Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ИРЕНМӘСӘМ, КУЛЫМНАН БӨТЕН ЭШ КИЛӘ”

Башкорт һәм татар эстрадасының яшь җырчысы Илшат Яппаров исеме кайбер тамашачыга таныш та түгелдер. Әмма ул күптән сәхнәдә чыгыш ясый. Тавышы матур, үзенчәлекле. Берничә ел элек “Черные глаза” җырының татарчалаштырылган варианты “Кара күзләр”не тыңламаган, шуңа кушылып биемәгәннәр кал¬ды микән?! Аны да беренчеләрдән булып Илшат башкарды. Әле күптән түгел генә җырчы егетнең “Теләкләр” дип аталган дискы дөнья күрде.

 — Илшат, син Башкортостанда яшәп иҗат итәсең. Бүген нинди эшләр белән мәшгульсең?

— Балачактан сәхнәгә мен­­гән идем, һаман шунда кайнашам (көлә). Электән төрле кичәләрдә катнаштым, җырлап кына калмыйча, баянда һәм синтезаторда да уй­надым. 2004 елда “Туган тел” конкурсында җиңдем. Менә шул зур сәхнәгә чы­гар­га этәргеч бирде. Сән­гать юлына аяк баскан мәл­дә “Кара күзләр” җыры аз­мы-күпме танылу алып килде. Төрле кичәләрдә, дискотекаларда аны еш сорыйлар иде. Әле дә ул җыр күпләрне битараф калдырмый дип уйлыйм. 

Белгечлегем буенча мин музыка укытучысы. Кулга диплом алгач, берничә ел мәктәптә эшләдем. Хәзер “Илһам” студиясендә хезмәт куям. Ул Стәрлетамак шәһә­ренең мәдәният йортында урнашкан. Төрле мәдәни чараларда, проектларда актив катнашам.

Быелның языннан “соль­ный” карьерамны башладым. Башкортостанның күп кенә шәһәрләрендә кон­церт­ларым булды. Тамашачы мине җылы кабул итте, та­гын да тырышып эшләргә дәрт-дәрман бирде. Татарстан халкының күпчелеге ми­­не зәңгәр экраннардан гы­­на күреп, ишетеп беләдер. Аларның да мәхәб­бәтен яулый алсам, бәхетле булыр идем. Шундый максат-хыяллар белән яшим.

— Кемгә охшап шулай ма­тур җырлыйсың? Татар эстрадасындагы кайсы җырчыларны үзең өчен үрнәк итеп куясың?

— Әнием бик матур җырлый. Тавышын һәрвакыт сок­ланып тыңлыйм. Ашарга әзер­ләгәндә дә, бакчада чүп утаганда да — нинди генә эш башкарса да, берәр моңлы, матур җыр суза ул. Диск куеп торырга кирәк тә түгел (көлә). Бала чактан аның җырлаганын тыңлап үскәч, бу “чир”не үземә дә иярттем бугай (көлә). Ул халык җырларына өстенлек бирә, алар­ны оста башкара. Сәнгатькә мәхәббәт уятканы өчен әни­емә рәхмәтлемен.

Татар эстрадасына кил­гәндә, Айдар Галимовтан үр­нәк алам. Аның һәр җырын яратып тыңлап үстем. Җырчының сәхнәдә үз-үзен тотышы, тамашачы белән булган җылы мөнәсәбәте — барысы да миндә соклану, хөрмәт уята. 

— Гаиләгә килгәндә, кайчан башлы-күзле булдың?

— 2009 елда өйләндем. Ха­тыным Олеся Уфа кызы. Әлегә ул бала белән өйдә, кызыбыз Алсуны үстерә. Хатыным җәмәгатьчелек бе­лән элемтә эшләре буенча белгеч. Иҗатымда да, гаи­ләдә дә иң зур терәгем ул. Сәхнә тормышыма үзен­нән зур өлеш кертә. Без һәр­чак һәр җирдә бергә.

— Аның белән ничек таныштыгыз?

— Уфада үткәрелгән ки­чәләрнең берсендә таныштык. Мин чыгыш ясадым, ә Олеся кунак буларак чакырулы иде. Аны барлык кунаклар арасыннан бер күрүдә аерып куйдым. Шул секундтан күземне аңардан алмадым (көлә). Беренче чиратта елмаюы әсир итте. Ничектер үзенчәлекле, ихлас, матур елмаеп утырды ул. Озак уйлап тормадым, янына барып сүз каттым, кызык сүз­ләр әйтеп, аны тагын да елмайтырга, күбрәк сөй­ләш­терергә тырыштым (кө­лә).

Менә шулай шаяртулардан җитди мөнә­сә­бәт­ләр башланды. Аның миңа тиң яр икәнен аңладым. Бер ел булды ди­гәндә гөр­ләтеп туй үткәрдек. Бу хакта әле уйда да булмаганда Оле­­ся инде туебызны тө­шендә күргән. Аллага шө­кер, бик тату яшибез. Гаи­лә тормышымда Олеся ышанычлы тыл. Җырларымның кү­бесе хатыным бе­лән кызыма багышлана.

— Олеся сине бик та­ләпчән, ди. Холкың ниндирәк?

— Башкаларныкы кебек үк минем дә кимчелекле яклар бар анысы (көлә). Хатыным белән килешәм, бик та­ләпчән мин. Аеруча гаилә бе­лән эшкә кагылышлы мәсь­әләләрдә. Һәрнәрсәне һәрвакыт контрольдә тотарга тырышам. Бернәрсәне дә күз уңыннан болай гына үт­кәрмим, эшне ашык-пошык эшләп куймыйм. Башкалар тарафыннан да ихластан, алдаусыз эш­лә­гән гамәл­ләр­не хөрмәт итәм.

— Кызыгыз Алсу күпмелек булды инде?

— Балабызга 2,5 яшь. Әле кечкенә булуына карамастан, ул бик җитди, мөс­тә­кыйль. Кайчак шундый фикерләр әйтеп куя, артыңа утырырсың. Хәзерге балалар барысын да белеп туа, диләр, дөрес икән. Алсу биергә һәм җырларга ярата.

— Әти-әниең белән дә таныштыр әле.

— Әтием Ришат гомер буе автомеханик булып эшләде. Техникага булган мәхәб­бәтем аңардан килә. Әнием Наилә Янурус авылы җирлегендә идарәче вазыйфасын башкарды. Хәзер икесе дә лаеклы ялда, туган нигездә бик матур, тигез яшәп яталар. Атна саен алар янына кайтып йөрибез. Гомумән, буш вакытым табылдымы, аны гаиләм, якыннарым бе­лән үткәрергә тырышам. Бергәләшеп табигать кочагында булырга яратабыз. Бик арыган чакта кызыклы фильмнар карап ял итәм. Фантастик рухтагылары аеруча ошый.

— Олеся юкта нинди эш­ләр башкара аласың? Өй­дәге осталыкларың белән дә уртаклаш әле.

— Иренмәсәм, бөтен нәр­сәне эшли алам. Әмма кайчак шушы гадәт бераз комачау итә (көлә). Олеся мин әзерләгәнне (дөрес, андый сюрпризлар минем тарафтан бик сирәк була), телне йотарлык тәмле килеп чыккан, дип мактап ашый. Салам кыстыруымы, тагын да пешерсен, кү­ңеле үссен диюеме, бел­мим, әм­ма мактый (көлә). Шашлык белән хашлама пешерергә яратам, алары кулдан ки­лә. Башкортостан каналындагы “Тәм­леЁ” тапшыруына чакыргач та хашлама әзер­ләдем. Белгән әй­бер комачау итми бит.

— Казанга кү­ченеп килергә уйлаган юкмы?

— Юк. Туган якларымны ташлап китү авыр булыр кебек. Болай да юлларда күп вакытым үтә. Әле бу арада күченү эшләре белән мәш­гульбез. Гаиләм белән башкалага — Уфага күченәбез. Алла боерса, анда тормыш корырга уйлыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илшат, хатыны Олеся һәм кызлары Алсу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илшат якыннары белән

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 07.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры