Пәнҗешәмбе 12 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“БУ — ХОДАЙ БИРГӘН СӘЛӘТ”

Балтач районының Норма авылында яшәүче халык табибы Равилә апа Кәримова турында күп тапкыр ишеткәнем булды. Төрле районнарда сүз ара сүз чыгып, “Балтач Равиләсе” дип, гел уңай яктан гына телгә алалар аны. Равилә апа данлыклы буын утыртучы. Тәмле телле, ачык күңелле кеше. Кул-аяк чыкса, кинәт бил ычкынып китсә, кабырга, умыртка баганасын утыртырга, тиз арада нинди дә булса башка ашыгыч ярдәм кирәксә, якын-тирә Балтач, Арчадан гына түгел, Кукмара, Шәмәрдән, Киров якларыннан да аңа киләләр.

 

 “Килгән бер кешегә ярдәм итәргә тырышам”

— Кечкенәдән үк үземдә ниндидер бер көч барлыгын сизеп үстем. Сөякләрне ге­нә түгел, кеше организмын белә идем. Ничек шулай — үзем дә аңламыйм. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтедер инде, — дип сөйли Равилә апа. — Әни ягыннан әби шундый иде. Аның яныннан кеше өзелмәде. Ул вакытта кечкенә идем. Кайчак күзә­теп торганымны хәтерлим. Әм­ма бу эшкә алай гына өй­рәнеп булмый. Мондый сә­ләт табигать тарафыннан йә бирелә, йә юк.

Безнең малайлар кечкенәдән хоккей уйнап үсте. Ул вакытта өч катлы хөкүмәт йортында тордык. Балалар   1 нче каттан ук, әни, үләм, бармак авырта, дип бө­тен подъездга акырып елап кайтып керәләр иде. Чыккан бармак, тайган кулларын тиз генә җайга салам. Малайлар аны сизми дә кала. Берсен­дә күрше хатыны: “Равилә, улымның баш бармагы бик шешкән, карап кына алчы”,  — дип керде. Ул вакытта буыннар утыртырга азмы-күпме сәләтем барлыгын беркем белми иде. Бу малайныкын да карап җайладым. Тыныч тормыш шуннан бетте, — дип көлә Равилә апа.

Болай дип әйтеп Равилә апа һич арттырмый. Сөй­лә­шә башлаган сүзне тәмамлап булмый, кесә телефоны шалтырый. Әйтерсең бөтен дөнья авыруга сабышкан. Гаҗәпләнүемә каршы ул, бүген чагыштырмача тыныч әле, диде.

Аягым авырта, дип Арчадан бер ханым килеп керде. Балтыры буеннан-буена каралып күгәргән, шешеп то­ра. “Нишләп йөрисең бу ая­гың белән, берничә көн үт­кән бит”, — дип каршы алды аны Равилә апа. Аягын авырт­тырганына чыннан да ун көнләп. Әлеге ханым аны үзеннән-үзе бетәр дип йөр­гән. Әле шул килеш бер бакчаны казып чыккан, бә­рәңге, суган утырткан! Авыл хатын-кызлары бигрәк үзлә­рен карамый инде, валлаһи! Равилә апа кулын авырткан җиргә куеп карау белән, чатнап сынган, кичекмәстән хас­таханәгә барырга, гипс куйдырырга кирәк, дип җи­бәрде.

Икенче килгән егет шулай ук Арчаныкы булып чыкты. Үзенең шәхси эше, кирәк кешегә заказга җиһаз ясаучы икән.

— Бүген материаллар кайтты. Шуны бушаткан идек. Авыр бит, җайсызрак та күтәрдем булса кирәк. Бил авырта. Шул аякка бәрә, көчкә атлыйм, — дип бер-ике сүз белән үз хәлен аңлатты ул.

Күз алдымда Равилә апа егетнең умыртка баганасын үз урынына утыртты. Хатын-кызларга, гадәттә, кул көче дә җитә икән, ә зур гәүдәле ир-атларга тез белән дә баскаларга кирәк, ди ул. Берничә урыннан тонык кы­на “шарт-шарт” итеп утырган сөяк тавышлары ишетелде. Егет рәхмәт әйтеп чы­гып китте. Аксавының эзе дә юк иде.

Күпме генә узгандыр, эч авыртуына чыдап булмый дип, тагын бер ир-ат килеп керде.

— Уникеилле эчәгеңдә яра бар. Менә монда бүсерең, — дип икеләнергә урын калдырмыйча әйтте ул.

Гаҗәпләнүем йөземә чык­ты булса кирәк, Равилә апа аңлатасы итте.

— Диагнозны да курыкмыйча әйтәм. Әле берәүнең дә зарланып килгәне юк, — ди ул. — Мин укыган кеше түгел. Ходай биргән сәләт.

Сүз башында Равилә апаны данлыклы дип юкка гына әйтмәгән идем. Чыбыксыз телефон нәтиҗәсе буларак, аның эше Казан травматологларына, РКБдагы табиб-профессорларга да ишетелә.

— Кайбер очракларда киңәшләшеп эшлибез. Бик авыр, җитди авыруларны караганда тиз генә шалтыратам. Үзем дәваларга икелән­сәм, аларга җибә­рәм. Берсенең дә кире борганы юк. Кайчагында миңа да барырга туры килә, — дип сөйли ул.

Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борганым юк дисәм, беркөнне “2 яшьлек кызыбыз кулын сындырды бугай, килеп китегез әле”, дип, бер әнинең шалтыратуына бара алмадым. Өйдә эш күп, җитмәсә, яңгыр килә, кич җитә, эшкә барыр чак иде, — дип сөйләвен дәвам итә Равилә апа. (Равилә апа колхоз конторасын җыештыра — А.С.). — Үзегез килегез, дидем. Алар туп-туры Казанга киткәннәр. Яңадан шалтыратып белештем. Гипс куйганнар. Шулай да, күңелемдә калды.

Аеруча авыр очракларны Равилә апа беркайчан онытмый икән. Берничә ел элек кичке сәгать 9 ларда күрше авылда яшәүче бер гаилә килеп керә. 13 яшьлек кызлары мәктәптә йөгерү ярышында катнашкан да аягын авырттырган. Коры сүз генә булып калмасын дип, Равилә апа бу гаиләнең кайсы авылдан, кемнәр икәнен исем-фамилияләренә кадәр әйтеп сөйләде.

— Карау белән аңладым — аягы бик җайсыз сынган иде ул кызның. Әле шул килеш, мәктәптән кайткач, әнисе янына фермага төшеп киткән, кире кайткан. Кыскасы, кыйммәтле вакыт үткән. Кичкә таба аяк шешә башлагач кына минем янга килделәр. Зинһарлап сорадым, хәзер үк Казанга китегез, ди­дем. 2 көн үтте микән, шул баланың үлүе турында ишет­кәч, бик авыр булды. Сепсис киткән, диделәр. Соңга калып килгәннәрме, табиблар яхшылап карап бетермәгәнме? Нәрсә булганын үзем дә белгән идем бит. Их, ник шунда карап кына җибәрмәдем, дип үкенүләремне белсәгез! Бик кызганыч булды, — дип сөйли Равилә апа.

 

“Үләннәрне урманнан гына җыябыз!”

 Кул шифасыннан кала, 10 еллар элек Равилә апа дару үләннәре җыеп, төнәтмәләр ясый башлаган. Моңа гаилә дусларының баш миендәге яман шеш авыруы сәбәпче була.

— 2000 елда РКБдан үзебез алып кайттык аны. Табиблар, 2 көн вакыты калды, диделәр. Менә шул 2 көнгә чытырдап ябыштык та инде. Ничек итсәм иттем, төрле үләннәр эчерттем. 2 көн, 3  көн үтте. Хәзер менә ничә ел — ә ул әле дә исән. Берничә ел без дә, үз гаиләсе дә нык карады аны. Алып барып табибына күрсәтәбез әле, дип хыялландык. Кызганыч, дустыбызны карап-күзәтеп торган табиб үзе шул авырудан китеп барды, — дип сөйли Равилә апа.

Башлангыч чорында булса, яман шеш авыруын да туктатып була икән. Моның өчен хәзер ире Ягъфәр абый белән ел да тиешле үләннәр җыялар. Иң беренче чиратта түндербаш (болиголов), аннан соң нарат ылысы һәм күркәсе.

— Түндербаш агулы үлән. Аны июльдә чәчәк аткан чорда, 2-3 көн эчендә җыеп, тө­нәтмәсен ясап өлгерергә ки­рәк. Киптереп эшләргә ярамый! Ул сыек заварка төсен­дә була. Без аны спиртка салып эшлибез.

Үләннәрнең берничә тө­рен Равилә апа белән Ягъ­фәр абый бакчаларында үс­терә. Әмма бу мәтрүшкә ише гадиләр, үзләре эчәр өчен генә. Ә ке­шеләргә даруга итеп ясый торганнарын Мари урманнарыннан җыя­лар икән. Әти-әнисенә балалары да кушыла. Иртән-иртүк китеп өлгермәсәк, аннан чыгып китеп булмый. Бер­өзлексез кеше килә, ди Равилә апа. Шуңа күрә малайлары да, соңга калмыйча җыенып куй, әни, дип алдан кисәтәләр икән. 

— Үләннәрне күчереп алып, өй янындагы бакчага утырту модага кереп китте. Урманда ул табигый рәвеш­тә, Ходай яудырган яңгырлар астында үсә. Ә бакчада аңа су сибәргә кирәк. Туфрак та бөтенләй икенче бит. Алай файдасы юк, — дип сөй­ли Равилә апа.

Салкын тигәннән, ашказаны авыруларыннан эчәр өчен хәзер яшь ак әрем җыяр вакыт икән. Ә ютәлдән нарат күркәсе кайнатмасыннан да яхшы нәрсә юк. Тиз­дән канәфер, сирень чәчәге җыяр чак җитә. Аны сызлаган буыннарга ышкысаң, нә­тиҗәсе әйбәт. Кемдер аны “Тройной” одеколонга салып төнәтсә, Равилә апа беркайчан алай эшләми. Һәрвакыт аракы йә спирт куллана икән. Болай нәтиҗәлерәк тә, сылагач, исе дә калмый. Тагын простатит, зоб, остеохондроздан да ясалган дарулар бар. 

— Яман шештән төнәтмә сорап, шуның кадәр күп ке­ше килә. Булгач, бусы да булсын инде дип, 3 ел элек бытбылдыклар алырга уйладым, — дип дәвам итә сүзен Равилә апа. — 5 сумга йомыркасын алып, чебиләрен үзем чыгардым. Шуннан китте инде. Хәзер әни кошлар 300 баштан артты. Әтиләре, балалары бар. Почта аша ин­кубатор кайтарттым. Ул шуның кадәр әйбәт булды, 17-18 тәүлек дигәндә менә дигән сәламәт чебиләр чыгара. Бытбылдыкның итендә дә, йомыркасында да ракка каршы күзәнәкләр бар. Авыруга гына түгел, сәламәт кешегә дә файдалы. Бабай ме­нә 5 йомыркадан башлаган иде, хәзер иртәләрен 15 әр­не чи килеш эчеп җибәрә. Үзем пешереп ашарга яратам, ите тәмле. Йомыркаларны да, алдан суеп чистартылган бытбылдыкларны да күпләп алып китеп торалар, — дип сөйли Равилә апа.

Ягъфәр абый яшьрәк чакта колхозда, аннары лаеклы ялга чыкканчы котельныйда эшләгән. “Хәзер ферма директоры”, — дип кө­лә аннан Равилә апа. Ягъ­фәр абый ел әйләнәсе 6-7 үгез си­мертеп, ит сату бе­лән шөгыль­ләнә икән. Бы­ел гына 3 башка чаклы киметкәннәр. 

— Клиентлар күптәнге, бар да шул ук. Алдан хәбәр итәм дә, ботлап алып бетерәләр, — ди ул.

Күренеп тора, Ягъфәр абый тырыш, сабыр кеше. Аларның абзары да бик чис­та, салкыннарда терлек, кошларга җылы булсын өчен хәтта газ да керткән­нәр. Килгән-киткән кешедән капка ябылып тормаса да, Ягъфәр абый Равилә апага беркайчан канәгатьсезлек белдермәгән. Кәримовлар ике ул үстер­гән­­нәр. Хәзер 5 оныклары бар икән.

— Улларымның икесендә дә минекедәй сәләт бар. Ул-бу булганда үз балаларын карыйлар. Әмма минем кебек зурлап читләргә алынырга рөхсәт итмим. Бик җитди эш бит. Һәрберсенә үз башым белән җавап бирәм, — ди әни кеше.

Ә Равилә апалар үзләре 5 бала үскән. Хәзер дүртесе исән икән. Барысы да Нормада төпләнгән. Аралашып, көн дә шалтыратышып яшибез, ди. Равилә ападагы кебек сәләтне Ходай бүтән берсенә дә бирмәгән икән.

 

“Терлек карарга да чакыралар”

Равилә апага ел әйләнәсе кешеләрне генә түгел, хайваннарны да карарга туры килә икән. Аягы авырткан пе­си-этләрне одеялга төреп еш алып киләләр. Кайсына тибеп җибәргәннәр, кайсының аягына басканнар. Ә хәзер менә җәй. Каз-үрдәк, башка кош-корт сезоны җит­те. Вак-төяк кенә түгел, Равилә апаны хәтта зур терлек карарга да чакыралар икән.

— Ветеринар, ир-атлар бәй­ләп салса, карап була. Берсендә иртәнге сәгать 6 да ярдәм сорап шалтыраттылар. Үгезләре тана янына чыгарга теләп киртәдән сикергән дә бер аягы борылып калган икән. Җылы су белән ышкыганда карыйм — күз­ләреннән мөлдерәп яшь ага үгезнең! Күпме тәҗрибәле кеше булсам да, зур малның елавын беренче тапкыр күр­дем, — дип шаккатып сөйли Равилә апа. — Озак интектереп булмас моны дип, тиз генә бордым да куйдым ая­гын. Кысып бәйләгән килеш 20 көн генә йөрде. Әй­бәт төзәлде.

 

Равилә ападан ютәлне дәвалау рецепты

Июньдә нарат күркәсен бармак башы чаклы гына вакытта җыеп юарга, дуршлагта саркытырга. Кайнап торган суга салырга. Су күркәләр өс­теннән 2-3 см артып торырга ти­еш. Күркәләр йомшап беткәнче кайнатырга, аннары сө­зәргә. 1 литр суга 1 килограмм шикәр комы салып, тагын кайнатып алырга. Балаларга 3 чәй кашыгы, зурларга бераз артыграк итеп шул сироп белән кичен чәй эчәр­гә ки­рәк. Бронхларны чистартырга менә дигән табигый рецепт!

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сихәтле бытбылдык йомыркалары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Равилә апаның дәвалаган чагы

Алсу САБИРОВА | 18.06.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры