Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“КЫЯР ҮСТЕРҮ ҖИҢЕЛ ЭШ ТҮГЕЛ”

Арча районының Түбән Аты авылында яшәүче Фәридә һәм Дамир Хәлиуллиннарның теплица ясап кыяр үстерә башлауларына әле 3 кенә ел. “Баштагы ике елын санамасак та ярый. Тәҗрибә тупладык дисәң, дөресрәк булыр”, — дип көлә хуҗа. Аның каравы быелгы сезонга гаилә җиң сызганып керешкән.

 

 “28 оя шөпшә алдык”

Хәлиуллиннарның теплицасын күрми калу мөмкин түгел. Авылга кергәндә үк ике яклап кала ул. Берсе — 30, икенчесе 70 сутый мәй­данда. Дамир абый заманында колхозда комбайнчы, механик булып эшләгән. Күп еллар халыктан бәрәңге, ит җыеп, аны үзенең “КамАЗ”ында Мәскәүгә тиклем илтеп сатып йөргән кеше. Төр­ле авылларда 4 шәхси кибете бар.

— Яшьтәшләремнең күбесе шәһәргә, вахта белән төрле эшкә чы­гып киткәндә дә аларга иярмәгән бердәнбер кеше мин, — дип сүз башлады Дамир абый. — Берничә ел Казан, Мәскәүдә яшелчә сатып йөргәннән соң, туктале, мин бит авыл хуҗалыгы институтын тә­мамлаган кеше, үзем авылда яшим. Тагын күпме болай бер урыннан алып, икенче җирдә сатып йөрергә була? Үземә җи­теш­тереп сатарга кирәк, ди­гән уй килде башыма. Кыярны кечке­нәдән утыртабыз. Ят нәр­сә түгел, чиләкләп су сибәсе дә — бетте. Бер кыенлыгы юк, дип уйладым. Һәй, кая ди ул! Әллә нинди мәшәкатьләре бар икән аның. Ике ел эчен­дә кыяр үстерүнең иң популяр, үзебез өчен кулай алымнарын өйрәндек. Моңарчы үзле­ген­нән серкәләнүче сортлар белән эшли идек. Ә быел ме­­нә теплица өчен махсус шөпшәләр сатып алдык. Кортлары белән бергә бер оя 2800 сум тора. Без 28 не алдык. Бер ояда якынча 70-80 корт. Кыярларны хәзер алар серкәләндерә. Үзле­ген­­нән серкәләнүче кыяр­лар­га караганда, бу алым күбрәк уңыш бирә. 1 оя якынча 7-8 сутый җирдә эшли. Бер төп ата кыярга 7 ана утырттык.

Яз — кыяр турап, салат итеп ашый торган чор. Шуңа күрә ана кыярның “Атлет”, ә атаның “Казанова” сортларына өстенлек бирдек. Алар озын була. Орлыкларны Мәс­кәүдәге “Гавриш” фирмасыннан кайтарабыз, — дип сөйли Дамир абый.        

 

“2 сәгать саен 100 әр г су килә”

Теплица эчендә һәр төп кыяр аерым капта үсә. Әлеге ысул ясалма түтәл дип атала икән.

— Кыштан соң җир озак җылына. Ышыклап, мичкә ягып торганда да бер урында 15 градус, икенчесендә кимрәк яисә югарырак булырга мөмкин. Бертигез җылынуын көтсәң, озакка китә, көтмәсәң, кыярлар төр­лечә үсә, авыруга бирешә. Ясалма түтәл безне әлеге проблемадан азат итте, — ди Дамир абый.  

Туфракны Мари Иленең Бәрәңге районында урнашкан торф заводыннан алып кайтканнар. Ул махсус теплицалар өчен икән. 150 кубо­метрны әллә ничә “КамАЗ” белән ташыганнар. 100 мең сум чамасы түләгәннәр. 

— Быелдан менә тамчылап су сибү системасын алып куйдык. Яңалары кыйм­­мәт, миллион тирәсе тора. Ә без азрак кулланылышта булганын алдык. 600 мең сумга гына төште, — дип теплицасы белән таныштыруын дәвам итә Дамир абый. — Алып килделәр, үзләре көйләп тә калдырдылар. Төп саен сибә. Шундый уңайлы! Бар да автоматлаштырылган. Көн дәвамында 2 сәгать саен һәр төпкә 100 әр г су килә. Хәзер кыярга 700-800 г су кирәк. Өстәп тагын граммлап кына ашлама да тама. Кулга калса, ничек шулай эшләп йөрисең аны?! Аннан тыш әллә никадәр эш көтеп тора бит!

 

“3 ай эчендә машиналык акча тупладык”

Хәлиуллиннар теплицасында кыяр үстерү белән башлыча үзбәкләр шөгыль­лә­нә. Сәйара һәм Рә­хим Джумандурдыевлар гаиләсе Хә­рәзм өлкәсенең Шә­вәт районыннан кил­гән. Үз­ләре белән 3 кызлары да бар. Аларның берсе кияүдә, ул ире белән эшли. Биредәге башка егетләр дә Рә­хим абыйның туганнары, барысы бер авылдан. Гаилә авылга се­зонлап килә. Җәен кы­яр үстерәләр дә, кире үзләренә кайтып китә­ләр икән. 

— Дамир абый, кая барсак та, авылда эш юк, дип зар­ланалар. Үзегезнең яисә якын-тирә салалардан килеп эшләү­челәр табылмадымыни? — дим, га­җәп­­ләнеп.

— Үзебезнекеләр белән эшләп караган булды. Әмма безнекеләр һаман колхоз системасы белән яши­ләр. Сәгать 8 дә килә дә, көндезге 11 дән икенче яртыга ка­дәр төшке ашка китеп, кичке 5 кә тикле генә эшли. Авыл кешесенең шим­бә кодагые кайта, аннары аларның көтү чираты җи­тә, 3 көн Сабан туенда бәй­рәм итәсе килә. Кыяр боларның берсен дә көтеп тормый бит! Монда тәүлек буе эш­ләргә кирәк. Шуңа күрә кем генә сорамасын, үзбәкләр­дән бик уң­дым, дип әйтәм. Күпме чакрым үтеп, алар мон­да эшләргә, акча тупларга кил­гән кешеләр.

Әлеге гаилә өчен Хәлиуллиннар теплицага терәп диярлек өй салган. Күңел биреп эшләсеннәр, үзбәк каналы карап ял итсеннәр дип, Дамир абый аларга спутник тәлинкәсе дә алган. Хезмәт хакы уңышка карап түләнә. 25 % аларныкы икән. 

— Дамир абыйларга килеп эшли башлавыбызга 3 ай гына әле, — дип сөйли Рәхим абый. — Рәхәт, бик ошый, зарланып берни әйтә алмыйм. Азык-төлекне күп­ләп алу складыннан Фәридә апа белән бергәләп алып кайтып бирәләр. Алар хәтта бездән ут-газга да тотып калмыйлар. Шушы 3 ай эчендә гаиләбез белән эш­ләп, машиналык акча тупладык. Якынча 400 мең сумлык булыр дип планлаштырып торабыз. Үзбәкстанда малаебыз калды. 16 яше тулып паспорт алгач, ул да монда киләчәк. Үзбәкстанда да эш бар, ләкин анда хезмәт хакы бик түбән.

Теплицага иртәнге сәгать 5-6 да кереп, көндез бер сәгать ашап-эчеп алып, кичке 8 ләргә хәтле эшлибез. Ә салкыннарда иртәнге 3 кә кадәр утын белән мич яктык, — ди Рәхим абый.

 

“Сату проблемасы юк”

Теплицаларыннан Хәлиуллиннар уңышны тонналап ала. Район буенча берничә кибеткә тараталар да, калганын Казанга, күпләп алу складларына алып баралар икән.

— Сату белән бернинди проблема юк, — ди Дамир абый. — Моңарчы Казанны “Майский” совхозыннан тыш Башкортостанның Туймазы районы шәхси эшмәкәрләре тәэмин итте. Туймазылылар кыяр белән күп­тәннән, 20 еллап шөгыль­ләнә. Алар хәзер аякларында нык басып тора. Мең­лә­гән гектар мәйданда эшли­ләр. Соңгы елларда яшелчәләрен Себергә озата башладылар. Шуңа күрә безгә юл ачык. Кыярны халык бик ярата. Алай гына тү­гел, Казанда бүген иң тәм­лесе дип без үстергән кыяр санала. Әллә ничә кеше шалтыратып, Дамир, миңа гына сат инде, дип тәкъдим ясады.

15 июльдә кыярларны йолкып атып, икенче сезонга помидор үстерәчәкбез. Кыярдан калган җиргә томат утыртсаң, туфрак тулысынча яңара. Бернинди авыру калмый.

3 ел җитештерү белән шөгыльләнеп, Хәлиуллиннар әле бу сезонда гына беренче тапкыр кредит сорап банк­ка мөрәҗәгать иткән.

— 2 миллион 600 мең сумны озакка сузмыйча, шушы ук кыяр сезонында капларга исәплибез, — ди хуҗа.

Дамир абый белән Фә­ридә апаның 5 кызлары бар. Зурысы быел диплом якласа, кечкенә Ләйсәнгә 2 яшь кенә. Иртән-иртүк чыгып китеп, кичке сәгать унынчы яртыда гына кайткан әтисен ул качышлы уйнарга сагынып көтеп тора икән.

— Кызларның беркайчан “4” ле алганы булмады. Икесе дә кызыл дипломга бара, — дип сөенечен яшерми әти-әнисе. — Балаларыбыз кечкенәдән эшләп үскәнгә, акчаның кайдан килгәнен беләләр. Дамир бәхетле әти. Йортта бердәнбер ир-ат булса да, аның көрәк тотып эшләгәне юк. Без кайтканчы кызлар бөтен дөньяны ялтыратып куя.  


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 "Без тәүлегенә 24 сәгать бергә"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәхимҗан абый кызлары белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теплица

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ясалма түтәл шушы була

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шөпшә оясы

Алсу САБИРОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры