Балык Бистәсе районының Югары Ырга авылында яшәүче Рузалия апа Сәлахова янына кайлардан гына килмиләр. Араларында авыруы соңгы чиккә җитеп, бар өметен дәвалаучыга баглаучылар да, инде күптән сихәтләнеп рәхмәт белдерергә килүчеләр дә бар. Май бәйрәмнәреннән файдаланып, узган атнада Рузалия апа белән якыннанрак танышырга теләп мин дә Югары Ыргада булып кайттым.
Халык телендә икенче төрле Тулыш дип йөртелгән салада 100 гә якын хуҗалык, тугызьеллык мәктәп бар. Бетеп бара торган авыллар рәтенә дә кертмәс идем аны. Биредә төпләнеп калучы яшьләр булуын да исәпкә алсак, киләчәге өметле күренә. Тик мондагы юлларның начарлыгы искитәрлек, урамнарга керерлек түгел. Рузалия апа яши торган йортка да басу аша салынган юлдан төштек. Шушы авылда гомер итүче газета укучыларыбыз юкка гына юлсызлыктан зар елап шалтыратмый икән редакциягә.
Сәлаховлар йортына аяк басканда башына ак яулык чөйгән Рузалия апа аш өендә кайнаша иде. Бәйрәмгә шәһәрдән балалары, туганнары кайткан икән. Сарык һәм тавык итеннән ике төрле аш пешергән, мулдан табын корган ул.
— Хәзер төшке ашка җыелырга тиешләр. Кайсы бакчада, кайсы әтиләре белән фермага китте, — дип елмайды хуҗабикә.
Авыл җирендә эшнең кайнаган вакыты шул. Кылны кырыкка ярырдай ук чак булмаса да, эшләгән кешегә эш җитәрлек. Мәшәкатьлерәк вакытына туры килсәк тә, безнең белән сөйләшүдән баш тартмады Рузалия апа.
— Бакча эшләре дә көтеп тора, дәваланырга килүчеләр дә булды. Шулай көне буе өй белән бакча арасында йөрим бүген. Бер хатын ирен эчкечелектән туктатырга алып килде, аларны әле генә озаттым, — дип үз артыннан түр якка дәште ул. — Күрәзәче, багучы, сихерче дә түгелмен, — дип дәвам итте сүзен Рузалия апа. — Фәкать Коръән сүрәләре укып һәм үземнән килүче биоток белән дәвалыйм. Миңа йөрүче 10 эчкеченең 9 ы гына ахыргача дәвалана. Алары да Аллаһка ышанучылар. Яныма килүчеләр намаз укый белсен, дин юлында булсын димим. Кешене дингә көчләп, өндәп кертергә ярамый. Ул бу юлга вакыты җиткәч үзе басачак. Аллаһының барлыгын һәм берлеген һәркем танырга тиеш. Ярдәм сорап килүчеләргә: “Күңелегездә Аллаһы Тәгалә яши икән, аны беркайчан исегездән чыгармагыз”, — дим. Сеансларга йөрүчеләрдән: “Ник башыңа яулык япмадың, нишләп ачык кием кидең?” — дип тә сорамыйм. Аларны миңа Аллаһы Тәгалә җибәргән һәм үземә йөкләнгән бурычны үтәргә тиешмен. Яшермим, дәваланырга йөрүчеләр арасында дин юлына кереп китүчеләр дә шактый. Тик бу һәркемнең үзеннән тора.
Рузалия апа үзен психолог та дип саный. Чөнки янына гаиләсе таркалып, тормышында авыр хәлләргә юлыгып киңәш сорап килүчеләр дә күп икән.
— Болардан тыш күз тиюдән, бозыктан, ашказаны җәрәхәте, хондроз, экзема кебек авырулардан, ә хатын-кызларны исә җенси чирләрдән дә дәвалыйм. Наркотиклар, комарлы уеннардан арына алмаучыларны да алып киләләр. Бу шайтан коткыларыннан котылу өчен бер сеанс җитә, — дип сөйли дәвалаучы.
— Бу чирләргә нәрсә сәбәпче була? — дип сорашам аннан.
— Раббыбыз биргән авырулар өч төркемгә бүлеп карала. Аллаһы Тәгалә берәүләргә чирне гөнаһларын киметү өчен бирә. Бәлагә тарыгач кына кеше тәүбәгә килеп, кылган начар гамәлләренә үкенә, Раббыбыздан гөнаһларын ярлыкауны сорый башлый. Икенчеләргә исә авыруны яратып, сынап карау өчен бирә. Кыенлыкларга түзә алучыларга ахирәт көнендә җәннәт ишекләре тизрәк ачылыр. Өченчеләрнең авырулары җиде буын нәселдән күчә, — дип аңлата дәвалаучы.
Йөккә уза алмаучы хатын-кызлар да еш йөри икән аңа. Үзе дөньяга туарга ярдәм иткән сабыйларның һәрберсен хәтерли ул.
Рузалия апа Олы Солтан авылы кызы, 1985 елда Югары Ыргага килен булып төшкән. Дин кануннарына буйсынып яшәгән гаиләдә үскән. Нәселләрендә әнисе ягыннан абыстайлар, әтисе яклап муллалар байтак булган. Кечкенәдән догалар өйрәткән әбисенә мең рәхмәтле ул.
— Укыган чакта пионерга, комсомолга кердек. Бервакытта да үземне атеист дип санамадым һәм һичкайчан иманымны онытмадым, — ди Рузалия апа.
Олы Солтанның 10 еллык мәктәбен бетергәч, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга керә. III курста белем алганда 3 ел яратып йөргән егете Миңлеәхмәткә кияүгә чыга. Ике елдан соң яшь гаиләгә шатлык өстәп олы уллары Илнур туа.
— Миңлеәхмәт тәүге мәхәббәтем иде. Хыялларыбыз да, уйларыбыз да бер булды. Икебез дә табигатькә гашыйк, авылны үлеп яратабыз. Һәм киләчәгебезне дә аның белән бәйләргә теләп, мин укып бетергәч, 1987 елда Миңлеәхмәтнең кендек каны тамган җиргә — Югары Ыргага күченеп кайттык, — дип хатирәләр дәфтәрен актарды Рузалия апа.
Яшь парга колхоз йорт бирә. Гаилә башлыгы күмәк хуҗалыкта трактор иярләсә, Рузалия апа мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Берничә елдан, гаиләләрен тагын да түгәрәкләндереп, икенче уллары Илназ дөньяга килә. Ләкин яшь парның бәхетле мизгелләре озак дәвам итми. Рузалия апа башта әтисен, аннан әнисен җирли. Ә 1993 елда Сәлаховлар гаиләсенә янә кайгы килә. Эш урынында авыр тән җәрәхәте алып, Миңлеәхмәт абый ике улын ятим, яраткан хатынын ялгыз калдырып бакыйлыкка күчә. Тик күзләрен мәңгелеккә йомар алдыннан абыйсы Миңнурга Рузалия апага өйләнергә әманәт әйтеп калдыра ул. Шул ук теләген хатынына да белдерә.
Инде эне-сеңелләрен башлы-күзле итеп бетергән Миңнур шул ук елны үзе дә гаилә корырга планлаштырган була. Язмышыңа язылган алдыңа килә, диләр бит. Энесенең соңгы теләген дә үтәми мөмкин түгел. Таянычсыз калган Рузалия апа, әтисез калган Илнур һәм Илназ хакына үз бәхетеннән баш тарта Миңнур. Бер ел яратып йөргән кызына барысын да аңлатып, яңа тормыш корырга карар итә.
Мәрхүм иренең әманәтен башка сыймаслык хәл итеп кабул иткән Рузалия апа, Миннәхмәт абыйны җирләгәч, Казанга китәргә уйлый. Ләкин Миңнур абый аның юлына каршы төшә. Каенанасы да оныкларыннан аерылырга теләми, киленен олы улы белән никахлашырга үгетли башлый. Ике ут арасында калган Рузалия апа чарасызлыктан ризалашырга мәҗбүр була.
— “Минем өчен тормышыңны җимермә. Балаларны үзем үстерәм, хатының белән килеп булышып йөрерсез”, — дип елап үгетләдем Миңнурны. Тик ул сүзендә нык торды. Авырлыкларны бергәләп җиңәрбез, вакыт яраларны дәвалар, диде.
Яраткан кешесен югалту ачысы, икенче кеше белән яңа тормыш башлау... Рузалия апа үз эченә бикләнә, төннәрен елап уздырып, шигырьләр яза. Күңелен бимазалаган сорауларга җавап эзләп, кулына Коръән ала.
— Кыен чакларымда Миңнур гел янымда булды. Ничек кенә юатырга тырышмады. Бер ай аның белән ир һәм хатын булып яшәмәдек. Күзгә-күз карап сөйләшмәдек, хат аша аралаштык. Әйтер сүзләребезне дәфтәр битенә язып, өстәлгә куеп калдыра идек. 40 көннән соң никах бозыла, дип ишеткәч, бар көчебезне җыеп, алга таба яши башладык. Көтмәгәндә бүләкләр ясап сөендерүе, игътибарлы булуы, хөрмәт итүе, балалар өчен үлеп торуы белән күңелемә ачкыч таба алды Миңнур. Улларым да аны үз әтиләредәй яратты. Хәзер дә бер эшне дә Миңнур белән киңәшләшмичә эшләмиләр. Янәшәмдә һәрчак терәк, балаларыма яхшы, үрнәк әти булганы өчен Миңнурга рәхмәтлемен.
Әңгәмә барышында Рузалия апага күз салам. Иңнәрендә ничаклы авырлыклар күтәреп тә сабыр булып калган ул. Йөрәк түрендәге моңсу хатирәләрен яңартканда да тыныч кына сөйләвен дәвам итә. Язмышына үпкә белдерми, үткәннәре өчен үкенми.
Сынау өстенә сынау дигәндәй, шул ук елны беренче тапкыр мәрткә китә Рузалия апа.
— Октябрь ае, иртәнге сәгать дүртләр тирәсе. Йоклап яткан җиремнән җаным тәнемнән аерылып күккә очты. Янымда ак сакаллы бабайлар Коръән сүрәләре укый. Миңа да шул догаларны, кешеләрне билгеле бер авырулардан ничек дәвалап булуын өйрәттеләр. Әлеге халәт күпмегә сузылганын төгәл генә әйтә алмыйм. Җаным белән тәнем кушылганда өйдә тынлык, барысы да йоклый иде. Куркып, озак уйланып яттым. Күргәннәрем турында беркемгә сөйләмәдем. Ышанмаслар, исәрләнгән икән дип уйларлар дидем, — дип үткәннәрне искә алуын дәвам итте Рузалия апа.
Бу турыда якыннарына соңрак сөйли ул. Үзендә көч барын сизеп, бер-ике авыруны дәвалап карый. Шуннан соң бер-бер артлы тагын ике тапкыр мәрткә китә. Аннан ныклап торып дәвалау белән шөгыльләнә башлый. Сәлаховлар капка төбендә чират барлыкка килә. Кайлардан гына эзләп тапмыйлар аны. Америка, Голландиядән кайткан туганнарын алып килүчеләр дә була хәтта.
— Сеңлем минем белән ни булганын башта аңлый алмады, бик елады. Соңыннан гына төшенде, бүген үзе дә дин юлында. Миңнур минем белән күзәтелгән хәлләргә бер сүз дәшмәде. Хәзер дә ярдәм сорап килүчеләр булса, кире борма, ди. Үзе дә җомга саен мәчеткә барырга тырыша. Балалар да башкарган эшемә ихтирам белән карыйлар. Авылдашлар арасында элек кабул итеп бетерә алмаучылар булса да, хәзер аңладылар шикелле, — ди Рузалия апа.
Икенче никахтан бала табарга куркып берничә ел йөри ул. Гел елагач, сабые гарип туар дип уйлый. Әмма Миңнурны да әти булу бәхетеннән мәхрүм итәргә ярамый. Үзе, балалары өчен өзелеп торган ирен сөендерәсе килү теләге көчле була. 1995 елда Рузалия апа өченче улы Рәзилне алып кайта. Сау-сәламәт туган сабыйга әти кеше дә, Илнур белән Илназ да бик шатлана. Ә инде соңрак үзенә сердәшче, иренә кыз бүләк итәргә теләп, дүртенчегә йөккә уза. Ләкин бу юлы да Ходай малай насыйп итә аларга. Бүген исә көтеп алынган төпчекләре Ришат 8 нче сыйныфта укый. Олы уллары Илнур Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, шәһәрдә калган. Илназ менеджер, Рәзилләре башкалада механик булып эшли икән. Илназлары узган ел гаилә корып җибәргән. Хәзер Рузалия апа онык сөю теләге белән яна.
Үзендә булгач, көч балаларына да сирпелгән, олы улы буыннарны утырта икән.
— Хәзер минем яныма гына түгел, Илнурга йомышы төшеп килүчеләр байтак, — дип елмая әни кеше. — Ә сәләтем, һичшиксез, уртанчы улларымның берсенә күчәчәк. Тик әлегә бу турыда әйтергә теләмим.
— Мәрткә китүдән курыкмадыгызмы? — дип кызыксынам.
— Быел кыш дүртенче тапкыр мәрткә киттем. Дөньяның бар пычраклыгын күрсәттеләр. Уянгач, куркыныч, үлгәч ничек җавап бирермен икән дип уйлыйм, — ди Рузалия апа.
Дәвалау эше белән генә шөгыльләнү өчен 2002 елда мәктәпне, яраткан укучыларын калдырып китәргә мәҗбүр була ул.
— Укыту бик җаваплы эш. Ә икесен берьюлы алып бару мөмкин түгел. Шуңа күңелем кушканны сайладым һәм үкенмим. Авыруларга булышу — бурычым. Ярдәм сорап килүчене борып җибәрә алмыйм. Хәтта төннәрен дә шалтыратучылар бар. Үземне алып китеп, китереп куючылар да шактый. Клиентларны сишәмбе һәм җомга кабул итмим. Нинди генә авыру булса да, карамыйм, ерактан килсәләр, берәрсенә йортка кертәм йә үзебездә кундырам. Сишәмбе Мөхәммәд пәйгамбәребезнең күккә ашкан көне, ә җомга ике гаеттән дә олы бәйрәм. Бу көннәрне гыйбадәттә үткәрергә тиешбез. Аллаһка каршы барырга ярамый. Аның ярдәменнән, кодрәтеннән башка берни эшли алмыйм. Ике тапкыр шулай бик ялынгач, җомга, сишәмбе кеше кабул итәргә туры килде. Аллаһы Тәгалә шундук кисәтте, берсендә үз кулым, икенчесендә олы улымныкы сынды, — дип сөйли ул.
Соңгы елларда Рузалия апага эчкечелек, наркомания, бозык, күз тию белән мөрәҗәгать итүчеләр арткан икән. Моны адәм балаларының хак юлдан читкә тайпылулары, дөньяда азгынлык арту белән бәйләп аңлата ул. Динне модага керттеләр, бу да зур гөнаһ, ди Рузалия апа.
— Беренче вакытларда дәваланырга гына түгел, сөйдергеч, бозым эшләтергә килүчеләр дә булды. Андыйларны бусагадан ук кертмим, килеп тә йөрмәсеннәр. Мондый гөнаһлы эш белән шөгыльләнмим, күрәзәлек тә итмим. Аларны кешедән чыгару бик зур көч таләп итә, — ди дәвалаучы.
...Рузалия апа белән әңгәмәбезне шушы урында тәмамладык. Гөр килеп, төшке ашка уллары, ире, туганнары кайтып керде. Хуҗабикә гаиләсен түгәрәк өстәл артында үзе пешергән тәмле ашлары белән сыйларга ашыкты.
Сәлаховлар йорты
Сиринә Бәдретдинова | 21.05.2012
Ирек | 25.05.2012 14:12:18 |
Рузалия Сәлахованын номерын кайдан табып була? |