Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮ КҮПКӘ КЫЕНРАК”

27-30 августта Казанда бишенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды, чарага 800 дән артык делегат килде. Оештыручылар әйтүенчә, форумда катнашучылар саны елдан-ел арта. Беренче тапкыр уздырганда 500 делегат иде, быел җыен география киңлеге белән дә аерылып торган. Казанга 35 дәүләттән татарлар килгән, беренче тапкыр Әфганстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кунакларны каршы алганнар. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы форум бары тик татар телендә алып барылуы белән истә калды. Урысча чыгыш ясаучы булмады, бу оештыручыларның төп шарты иде. Ике елга бер тапкыр үткәрелә торган форумның быел яңа җитәкчесе һәм шура әгъзалары сайланды. Моңа кадәр бу эшне Руслан Айсин алып барды, ул ике тапкыр сайланды. Хәзер рәис вазыйфасында Тәбриз ЯРУЛЛИН. Аңа кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

  — Тәбриз, синең хакта күп­не белмибез...

— Мин Әтнә районының Ары авылында дөньяга килгәнмен, ике яшьтә гаиләм Казанга күченергә ният­лә­гән. 1990 елдан башкалада яши башладык, Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясен тәмамладым. Казан химия-тех­но­логия институтында укып, дәү­­ләт муниципаль идарәчесе белгечлеге дипломын алдым. Тирәнтен инглиз телен өйрәндем.  Гап-гади гаи­ләдә тудым, әнием математика укытучысы, әтием һө­нәре буенча механик, төзелештә эшли, абыем бар. Ми­ңа 26 яшь.

— Озак вакыт Бөтен­дөнья татар яшьләре фору­мы рәсми теркәлми йөрде. Бу эш башкарылдымы? Аның хокукый статусы нинди?

— Быел февральдә оешманы теркәү эше төгәллән­де. Әлегә ул рәсми рәвештә Татарстан оешмасы булып санала, тиздән аны Русиякү­ләм итеп теркәү бурычы то­ра.

Форум ике елга бер тапкыр уза, аның 42 актив делегаттан торган Шурасы бар. 

Форумга ничә оешма, ни­чә кеше керә дигән статистика юк. Нинди татар яшьлә­ре оешмасы бар, кайда нинди актив җыела, алар белән элемтәгә кереп эшлибез. Берсен дә читкә этәрмибез яки кемгәдер өстенлек бирмибез. Форумга керүнең рәс­ми формасы юк, гариза язарга кирәкми. Ниндидер әгъ­залык өчен “взнослар” түләү дә каралмаган.

Форумның аерым штаты юк, бездә барлык эшчәнлек идея, энтузиазмга корылган. Чит төбәккә барганда нәрсә­дер кирәк икән, конгресс яр­дәм итә. Кайбер чаралар оештыруны дәүләт учреждениеләре, ми­нистрлыклар үз өстенә ала иде. Ләкин бу эш системага салынмаган. Ниндидер чара булса, ашыгыч рәвештә мәсь­­әләне чишәр өчен министрлыкларга мө­рәҗә­гать итеп килдек. Шуңа күрә һәр­даим финанслауга кү­чәр­гә исәп бар. Җыен вакытында ТР Яшь­ләр, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, план-программа нигезендә эш алып барырга кирәк, дип чыгыш ясады. Форум белән министрлык арасында махсус килешү төзеләчәк. Зур чаралар, проектлар министрлык аша финансланачак дип өметләнәм. Конгресс белән дә эшләү дәвам итәчәк. Форум рәсми рәвештә теркәл­гәч, грантлар уйнатуда да катнашырбыз дип уйлыйм.

— Моңа кадәр Форум кайбер сәяси адымнар ясарга да кыюлык таба иде. Мәсәлән, Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү мәсьәләсен яңгыратты. Быел Болгарда куелырга тиешле саклаучы сынына каршы имзалар җыюны да Форум оештырды. Икесе дә киң резонанс тудырган акцияләр. Яшь­ләр форумы эшчәнлегенең төп юнәлеше нинди булачак? 

— Сынга каршы имза җыю, телгә дәүләт статусын таләп итү әллә нинди зур сәяси адым булды дип исәп­ләмим. Форум сәясәт белән шөгыльләнүче оешма түгел, төп эшчәнлек тел, мәдәният, тарих, дин, милли үзаңны үстерүгә корылачак. Татар яшьләре оешмаларын туплап, аларның эшчәнлеген координацияләү дә зур көч таләп итә. 

Соңгы ике-өч елда көч-хәл белән барлык оешмаларны бергә туплый алдык. Сер түгел, бер төбәктә берничә оешма теркәлеп, үзара ызгышып ятарга мөмкин. Аларны берләштерү, бер оешмага каратып, бергәләп эшләтү бурычы торды.  Сәя­сәт белән бәйлә­неп, үзара каршылык туарга да мөмкин. Шулай да, Русия, Татарстанда, төрки дөньяда ниндидер вакыйга була калса,  иҗтимагый процессларга карата үз фикеребезне белдерә­чәк­без.

— Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы Конгресс кебек үк чит ил татарлары белән эшләүне, Русия тө­бәкләренә йөрүне кулай күрә. Читтәге 5 татар бе­лән эшләгәндә Татарстан читтә кала. Ни өчен Фо­рум­ның Татарстанда бү­лек­ләре юк?

— Төбәкләргә караганда Татарстанда эшләү күпкә кыенрак, чөнки районнарда иҗтимагый оешмалар юк. Форумга республикадан делегат булып килүчеләрнең күбесе район хакимиятендә яшьләр бүлегендә эш­ләүче түрәләр, йә китапха­нәчеләр, йә редакциядә, мә­дәният йортында эшләүче­ләр. Тү­рәләр башка формат кеше­лә­ре, алар белән эшләү авыр. Милли яшьләр оешмалары юк диярлек. Бары тик Чаллы, Түбән Кама кебек шә­һәрләрдә генә бу өлкәдә җанлылык бар. Район үзәк­лә­рендә милли хәрәкәт активистлары юк дәрәҗә­сен­дә. Әлегә бары тик Чүпрәле, Актанышны гына мактап тел­гә аласы килә. Авыл­да яшәүләренә карамастан, чит төбәкләр белән элемтәгә кереп, актив эшлиләр. Актаныш, мәсәлән, Чиләбе татарлары белән бик дуслашты, бер-берсенә кунакка йө­решәләр, уртак проектлар булдырдылар. Чиләбедәге туган телен камилләштерергә теләүчеләр җәен Актаныш авылларына кайтып, телләрен чарлыйлар. Чүп­рәле дә үзендә төр­ле чаралар уздыра. Әлбәттә, 45 районнан 45 вәкилне Казанга чакырып, һәрбер ра­йонда үз бүлегебезне булдырырга мөмкин, ләкин формаль рә­вештә генә эш­ләнгән бү­лекләрдән файда булырмы соң? Авыллардан активлык сизелсә, бишкуллап аларга булышырга риза. Гомумән, Актаныш мисалында Татарстан районнарына Русия төбәкләрен яки чит ил татарларын шартлы рәвеш­тә бүлеп, дуслаштырып, аралаштыра алсак, ике куянның койрыгын тота алыр идек. Районнарда милли тормыш активлашыр иде, ә читтәгеләр Татарстанга кайтып, безнең авыллар белән уртак проектлар булдырып эш итсәләр, аларга тел практикасы да булачак. Кем белә, бәлки, читтән күченеп кайтучылар тагын да артыр?! Форумда Кытай татар яшьләре Татарстанга бөтенләйгә кай­тырга теләк белдерде, та­тар мохитендә, авылда яши­себез килә, диделәр. Татарлар  Татарстанга кайтырга тиеш.

 

P.S. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

— Монда яңгыраган чыгышлар безнең өчен бик файдалы. Сез әйткән сүзләр, сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый. Без барыбыз да татар милләте кешеләре һәм без милләтнең киләчәге үзебездән генә торуын аңларга тиеш. Безнең өчен бер кеше дә бернәрсә дә эшләми, — диде ул үз чыгышында.

Тел сәясәтенә карата ТР Президенты үз фикерләрен белдереп: “Күптән түгел Мордовиядә бәйрәмдә булдым. Бик әйбәт оештырылган, шәһәр матур иде. Әмма бәйрәмдә мордва телендә бер сүз дә ишетмәдем. Ничек инде ул шулай? Бу мордвага да, татарга да, чувашка да, башка милләтләргә дә кагыла. Әгәр без телебезне яратып, аны күрсәтмәсәк, туган телебездә сөйләшергә оялсак, ул тел югалачак, аның кирәге бетәчәк. Сезнең тәкъдимнәрегезне искә алып, ничек итеп татар телен популярлаштыру, татар чараларын оештыруны уйлап бетерербез. Бу мәсь­әләләргә без әле әйләнеп кайтырбыз, — дип ышандырды. — Бүген мин чынлап та сезнең милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур хезмәт кертүегезне күреп торам. Сезне чын күңелдән сәламләп, Татарстанда көтеп калабыз. Сез монда килергә тиеш, без сезнең белән бергә булырга тиеш. Казанга яратып килегез”.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 07.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Bähzat Aktash 17.09.2012 01:49:34
Bik zur rähmät. Fikerlär häm tugantelebezne kullanu mine bik şatlandırdı.
Rähmät barıgızga...
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры