшең­дә сәләтең ачылачак. Бик күп кешегә ярдәм итәрсең. Ә хәзер кайтырга вакыт”, — диде. Бохарадан ми­не Мәс­кәүгә күчергәннәр. 2 ай комада ятканмын. Апа саклаган. Табиблар: “Иртәгә аппараттан аерырга кирәк. Бүтән болай булмый”, — дип сөй­ләшеп торганда ай­нып киттем. Кайбер кеше­ комадан авырлык белән кайта. Ә мин, Алланың рәхмәте бе­лән, шундук сөйләшә башладым. Сәламәтлегемә шактый зы­ян килеп, аяк-кулларым хә­зер дә үзен сиздерсә дә, тиз тернәкләнеп киттем. 

Чыннан да, 16 яше тулган Алсу үзендә үзгәрешләр сизә башлый. Ниндидер бер тавыш аның колагына авыру кешеләрне, аларга ничек ярдәм итеп булганын әйтеп тора. Шул ук тавыш Алсуны Арча районының  Яңа Айбаш авылына алып килә.

— Булачак ирем Илнурның бертуган энесе булып чыкты ул. Тумыштан гарип, мүкәләп кенә йөри, — дип сөйләвен дә­вам итә Алсу. — Берничә көн өшкереп, биоэнергия белән дәвалый торгач, тулысынча аягына басмаса да, ике яклап култыклаганда аз-маз үзе атлап йөри башлады. Кызганыч, андагы үзгәрешләрне хәй­ран калып карап торган бер хатын бозып атты. Күзе каты булган. Шул ук көнне үзем дә хәлем китеп урын өстенә егылдым, теге егет тә бүтән басмады. Бүтән аңа ярдәм итә алмадым.

 

“Егермеләп гаилә балалы булды”

— Хәзер бик күп авырудан дәвалыйм. Канәгатьсезлек белдергән бер генә кеше дә булмады, — дип сөйләвен дәвам итә Алсу. — Елдан-ел көчем арта, кулда биоэнергия бар. Күп очракта шул яр­дәм итә. Мин гади массажчы гына түгел. Нәти­җә­ләр нәкъ менә шул биотоклы массаж булганга югары. Яр­дәм сорап килгән кеше каршыма утыру белән аңа нәрсә булган, ничек дәвалап булу турында информация ишетелә башлый. Кемгәдер күз тигән, кемнең бертуктаусыз башы авырта, аяклары сызлый, остеохондроз — барысын да дәвалыйм. Башлангыч этапта бүсерне бетерә алам. Өшкер­гәндә бе­рәүләр елый яисә кычкырып көлә башлый. Кайчагында үзем көләргә тотынам. Бу нормаль хәл.  Церебраль пара­лич­лы 3 балага ярдәм иттем. Алар хәзер үз аякларында йөри. Балаларның берсенә — 4, икенчесенә 7 яшь. 12 яшьлегендә алга китеш күзгә күренә, дәвалап бе­терәсе бар әле. Урын өс­тендәге, инсульт кичергән­нәрне биотоклы массаж бе­лән дәвалыйм. Кемгә нинди үлән кирәк, кайдан аласын әйтәм, — дип сөйләвен дә­вам итә Алсу. — Бик сирәк оч­ракта гына космостан мәгъ­лүмат килми кала. Ул чакта кешене башка көнне чакырам. Көндез ничек яр­дәм итәргә белмәсәм, төн­лә яныма Хозыр килә. Бу кешегә ничек булышыйм, дип аның белән киңәшлә­шәм. Телдән аралашмыйбыз, уй-фикер бе­лән генә. Мин күңелемнән со­рыйм, аның җавабын аңым белән аңлыйм.

 Күпме бергә яшәп балабыз юк дип, бихисап кеше килә. Андый очракта ирне дә, хатынны да карарга, дә­ва­ларга кирәк. Икесенә дә биоэнергияле массаж ясыйм. Бик еш хатын-кызның эче төш­кән бу­ла. Бала шуңа күрә юк. Эч төшү авыр күтәр­гәннән, егылганнан, стресс­тан да була ала. Хатын-кызларны мунчама алып кереп дәвалыйм. Бик сирәк кенә үзләренә барам. 3 атна рәт­тән берешәр тапкыр масаж ясарга кирәк.

Кешеләр, гадәттә, минем турыда үзләре ишетеп килә. Шулай берзаман Мәс­кәүдән бер хатын килде. Бу якларда туганы бар икән. “Массаж ясагыз әле”, — ди. Карыйм, яше булса да, баласы юк моның. Үзенә дә әйттем. Бик гаҗәпләнде. Бе­ренче ире белән нәкъ шул сәбәпле аерылышканнар. Икенче ир белән яшәвенә менә инде 14 ел, ә баласы һаман юк икән. Эче төшкән иде, тулысынча дә­ва­ладым үзен. 3 ай вакыт узгандырмы, шалтырата бу: нишләптер эч үсә, дип зарлана. Эшнең нидә икәнен шундук аңлап алдым. Ә ул һаман берни сизмәгән икән. Шулай итеп 48 яшендә бәби алып кайтты. Андый гаиләләрнең саны егермеләп, — дип горурлана Алсу. — Мас­саж­ны һичкайчан гәүдә­нең аерым бер өлешенә генә ясамыйм. Алай файдасы юк. Аяктан алып башка чаклы берәр сәгать чамасы ясыйм.

 

“Көненә уннан артык кеше кабул итәм”

Алсуның ире Яңа Айбаш авылыннан. Бу йортны сатып алып кү­ченгәннәренә 1 ел икән. Килә алганнарны үз өендә, еракта яшәүчеләр һәм урын өстендә ятучыларны Алсу үзе барып дәвалый.

— Берничә ел элек алай тү­гел иде, ә хәзер көчем ар­та. Көненә унар кеше кабул итә алам. Мо­ңарчы беркайчан акча алмадым. Соңгы вакытта массаж өчен сорый башладым. Аяктан алып башка кадәр бер тапкыр биомассаж алу 250 сум.

Дәвалаудан кала, кайбер очракта күрәзәчелек тә итәм. Ләкин мәгълүмат бө­тен кешегә дә килми. Үзе те­ләсә, эчкечене 100 % гарантия белән айнытам. Эчәсе суын яисә бал өшкереп бирәм, — ди Алсу.

Алсу белән Илнур 16 яшьләре тулгач та өйләнешкән. 5 балалары бар. Олысына — 17, төпчек Миләүшәгә 3 яшь.

— Алла рәхмәте белән би­релгән сәләт булгач, дә­валамыйча яши алмыйм. Булдыра алганча, бөтен кешегә ярдәм итәсе килә, — диде Алсу.

            P.S. Кызыксынучылар өчен Алсуның телефоны: 

8-965-590-23-48, (843-66) 5-72-62.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гыйззәтуллинар йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Гыйззәтуллиннар гаиләсе

Алсу САБИРОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры