Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ГОМЕРЕМ БУЕ “ӘТИ” ДИП ДӘШӘСЕМ КИЛДЕ”

Рәмзилә Хөрмәтова исеме телевизор караучыларга яхшы таныш. Ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында 8 ел хезмәт куя. Парламент хәбәрчесе. Ягымлы, йомшак тавышлы кыз күбрәк проблемалы сюжетлар әзерли. Сәяси, җитди темаларга сюжет төшерүне җитәкчелек аңа ышанып тапшыра. Мәктәпне көмеш медальгә, ике югары уку йортын да кызыл дипломга тәмамлаган акыллы, булдыклы журналист белән якыннан аралашам.

 — Әтием Рәшит — шофер, әнием Мөзәлимә укытучы, — дип гаиләсе белән таныштырды Рәмзилә. — Әни миңа йөкле чакта мәктәп директоры, соңыннан завуч булып эшләде. Миңа алты ай вакытта ул инде эшкә чыккан. Имезергә әбием (әтинең әни­се) мине мәктәпкә күтә­реп бара торган булган. Ул дини карчык иде. Биш вакыт намазын калдырмады. Кич йокларга яткач, көн саен догалар өйрәтте. Балачакта ятланган догалар яхшырак истә калган.

— Сез гаиләдә ничә ба­ла?

— Өч кыз үстек. Апамнар Рәмилә, Гөлнара бүген гаиләләре белән Ижауда яши. Балачакта алар әнигә ияреп мәктәпкә китә, мин дә таңнан торып утырып, китапларын кулыма алып укырга тырыша идем. Шулай үзлегемнән 4 яшемдә хәреф танырга, укырга өйрәндем. Әти­нең машинасына утырып, райондагы авылларга бара идем. Ул юлда басып торган бер генә кешене дә утыртмый калмый. Шулчак теге “пассажир”ларга бөтен белгәнемне укып күрсәтәм. Мондый осталыгымны кү­реп, әти-әни мине алты яшьтән мәктәпкә бирде. Сыйныфта нибары өч бала белем алдык. Алар иҗекләп укый, мин сүзләп. Математиканы да иртә өйрәнгәч, мәсьәләләрне шундук чишә идем. Моны күреп, укытучы мине дәрестән өйгә кайтарып җибәрә башлады. Яңа елдан соң гына сыйныфташлар белән белем алуымны дәвам иттем.

Беренче сыйныфны тә-мамлаган елның җәендә, баш миенә кан савып, 42 яшендә әтием үлде. Ул вакытта миңа тормыш беткән кебек тоелды. Хушлашкач, артыннан зиратка кадәр йөгердем. Аны югалтканга 19 ел вакыт үтте, искә алмаган бер көнем дә юк. Гомерем буе “әти” дип дә­шә­сем килде. Ул мәрхүм булгач, әни башка кияүгә чыкмады. “Әти­егез кебек ке­ше юк”, ди иде. Ире үл­гәндә 17, 13 һәм 8 яшьлек булып калган кызларын ялгызы аякка бастырды. Без аңа бик рәхмәтле.

— Журналист булырга кечкенәдән хыялландыңмы?

— Юк, укытучы буласым килде. Кечкенә чакта апалар белән дә гел укытучылы уйнадык. Билге куярга ярата идем. Соңыннан әлеге һө­нәрнең бик авыр, җаваплы хезмәт икәнен аңлап, ул уйдан баш тарттым. Икътисадчы яисә юрист булам дип йөрдем. Ләкин заманалар үзгәрде, безнең кебек гади балаларга анда керү катлау­ланды.

7-8 нче сыйныфта укыганда шигырьләр яздым, “Ялкын” журналы, “Сабантуй” газетасында мәкаләләрем басыла иде. Районда узган “Көмеш каләм” фестивалендә җиңү яулагач, “Алтын каләм” республика фестивалендә катнашырга мөм­кин­лек туды. Танылган журналистлар белән теплоходка утырып, бер атна Ярославль ягына сәяхәт кылдык. Бик ошады. Шуннан Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем. 16 яшьтә башкалага килеп урнаштым. Биредә ни туганнарым, ни танышларым юк. Сагынуга түзә алмый авылга җәяүләп кайтып китәрлек булдым. Ял көннәрен елап үткәрә идем. Көзен әнинең туган көненә кайткач, ул китәсе килми елаганымны күрде дә: “Кал, запаста бер елың бар, кабат унберенче сыйныфка барырсың”, — дигән сүзе җитте. Ничек җыенып Казанга юл тотканны сизмәдем  дә.

Ике ел җәйге практиканы Ижауда “Яңарыш” редакция­сендә үттем. Канатланып эшләгәнне күрептер инде, икенче курстан соң үзләре­нә эшкә чакырдылар. Читтән торып укырга күчәргә теләвемне белгәч, декан, ашыкма, дип киңәш итте. Тагын бер җәйге практиканы Казанда телевидениедә уздым. Практика ахырында шулай ук эшкә дәштеләр. Бу юлы декан Васыйл Гарифуллин: “Мин сине телевиде­ние­дә күрәм, каршы килмим”, — дип үзе хәер-фатыйхасын бирде. Шуннан читтән торып укуга күчтем. Балачакта телевидениегә алып кил­гән­нәр иде. Сокланып, шаккатып йөрдем, әмма килә­чәктә шушында эшләрмен дип башыма да китермәдем.

2006 елда кабат югары белем алырга теләп, Татарстан Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенә укырга кердем. Киләчәктә дәүләт хезмәткәре булып эшли алам.

— Рәмзилә, ничек уйлыйсың, ни өчен бүген “ТНВ”да ток-шоулар юк?

— Ток-шоу вакытында фикер алышу, бәхәсләшү каралган. Ә татарның менталитеты башка, ул тыйнак. Авызында кан булса да тө­керми. Күңелендәгесен беркайчан ачып салмый. Урыс кына ул ызгыштан да курыкмый, гаиләдә булган җитешсезлеген дә яшерми әйтеп бирергә мөмкин.

— Телевидениедә тәүге сюжетыңны хәтерлисеңме?

— Башта “Хәерле иртә!”дә эшләдем. Яшел Үзән районында төшергән сюжетны югары бәяләделәр. Әмма миңа күңел ачу характерындагы темаларга сюжет эш­ләү катлаулырак. Съемкага баргач, гел проблема эзли башлыйм. Шуннан ми­ңа дик­тор Наилә апа Ногъманова “Татарстан хәбәрлә­ре­”нә барырга киңәш итте. Тора-бара “Атналык күзәтү” тапшыруына сюжетлар эш­ләтә башладылар. Аннан продюсер итеп билгеләделәр.

— Рәмзилә, күптән түгел син кияүгә чыктың. Ирең Ринат белән кайда таныштың?

— Казандагы бер ресторанда. 1,5 ел очрашып йөр­дек. Ул — гомерем буе көт­кән олы мәхәббәтем. Үзем телә­гән, хыялланган кешегә кияүгә чыга алуыма шатланып туя алмыйм. Ринат әти­ем кебек кайгыртучан, игътибарлы. Яшь аермабыз аз түгел, шуңа күрә аның ки­ңәш­ләренә һәрвакыт колак салам. Тормышта ныклы терәгем. Һәрвакыт яклаучым, саклаучым булсын иде. Бу тормышта ялгызыңа көчле булып яшәү бик авыр.

Ринат белән Рәмзилә быелның июнь аенда Казанның Кол Шәриф мәчетендә никах укытты. 

— Ринат бергә булган миз­­гелләрне онытылмаслык итеп ясый. Өемне чәчәк­ләр­гә күмә. Ширбәт аебыз да истә калырлык булыр дип өметләнәм, — дип шатлыклы елмайды яшь кәләш.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өч бертуган

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эльмира СӘЛАХОВА | 04.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры