Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
"ИҢ МӨҺИМЕ - УКЫСЫН ГЫНА!"

Кабат уку елы башланды. Укучылар өчен 1 сентябрь иң күңелле бәйрәм. Быел да алар, кулларына чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә ашыкты. Ә беренче сыйныфлар өчен бу көн аеруча истәлекле. Без аларның кайберләренең әти-әниләре белән сөйләштек.

 Ләйсән ГЫЙМАЕВА, җырчы:

— Кызыбыз Таңсылу 1 сентябрь җиткәнне җәй буе көтте. Бик сөенеп мәктәпкә барды. Сыйныф җитәкчесе дә яхшы кеше. Иртән әтисе мәктәпкә илтә, мин барып алам. Көн саен 2-3 дәрес укыйлар, үзенә ошый кебек.

Баланы мәктәпкә әзерләү бик кыйммәткә төшә. Яхшы киемнәр сатып алу өчен 20 мең сум тирәсе акча кирәк. Үзе белән кибетләрдән килешле, сыйфатлы кием сайладык.

1 сентябрь көнне үземнең тәүге тапкыр мәктәпкә барганымны искә төшердем. Кызымның да исән-сау укуын телим. Бу мизгелләрдә күңелне шатлык хисе биләде.

 

Гөлүсә СӘМИГУЛЛИНА, Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияче:

— Аллага тапшырып, быел икенче балам Ленарны район үзәгендәге 1 нче мәктәпкә озаттым. Өч сыйныф тәүге тапкыр белем йорты бусагасын атлап керде. Улыбыз укыган сыйныфта 14 укучы. Ленар мәктәпкә бик теләп бара. Иртәнге сәгать җидедә сикереп тора да җыена башлый. Аннан апасы белән бергә чыгып китәләр. Өйгә кайтуга, әни, әйдә дәресләрне карыйк, дип әй­тә. Укырга кергәнче әзерлек дәресләренә йөрде. Санарга, хәреф танырга өйрәнде. Казанга барып, ике балама да 17 мең сумга киемнәр, уку әсбаплары сатып алдык. Кыз баланы мәктәпкә әзерләү кыйммәткәрәк төшә.

 

Алсу ӘБЕЛХАНОВА, җырчы:

— Безнең дә улыбыз Әмир быел 1 нче сыйныфка барды. Әзерлек дәресләренә Казанда йөрде. Мәктәпкә Самарага бирдек. Әтисе көн саен машина белән алып бара, алып кайта. Улым иртүк тора, бик теләп әзерләнә. Әлегә белем алуның никадәр авыр икәнен аңламый, шатланып ашкына. Кушу, алуны да өйрәнде, меңгә кадәр саный.

1 сентябрьдә улымның чәчәкләр тотып басып торганын күргәч, күңелем тулып күзләремә яшь килде. Үземнең шундый чакны искә төшердем. Мине дә әнием озаткан иде.

Мәктәп формасын махсус заказ биреп тектерттем. Анда мәктәп эмблемасы да бар, ул белем йорты Самарадагы иң яхшы лицей санала. Башлангыч сыйныфлар аерым бинада белем ала. Көнгә өч тапкыр ашаталар. Көн­дезге сәгать өчкә кадәр укучылар анда була. Бу вакыт эчендә уйнап та, укып та, ял итеп тә алырга мөмкин.

 

Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА, “Болгар” радиосы ди-джее, әлегә декрет ялында:

— Быел улыбыз Сәет Казанның 167 нче мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керде. Бу көнне бик көттек, дулкынландык. Иртәгә Белем бәйрәме дигән кичне хәтта күзгә йокы кермәде. Чара ничек узар, сыйныфташлары белән мөнәсәбәте нинди булыр, укытучысы ничек кабул итәр дигән уйлар белән яндым. Аллага шөкер, бәйрәм күңелле үтте. Урамда салкын булгач, укучыларны һәм ата-аналарны мәктәпнең спорт залына җыйдылар. Кеше шулкадәр күп иде. Дүрт сыйныф беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Балалар күп, һәр сыйныфта 25 әр укучы.

Сәетнең беренче укытучысы соңыннан безне һәм балаларны сыйныфта кабул итте. Укучылар арасында улыбыз белән бергә балалар бакчасына йөр­гән дуслары да бар. “Татар радиосы” ди-джее Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаева кызы Таңсылу белән Сәет сыйныфташлар. 

Уку әсбаплары, рюкзак, мәктәп формасы, аяк киемнәрен алдан ук алып куйдык. Улыбыз мәктәпкә теләп йөри, алдан әзерлек дәресләре алды. Хәзер укый, яза, саный белә. 3 сентябрьдә китаплар биреп кайтарганнар. Бүген балаларга уку авыррак дип куркытсалар да, Сәет тиешле белемне үзләштерер дип өметләнәм. Гел “5” легә укымаса да, “4” ле алуына да шат булыр идек. Шәхсән без Илнур (Фәйзрахманов, “Болгар” радиосы баш мө­хәр­рире Э.С.) белән мәктәпне медальгә тә­мамладык.

 

Гөлинә СӘЛӘХИЕВА, Казан, тәр­бияче:

— Кызыбыз Энҗе Казанның Авиатөзелеш районындагы 54 нче мәк­тәпкә укырга барды. Белем йорты бусагасын атлап кергәнче кызыксынуы көчле иде, нәрсә ул мәктәп, дигән сорауны еш бирде. Хәзер анда күңелсез икән дигән фикердә. “Уйнарга да бирмиләр. Өч дәрес буе селкенми дә утырдык”, — дип кайтып сөйләде.  Кү­рә­сең, мәктәпне икенче төрле бакча дип күз алдына китергәндер. Минем­чә, уку елы башында балалар мәк­тәп тормышына әзер булмый. Шуңа күрә бу көннәрдә укуның никадәр дәрә­җә­дә кирәкле икәнен аңлату белән мәш­гульмен. Мәктәп турында балада уңай фикер уятырга тырышам. Кызыбызны мәктәпкә әзерләү якынча 15 мең сумга төште.

 

Гөлчирә ЗЫЯТДИНОВА, Теләче районы Максабаш авылыннан, пешекче:

— Төпчек улым Ленар авылыбыздагы башлангыч мәктәпкә бик шатланып барды. Укытучысын да ошатып кайтты. Беренче сыйныф укучылары өчен әлегә бу ят дөнья. Сыйныфта ни­бары дүрт укучы — өч малай, бер кыз.

Белем иленә әзерлек алдан ук булды. Улымны Казанга алып барып киендердек. Балаларыбызны котлап колхоздан бүләк бирделәр, район да зурлады. Портфель, аның эчендә уку кирәк-яраклары иде.

Ленар хәреф таный, 100 гә кадәр саный белә. Киләчәктә яхшы укыр дип өметләнәм.

 

Альберт ГАЛИМУЛЛИН, җырчы Нәфкать Нигъмәтуллинның баянчысы, җырлар авторы:

— Улыбыз Рәсимне Казанның 42 нче мәктәбенә укырга бирдек. Алдан әзерлек дәресләренә йөрде. Әнисе белән төрле түгәрәкләргә дә язылганнар. Улыбыз биергә бик оста.

Беренче балабыз мәктәпкә баргач, әзерлек зур булды. Өйдә дә җиһазларны яңарттык. Дәрес хәзерләргә дип уңайлы парта сатып алдык. Хәзер без белем алгандагы кебек түгел, бөтен нәрсә түләүле. Әй­тик, мәктәптә көн саен туклану өчен 30 сум, баланың гомерен иминиятләштерү дә очсыз түгел. Шактый кием, уку әсбаплары алырга кушалар. Кирәк булгач, акча кызганмыйбыз анысы. Иң мөһиме укысын гына!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәет ФӘЙЗРАХМАНОВ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Альберт гаиләсе белән

 

Эльмира СӘЛАХОВА | 07.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры