Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МӘСКӘҮ БЕЗГӘ ЙОДРЫК ЯНАП ТОРДЫ”

Мөхәммәт Сабиров — Татарстанның беренче премьер-министры. Аның эшчәнлеге республика тарихының иң кызыклы да, шул ук чакта катлаулы да чорына — 1991-1995 елларга туры килде. Татарстан дәүләтчелеген торгызган бу вакытта төрле вакыйгалар була. Мөхәммәт Сабиров аның эчендә кайнаган кеше. Быел ул 80 яшен тутырды. Олыгаюга карамастан, Мөхәммәт абый актив тормыш алып бара. Бүген дә аның белән очрашыр, киңәшер өчен чират торалар. Көндәлегендә һәр сәгате язылган, һәр вакыйга, яңалыктан хәбәрдар. Мөхәммәт абый белән очрашып, үткән вакытларны искә төшереп, бүгенге Татарстанда нинди эшләр башкарырга мөмкинлеге турында сөйләштек. Ул: “Төрлесе булды, дөрес адымнар да, хаталар да шактый”, — дип әйтте.

 

 

   “Кызлар погонлы кәчтүмгә алданды”

— Мөхәммәт абый, күр­ше республикада гади гаи­ләдә туып-үсеп, кара эштә бил бөгеп, сез зур дәрәҗә­гә ирешкән ке­ше. Нәселегездә җи­тәк­че­ләр дә юк, арттан этүче дә булмаган кебек...

— 80 яшькә җиткәч, күп уйланыла, баштан кичкән вакыйгаларны искә алам да, шөкер, төрлесе булды, кы­зык­лы чорда яшәгәнмен икән дип куям. Үскәндә дә, җит­леккән ир яшенә җит­кән­дә дә үземне кемнәндер артык та, ким дә санамадым. Башкалардан нәрсә­дер бе­лән аерылам дип уйламадым: эшләдем дә эшләдем.

Башкортостанның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында туганмын. 4 яшькә кадәр шунда үстем, аннары гаиләбез район үзәгенә күченде. Аның да үз тарихы булды. Әти атларны үлеп яра­та иде, аның чире миңа да күчте. Ат күрсәм, исен ис­нәсәм, исереп китәм. Пионер кушаматлы атыбыз булды, безнең ишле гаиләне ашатучы малкай иде ул. Шуңарга күпсенеп, әтине “кулак” рәтенә керттеләр. Атны тартып алыр өчен өйгә комиссия килде. Әни ялына чат ябышып, үксеп елады. “Алмагыз, зинһар!” дип ялварды, ләкин аны читкә этеп ке­нә җибәрделәр. Әти моны авыр кичерде, бик гарьләнде. Ир йөрәге дә түзмәде, ул да елады. “Бу авылда тора алмыйм, күченәбез”, диде дә район үзәге Кушнаренкода төпләндек. Анда да ул ат караучы булып эшкә урнашты, атсыз тора алмый иде.

Әтием эшчән кеше иде, Беренче бөтендөнья сугышыннан яраланып кайтты. Бервакыт чана астында калып ару имгәнде, ләкин сызлануларын безгә күрсәт­мә­де. Әти тырыш һәм талант­лы кеше булды. Тальяны бар иде. Иртән радиодан концерт тапшырганда әти гармуны белән килеп утыра, яңа җыр яңгыраса, көен шундук отып алып, исендә калдыра иде. Мине дә өйрә­тергә маташты, ләкин сә­ләтне Аллаһ бирмәсә, булмый икән! Әти гармунда шәп уйный, ә әни бии иде. Кайчак, төпчек булгангамы, мине үзләре белән кунакка алдылар. И, биг­рәк матур чаклар булган икән дип искә төшерәм шул вакытларны! Кунакка барысы да парлап киләләр, табын артына утырышалар, мәзәк­ләр сөйли­ләр, аннары әти гармун ала, такмак әйтешү китә, импровизация!.. Табын җырларын башкару юкка чыгып бара, хә­зер туй йә юбилейга барсаң, махсус җырчыларны чакыралар, кунаклар тамаша карап утыра, ә безнең якларда элегрәк табын җырларын белмәгән кеше юк иде.

Әти белән әни дүрт бала тәрбияләде. Өч апам бар, миннән соң туган ир бала үлгән, шуңа күрә төпчек булып калдым. Яраталар, ир­кәлиләр иде, ләкин апалардан еш кына эләккәләде дә.

Әти Уфада укуымны телә­де, ләкин кая барырга, кайда керергә берсе белми. Кайда конкурс кечкенә, стипендия зур, шунда үтәрмен әле дип, тоттым да Уфаның нефть институтына документларны тапшырдым. Аннары карыйм, бәрәкәт, бер урынга 9 кеше! Вәт, юләр, мин әйтәм! Конкурстан качып, иң катлаулысына эләккәнмен бит! Ләкин, бәхетемә, мәктәптә алган бе­­лем белән конкурсны үт­кәнмен булып чыкты.

Институтта погонлы форма бирделәр. Кызларның исләре китә, хәрби дип уйлыйлар иде. Кичке биюдә чиратка тезелеп баскан кызлар белән бии идек. Уфада бию түгәрәгенә йөрдем, танго, фокстрот, мазурканы шо­ма баса идем. Погонлы кәч­түм күп юлларны ачты.

Хатыным Фәймәне очрату гомеремдә иң зур җиңү булгандыр. Аны авылның “атаманы” Ишмайдан тартып алдым дисәм дә ярый. Бию кичәсендә Фәймә бе­лән вальс биегәч, аңардан башка яши алмаячагымны аңладым. Хатыннан уңдым, миңа һәрвакыт терәк булды ул. Бернидән курыкмады. Чи­бәр, тырыш булды. Ир тапкан малны әрәм итмәде, йортны һәрвакыт чиста тотты. Уку беткәч, Әл­мәт­кә кү­чен­дек, кечкенә бүл­мәдә яшә­­дек. Улыбыз туды. Айга ике тапкыр мотоциклга утырып, Кушнаренкога кайта идек. Күз алдыгызга китерегез, шимбә эшлим, төш­тән соң барыбыз да мотоциклга төяләбез дә, туганнар бе­лән күрешер өчен 300 чакрым юлны үтәбез. Төнлә кайтабыз, икенче көнне кире кузгалабыз. Хәзер ул елларны яшь, батыр чак булган дип искә алабыз.

 

“Кискен адымнар ясый алмадык”

— Сез премьер-министр булып эшләгән 90 нчы еллар киләчәккә зур өметләр баглаган иң романтик чор иде. Шул ук чакта ул кискен сәяси көрәш, авыр вакытлар. Татарстан суверенитет игълан иткәнгә 20 ел узды, бу вакытны республика өчен югалган чор дип атаучылар да бар. Берникадәр мөс­тәкыйль­лек вакытында әллә ниләр эшләп була иде кебек, мә­сәлән, татар телен үсте­рү, читтәге татарларны күчереп кай­тарту, салым ташламасы ясап, авылларда, сәнә­гатьтә яңа технология­ләр кертүне кулдан ычкындырдык. Боларны гомумән эшләү мөмкин идеме?

— Татарстан кулдан кил­гәнне эшләде. Уйлап карагыз, Русиядә булмаган нәр­сә, гомер буена өстән торган ил белән бертигез хокукта сөйләшә башладык. Вәка­ләтләр бүлешү турында ки­лешү төзелде. Бу көчле юридик документ булды. Моны без беренче эшләдек. Килешүдә Татарстанда булган барлык байлык республика халкы милеге дигәнне яздык. Әле әйтү җиңел, лә­кин моны уздыру авыр иде. Үзебездә чыккан нефтькә хуҗа булдык. Аның кая киткәнен, кемгә сатылганын белмәдек тә. Ә хәзер чит ил белән үзебез килешүләр төзеп, эш алып бара башладык. Акчасы Татарстан казнасына керә, бер өлеше салым итеп Русиягә бирелде. Ул вакытта барлык җирдә икмәккә чират тордылар, ә Татарстан халкын тиешле ризык белән тәэмин итте, хезмәт хакларын күтәрә алдык.

Уен эшме, асфальт юллар түшәдек, газлаштыру уздырдык! Авыл аша торбалардан нефть, газ үтә, факелларда ягулык янып әрәм була, ә сала кешеләре утын ягып газап чигә иде. Республикада акча булгач, махсус программа эшләп, халыкны газлы иттек. Мин эшкә кил­гән­дә Әлмәттә кешеләр баракта яшәде. Күпкатлы йорт­лар төзелде, уңайлыклар тудырылды. Нефть зонасында кешеләргә яшәү, эшләү шартлары булдырылды. Казанга да акча кертелде.

Тел үсешен тәэмин итү, татарларны күчереп кайтартуга килгәндә, кискен адымнар ясый алмадык. Татарлар дип кенә эш иткән булсак, үзебезгә рәтле юл сала алмас идек. Шулай да, документларда татарлар дип чәч­рәп тормаса да, милли мәнфәгатьләр читтә калды дип әйтә алмыйм. Килешәсездер, шәһәрләрдә мәктәп, урта белем бирү учрежде­ние­ләрендә, югары уку йорт­ларында татарча укыту булмады, аны оештырдык. Чир­кәү­ләр күп, ә мәчетләр юк иде. Монысын да эшләдек. Мөс­тәкыйльлек дисәк тә, каршылык зур иде. Мәскәү гел йодрык янады, чөнки Башкортостан, Чувашстан, Удмуртия, Мари Иле безгә карап кына тора. Без нишлибез, алар да шуны башкара. Бу Мәскәүгә куркыныч иде. Татарча гына укыту ки­рәк, диделәр, ләкин татар те­ле белеме белән кайсы югары уку йортында белем алсын иде ул кеше? Бер кыйтгадан икенче кыйтгага сикерү кирәкми, урталыкны саклау мөһим.

Татарстан — уртада утыручы республика, икътисадый бәйләнешләрне Мәс­кәү­дән тыш алып бара алмас идек, нефть торбаларын каплап куярлар иде. Ә безгә аны читкә сату кирәк. Русия каршы килсә, бер­ни эш­ли ал­мый идек. Бо­рис Ель­цин­ны да кунак иттек, күн­дерә-күндерә, Сабан туйларын күрсәтеп, биредә бүтән халык, башка менталитет, үзгә мәдәният икәнен башына сеңдерергә тырыштык. Аны үз ягыбызга бора алдык.

Дөрес, татар телен керттек, ләкин аның үсешен тәэмин итмәдек. Чыннан да, күп­­­­не эшләп тә бетермәгән­бездер. Кемнедер түгел, үземне гаеплим. Көндәлек материаль эшләр белән шө­гыльләнеп, бәлки, рухи якны кайгыртуны тиешле күләмдә башкармаганмындыр.

Телне саклау гына түгел, аның үсешен дә инвести­ция­ләргә кирәк. Аңлыйм, Татарстанда беренче урында татар теле булырга тиеш иде. Балалар бакчасы, мәк­тәп, техникум, югары уку йортында татарча тәрбия булдыруны оештыра алмадык. Татарга караганда урыс те­ле күбрәк кулланылды. Сә­бәпләрен атау авыр. Конституциядә татар теле турында аерым кушымта булдырып, аның барлык нечкәлекләрен язып, чикләрен билгеләп чыгарга тиеш идек. Татар авылы икән, анда барлык эш­ләрнең дә татарча алып барылуын шарт итеп куймаганбыз. Хөкүмәт эшләрен дә дәүләт телендә алып баруны эшләмәдек. Башлангыч чорда, мәсәлән, урыслар аң­ламый икән, тәрҗемәчеләр белән эш итүне булдырырга иде. Бу телнең халыкның яшәешенә ныклап кереп утыруына яхшы йогынты ясар иде. Хәзер бу рәвешле эшләү авыр.

Иң зур хатабыз — ул республикада милли сәясәтнең алып барылмавы. Вакытында аерым министрлык булмаса да, департамент оештырырга кирәк булган икән дип терсәкне тешлисе генә калды. Бу махсус эшләнмәде, игътибардан тө­шеп калган гына “момент” иде. Русия каршы килмәс иде, соңыннан эшләрбез дип суздык. Әле дә бу хата үзгәр­тел­ми. Милли эшләр белән шөгыльләнгән президент киңәшчесе яисә премьер-министр урынбасары булырга тиеш. Бу эшкә җан өрер өчен яңача фикерлә­гән, яңа формация кешесе кирәк. Республикада Фәүзия Бәйрәмова кебек 20 ләп милләтче булса иде ул! Лә­кин аның шикелле кыю кешеләр азая бара.

— 90 нчы елларда Татарстан хөкүмәте республиканың үсеш планын булдыру өчен АКШның Гарвард университеты галимнәренә мө­­рәҗәгать иткән иде. Ул ни сәбәпле гамәлгә кер­мәде?

— Булды андый хәл. Мин үзем берничә тапкыр АКШка бардым, карадым, өйрән­дем, галимнәр белән очраштым. Ләкин андагы яшәеш, үсеш юллары безнең җирлеккә туры килми иде. Гарвард галимнәре берни эшләмәде, без аны кабул итмә­дек, ул тормышка ашырырлык план түгел иде.

— Республикадагы яшәеш нефтькә бик бәйле. Лә­кин кара алтын бүген бар, иртәгә юк. Республикада нефтькә бәйлелекне бетерү мөмкинме?

— Татарстанда җир казылмалары шактый. Нефть бетсә, бездә ташкүмерле катламнар бар. Алар әллә ни тирән дә түгел...

— Ләкин бу да җир казылмаларына бәйлелек... Европа, Япониядә болар юк, ләкин яшәү дәрәҗә­лә­ре югары. Финляндия кесә телефоннары ясап, рәхәт­тә яши.

— Нәрсә ул кесә телефоны һәм безнең “КамАЗ”?! Чагыштырырлык түгел. Безнең машина күпкә отышлы тармак бит! Вертолет, авиация заводлары бар. Көймә төзү тармагы эшли. Яшел Үзәндә хәрби суасты көймә­ләре чыгаралар иде, хәзер бармы, белмим. Әлбәттә, бо­ларның барысын да үстерергә, камилләштерергә ки­рәк. Безнең тауарлар көн­дәш­леккә чыдый алмый, дөнья күләмендә үз сүзебезне әйтә торган төбәккә әверелә алмасак, артта сөй­рәлеп барачакбыз.

— Бүген Татарстанның төп байлыгы — “Татнефть”. 11 апрельдә Русиянең Дәү­ләт Думасында Путин чыгыш ясаганда, бөтен дәү­ләт предприятиеләре хосусыйлаштырылырга тиеш, дип әйтте. Безнең “Татнефть” кем кулына кү­чәр, аның киләчәге нинди?

— Путинны тыңладым. Ул революцион чаралар булырга тиеш дип, бу сүзләрне шигарь буларак әйтте дип саныйм. Аның бу сүзләре барысына да кагылыр дип уйламыйм. “Татнефть” — иң уңышлы эшләүче сәнәгать предприятиесе. Ә Путинның сүзләре артта калып эшләү­че заводларга кагыла. Ул “Татнефть”кә тимәс дип саныйм. Татарстанның икътисадый үсеше дөрес юнәлештә бара.

 

“Инвестор Казанда түгел, авылда халык белән яшәп карасын”

— Мөхәммәт абый, Татарстан — авыл хуҗалыгы тармагын саклап калган төбәк­ләрнең берсе, ләкин биредә дә барысы да шо­ма түгел. Инвесторларны кертү үзен аклыймы? Ни өчен фермерлар ныклап аякка басып эшләп китә алмый?

— Тормышта бер сабак булды: революциядән соң халыктан җирләрне тартып алып, күмәк хуҗалыклар булдырып, кешеләрне җирсез калдырдылар. Халыкның җиргә булган мөнәсәбәтен үзгәрттек, ул аның өчен җа­ваплылык тоймый, кадерен белми башлады. Мал-мөл­кә­тен, җирен тартып алып, гомум тагаракка эш­ләү булды, аның нәтиҗәсе аянычлы. Хәзер дә инвесторларны авылга кертеп хаталанабыз. Җир эшкәртә белмәгән эшкуарны анда якын да китерергә ярамый. Алар бит керем турында гына уйлый.

Русиядә җир күп, аның әлегә кадере юк, ләкин җир­не сатарга ярамый. Аз­мы химия кушып, ашлык үстер­гән очраклар? Бер көн белән эш итүчеләрдән соң җир агуланып, яраксызга чыга. Җир­не кадерләп саклау әһә­миятле, чөнки киләчәктә сыйфатлы табигый тауар алтыннан да кыйммәтрәк булачак.

Инвестор авылга мең елга килсә, аңлар идем, лә­кин ул бүген акча кертеп, ир­тәгәсенең керемен саный. Байлыгын ала да ычкына. Инвесторга авылга керергә рөхсәт биргәндә аңа берничә шарт куелырга тиеш иде. Беренчесе — ул авылга күченергә тиеш. Казан, Чаллы, Әлмәттә яшәп, авылдагы җирләр белән идарә итеп булмый. Ул шунда халык белән бергә авылда торып, җир эшкәртергә тиеш. Кешеләр белән беррәттән андагы шартларда яшәсен ул. Баласына йөрергә мәк­тәп юкмы? Димәк, төзи, шә­һәр­дән белемле укытучыларны кайтарта. Чирләп китте, ә авылда хастаханә юк­мы?! Анысын да төзе. Күңел ачасың киләме? Мәдәният йортын булдыр! Җирнең файдасын үзең дә куллан, ләкин кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгырт.

Һаман аңламыйм, ник Татарстан хөкүмәте авылга игътибарны киметеп, Казанны күтәрә?! Барысы да башкалага ашкына, авылдан кача. Качарлык та, чөнки са­ла кешесенә яшәргә шарт­лар тудырылмаган. Ник эре­рәк авылларда, район үзәк­ләрендә югары, урта белем бирүче уку йортларын булдырмаска, булганнарын үс­термәскә?! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә белем бирүне Казанда түгел, ә авыл җирлегендә оештырырга кирәк. Көянтә белән су ташырга кирәк булган салада кемнең яшисе килсен? Авылда кешеләрне калдыру өчен ае­рым программа булдыру зарур. Мәсәлән, экологиягә зыянсыз сәнәгать тармаклары булдырып, кешеләрне эш белән тәэмин итәргә ки­рәк. Коттедж поселоклар программасын гамәлгә кер­тү турында уйлый башларга кирәк. Аның инфраструктурасын кешеләргә уңайлы итеп җайлаштырып, “акыллы” итеп экономияләү юлларын эзләп, төзеп була. Андый коттедж поселокларының су, газ, электр системалары камил булырга ти­еш. Мәсәлән, су басу кур­кын­ычы бар икән, аны суыртып чыгару җайланмалары да эшләнергә тиеш. Җылылык, электр белән тәэмин итү юл­ларының яңа технологияләренә нигезләнеп эшләнсен иде.

Салаларда мәктәпләрне кыскартуга да каршымын. Авылдан биздерү процессының бер тармагы булды ул. Республикада мәктәпләрне тоту өчен акча юк дигәнгә ышанмыйм. Теләк барда табып була.

— Болар турында хөкү­мәт җитәкчеләренә әйткә­не­гез бармы?

— Кызганычка каршы, аралашу юк. Гәрчә җитәкчелектә озак еллар эшләгән тәҗрибәле кешеләребез бар, ләкин алардан киңәш сорарга кирәк дип тапмыйлар. Аксакаллар шурасы оештыру теләге бар, әйткән дә идем, ләкин кирәксенми­ләр кебек. Зур җитәкче булып эшләгән, хәзерге көндә пенсиядә булган шәхесләр күп түгел, тупларга кирәк иде аларны, ярдәм итәргә әзербез. Төрле чак була бит, бергә уйлашып, киңәшеп эшләү күпкә файдалырак.

 

“Балаларым премьер-министр әтиләрен яшерәләр иде”

— Мөхәммәт абый, бү­ген хакимияттә булган тү­рәләрнең туганнары, балалары турында еш ишетәбез. Аларның кайсы зур шир­кәт директоры, йә эш­мәкәр, йә түрә... Ә Са­би­ров­лар нәселе турында берни ишетелми.

— Фәймәм белән өч бала үстердек. Аларны бервакытта да кайгыртып, җылы урыннарга урнаштырып йөр­­мәдем. Үземне дә арттан этүче булмады. Шулай да, кайчак баланы яклыйсы, булышасы, үзең күргән авырлыклардан азат итәсе килә. Ләкин Гүзәл кырт кисте, кемнең кызы булганын яшерде. “Әти, укыган җиремә берүк килеп йөрмә”, — диде. Ул Ка­зан дәүләт медицина университетын тәмамлады, башта авылда табиб булып эшләде, аннары Казанга чакырттылар. Үз эшенең югары белгече. Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында эшли. Улым Шамил янымда “Туган җир” фонды, “Болак” ширкәте эшләрен алып барырга ярдәм итә. Аэропортка таба җиребез бар, шунда кайчандыр җи­теш­терү базасы оештырырга хыялландым, булмады, аны арендага гына би­рәбез. Кече улым Марат адвокат булып эшли. 5 оныгым бар. Сөекле ир, газиз әти, бәхетле бабаймын. Барысына да шөкер. Шушы яшькә җитеп, һаман эшлим. Фәимәм тәр­биясе. Йө­зәргә яратам. Җә­ен Иделдә су ке­рәм, кышын үзебезнең бассейнда йө­зәм. Көн саен 4-5 чакрым юл үтәргә тырышам. Иртән гимнастика ясыйм, шул көч бирә.

 



Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры