Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
"МУНЧАНЫ БАР ДА ЯРАТТЫ"

Алабуга районының Черкас авылында яшәүче Иван Мельников турында бер мәртәбә язган идек. Фантазиягә бай Иван Николаевич ул вакытта атка машина тагып йөреп, бөтен тирә-якны таң калдырган иде. Бу юлы күрешеп, аның тәгәрмәчле мунчасына хәйран калдым. Иван Николаевич күршедәге Куклюк авылында урта мәктәп директоры. Дәүләт эше белән беррәттән, ул менә ничәнче ел авылында экотуризм булдыру теләге белән янып йөри. Музей, абзарындагы сарык, кәҗә, сыер, атлар, утын ярырга махсус җайланма, шул исәптән тәгәрмәчле мунча — барысы да кунаклар өчен уйланылган. 3 июньнән соң гына да, ике авылны бер итеп, 200 дән артык турист килеп киткән. Арада финнар, швед, төрек, кытай һәм японнар булган. Тел белән проблема булмаган. Барысының да тәрҗемәчеләре бар иде, ди Иван Николаевич. Күпләренең авыл мал-туарын беренче генә күрүләре икән. Арада аеруча батырлары сыер, кәҗә савып караган, утын ярган.

 — Нәрсә-нәрсә, ә тәгәр­мәч­ле мунчадан бар да ка­нәгать! Ихатамда 3 мунча бар. Берсе өй белән бер тү­бә астында, икесе ишегалдында. Ышанмыйсың, шуларның берсе дә менә монысына тормый, — дип тә­гәрмәчлесе турында сөйли Иван Николаевич. — Чын кү­ңелдән эшләгәнгә күрәдер! Идәндә ярыклары калгач, җылы булмастыр дип, башта бик борчылган идем. Кая ди ул! Ут! 

Тәгәрмәчле мунчаны 10 көн дигәндә бер кочегар, ике балта остасы эшләп куйган. Материалга бер тиен дә тотмадык, ди.

— Кайда нәрсә бар, шуннан җыйдык. Гел калдык-постыктан гына эш­ләнсә дә, шуның ка­дәр әйбәт килеп чыкты! Калай да бер кешедән артып калганы. Үзләре йорт түбә­сен алыштырганнар иде. Безгә җитте, кирәк булса, алып кит, диде, — дип сөйли Иван Николаевич. — Ташны елга буеннан җыйдык, “Т-150” арбасының дискларына тутырдык. Яртылаш кына булса да, кызулыгы өчен бу да җитә. Тулысынча тутырсаң, утыра алмаслык кызу булачак. Газ баллоныннан калган 2 савыт — кайнар су өчен. Барганда бер граммы да түгелми. Салкын суны аерым алып кереп куябыз. Ике яклап ләүкә, чабынган кешегә себерке эленеп тора. Гадәт­тә, каен, нарат утыны ягабыз. Ә тәгәр­мәч­ләр “Газ-53”­тән калган. Мунчаны алдан “Т-40”, “МТЗ” яи­сә нинди дә булса машина алып бара. Бернинди документы булмагач, аны зур юлга алып чыгып бул­мый, әлбәттә. Барган очракта да басу буйлап, күрше-тирә авылларның елга буена урнашабыз. 

Яга барасың, керә торасың. Томаларга кирәк булмагач, ис тию куркынычы да юк. Шәһәрдән кайткан кешеләр, килгән кунаклар, туристлар —  мунчаны бар да яратты. Ягып җибәр­гән булсак, сөйләш­кән арада әзер дә булыр иде, — дип сөйли килгән бер кешегә кунакчыл Иван Николаевич.

 Алабуга районы.  

 

    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алсу САБИРОВА | 04.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры