Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АРАДА 20 КИЛОЛЫ КАРБЫЗЛАР ДА БАР ИДЕ”

Соңгы берничә елда безнең җәйләр дә көнчыгышныкыннан ким түгел. Белгечләр моңа әллә ни куанырга кирәк димәсә дә, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә җәйнең кызу булуы кулай гына. Шулай булмый ни, ерактагы тәмле җиләк-җимеш якыная бит. Хәзер күпләрнең бакчасында виноград, абрикос ише тәм-том бар. Бәлки, ул әллә ни күп тә булмыйдыр, әмма авыз тутырып “үземнеке” дип ашавы ни тора! Ә менә Зәй районының Иске Тәкмәк авылында яшәүче Ольга һәм Әкрам Шәйгардановларның үзләре үстергән карбыз, кавын, баллы борыч, берничә сортлы кәбестә, бәрәңгеләре хәтта зур базарга чыгарырлык булган.

— 1999 елдан алып Казахстан, Үзбәкстаннан үзебезнең якларга карбыз-кавын алып кай­тып сату белән шө­гыль­ләндем. Калган бөтен төр яшелчәне Волго­градтан ташый идем, — дип сөйли гаи­лә башлыгы Әкрам әфәнде. — Анда помидор, иртә һәм соң өлгерә торган кә­бестә, суган — бар да бар. Элегрәк бездә җәй­ләр бу кадәр үк кызу тү­гел иде бит. Ә хәзер башкача. Менә берничә ел рәттән җәй­ге температура Волгоградныкыннан калышмый. Аларда, әйтик, 35 булса, бездә 32-33 градус чамасы. 2-3 еллар элек шулай төяп алып кайтканда “Бернинди аерма юк бит. Ә ник әле һаман каяндыр кемнекендер ташырга? Һава торышы шул ук. Үзеңнекен үстереп карарга кирәк!” ди­гән фикергә килдем. Өстә­венә дизель ягулык та бик кыйбат. 30 сумнан санаганда да юлга 1 тонна китә. Барысын уйладым да хатыным Ольгага, әйдә, тәвәккәллик, дидем.

7 гектар җирне арендага алып, эшне кәбестәдән башларга булдык. Волгоградта аның бөтен төрен үстерүче, үз эшенең остасы кореялылар яши. Шунда барып азрак өйрәнеп кайттым. Белгечлегем буенча мин пешекче. Җир эше белән беркайчан шөгыльләнгәнем юк иде, — дип көлә Әкрам. — Ә менә бер кереп киткәч, җир шу­ның кадәр үзенә тарта икән, әллә ниләр үстерәсе килә башлый. Былтыр яз башында Волгоградтан шалтыраталар: “Әкрам, кайчан киләсең, кәбестә җитеште”, — диләр. Дис­тә елдан артык бергә эш­ләгәч, без алар бе­лән дуслашып беткән идек. “Кирәкми, тиздән үземнеке өлге­рә”, — дидем. Волго­градныкылар белән чагыштырганда, минем кәбес­тә­ләр 10 көнгә генә калышты. Ә сыйфаты буенча шундый ук иде.

Үзеңә кирәк булгач, яшел­чә сортларын да, агрономия өлкәсенә кагылган сорауларны да өй­рәнә башлыйсың икән. Беренче ел гына шөгыль­лән­сәм дә, былтыр кәбестә бик уңды. Кызганыч, бәя­се түбән булды. Безнең бе­лән бергә басуда эшләгән 5 кешегә хезмәт хакы түлә­гән­нән соң, ягулыкны санагач, керем бөтенләй булмаган икән. Ярый инде чыгым капланган дип сөенәсе генә калды.

Шуннан башыма күпләп карбыз-кавын үстерергә ди­гән уй килде. Кә­бестә белән бер­рәттән, аларны был­тыр ук 2 түтәл утыртып караган идем. Гаилә белән эшлә­гәч, хатынымның да ризалыгын алырга кирәк. Кә­бестәдән соң Ольганы карбызга күн­дерү бик авыр булды, — дип ничек бар, шулай көлә-көлә сөйли Әк­рам. — Быел 1 гектар җирдә карбыз, кавын утырттык. Ул шуның кадәр матур үсеп китте! Волгоград кәбестәләреннән былтыр баш тартсам, быел җылы як карбызларына “юк” дип әйтергә туры килде. Аларга да шулай ук, тиздән үземнеке җитешә бит, дип җавап бирдем. 

Беренче карбыздан Шәй­гардановлар июль уртасында авыз иткәннәр. Ә күпләп сату базарына августның уннарында чыкканнар. Алар карбызның иртә — 65 көн эчендә өлгерә торган сортын сайлаган. Җылы якта да бүген “Гибрид”, “Атаман”, “Ласка” бик популяр икән. Бер-бер карбызның авырлыгы уртача алганда 7-9 килограмм булган. Арада хәтта 20 килога җиткәннәре дә бар.

— Карбыз-кавын көндез  25-30, ә төннәрен 18 градус булганда бик әйбәт үсә. Соң­гы берничә елда мондый һава торышы тотрыклы, — дип сөйләвен дәвам итә хуҗа. — Җир белән эш­ләү өлкәсендә тәҗрибә булмаганлыктан, аларга ашлама кермәде диярлек. Авыл хуҗалыгы идарәсен­нән җир өчен кирәкле ашламаларны берничә ай алдан сорап, язылып куясын баргач кына белдек. Таныш фермер үз­еннән калган бер тонна ашламасын сатты. 7 гектар җиргә 1 тонна ни ул?! Чүп! Ә шулай да яңа урын, җире уңдырышлы булган, күрә­сең. Мул уңыш җыйдык, — дип сөйли Әкрам әфәнде.

Безнең базарларда, га­дәттә, карбыз-кавынны Казахстан, Үзбәкстан якларыннан килгән кешеләр сата. Шәйгардановлар да үзләренең уңышын шуларга биреп калдырган. Бу Зәй һәм Чаллы  шәһәрләрендә.

— Аларга уңышның  үземнеке икәнен әйтмәдем дә! Икенче баруда гына: “Ну, ничек, тәмлеме?” — дип сорадым. Ә алар исләре китмичә генә: “Ашап карадык. Тәмле, гадәттәгечә”, — диделәр. Шуннан гына серне чиштем. Шаккаттылар.

Базардагы халыкның күпчелеге карбыз-кавынның кайдан килүе белән кызыксына икән. “Зәйнеке! Үзебезнең бакчада үстердек” дигәнгә беркем дә ышанмый, ди. Бер ир-ат хәтта ачуланып: “Ә мин банан үс­терәм”, — дип аласы җи­рен­нән кире борылып киткән.

— Шуңа күрә без хәзер сатып алучыларга, каян телисез — шуннан, дип сүзне көлкегә борабыз. Халык әл­лә кайдагы Үзбәкстан, Казахстан карбызларын бер­сүзсез ала. Ә “Зәйнеке” ди­гәндә шикләнеп карый.

Җылы яктагы дусларым белән телефоннан сөйлә­шеп торабыз. Уңышларыма шаккаталар. “Это же страна вечно зеленых помидоров!” — диләр. Ә мин аларга һа­ман нидер сөйлим, тегене утыртасым килә, бусын, дим. Көләләр! Бер дә бүтән түгел, сиңа  җир җене кагылган, диләр.

Җиргә якынрак булыйк дип, Шәйгардановлар Зәй­дәге фатирларын сатып, Иске Тәкмәктә кечкенә йорт салганнар. Күрше авылдагы икенче бер фермер белән берләшеп “Беларусь” тракторы алганнар.

— Бөтен булган техника шул. Кирәк чакта үзебез трактор кебек эшлибез, — дип уенын-чынын кушып сөйли Әкрам. — Рәт арасын китмән белән эшкәртәбез. Кул эше күп. Техника җитми. Әмма ничек кенә булмасын, без канәгать. Зур базарга кәбестә, бәрәңге белән генә түгел, ә карбыз, кавын да алып чыгуны кечкенә генә булса да җиңү дип кабул иттем. Керем булды. Узган елгы чыгымнарны да быел каплый алдык. Күпләр, бәл­ки, көләр, әмма мин бу эш белән дә кемдер шө­гыль­ләнергә тиеш дип саныйм. Кызларыбыз булдыра алганча ярдәм итәләр. Беренче карбызны алып кереп авыз иткәч тә, алар миңа билге куйдылар: “Әти, безнең карбыз җылы якныкына караганда баллырак булган бит”, — диделәр.

                       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Быелгы уңыш

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Карбызны туганнар белән бергәләп җыйдык"

 

Алсу САБИРОВА | 07.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры