Шимбә 17 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“Җимеш үстерү ләззәт бирә!”

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Рөстәм абый Галимовны үз район халкы гына түгел, күрше Аксубай, Чистай кешеләре дә яхшы белә. Аның бакчачы дигән даны бар. Без килгәндә Рөстәм абыйның өендә йозак, үзе арткы як бакчада казына иде. — Яшьтән үк бакча яраттым. Ә армиядән соң бакчачылык, төрле агач, яшелчәләр белән бигрәк нык мавыга башладым, — ди Рөстәм абый. — Хәзер өйдә генә, шуңа яраткан шөгыльгә вакыт җитәрлек. Кемгә барсам да, бакчасын карыйм. Ят, миндә булмаган үсенте юкмы, дим. Безнең якларда бик сирәк очрый торган беренче груша агачын Горно-Алтайскидан алып кайттым. Аның тамыры хәзер дә исән. Бик юан булып үскәч, төптән үк кисеп яшәрттем. Ботакларына башка сорт груша ялгадым. Шулай итеп хәзер бер агач әллә ничә төр җимеш бирә. Нинди сортлы грушалар ялгаганымны, дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Кайда нәрсә күрәм, бер ботагын алып кайтам да ялгап куям.

   

“Виноград үстерү берни түгел!”

Рөстәм абый бакчасында 14 төр виноград, киш-миш, 3 төрле кура җиләге, кара бөрлегән, барбарис, алма агачлары үсә. Кызганыч, бер грушасы өшегән, бер төп абрикосны тычкан кимереп ха­рап иткән. Былтыр бик күп чәчәк аткан иде, ди.        

— Беренче виноградны, ар­миядән кайткач, Орен­бург­ка барып алган идем. Ул төшсез кара сорт булды. Аннан китте инде! “Дамбековский”, “Крымская жемчужина”, “Белая роза”, “Маленер”, 412 номерлы төшсез киш-миш дисеңме... Соңгы ел­лар­да яңа сортларны Ростовтан кайтарттым. Менә шу­­шы көннәрдә тагын кайтырга тиеш. Күргән саен аласы килә!

Виноград талымсыз бит ул. Аны үстерү берни түгел. Ботагын кадап куйсаң да китә. Карлыган кебек вакытында ки­сәргә, уңышы мул булсын өчен сирәк утыртырга кирәк. Көз көне кисеп, җир туңгач, барысын бергә җыеп бәй­лим дә яткырып ку­ям. Өстен җиңел­чә каплыйм. Өшемиләр.

“Лашман виноградын авыз итеп карыйсы килә”, дип көзен якын-тирә авыллардан гына түгел, күрше районнардан да киләләр. Һәркайсына бер тәлгәш булса да өзеп бирәм. Бала-чага, күрше-күлән, үземнең балаларга да җитә.  

Дөньядан артта калмас, үзе кебек бакчачылар белән аралашыр өчен Рөстәм абый компьютер алган, интернетка тоташкан. Бакчасындагы кайбер агачлар виртуаль дусларыннан икән. Ошаган агачларны бер-беребезгә шулай почта аша җибәрәбез, ди Рөстәм абый. Интернет яңалыкларыннан ка­ла, бакчачы бабай “6 соток”, “Природная газета”, “Са­ды Сибири” газета-журналларын алдыра.

— Актив хәбәрчеләрнең күбесе белән телефоннан аралашабыз. Журналистлар белән тыгыз элемтәдә. Бер-беребезнең телефон номерларын алар аша белә­без. Кайбер газета укучы бакчачылар, виноградка гел җылы су сибәм, дип яза. Әле­ге җимешне ничә дистә ел үс­те­рәм, беркайчан суны җылытып сипкәнем юк! Кайчагында үземә үзем хурланып та ку­ям хәтта. Су күп кирәк бит, кая шулхәтле җы­лытып бетерәсең, — дип гаҗәп­ләнә Рөстәм абый.       

Виноград ботагын 80 см тирәнлектә, төбенә вак таш салып, 1 чиләк тиресле туфракка, аннан соң калган өлешен бакчадагы гади кара җир белән тигезләп утыртсаң, бик әйбәт була икән.

Узган ел Рөстәм абый “Карпат” дигән бал кортлары кайтарткан. Алар чакмый торган токым, дип мактарга да өлгермәде, берсе маңгаемны чагып та китте!

— Чит кеше исен яратмагандыр. Бер лашманлыны да чакканнары юк иде. Сетка кими генә карыйм, төтен дә әллә ни кирәкми, бал алганда да үзем генә эшлим, — диде Рөстәм абый.  

 

“Бер сезонда 9 мандарин ашадык”   

Рөстәм абыйның өендәге экзотика бакчадагыдан ким түгел. Түрдә әфлисун, ман­да­рин, лимон үсеп утырса, ал­гы якта кофе, себер лимоны, лавр яфрагы бар.

— Кофе орлыктан 70 көн­дә тишелеп чыга. Чәчәге бик матур. Эчендә таш кебек ка­ты төше була. Киптереп тарт­тырасың да тәмләп эчә­сең! Балалар шулай эшләде, — дип тәфсилләп сөйли Рөс­тәм абый. — Аш пешер­гәндә үземнең лавр яфрагын кулланам. Сатып алган юк.

Кавын-карбыз, кыяр-помидорны да үзе утырта икән ул.

— Аларның берсен дә ашарга дип үстермим. Эш процессы кызык. Кайберәү­ләр, ник интегәсең, кибеттә винограды да, мандарин-әфлисуны да тулып ята бит, диләр. Алай түгел ул! Коры бөртектән яисә кәкре тамырдан үсеп киткән ботак җимеш бирә башлагач кичергән хисне аңлатып бетереп булмый. Тәме дә гел баш­кача, чөнки бакчама бер­­­нинди агу кертмим, — дип сөйли бакчачы бабай. — Кайчагында үрмәләп диярлек кереп ятам да, иртән тагын бакчама чыгып китәм. Кыймылдаганга бирермен, дигән бит. Сәбәп итәргә кирәк!  



 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Виноград шулай кышлый

Алсу САБИРОВА | 21.05.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры