Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КАЙБЕР ҖЫРЛАРЫМ ТӨШТӘ ТУА”

Йөздән артык җыр авторы Фирдүс Тямаевның иҗат җимешләрен яратып тыңласалар да, кайберәүләр аларны кем башкарганын да белмәде. Ә соңгы арада җырчы егет телдән төшми. Радио-телевидениедә еш яңгыраталар, интернетта клипларын меңләгән кеше карарга өлгерде, машинада аның дискы уйный, телефоннарда да Фирдүс җырлары... Фирдүс җырлар язу остасы, матур тавышлы җырчы булуы белән генә түгел, коймакны оста пешерүе белән дә күңелемне җәлеп итте. Чынлап әйтәм, ир-егетләр кулыннан әзерләнгән мондый тәмле коймактан авыз иткәнем юк иде әле.

 

 

 

Тулы исеме: Фирдүс Фә­рит улы Тямаев

Туган урыны: Нурлат ра­йоны Түбән Нурлат авылы

Туган көне: 3 февраль, 1983 ел

Белеме: Лениногорск музыка училищесы, Мәс­кәү энергетика институты

Иң популяр җырлары: “Сөям, җаным”, “Язмыштан юк узмыш”, “Дусларга” һ.б.

 

— Фирдүс, сине Түбән Нурлатта яшәп иҗат итүче чын авыл егете диләр?

— Төп йортта әнием Галия, аның ире Газинур, энем Фирзәр белән мәш килеп яшәп ятабыз. Әнием Аксубай районының Кыязлы авы­лы кызы. Чөгендерче дә булды, колхозда сыер да сауды. Хәзер ашханәдә пешекче. Гади крестьян гаиләсендә без дә гади булып үстек. Энем белән еш кына гастрольләргә чыгып китәбез. Төркемебездә ул тавыш режиссеры.

Әле абзарны яңартып ятабыз. Мал-туарны мулдан асрыйбыз. Сыер, ике танабыз бар. Энем үгезләр алмакчы була. Ул бик уңган, йорт җанлы, кулыннан кил­мә­гән эш юк. Кемне бә­хетле итәрсең инде, дим үзенә.  

“УАЗ”ыбыз бар. Шуның бе­лән җәй буе печән әзерлибез. Соңгы арада урманга йөри башладым. Утын хәстәрлим. Мунчага запасны мулдан тупладым. 

Авылда рәхәт. Үз йортымны салу белән мәшгульмен. Бер-ике елдан төгәлләп булмасмы инде. 

Нурлатта студия ачтым. 2005 елда төркем булып оешып, 18 кеше бергә шунда эшли башладык. Графигыбыз тыгыз, май-июньдә буш көн юк та.

— Фирдүс, кечкенә чак булса, аңлап та бетермәс идең, егет булып җиткәч ке­нә әниегезне икенче кешегә кияүгә биреп, бергә яши башлау бер дә җиңел булмагандыр?

— Әтием Фәрит 2001 елда, 45 яшендә кинәт йөрәге туктап вафат булды. Ул гомер буе авылда электрик вазыйфасын башкарды. Әти арабыздан киткәндә миңа 18 яшь иде. Бик авыр кичердем. Без өч бала калдык. Апам Ли­лия хәзер кияүдә, ике ба­ла үстерәләр. Әйткәнем­чә, энем Фирзәр белән мин әлегә әни янәшәсендә. Үл­гән артыннан үлеп булмый, тормышны дәвам иттек. Ялгызлык — тере үлем, диләр бит. Әнием шат күңелле, бер эштән дә курыкмас хатын иде, ләкин әти үлгәннән соң ялгызлык боектырды үзен.

Берничә ел элек аны кияүгә чыгарга үгетләдем. Ул оялды, яхшы түгел, кеше нәрсә әйтер, диде. Әмма әк­ренләп күндердем. “Әни, әти кадерле, сүз дә юк, аны беркем алыштыра алмый. Әмма ялгызыңа читен, тормышта иптәш кирәк, берәр кеше бе­лән кавышуыңны телибез, без каршы түгел. Син бит әле яшь. Без дә булышырбыз”, — дидем. Әни 42 яшен­дә тол калды. Соңрак, безнең киңәшкә колак салып, Газинур исемле ир бе­лән гаилә корды. Бик тату торалар. Ул әнине якын итә, эч­ми-тартмый. Аны хөрмәт­ләсә, безгә шул җитә. Әниебез бик матур, аңа әле 53 яшь кенә. Яратабыз үзен, горурланабыз. Ул киң күңелле, эшчән.

— Фамилияң си­рәк очрый торганнардан. Тямаев нинди мәгънәгә ия?

— Тямаевны элегрәк чуваш фамилияседер дип уйлый идем. Түбән Нурлатта халыкның яртысы, мөселман булсалар да, чуваш фами­лия­сен йөртә. Элек монда чувашлар күп торган. Энциклопедияләрне актарып карадым. “Тямай” төрек-татар сү­зе булып чыкты. “Җор тел­ле, булдыклы” ди­гәнне аңлата. Ә Фир­дүс исеме “оҗмах бакчасы” дигән мәгънәгә ия. Тү­бән Нурлатта Тямаев фамилиясен йөр­тү­че­ләр җитәрлек.

— Җырларны кайчан яза башладың? Сәх­нәдә күп­тәннән­ме?

— Концертлар куеп йөри башлаганга инде берничә ел. Иң башта “Язмыштан юк узмыш” җыры белән чыккан идем. Аны яраттылар, әмма кем башкарганын бик азлар гына белде. Хәзер күп авылларда концертлар куеп йөри торгач, таный баш­ладылар.

Җырларны 9 нчы сыйныфтан яза башладым. Әти­ем үләр алдыннан бер дәф­тә­рен бүләк итте. Анда үзе язган 15 кә якын шигырь бар. Күптән түгел кабат карап чыктым. Берсенә нигезләнеп, Нурлатыбызга багышлап җыр яздым. Җырларым күп, Аллага шө­кер. Соңгы вакытта кайбер көйләр тө­шемдә туа башлады. Ходайның бер хикмәтеме бу, яр­дәм кулы сузуымы, гаҗәп­ләнәм һәм аңлап бетерә алмыйм. Сикереп уянуга, онытылмасын дип, тизрәк көй­ли-көйли диктофонга яздырып куям.

Кечкенәдән гармунга гашыйкмын. Өйдә баяным һәм синтезаторым бар. Язганда аларда уйнап, җырны матурлыйм. Әнием ягы гармунда оста өздерә. Әтием генә уйнамады. Ул гомер буе: “Бер нәрсәгә үкенәм — баянда уйнарга өйрәнмәдем”, — ди иде. Ә җырга һәвәс иде. Өй­дә мин уйныйм, ул җырлады. Әти иң якын сердәшчем булды. Ул арадан китеп баргач, гаилә башлыгын гына түгел, якын дустымны югалтканны да аңладым. Бик сагынам. Те­ләсә нинди темага рәхәт­лә­неп сөйләшә идек.

Беркайчан әти-әни сү­зеннән чыкмадык. Әни гел Фирзәр белән миңа: “Аракы эчмәгез. Исерткечне куллансагыз, хатыныгызны рәнҗетерсез. Күз яшьләре төшәр. Гаилә шуннан таркала. Исерт­­кечтән ерак торыгыз, ул яхшыга илтми”, — дип тукып, сеңдереп килде. Энем дә, мин дә эчмибез, тартмыйбыз да.

— Ә холкың нинди?

— Авыр, артык кызу кеше мин. Әгәр юлыма каршы төш­сәләр, дуслар бер тапкыр гына начарлык эшләсә дә, кичермим. Араны шул ук минутта өзәм һәм дуслыкны яңартмыйм. Үзем ярдәмчел, минем кебекләрне “ыштансыз” диләр (көлә). Теләсә кемгә, сораса, хәлемнән кил­сә, булышырга тырышам. Холкым кызу булса да, гел кызып тормыйм анысы (кө­лә). Бик гади мин. Юкка да күңелем була. Чын авыл егете инде. Шуңамы салада концерт куярга яратам. Иң гади, ихлас тамашачы шунда.

— Күп артистлар авылларга барып “вакланмый” бит хәзер. Анда керем юк, дип аклана кайберләре...

— Бар, нишләп булмасын. Бүген сыер савучыларның кү­бесе аена 4-5 мең сум алып эшли. Иртә-кич йөреп, 31 көн тир түккәннән соң бит ул. Ә син бер концерт куеп, 15-20 мең сум кертәсең. Төркемгә бүлгәннән соң, үзеңә 7-8 мең сумы калса да, ничек яхшы. Күктән яумый, 2-3 сәгатьтә шулай эшләгәч, аз дип әйтү гөнаһ. Нәфесең ар­тык зур булмаса, җитә. 

— Фирдүс, коймак пе­ше­­рү осталыгыңа да тук­тал­мый булмый. Кайдан өйрәндең болай? 

— Пешерергә бик яратам. Сигез ел буе — дүрт ел Лениногорскида укыганда, тагын дүрт ел Азнакайда эш­ләгәндә тулай торакта тордым. Шул гомер эчендә әллә ниләр өйрә­нергә була. Коймак пешерергә аеруча яратам. Мактаныйм әле, бик шәп килеп чыга (көлә). Авыз иткәннәр дә шулай ди. Аның 3-4 төрен әзерлим. Катыкка чәй содасы кушам. Әйбәт­ләп туглыйм, кабарып пешсен өчен чәй содасын бераз гына күбрәк салам. Йомырка кирәкми. Камырның бер өлешен аерып алып, аңа манный ярмасы кушам, икенчесенә тары ярмасы салып болгатам. Фантазияне төр­ле­чә эшкә җи­гәм. Чүпрәсез генә әзерлим. Кайчак камырга аз гына какао да кушам. Ул үзенә күрә бер тәм бирә. Пешкән коймак өстенә угычтан сыр һәм сарымсак уып сөртәм. Кайнар коймак өстендә сыр тиз эри. Ул бик йомшак һәм тәмле була. Сарымсак исе дә сизелми, аны сыр үзенә ала.  

Күңел биреп әзерләсәң, бар ризык та тәмле. Ашауда сайланмыйм. Мантыйны бик яратам.

— “Сөям, җаным” исемле җырыңның клибында син гашыйк булган кыз чынбарлыкта да сөйгән ярың. Аның белән ничек таныштыгыз?

— Яратканым Резеда шулай ук Нурлат кызы. Район үзәгендәге студиямдә эшли, аның белән дуэтлар да башкарабыз. Клипны бергә әзе­рләдек. Язмыш диген, Нурлатта туып-үсеп бер-беребезне белмәгәнбез, Казандагы төнге клубларның берсендә танышып, очраша башладык. Танышкан мәлдә ул күңелемне матур күз­ләре һәм елмаюы, чибәрлеге бе­лән яулады. Тавышы да бик ошады. Ә очраша башлагач, аны тагын да яраттым. Ул бик сабыр. Мин бит кызу. Хол­кым начар. Ике кызу бер­гә туры килсә, янгын чыгар иде. Ул андый түгел, киресенчә, әкрен генә мине тынычландыра, юлын таба белә. Әти-әнисе дә бик әй­бәт, кунакчыл.

— Кайчанрак өй­ләне­шергә план­лаштырасыз?

— Исәп бар, 30 га җитәм бит (көлә). Башта йорт төзелешен тө­гәлләргә ки­рәк. Торыр урын да булмаган көе гаилә корасым килми. Егет ке­ше өчен 30 да өй­ләнү артык соң дип санамыйм. Аның каравы акыл утырган була, азрак аякка басасың, барысын да уйлап эш итәсең.

— Ярату көн­ләш­терә, ди­ләр. Син көнлә­шәсеңме?

— Бу икебездә дә бар. Әмма мин күб­рәк көнләшәм. Ник алайдыр, аңлата алмыйм. Кайчак шул кызулыгым комачау итә, әйтеп куйгалыйм, аннан ашыкканымны аң­лыйм. Хаталанган очракта гафу үте­нәм. 

Мине нәрсә дип кенә сөй­ләмәделәр. Ул гайбәтләргә колак салсаң, көнлә­шерлек тә. Башта “Фирдүс өйлән­гән”, аннан соң “Аерылган икән”, “Егылып эчә ул” дип ишеттерделәр. Ә Резеда акыллы, ке­ше сүзенә колак салмый, ми­не аңлый, аларның гайбәт икәнен яхшы белә. Шул сыйфатлары бе­лән күп бәхәс­ләргә юл куймый.

— Фирдүс, быел авылыгызда Сабан туе үткәрергә ният бар икән?

— Түбән Нурлатта 18 ел буе Сабан туе булмаган иде. Быел, Алла боерса, оештырырга исәплибез. Әл­бәттә, халык ярдәменнән башка булмас. Чыгымнарның шактый өлешен үзебез күтә­рәчәкбез. Иганәчеләр эзләмим. Хәер сорашып йөрергә яратмыйм. Халыктан сөлге җыйсак, шул җитә. Авылыбыз зур. Өч мәчет эш­ләп килә. Халыкның күбесе дини. Сабан туена хәтле күперне рәтләмәкче булабыз. Ул бик начар хәлдә. Шуңа акча җыябыз. Мондый эшләргә күз йомарга ярамый. Үзебезне яшьтән шулай тәрбияләргә кирәк. Акча була да бетә. Беразын менә шундый гамәлләргә дә керт­сәк иде. Үз авылыбыз бит, аның тө­зек һәм матур булуын кем теләми?! 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Коймакны оста әзерли

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Клипта атны да эшкә җиктек"

Лилия ЙОСЫПОВА | 18.06.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры