Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ҮЗЕМ ДӘ 20 ДӘН АРТЫК ТӘКӘ ОТТЫМ”

“Татарстан-Яңа гасыр” каналында татар көрәшен яктырткан “Батырлар” тапшыруы эфирга алты ел дәвамында чыга. Аны башта Фәнис Камал, соңрак Атлас Гафиятов алып барды. 2008 елдан башлап тапшыруны үзе дә көрәшче булган Айдар Шәймәрданов әзерли.

 — Республика батырларын тапшыруларда яктырт­кан Айдар үзе батыр калу тәмен күп татыды микән?

— 20 дән артык тәкәнең “башына җиткәнмендер” (көлә). Моннан тыш мәктәптә укыганда көрәшеп бозау алган чаклар да булды. Татарча көрәш белән икенче сыйныфтан, 1992 елдан бирле шөгыльләнәм. Әтием ге­нә түгел, бөтен бабайларым да көрәшкән, ул буыннан-буынга күчкән. Нурмө­хәммәт бабам кечкенә чагында ук үзеннән зурраклар белән бил алышкан. Аны, кызганып, көрәшергә җибәрми торган булганнар. Бабай аптырап калмаган, качып барып көрәшеп кайткан. 

Мәктәптә көрәшкә әтием җитәкчелегендә әзерләндем. Соңрак исә зуррак масштабта көрәштем. Татарстанда ике тапкыр беренче урынны алдым. 1997 елда — Нурлатта,  2000 дә Чаллыда батыр калдым. Ижауда 2002 елда чемпион булдым. Ра­йон Сабан туенда даими кө­рәшәм, анда икенче урынга калганым юк та. 

Көрәшеп җитди җәрәхәт алу сәбәп­ле, өч ел чамасы спорттан ки­теп торырга ту­ры килде. Хә­зер әк­ренләп аяк­ка басам. Яңадан көрә­шә баш­ладым, тренировкаларны калдырмыйм. Тренер Ил­дар Хәбибуллин бик тәҗ­рибәле педагог, аңа йөрим. 80-85 кг авырлыкта көрә­шәм.

— “Батырлар”ны алып бара башлавың ничек килеп чыкты?

— КДУның журналистика факультетына укырга кер­­гән­дә киләчәктә газета өл­кәсендә эшләрмен дип уйладым. “Алтын каләм” конкурсында да катнаштым. Ижауда чыгып килгән “Яңа­рыш” газетасында эшләп тәҗрибә туп­лаган идем.

Ә университетта безне, кастинг үткәреп, бүлек­ләргә бүл­де­ләр. Мин телевидение алып баручыларын әзер­ләгән бүлеккә эләктем. Укыган чакта “Хәерле иртә!” тапшыруында практика үтеп йөрдем. Соңрак “Ба­тыр­лар”ны алып барырга тәкъ­дим иттеләр. Кө­рәшнең бө­тен нечкәлекләрен, көрәш­че­ләрне якын­­нан ях­шы бел­­гән­гә, тапшыруны әзерләү ми­ңа кызыклы һәм җай­лы. Югыйсә кө­рәш­нең нинди ге­нә тө­рен алсаң да, белми эшлә­сәң, тамашачы шун­дук сизәр иде.

Моннан тыш тәр­­­җе­мәләр бү­леге булган “Дубль­-­ви­део” студиясенең баш мө­хәр­ри­ремен. Телевидение эшеннән бушаган арада туйлар тө­шерәм, фильмнар әзерлим.

Тапшыру атна саен 15 ми­нут кына күрсәтелә. Интернетта көрәшкә багышланган махсус сайт (www.gongtv.ru) булдырдым. Даими яңартып барам. Анда танылган кө­рәш­челәрнең биографияләре, көрәш яңалыклары — барысы да бар.

— “Батырлар”ның кол­лек­тивы зурмы?

— Тапшыруны өч кеше әзерлибез: режиссер, оператор һәм мин. Билгеле, бер генә чыгарылыш та көрәш федерациясе ярдәменнән башка узмый. Һәрчак алар белән киңәшләшеп эш итәбез.

Тапшыруларны үзем монтажлыйм. Өй­дә дә студиям бар. Иркенләп эш­ләр­гә мөм­кинлекләр җи­тәр­лек. 

Җитәкчеләрне мактаганны күпләр яратып бетерми. Әмма әйт­ми уза алмыйм. Көрәш өлкәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов бик булыша. Аның көрәш өчен эшлә­гән­нәре зур игътибарга ла­ек. Бәл­ки, заманында үзе дә көрәшеп йөргәнгә, аеруча якын итәдер. Холкы да чын спортчыныкы ке­бек, һәрвакыт яр­дәмгә килә. “Батырлар” тапшыруы чыга башлауда аның роле зур. Марат Әхмәтов тырышлыгы белән соңгы ун ел эчендә татар көрәше бик күтәрелде. Бүләкләр дә яхшырды.

— Айдар, синең өчен иң үр­нәк көрәшчеләр кемнәр?

— Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов, Чаллыдан Айрат Гыйлаев, Балтачтан булган Айдар Хәйретдиновларга кайсы гына кө­рәш­че сокланмый икән?! Аларны шәхсән кумирларым дип саныйм. Алымнарын җен­тек­­ләп күзәтәм, шуларга охшатып көрәшергә тырышам. Бик батыр көрәшче Рөстәм Һашимов белән ничә ел буе бил алышырга хыялландым. Әмма җәрәхәт алгач, бу теләгем үтәлмәде. Аны җиңү һәр көрәшчегә авырлардан бирелә. Рөстәм бик еш чемпион кала.

— Күп тапкыр батыр калуыңның сере нидә дип саныйсың?

— Спортчыларның барысы да көчле. Техник яктан, тактика, әзерлек­ләре — һәммәсен күздә тотам. Кө­рәшнең нибары 7-8 алымы бар. Әмма көн­дә­шеңне стан­дарт алымнар бе­лән генә җиңеп булмый, кагый­дәләргә туры китереп, үзеңнең берәр триумфыңны уйлап табарга кирәк, ул очракта җиңүгә өмет итә аласың. Нәкъ менә шул юлны тапканнар уңышлы җиңеп килә.

Туклануга килгәндә, чи йомырка эчү көчне арттыра. Составында протеин күп булу сәбәпле, ул сулыш ор­ганнарын да яхшырта. Дө­рес, соңгы елларда спорт­чылар өчен махсус химик дарулар да сатыла. Әмма аларны куллану ягында тү­гелмен, башкаларга да ки­ңәш итмим. Бер яктан файда бирсә, ике тапкыр зыянлы булуы да ихтимал.

Көрәшнең тормыштагы роленә килгәндә, ул егет­ләргә формалашырга ярдәм итә. Үз практикамда да бе­ләм, көрәш күпкә эффектлырак спорт төре. Студент елларында аеруча булыша (кө­лә). Авылдан килгән егет­ләргә урам малайлары бәй­ләнми калмый. Ә чыныккан көрәшче берьюлы өчесен күтәреп бәрә ала. Ул үзеңне яклау өчен бер дигән чара. Ә мондый хәлләр бөтен егетләр белән дә була. Өең­дә бикләнеп ятсаң гына тимиләрдер.

— Спортчыларга спиртлы эчемлек, тәмәкедән дә тыелу зарур. Син бу яктан ничек?

— Исерткечләрне һәм тәмәкене гомеремдә бер тапкыр да авызыма алганым юк. Көрәшәм, шуның өчен тыелам дип түгел, беркайчан күңелем тартмады. Тартуның дикторлар өчен дә зыяны зур. Анысын да истән чыгармаска кирәк. 

Күп татар егетләре, кө­рәш белән мавыга башлагач, тарту һәм эчүне ташлады. Бу үзе үк яхшы адым. Яшьтән шөгыльләнгәннәре гомумән эчми. Ул яктан татар көрәше зур эш башкара. Бу массакүләм ягыннан хоккейдан соң икенче спорт төре. 30 меңгә якын көрәшче бар дип алсак, никадәр кеше эчми дигән сүз. Көрәшчеләр тарту-эчүгә кискен мөнә­сәбәттә. Булса да, исерткечне араларында бик сирәге кулланадыр.

Эчемлекләргә килгәндә, чәйне бик яратам. Күбрәк карасын кулланам. Авылга кайткач, әни белән сөйләшә-сөйләшә, рәхәтләнеп бер самавырны бушатабыз. Ижау­да редакциядә дә гел чәй эчә идек. Ул хәл кертә, кәефне күтәрә, сусауны ба­са. Чәй өстәле артында төр­ле яңа фикерләр туа.

— Гаиләң белән дә таныштыр әле.

— Быелның гыйнварында өйләндем. Хатыным Чулпан Казан кызы. Өч-дүрт ел элек үк таныш булсак та, мөнә­сә­бәтләр күз кысышудан ары узмый иде. Үткән ел Сабан туеннан көрәшеп кайткач, уйладым да смс язып карыйсы булдым. Ул да уңай җа­вап бирде. Шуннан очраша башладык. 7-8 айдан соң өйләнешеп тә куйдык. Чулпан психолог, Казан педагогика көллиятендә эшли.

Авылда әти-әнием исән-имин яшәп яталар. Әтием Рәүфәт мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәнен һәм тарих укыта. Әнием Дилбәр исә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы. Авылга, ара ерак булгач, сирәгрәк кайтыла. Бәрәңге утыртканда һәм алганда, печән чорында — ешрак эш вакытын туры китерергә тырышабыз.   

— Рәүфәт абый Әгерҗе якларында аучы буларак та билгеле. Ә син көрәштән тыш ниләр белән кызыксынасың?

— Вакытны бик күңелле үткәрәбез. Хатыным һәм дуслар белән еш кына табигатькә чыгып ял итәбез. Икәү шифаханәләргә йөрибез. Теннис, бильярд уйныйм. Әйткәнемчә, фильмнар тө­шерәм.

Мин дә әтием кебек ауга йөрергә яратам. Әмма җән­лекләрне, кошларны атарга кызганам. Аларга тию ягында түгелмен, күбрәк табигатькә сокланып йөрүгә өс­тенлек бирәм. Югыйсә мылтыгым да, рөхсәт кәгазем дә бар. Балыкка йөрим. Аны тоту процессы күңелгә хуш килә. Табигатьтә уха пешереп ашыйбыз.

Әтием Әгерҗедә егерь. Аның белән ауга чыгып, ни­ләр генә күрмәдем (көлә). Ул оста аулый. Аннан карап төз атарга, җәнлекне кайдан һәм кайчан эләктерү җайлырак, кыскасы, бик файдаланмасам да, ау серләрен яхшы өйрәндем. 

— Айдар, яңадан көрәш темасына кайтып, әле кө­рәшә генә башлаган егет­ләргә нинди киңәшләр бирер идең?

— Әйткәнемчә, 10-15 еллар элеккеге белән чагыштырганда, татарча көрәш бик алга китте. Бу киемнәр, спорт заллары, нәтиҗәләр — барысында да сизелә. Тренерлар эш белән тәэмин ителде.

Келәмгә аяк баскан егетләргә бүген мөм­­кин­лек­ләр җитәрлек. Марат Әхмә­тов күп көрәш­че­ләргә бушлай формалар таратты. Аларның бер комплекты уртача алганда ун мең сумга төшә бит. Районнарга бушлай ке­ләмнәр кайтартты. Татарстан буйлап көрәш залына 300 ләп келәм таратылгандыр.

Зур нәтиҗәгә ирешәм дип шөгыльләнмәсәң дә, татарча көрәш фикер сөрешен үстерә, үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Нәтиҗә арты нәтиҗә көтеп яшисең, ул стимул бирә, тәрбияли, чыныктыра. Бил алышкач, көрәшчеләр бер-берсе бе­лән кул бирешә икән, ди­мәк, алар дуслыкка имза куя. Көрәшнең шундый язылмаган законнары бар. Алты минут уен эчендә бер-берең белән дус булып калырга мөмкин, дошманлашуың да ихтимал. Беренчесен булдыра алган кө­рәш­челәр тормышта да бер-берсенә булышып яши. Мо­ны курыкмыйча әйтә алам. Чөнки кө­рәшчеләрне яхшы өйрән­дем, күптән беләм. Көрәш хәрәмнән читләшә. Аны иң сыйфатлы, иң гуманлы спорт төре дип саныйм. Кө­рәшкә бер тартылган яшь­ләр һич үкенмәс дип уйлыйм.


 

 


 

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры