Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ДИНСЕЗ ТОРМЫШЫБЫЗНЫ КҮЗ АЛДЫНА ДА КИТЕРӘ АЛМЫЙБЫЗ”

Бүген өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә дингә тартыла башлады. Аеруча яшүсмерләрнең моңа битараф булмавы куандыра. Димәк, киләчәгебез иманлы. Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче 10 яшьлек Әминә Яруллина яз айларында Чаллыда узган Коръән уку бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулаган. Гаиләдә дини тәрбия алган кыз 3 яшеннән гарәп хәрефләре өйрәнгән, 7 яшендә Коръән укый башлаган. Яруллиннар хуҗалыгына үтүгә, мине гаилә башлыгы Фидаил хәзрәт каршы алды. Ул тумышы белән Теләче районының Урта Мишә авылыннан. Кечкенә чагында әти-әнисе Казанга күченгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, үсмер егет хәрби уку йортына Мәскәүгә юл тоткан.

 — Шунда вакытта дин бе­лән кызыксына башладым, — дип сөйләде хәзрәт. — Туган якка кайткач, 3 ел мөх­тәсиб булып эшләдем. Соңыннан гаиләм белән Согуд Гарәбстанына барып урнаштык. Әр-Рияд шәһәрендә хатыным Әлфия белән дин дә­рес­ләре алдык. Сигез елдан соң кире монда кайттык. Ис­ке Җөри — Әлфиянең туган авылы. Биредә дингә караш уңай, район үзәгенә дә якын.

Кайтып төпләнгәч, хәзрәт йорт салырга керешә. Авылда искиткеч матур, затлы, бө­тен уңайлыклары булган нурлы өй калкып чыга. 2009 елда әлеге йорт каршында мәд­рә­сә дә барлыкка килә.

— Аны төзүдә район җи­тәк­челеге, эшмәкәрләр бик булышты, — дип әйтте хәз­рәт. — Без мәдрәсәне “Мирас” хәйрия интернаты дип атадык. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән малайлар торып укый. Барлыгы 8 бала. Кич­ләрен аларга ияреп авылның апа-абыйлары да дин дәресе ала. Гарәп хәрефләрен танырга, Коръәнне дө­рес итеп укырга өйрәнәләр. Алга таба гарәп телен үз­ләш­терәләр.

Әлфия һәм Фидаил Яруллиннар 7 балага гомер бир­гән. Олы уллары Ибраһимга 17 яшь. Ул да сеңлесе Әминә кебек Әлмәт, Чаллы шәһәр­ләрендә узган дини бәйге­ләрдә беренче урынны алган. Бүген Төркиянең Истанбул шәһәрендә Коръәнне тирәнтен өйрәнә икән. Кызлары Зәйнәп бы­ел 9 нчы сыйныфны тә­мамлаган. Мәрьям, Әминә шулай ук мәктәп укучылары. Гайшә белән Фатыйма балалар бакчасына йөри. Төпчекләре Абдуллага нибары 1 яшь.

— Быел яз Чаллыда узган мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның республика күләм 17 нче Коръән уку бәйгесендә кызыбыз Гайшә дә беренче урынга лаек булды, — дип шатланып сөйләде әти кеше. — 4 яшькә чаклылар арасында аның кебек Коръән укучы табылмады. Кызларымның конкурста җиңүгә ирешүен­дә әниләренең өлеше зур. Әлфия алар белән дә, авыл балалары белән дә бик теләп шө­гыльләнә. Дин безнең яшәү рәвеше. Ансыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә дин аша дөрес итеп яшәү тәр­тибен өйрәтә.

Хуҗабикә дә, кызлары да башына яулык бәйләгән. Әлфия ханым бик күркәм, җиде бала тапкан хатын-кыз дип һич әйтмәссең.

— Җимеш биргән агач картаймый, — дип елмайды ул. — Балаларыбызның иманлы булып, дин та­ләп иткәнне үтәп яшә­вен телибез. Шул максаттан авыл кызларына да дин дәресләре бирәм. Башта бу эшкә куркып кына тотындым. Кеше ничек кабул итәр дип уйладым. Соңыннан әти-әниләрнең моңа уңай карашын белгәч, рәх­мәт сүз­лә­рен ишет­кәч, күңел үсте. Ныклап укытуга алындым. Мәдрә­сәгә сабак алырга те­ләп кил­гән балалар белемне тиз үзләштерә. Алар бө­тен әйт­кәнне отып бара. Ара­да читләшүчеләр дә булды. Элек унбишләп кеше белем алса, хәзер сыйныфта бер, ике кыз гына. Яшь балам булганчы атнага ике тапкыр дәрес бирдем, быел бер генә туры килде. Бик тырышканда уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Андый кеше­ләргә Аллаһы Тә­галә бу дөньяда да, ахи­рәттә дә әҗерен бирә.

— Балаларыгыз күпме вакыт эчендә Коръән укырга өйрәнде?

— Моның өчен шактый көч, сабырлык, вакыт кирәк. Коръән өйрәнүгә көн саен вакыт калдырабыз. Алайса, онытыла. Тормыш шундый нәрсә, читләшергә һәрчак сә­бәп табыла.

Кызларыбыз телләре ачы­луга безнең арттан кабатлап йөри башлый. Әми­нә, мәсә­лән, 3 яшьтән хәреф өйрәнә башлады. Ул бу вакытта 10 гарәп хәрефе белә иде. Мәктәпкә киткәч, га­рәпчә укырга өйрәнде. 7 яшендә Коръән укый белә иде. Гайшәне исә тагын да иртәрәк гарәпчә укырга өй­рәттем.

Ишле гаилә булуларына карамастан, Яруллиннар йортында искиткеч тәртип, пөхтәлек. Хуҗабикә белән саубуллашып, аларның йорты каршындагы интернат-мәдрә­сәгә уздык.

— Беренче катта юыну бүлмәсе, бәдрәф, душ, ашханә, тренажер зал, китапханә, компьютер бүлмәсе, — дип күрсәтте хәзрәт. — Телевизордан гарәп каналларын карарга мөмкин. Икенче катта йокы бүлмәләре урнашкан. Биредә яшәүче балалар белем алырга авыл мәктә­бенә йөри.  Аннан кайткач, дәрес хәзерлиләр, дин сабагы алалар. Атна саен берсе дежур тора. Кем коридор, кем кухня, кем сыйныфны җыештыра. Алтысының әти­се юк. Өчесе аерылган, өче­се мәрхүм. Бу очракта ислам шәригате буенча алар ятим булып санала. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикле яисә тулы булмаган гаиләдән килгән балаларны чиратсыз бирегә алабыз.

— Ашау ягы ничек?

— Аш-су остасы күршедә генә. Көн саен төрле ризыклар пешереп кертә. Итне Корбан гаетендә җыеп калабыз. Нәзер итләре китерүчеләр дә шактый. Алар суыткычның туңдыру камерасында саклана. Бәрәңгене гошер сәдакасы, ярмаларны Рамазан ае ахырында фитыр сәдакасы итеп тапшыралар. Аны хәзер күп җирдә акчалата бирәләр. Ләкин шәригать буенча, ул ярмалата өләшенсә хәерлерәк. Кайбер районнардагы иганәчеләребез тартма-тартма печенье китерә. Көнгә дүрт ипи (ике ак, ике кара) кибет хисабыннан шулай ук бушка бирелә. Коммуналь тү­ләүләргә районнан булышалар.

Биредә уку бушка. Дин белән кызыксынучы балалар саны киләчәктә артсын иде. Аларга белгәннәребезне җиткереп, динебезне үстерә алсак, бик канәгать булыр идек!

Теләче районы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яруллиннар гаиләсе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мәдрәсә

Эльмира СӘЛАХОВА | 04.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры