Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИЛЛӘТНЕҢ БӘЙСЕЗ ЯШӘРГӘ ТЕЛӘГЕ БАР ИКӘН, УЛ ҮЗ ДИГӘНЕНӘ ИРЕШӘЧӘК”

30 августта Татарстан үз мөстәкыйльлеге турында Декларация игълан итү көнен бәйрәм итте. 22 ел элек дәүләтен югалтканнан соң татарлар беренче тапкыр милләтенең үзбилгеләнү хокукы барлыгын ачыктан-ачык белдерде. Декларация кабул итеп, Татарстан кануннарының өстенлеге, табигый байлыкларны халыкка кайтару, аларга хуҗа булу, бәйсез рәвештә эчке һәм тышкы сәясәтне алып бару кебек мөһим сәяси-хокукый нормалар бәян ителде. Татарстан кануннары Русиянекеннән өстен булды.

 Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы, җәмә­гать эшлеклесе:

—  Ул вакытта СССР белән РСФСР арасында көрәш бара, буталчык, икесе дә Мәскәү, икесе дә урыс дәүләте, ике арада зур бәхәс, тарткалаш. 1990 елның 12 июнендә РСФСР үзенең бәй­сезлеген игълан итте. Бездә Татар­стан­ны союздаш республика итү өчен көрәш барды, имзалар җыелды, Мәс­кәүгә тапшырылды. Русия Федерация­се бәйсезлеген игълан иткәч, без кемнең субъекты булабыз дигән сорау ту­ды: СССРныкымы, Русиянекеме, шуңа безгә статусны билгеләргә кирәк иде.

Декларацияне булдыру өстендә бер­ничә төркем эшләде, бу хезмәткә хө­күмәт вәкилләре, Татарстан Югары Советы депутатлары, милли хәрәкәт, галим, юристлар, халыкара хокук белгечләре тотынды. Тәлгать Абдуллин, Василий Лихачев, Рафаэль Хәкимов, Дамир Исхаков бик актив эшләде. Франция, Канада Декларацияләре үр­нәк булып  кулланылды.

Милли хәрәкәт һәм хөкүмәт эшләгән декларация вариантында республикада бары тик татар теле генә дәүләт теле итеп каралган иде. Бүген бу шаккатарлык әйбер кебек, ләкин СССР Конституциясе автоном республикаларга үз телләрен дәүләт теле итеп игълан итәргә рөхсәт бирде, без шушы хокуктан файдаланырга тырыштык. Урыс теленә милләтара аралашу, рәс­ми тел статусы каралды. Урыс депутатлары да моның белән килеште. Кая барсыннар, Украина, Грузия, Әр­мән­стан һ.б. барысы да үз телләрен дәү­­ләт дәрәҗәсенә күтәрде. 

Көне-төне Югары Советта сессия уза. Республика бер телле генә булып кала дигәндә ул вакытта Югары Совет рәисе булган Минтимер Шәймиев кисәк кенә чыкты да республикада ике дәүләт теле булсын дигән тәкъдимне яңгыратты. Бу Декларация кабул итәр­гә бер көн калганда иде булса кирәк. Каршы чыгып карадык, ләкин Шәймиевның бу тәкъдимен урыс депутатлары күтәреп алды, ул вакытта 500 гә якын депутат иде.

Мәскәү белән аяк терәп сөйләшер, Декларацияне күпчелек тавыш белән кабул итәр өчен Шәймиев бу тәкъ­димдә нык торды. Чыннан да, күпчелек тавыш белән Декларация үтте, бер ке­ше генә каршы булды. Урамда, мәй­данда кеше гөрли, халыкка чыгып аң­латканда “Тел биреп дәүләт алдык”, дигәнем хәтердә. 

Декларацияне кабул иткәч, 31 ав­густ­та Бакуга чыгып киттем. Аларның парламентында безнең бәйсезлекне таныгыз дип сорадым, ләкин алар ми­не аяктан егып салырлык сорау бирде: “Ник җитәкчеләрегез мөрәҗәгать ит­ми?” Азәрбайҗан, Грузия, Балтыйк ил­­­ләре безнең бәйсезлекне танырга ри­­­за иде, ләкин хакимнәр аларга мөрә­җәгать итмәде.

Декларация юридик көчен югалтмады, Татарстан субъект булудан туктагач кына ул юкка чыгарга мөмкин. Шу­ңа безгә республиканы сакларга ки­рәк. Декларация гамәлдә булмаса да, бу документны югары бәялим, аны эшләтмәделәр, башка дәүләтләр безнең мөстәкыйльлекне танысын өчен көч куелмады.

 

Рим ГЫЙЛьФАНОВ, “Азатлык” ра­дио­сының татар-башкорт редакциясе мөдире:

— Соңгы елларда 30 август бәй­рә­менә мөнәсәбәт шактый үзгәрде. Аны инде Республика яки Шәһәр көне дип тә әйтәләр. Ягъни ул көн бар, тарихтан аны сызып булмый, шуңа да аның эчтәлеген үзгәртү, асылын юып ташлау омтылышлары ясала.

Минем өчен ул чорның иң мөһим үзенчәлеге шунда ки: Татарстанның иҗтимагый тормышында ул чакта халык фикере өстенлек итте. Әлбәттә, гомер буе Мәскәүгә карап кына эшләгән сәяси элита да суверенлык идеясен кабул итә башлаган иде, ләкин аларны моңа нәкъ менә халык ихтыяры этәрде.

Шунысы кызык — мөстәкыйльлек өчен көрәш ул көннәрдә бәйсез дәүләт, үз паспортың, армияң, илчелекләр булдырырга түгел, ә Татарстанның статусын күтәрү лозунгы белән барды. Татарстанның һәм бар татар милләтенең шул чордагы бәлаләре (мәктәпне кысу, телне бетерү, газета-журналлар җитмәү, Академия булмау һ.б.) беренче чиратта аның автономияле генә республика булуына бәйләп аңлатыла иде һәм шул сәбәпле төп максат итеп Татарстанны союздаш республика буларак үзгәртү куелды.

30 август берничек тарихтан төшеп кала алмый. Бу көн берничек тә шәһәр көне була алмый. Һәр татар өчен генә түгел, Та­тарстанда яшәүче һәркемгә 30 август Суверенитет көне булып калырга тиеш, чөнки ул һәр демократик җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән үзидарә, үзбилгеләнү принципларын игълан итте. Кайберәүләр, бу принциплар барыбер чынга ашмады, суверенлыктан Татарстан түрәләре, аерым гаиләләр генә файда күрде дип, мөһим вакыйганы кире кагу, инкарь итү юлына басты. Әмма андый гаепләүләр өлешчә дөрес булса да, бу әле үзидарә, үзбилгеләнү, иреклек кебек универсаль принципларның безгә кирәге юк дигәнне аңлатмый. Монысы инде Татарстандагы сәяси элитаның җитешсезлеге, аның проблемалары.

Татарстан җәмгыятенең җитешсезлекләре: үз тормышын суверенлык нигезендә яхшырту юлында элитага тиешле йогынты ясый алмады, ирекле сайлаулар, ирекле медиа, иҗтимагый оешмалар ярдәмендә дилбегәне үзе тотасы урында аны түрәләргә тапшырды һәм җигелгән ат урынын алды. Ә 1991 елның 30 августында бу киресенчә иде.

 

Вил МИРЗАЯНОВ, галим, АКШта яши, милли азатлык өчен көрәшүче:

— Ул вакытта Мәскәүдә яши идем, буталчык чор. Кем ни тели, шуны эшли, һич аңлап бетерерлек түгел. Татарстанның мөс­тәкыйль республика буларак игълан ителүенә күпчелек негатив карашта булды. Дөресен әйтәм, мин дә башта аның әһәмиятлелеген аңламадым. Тора-бара мөстәкыйльлек турындагы Декларация гади генә документ түгел, ә татарның үз дәү­ләтен булдырып, үзаллы икәнен игълан итү булды. Татар җир байлыкларына хуҗа икәнен әйтте. Аерылып чыгу кирәкме-юкмы икәненә шикләндем, ни дисәң дә ничәмә-ничә гасырлар дәвамында коллыкта яшәп, өлкән абзый кулы астында идарә ителгәнгә күрә, бу кыргый идея булып тоелды.

Практик әһәмиятен югалтса да, ул документ күңелне җылытып тора. Татарстан артка чигенде, ләкин бөтенләй коралсыз торып калмады. Көрәш өчен бу документның әле кирәге чыгачак. Русиядә вәзгыять үзгәреп тора. Татарстанны кемдер сепаратистик идеяләр таратучы төбәк дисә дә, беренчеләрдән булып нефть, газы булган Себер, Ерак Көнчыгыш Русиядән аерылып чыгарга телиячәк.

90 нчы елларда Татарстан үзенә союзниклар булдыра алмады, Башкортостан, Чувашстан, Чечня, Якутия белән бердәм хәрәкәт иткән очракта көрәшү җиңел булыр иде. 30 август минем өчен чын бәйрәм түгел, үкенечле бер дата кебек, шуңа күрә аны билгеләмим, ләкин бу вакытлыча дип саныйм.

Димәк, татар халкы азатлыкка, мөстәкыйль тормышка әзер булмаган. Халык мәнфәгатен кайгыртучы милли лидерлар барлыкка килер дип ышанам. Милләт идеясе өчен үзен корбан итәрлек, киң карашлы, акыллы, сабыр, ләкин шул ук вакытта кыю, тәвәккәл татар юлбашчысы яшьләр арасында булыр дип өметләнәм. Килер бер вакыт, 1990 елда кабул иткән Декларация кирәк булып, чын дәүләт төзеп яшәргә мөмкинлек ачылыр.

 

Алия САБИРОВА, өч бала анасы, хуҗабикә:

— Бәйсезлек турында Декларация кабул иткән көнне хәтерлим. Миңа 14 яшь иде. Сессияне әни белән төнгә кадәр карап утырдык. Декларация өчен тавыш бирү тәмамланганчы керфек тә какмадык. Тавыш биргәнче ниндидер фикер алышулар, Декларациянең кирәклеген дәлилләүче чыгышлар булгандыр, шулар дулкынландыргандыр дип уйлыйм. Аннары бу вакыйгадан алдамы, аннан соңракмы, төгәл хәтерләмим, Чаллыдан Актанышка кайткан автобуста бер агитатор ханымның чыгышына эләктек. Ул Марат Мөлековны Татарстан Президенты итеп сайларга кирәклеген, иске режим вәкиле сайланса, Татарстанга бер файдасы да булмаячагын сөйләгән иде. Апам белән моңа чын күңелдән ышанып, шул ханым биргән листовкаларны авылда кибет янында беркетеп йөрдек, тик ул өндәү кәгазьләре озак эленеп тормады.

Декларация кабул итү рухландыргыч вакыйга булды. Бу вакыйганың кайчандыр халкыбыз тарихында булуы, депутатларыбыз, милләтнең акыллы кыю кешеләре берләшеп, “бәйсезлек” сүзен курыкмыйча әйтә алулары киләчәккә дә өмет уята. Бер булган әйбер кабатланырга да мөмкин. Ләкин һәр вакыйга үз чоры өчен әйбәт. Яңа гасыр килә — яңа кешеләр, яңа алымнар, яңа вәзгыять. Милләтнең бәйсез яшәргә теләге бар икән, ул барыбер үз дигәненә ирешәчәк дип уйлыйм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

В.ЗОТОВ, Д.БУНТУКОВ, Р.АМИНОВ, Р.ЯКУПОВ фотолары

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 07.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры