Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЧИШМӘ СУЫННАН ГЫНА ӨЗМӘСЕН”

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында бик матур чишмә бар. Аның тирә-ягын 90 нчы еллар башында әтиле-уллы Габделхәй һәм Рәфис Шәйхетдиновлар ясаган. Габделхәй абый хәзер мәрхүм, әмма авылның кайсы гына йортына керсәң дә, аны искә төшерердәй агач әйберләре бар. Чөнки ул Кукмара якларында танылган балта остасы булган. Зур Сәрдек халкы аны әле дә сагынып искә ала.

 Зур Сәрдек урта мәктәбенең тарих укытучысы Ләйсән Шаһабиева туган як чишмәләрен өйрәнә. Ни өчен Рәҗәп чишмәсе дип йөртелүен болай дип аңлатты:

— Бу исем XIX гасырның беренче яртысында Зур Сәрдектә яшәгән Рәҗәп апа хөрмәтенә кушылган. Шушы карчык гомер азагына тикле чишмәне карап торган. Исемне исә үзе арадан киткәч, аның игелеге онытылмасын дип, мәңгеләштерү йөзеннән авылдашлары кушкан.

Рәҗәп чишмәсе авыл эчендә урнашканлыктан, гел игътибар үзәгендә. Кешеләр суыннан даими файдалана. Кышын кар күп яуса, тирә-ягын чистарталар, бозны ваталар. Җәй-көз кулланучылар бергәләшеп өмә ясыйлар, буйыйлар.

— Бездә аны чиратка салып чистарту юк. Әйткәнне көтеп тормыйлар, кулланучылар үзләре ялт иттереп куя. Шуңа кайчан гына, кем генә килеп чыкса да, чишмәне чүпкә баткан хәлдә күрмәс. Җаваплы караган авылдашларга рәхмәт, — диде безгә Зур Сәрдек авыл җирлеге хезмәткәрләре.

Мин чишмә янында йөргәндә шушы тирәдә яшәүче Дания апа Шаһабиева суга килде.

— Хәзер тормыш рәхәт, һәрберебезнең диярлек өенә су кергән. Әмма барыбер чишмә суына җитми. Рәҗәпнеке тәмле. Көн саен моннан килеп алабыз. Кер чайкарга да яхшы. Аны карап торабыз. Чишмә суыннан гына өзмәсен, — диде Дания апа.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Суга бирегә киләләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Чишмә биредән юл ала

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры