Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АВСТРАЛИЯДӘ ТОРСАМ ДА, ҖАНЫМ — ТАТАРСТАНДА”

Ирек Гариф исеме Татарстанның суверенитет яулаган, татарларның мәйдан тоткан чоры белән бәйле. Ул вакытта аның исеме күп яңгырады, яшьләрне әйдәп баручы көчле лидерларның берсе. Шул еллардагы фотоларны карасаң, алгы сафларда байрак яки мегафон тоткан түбәтәйле Ирек Гариф булыр. Башкалардан усаллыгы белән аерылып торганга, урыс газеталары аны “националист со стеклянными глазами” дип тасвирлый. Беренче татар, аннары төрки яшьләре көннәрен уздыру, “Нәүрүз гүзәле” фестивале, төрле төбәкләргә барып, татар концертлары оештырып йөрүнең башында торды. Аннары чит илгә китте дә барды. Инде ике дистә елдан артык Австралиянең татарлар күпләп яши торган Аделаида шәһәрендә гомер итә. Өч елга бер туган якларына кайта, бар таныш-белешен барлап, алар белән очрашып, бер татар чарасын да калдырмыйча катнашып, кире Австралиягә оча. Быелгы җәен ул Казанда әнисе Рәбига апа, сеңелләре янында уздыра. Без аны Казанда Камал театры каршындагы мәйданда очраттык. Ялкынлы йөрәк өйдә утыра аламы соң?! Үз хокукларын якларга дип урамга чыккан мөселманнарга теләктәшлек белдереп йөрим, диде ул. Ирек ГАРИФ белән Австралиядәге тормышы, кайтырга җыенуы турында сөйләштек, Татарстанда барган вакыйгаларга карата фикерләрен дә сораштык.

 — Ирек абый, Татарстанга әллә ни еш кайтмыйсыз, шулай да, вакыйгаларны интернет аша күзәтәсез, facebook та яңалыклар эчен­дә кайныйсыз, аралашасыз. Республика 20 ел эчендә яхшы якка үзгәрдеме? Әллә инде үзебезгә хуҗа булудан туктадыкмы, сез әйтмешли, күп әйбергә ихтыяр көчебез җитми ка­ла...

— Казанда татарча бер сүз дәшәргә ярамаган, татар теленә урын калмаган вакытларны да бик яхшы хә­терлим. 112 нче мәктәптә укып йөргәндә әниемә: “Улы­гыз белән татарча сөйләшмәгез, надан кала, университетка укырга керә алмаячак”, — дип әйтеп кайтаралар иде. Мәктәптә укыганда татар теле йә иртән “нулевой” дәрес иде, йә алтынчы дәрес итеп укыталар иде. Махсус нәфрәт кенә тудыралар иде.

Хәзер татар дип яшим ди­гән кешегә шартлар бар, хәтта чит илдә дә мөмкинлекләр шактый. Татар телендә, начармы-яхшымы, телевидение бар, интернетта мил­ли матбугатны күзәтеп торабыз, берничә татар радиосы эшли. Татар телен өйрәним, сөй­ләшим дигән кеше дә максатына ирешә ала. Китаплар, дисклар юк дип әйтеп булмый. Хә­зер инде Skype аша да тел дәресләрен алып баралар. Аз­мы-күп­ме татарча лагерь­лар оештырыла, ике елга бер Бөтендөнья татар яшьләре форумына җыелалар. Дуслар миңа: “Кайчан кил­мә, татар җырлары яңгырый, татарча хәбәрләр укый­сың, карыйсың, Австралия кызык түгел сиңа”, — дип шаярталар.  Австралиянекен дә карыйм, ләкин миңа, билгеле, үземнеке якынрак.

Нинди генә бул­масын, яшь­ләр бар, хәрәкәт сизелә. Мәй­дан­га да чыгалар, интернетта утырып төрле проектлар да эшлиләр, авылда, шә­һәрдә конкрет гамәл башкарып, татарча яшәү­­че­ләр күп. Моңа сөе­­нәм.

Татарстанда Дәү­ләт телләре турындагы канун бар. Аны куллану-кулланмау бу ин­де икенче мәсь­­әлә. Ке­шеләрнең, хөкү­мәт­нең аңа карашын тикше­рү ки­рәк. Әл­бәт­тә, империянең беткәне юк. Алар да яшибез ди, ә  татар үзенчә тормыш алып барырга тели.  90 нчы елларда кирәгенчә барысына да ирешелде, ләкин нәти­җәдә бүген ни күрик, күп кенә мәсьәләләрдә без арт­ка чигендек, мәҗбүр иттеләр. Мондый хәлгә тө­шү­дә Мәс­кәүнең өлеше әллә ни зур түгел, чөнки дилбегәне йомшарттык, урысча әйт­мешли, “расслабились”. Ә 90 нчы елларда эш башланды гына югыйсә. Тулы мөстә­кыйльлек булган очракта да җиде кат тир чыгарырга туры ки­ләчәк иде, ә без ничек барыр, шулай барыр дип кул селтәдек. Татар халкы үзенә дигәндә йомшак. Әбием гел: “Йомшак булсаң, басарлар, усал булсаң, асарлар, урта усал булсаң, ил агасы ясарлар”, — ди торган иде. Усаллыкны да күрсә­тергә кирәк шул безгә!

— Элек халык, яшьләр дәррәү булып мәйданга чыкты. Ул вакытта татар, милләт дип уйлаучылар шактый иде. Хәзер, мисал өчен, милли эшләргә яшьләрне әллә ни җәлеп итеп булмый. Һәрберсенең үз эше, үз мәнфәгатьләре ди­гәндәй...

— Әллә 90 нчы елларда җиңел булды дип уйлыйсызмы? Секталар принцибы буенча эшләдек, һәр­бер кеше белән ае­рым сөй­ләшеп, вәз­гыятьне аңлатып, йө­рә­генә сеңдерү эше алып бардык. Мәй­дан­да булган һәр яшь кеше ул кулыннан ияр­теп алып кил­гән шәхес. Милләтчеләр “штучный” тауар. Бү­ген дә шулай. 

Без ниләр башкарырга кирәклеген бел­­ми дә идек. Урыслар Масленица уздырганда Нәүрүз­не казып чыгардык. “Идел” лагеренда беренче тапкыр татар яшьләрен туплый алдык, хәрә­кәт китте. Төрки халыклар бе­лән элемтә булдырдык. Казах, үзбәк, азәрбайҗан, төрек, кумык, ногай, хакас, башкортларны үз тирәбезгә туплый алдык. Татар кешесе икән, ул телен, тарихын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Матбугат та милли үзаңны үсте­рүгә күп көч салсын иде. Татарны бүлгә­ләргә кирәкми, үзен татар дип санаган һәр кешене милли эшкә тарту зарур.

— “Тиеш”, “кирәк”, “әһә­­­миятле” дип утыру вакыты да түгел, берсе дә беркемгә дә тиеш түгел, мәҗбүриләп булмый. Сезнең яшьтәшләр дә Казанда калмады, күбегез чит илгә чыгып китте... Читтән өйрәтеп утыру җиңелрәк.

— Китмәс идем, валлаһи... Өйләндем бит, җаный, нишләтим?! Тәнем Австралиядә булса да, җаным шушында. 1991 елда Австралия татарлары Казанга килде. Аларны берсе дә каршы алмады, курыктылар. Үзем каршы алып, озатып йөрдем, ата-бабаларының туган якларын эзләп табып, Башкортостанга ка­дәр барып җиттеләр. Булачак хатыным Мөшәррәф тә алар арасында иде. Танышып, аралашып киттек. Барысы да күз ачып йомганчы булды, Казанда никах ясап, туй уздырдык. Ул Австралия­гә китте, мин торып калдым. 1992 елның февралендә чакыру килде, Аделаидага очтым. Ике елга гына дип кит­кән идем, егерме елга сузылды.

Әлбәттә, андагы тотрыклы тормышка ияләнү авыр булды. Үземне кызган ташны суга салып суыткан кебек хис иттем. Казандагы кайнап торган тормышны сагындым, анда ничек, монысын ничек хәл иткәннәр икән дип бәргәләнә идем. Ләкин сагышка бирелеп утырырга вакыт юк, Мөшәр­рәфнең улы Нәҗәт бар иде, аңа әти булдым. Гаилә башлыгы буларак, аларны ризыкландырырга, тәрбия­ләр­гә кирәк. Телне өйрәнергә кирәк иде, чөнки ансыз урам себерүче булып та урнашып булмый.

Бер-бер артлы кызларыбыз Иделбикә, Сөембикә, аннары Хафизә туды.

Индонезия, Бруней, Малайзия, Согуд Гарәбстаны кебек илләргә хәләл тавык ите саткан бер албан кешесе бар иде. Ветеринар белгечлегем дә булгач, мәчет имамы эшкә алды. Машина чала, мин дога укып торам. Ярты көн эшлим, ярты көн тел өйрәнү курсларына барам. Аллага шөкер, андагы татарлар мине кире какмады, үземне ятим итеп тоймадым.

Гаилә зур, нишләргә? Әбиемнең: “Улым, солтан тәхетеңнән төшсәң, ике һөнәр сайла: берсе — икмәк пешерүче, икенчесе — мал чалучы. Ач булмассың”, — дигән сүзләре искә төште. Ипи-тозлык инглизчә белә идем, игълан күрәм — ик­мәк­че, кондитерлыкка уку курслары ачыла икән. Тә­вәккәл­ләп бардым, гаҗәп, лә­кин мине алдылар. 12 яшемнән 4 баланы берничә көн карый идем, ашарга үзем пешердем, кечкенәдән калган осталык еллар узгач та юкка чыкмый икән! 

Укыганда параллель эшләдем дә. Икмәк тә пешердем, торт, пирожныйлар да ясадым. Эшемә зарланмадым, акчасы яхшы чыкты. Әмма табиблар эшемне алмаштырырга киңәш итте, билем, аркам белән проблемалар килеп чыкты. 2000 елда тагын укырга кердем, социаль хезмәткәрләрне әзерли торган курсларны тәмамлап, өстәмә һөнәр иясе булдым.

Бүген мөһаҗирләр җәм­гыя­тендә тәрҗемәче булып эшлим. Эшсезләр, пенсионерлар, студентлар  белән аралашып, аларга тәрҗе­мәдә ярдәм итәм. Мөһаҗирләрне Австралия хөкү­мәте белән аралаштырам, инглизчәдән уйгыр, төрек, үзбәк, урыс телләренә тәр­җемә итәм. Үзбәкстанның Андижан вакыйгаларыннан соң Аделаида шәһәренә 52 үзбәк гаиләсе килде, аларга тернәкләнеп китәргә булышабыз. Һөнәремне тагын да камилләштерәсем килә, яңа тел­ләр өйрәнәм, анысы хәзер җайлы, телләрне sky­pe аша гына өйрәнәм. Акчасы начар түгел, җитә.

— Сезнең хакта Казанда төрлесен сөйлиләр, гаи­ләсен ташлаган, өченче татар оешмасын булдырган дигән сүзләр дә йөри...

— Кызганычка каршы, хатыным Мөшәррәф белән аерылышырга туры килде. Балаларымнан баш тартмадым, алимент түлим, алар бе­лән аралашам. Нәҗәткә хәзер 25 яшь, Иделбикә 19 ны тутырды, ул журналистлыкка укый, Сөембикә 18 яшендә, укытучылык һөнә­рен үзләштерә. Кечкенә кызыбыз Хафизә 9 нчы сыйныфта белем ала. Хатыным белән аерылышуыбыз арабызда хисләр юкка чыкканнан түгел, ә туганнарының принципиальлегенә бәйле булды. Алар милли эшләр белән шөгыльләнүемне  өнәп бетермәделәр. Казанның меңьеллыгына багышланган күргәзмә оештыруыма каршы чыктылар. Австралия хөкүмәте безгә урамда зур мәйданны бушка би­рә иде, анда 9 ай дәвамында Казан, татарлар турында австралиялеләргә сөй­ләргә мөмкинлек бар иде, Казан кешесе буларак, ничә елга бер килә торган бу вакыйганы билгеләмичә уза алмый идем. Мөшәррәф туганнары позициясендә калды, бу аның сайлавы булды. Австралиядә ике татар җәм­гыя­те бар иде — берсе Садрилар, икенчесе Вәли­ләр нәселе. Мин җитәкләгән “Туран” төрки халыклар оеш­масы эшли.

— Австралиядә күпме татар бар? Нинди тормыш белән яшәп яталар? Уку, дини йортлар җитәрлекме?

— Татарлар күп түгел, меңгә якын кеше исәпләнә. Тарихка килгәндә, татарларның Аделаида шәһәре­нә килеп урнашуына 100 елдан артык. Алар Австралия тарихында “ак мөселманнар” дип теркәлгән, әле дә шул исем белән атыйлар. Австралия үзен дәүләт дип игълан иткәч, бирегә ак тән­ле европалы гына күченә, килеп урнаша ала дигән канун чыга. Азиялеләргә, кара тәнлеләр­гә чикләр ябыла. Беренче күченгән мөселманнар ул Госманлы империясеннән албаннар була, Маривада дигән җирдә камышлы ши­кәр үстерәләр. Алар артыннан татарлар килә. Илгә кер­тергәме-кертмәскәме дигән сорау туа. Үзләре ак тәнле, ләкин диннәре ислам. Албаннар болгарлар белән аралашып, беренче татар мөселманнары юкка чыга. Маривададагы мәчеттә архив бар, казынырга кирәк, тарихлары өй­рә­не­леп бетмә­гән.

Канберра шәһәрендә Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булучы каһарманнар исемлеге бар, анда Казан егете Габдулла Ганибәков исеме дә телгә алына. Ул 1916 елда һәлак була, Австралия гаскәрие, Франциядә вафат.

Икенче бөтендөнья сугышы каһарманы Сабит абый бар иде. Аны да Австралия хөкүмәте рәхмәт белән искә ала. Ул вафат инде. Бик кызыклы тарихлы кеше ул. Аның гаиләсе зур була. Башкортостанның Стәрлебаш авылында аның әтисе имам булган. Кыерсытуларга түзә алмагач, 12 баласын ияртеп, ата кеше Әфганстанга китә, шунда вафат булып, Кабулда җирләнә. Улы Сабит абый Һиндстанның Бомбей шәһәренә барып, инглиз телен бик тиз үзләштергәнгә күрә, Бөекбритания консуллыгында хезмәт итә, аннан энесе белән Мельбурнга килә. Алар артыннан шул вакытта Шәркый Төркестаннан татарлар килә башлый.

Татарлар сәяси басым астында Австралиягә күчен­гән халык булып санала. Төрекләр икътисадый басым белән килгән дип исәп­ләнә, эш эзләп шушында төпләнәләр. Аделаидада татарлар үз акчаларына татар мөһаҗирләре истәлегенә таш урнаштырды. Анда мондый сүзләр бар: “Бу таш Русия империализмы һәм коммунизмы аркасында булган озакка сузылган мөстә­кыйль­лек, азатлык өчен изге көрәштә вафат булган татар-башкортның, чит илләр­дә мөһаҗирлектә вафат булган милләттәшләребезнең изге рухына куела”.

Австралиядә мөһаҗир-ләр күргәзмәсе оештырдык, 9 ай дәвам итте. Һун заманнарыннан алып 90 нчы еллардагы мөстә­кыйльлек өчен көрәш­кән көннәргә кадәр татар тарихын күр­сә­тә алдык. Австралиядә татарлар күп булмаса да, хө­күмәт аларның барлыгын белә, ярдәм итә. Мәсәлән, нинди генә чара узмасын, штат, хөкү­мәт, парламент, шәһәр башлыклары килә. Австралия хөкүмәте календарь чыгара, анда 15 октябрь Хәтер көне итеп теркәлде. 2009 елда Австралиядә татарларның килеп урнашуына 150 ел тулу тантанасы билгеләнде.  Хәзер Сабан туе уза.

1888 елда Аделаида шә­һәрендә 4 манаралы беренче мәчеткә нигез салына, ул әле шәһәр уртасында тора, дәүләт карамагында. Иске мәчетнең бер кирпеченә дә зыян китермичә, аны тарихи бина итеп күз карасыдай саклыйлар. 10 мәчет бар, аларның кайсы албанныкы, төрекнеке, әфганныкы, гарәпнеке һ.б.

Татарча укыткан якшәмбе мәктәбебез бар, килгән чорымда анда укытучы булып эшләдем. Шәһәребездә ислам колледжы бар, ул Русиядәге урта белем бирүче кебек уку йорты, тик биредә 12 ел дәвамында бе­лем алалар. Барлык фән­нәр инглизчә, ләкин гарәп теле, ислам тарихы, ислам әдәбе дәресләре бар. Укытучылар төрле милләттән булырга мөмкин, әмма бер шарт — эш вакытында мө­галлимә гаурәтен каплап йөри. Башта 14 бала гына укыды, хәзер 500 гә якын укучы бар. Барлык мөселманнар балаларын шунда укытырга тели. Аделаидада күптән түгел тө­рек­ләр дә үз көллиятен ачты, фәннәрне төрекчә-инглизчә укыталар. Балалар белән татарча гы­на сөйлә­шергә тырышалар. Бу очракта Мөшәррәфкә рәхмәт, өйдә инглиз телен­дә сөйли башласалар, кырт кисә иде. Өйдә балалар бе­лән туган телдә генә сөй­ләшеп, телне саклап калды.

Татарның үз мәчете, мәк­тәбе, кунакханәсе дә булыр иде, ләкин бу эшләр  булдырылмый калды. Инде алар киләчәк эше.

— Австралия татарларының Татарстанга карата мөнәсәбәте нинди? Рөс­тәм Миңнеханов та бик канәгать булып кайтты булса кирәк...

— Бүгенге Австралия татарларының күпчелеге Шәр­­кый Төркестаннан килүчеләр, алар барысы да Австралия ватандашлары. Казанны күрми калучылар да бар, ләкин Казан, Уфа, Татарстан белән кызыксыну бар, киленнәр алышу гадәте дә яши. Яшьләр Казанга килә, киләсе елга Универсиадага җыеналар. Кызларым соңгы тапкыр 1997 елда килде, аларга да Казанның ничек үзгәргәнен күрсә­тәсе иде!

— Үзегезнең бөтенләйгә Казанга кайту теләге бармы?

— Миңа 48 яшь. Казанда укуымны тәмамлагач, биредә бер көн дә эшләп карамадым, хәзер кайтып кайда эш табармын соң? Пенсиягә чыккач, кайту турында уйларга мөм­кин, әлегә юк. Казанда әнием, туганнарым яши, алар белән көн саен аралашам. 75 яшьлек әнием skype ны бик тиз үзләштерде, видео аша сөйләшеп торабыз.

Австралиягә кешеләр тотрыклы тормыш эзләп китә, әле дә Татарстаннан килеп төп­­­ләнүчеләр бар. Милли азчылык өчен барлык шартлар тудырылган дәүләт. Аборигеннарга карата мөнә­сәбәтләре искиткеч. Аларның резервация җирләре бар, кабилә башлыгының рөхсәт кәгазе булмаса, территорияләренә кереп булмый. Борынгы цивилизацияләре калган, табигать балалары булып яшиләр. Инглизлеләр “без сезгә цивилизация алып килдек” дисәләр, җа­ваплары кыска: “Безгә кирәк түгел иде, үзең белән алып кит Европага”, — ди­ләр. 10 ел элек Австралия хөкүмәте аборигеннардан җирләрен басып алулары, аларны үтергәннәре өчен гафу үтенде. Нинди генә чара узмасын, хөкүмәт вәкилләре бу җирләргә хуҗа булган кабиләләргә, аларны изге җирләрендә басып торырга мөмкинлек булганга рәхмәт әйтәләр, дога кылалар, аннары гына чара башланып, үз сүзләрен җиткерәләр. Ә бу Русиядә башка сыймаслык гайре табигый күренеш. Мисал өчен, Әстерханда кайсы губернатор бу татар җире, Алтын Урда биләмә­ләре дип сүз башласын?! Яки Төмәндә тарихи татар җирләрен искә аламы?! Күз алдына да китерү авыр. Лә­кин өметсез шайтан ди, тормыш үзгәрүчән, бигрәк тә хәзер динамикада яшәгән дөньяда татарның хәле яхшыга үзгәрер дип ышанам!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Кызларым һәр татар чарасында катнаша" 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Әнием, сеңлем белән татар җырына мөкиббән китәбез"

 

 

 

 

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 03.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры