Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ФӘЙЗУЛЛА ТУИШЕВ ГАРМУННАРЫНА ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМЕ КУШКАН

Татарстанның халык артисты, виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишевның тууына 2009 елда 125 ел тулды. Бу уңайдан аның туган төбәге – Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә искә алу кичәләре, татар баянчылары фестиваль-концерты оештырылды. Казанда ике елга бер аның исемендәге гармунчылар бәйгесе уза. Тукай музеендагы искә алу кичәсендә әйтелгәнчә, Фәйзулла Туишев узган гасырның 20-40 нчы елларында сәхнә йолдызы, күпләрнең кумиры була.

– Фәйзулла Кәбир улы Туишевны белгән, күргән кешеләр инде исән түгел, шулай да аның авылдашлары арасында виртуоз гармунчы турында истәлекләр бар, – ди артист тормышын өйрәнгән язучы Лирон Хәмидуллин. – Якташлары аны зурлап искә ала. Аның туган авылы – Димитровград (элеккеге исеме Мәләкәс) шәһәреннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан Иске Төгәлбуга. Биредә ул 11 яшенә кадәр генә яши. Әтисе Кәбир гаиләсе белән шәһәргә күченеп китә.

 

Гаилә башлыгы Мәләкәстәге кунакханәгә хезмәтче булып эшкә яллана. Биредә шәһәргә килгән барлык танылган шәхесләр, җырчы-артистлар туктаган. Мәләкәстә Самара губернасының иң зур азык-төлек, ашлык сату ярминкәсе булган. Гадәттә өч айга сузылган ярминкәләрдә зур тамашалар, концертлар күрсәтелгән. Кечкенә Фәйзулла кунакханәдә яшәгән артистлар белән аралаша, алардан беренче дәресләр ала. Бер-ике елдан соң бик оста биегән малайны сәхнәгә чыгара башлыйлар. Фәйзулла гитара, мандолинада уйнарга өйрәнә.

 

Әнә шулай артистлар белән аралаша торгач, үзе дә сәхнә остасы булып китә. 1901 елда ул беренче мәртәбә Казанга гастрольләр белән килә, тәүге тапкыр башка артистлар белән беррәттән аның исем-фамилиясен афишага язалар.

 

Туишев – Фәйзулланың тәхәллүсе. Авылдашлары, ерак туганнары Фәйзулла абыйны Туктаров дип белә. Революциядән соң гына ул барлык документларын Туишевка әйләндергән.

 

Фәйзулла абый уенчак күңелле булган, ләкин кайчак аның белән аралашучыларга холкының кырыслыгын да күрергә туры килгән дип әйтәләр. Ул бик соң өйләнгән, балалары булмаган. Авылда аның нәселе юк дип әйтерлек. Бер ерак туганының Арчада яшәгәне билгеле.

 

Аның йолдыз кебек балкыган чаклары да булган, хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләүләрне дә башыннан кичкән. Гражданнар сугышы вакытында ул акгвардиячеләр белән Казаннан чыгып китә, Кытайның Харбин шәһәрендә яши. Шуңа күрә кайткач, хөкүмәт тарафыннан аңа тискәре мөнәсәбәт була. Халык яратканга күрә генә аңа артык каныга алмыйлар. Ә менә мактаулы исемнәр тиз генә бирелми. Композиторлар берлегенә әгъза итеп алыр өчен дә ул “кандидат” буларак кына йөри.

 

Аның 30 лап җыры бар. Музыка белгечләре Гадел Кутуйга багышланган маршы, пионерлар сюитасын аерым билгеләп үтәләр.

 

– Фәйзулла абыйның васыятьнамәсе бар. Аның төп нөсхәсе ТР Милли архивында саклана, – дип сөйләде ТР Музыка мәдәнияте музее директоры Гөлназ Җиһангирова. – Чын мөселман тәртибе буенча, музыкант бар мөлкәтен санап, үзе үлгәннән соң аларны кайда урнаштырырга икәнен язып калдырган. Музыкага багышланган әйберләрнең һәммәсен музей итеп сакларга дигән. Аның васыяте өлешчә тормышка ашкан, Фәйзулла абыйның 17 гармун коллекциясе безнең музейда саклана. Калганнарының кайда икәне билгеле түгел. Документларын Милли архивта табарга мөмкин. Милли музейда аның шактый кызыклы фотолары бар. Алар арасында Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев белән төшкәннәре, үзенең портретларын күрергә мөмкин.

 

Фәйзулла абый турында кызыклы истәлекләр бар. Музыкантның гармуннары өендәге зур шкафта сакланган. Кунакка килгән һәрбер кешегә аларның тарихын тәфсилләп, тәмләп озак итеп сөйләгән. Уен коралының һәркайсының үз исеме булган. Гадәттә аларга хатын-кызлар исеме белән дәшкән – Асия, Мәрьям, Бәдерниса һ.б. Бу ниндидер истәлекләр яисә җырлар белән бәйле булганмы, белмибез.

 

Аның төрле илләрдән кайтарылган, махсус заказ белән эшләнгән гармуннары бар. Германия, Англиядән алып кайткан уен кораллары саклана. Кая барса да, ул яхшы гармунга акчасын кызганмаган. Түбән Новгородта, мәсәлән, ай ярым аңа дигән гармунның ясап бетерүләрен көтеп, шунда яшәгән. Шәһәрдә концертлар куеп көн күргән дигән истәлекләр саклана. Кызганычка каршы, бездәге гармуннары куллануга яраксыз. Аларны уйный торган итеп ясатырга дигән хыял бар. Реставрация ясап, киләчәктә Фәйзулла Туишев уйнаган гармунның көйләрен ишетә алырбыз дип ышанасы килә.

 

Г. Тукай музеендагы очрашуда Фәйзулла Туишевны кечкенә гармуннарда уйнау гадәтенә нигез салучы дип әйттеләр. Башка бер милләттә дә бәләкәй гармуннарда уйнау юк. Татар гына ике төймәле уен коралында да көйләр чыгара. Бу традицияне дәвам итүчеләр күз алдыбызда – Рөстәм Вәлиев, Кирам Сатиев, Рәшит Мостафин һ.б. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин әйтүенчә, бөтен Советлар Союзында ике оста гармунчы булган: берсе – Паницкий, икенчесе – Фәйзулла Туишев. Федор Шаляпин аны үзенә концертмейстер итеп чакырган, җырчы белән Америкага барып татар көйләрен башкарып кайткан.

 

Фәйзулла Туишевның нәселендә җырчылар булмаган, ул табигать бүләк иткән уникальлеге белән зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. 2009 елда оста гармунчының туган авылындагы мәктәп диварына аның истәлек тактасы эленгән. Киләчәктә атаклы музыкантның музеен ачарга планлаштыралар, инде экспонатлар туплана да башлаган. Мәләкәстәге музейда аңа аерым бүлек ачарга вәгъдә ителгән.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 24.01.2010

Былтыр 27.01.2010 13:06:31
Казанда Фәйзулла Туишев исемендәге урам бар микән? Булмаса бирергә кирәк, бик лаек шәхес!
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры