Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БАЛТА-ПЫЧКЫ ЭШЕ МИНЕМ КАНЫМДА”

Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында гомер итүче Рәфыйк Арсланов ун елдан артык агачтан җиһазлар, тәрәзә рамы һәм йөзлекләр ясау белән шөгыльләнә. Башта күңел өчен, үзләренә генә дип эшләсә, соңрак клиентларга хезмәт күрсәтә башлый һәм бу өлкәдә үз эшен ачып җибәрә. Әңгәмәдәшемнең йортында кайсы гына почмакка күз салма, һәрнәрсә хуҗаның үз куллары белән ясалган. Бакча һәм бүлмә ишекләре дисеңме, ишек башлары (арка), тәрәзә рамнары — барысы да Рәфыйк абыйның иҗат җимешләре.

 

 

                  “Мәрхүм әтием , бабаларым — барысы да балта остасы иде”

Казан дәүләт аграр университетының механика бү­легендә укып, инженер-механик белгечлеген үз­ләш­тер­гән Рәфыйк абый туган авылына кайтып, бригадир, ин­женер вазыйфаларын баш­кара, авыл җирлеге рәисе итеп тә сайлана. Әйтү­ен­чә, колхозда нин­ди генә урында тир түксә дә, күңеле гел балта эшендә була.

— Колхозда ял көне дигән нәрсә юк. Иртәдән төнгә ка­дәр йөгерәсең. Кайчак яң-гыр­лы көннәрдә һәм кышын бер-ике сәгать буш вакыт та­бып, агачтан берәр нәр­сә ясап куя идем. Балта, пычкы белән эшләү ял иттерә. Бу минем канымда, яшь­тән өй­рән­дем. Мәрхүм әтием Зәй­дулла, бабаларым — барысы да балта остасы иде. Ми­ңа алардан күчкән, — ди Рә­фыйк абый. — Һәр эшнең уңай һәм тискәре ягы була. Беренче чиратта аның күңел кушуы белән башкарылуы мөһим. Шул очракта гына җиһазны ничек күрергә телисең, шулай ясап була. Моннан ун ел элек үз кәсебемне булдырырга уйлаганда нинди тармакка алыныйм икән дип баш ватып утырмадым, агач эшенә тотындым. Гаиләм дә моны хуплады.

Рәфыйк абый 1960 елгы. Хатыны Фәния апа белән тормыш итә башлауларына быел 25 ел булган, көмеш туйларын билгеләп узганнар. Фәния апа гомер буе икътисадчы вазыйфасын башкарган, бүген дә шул эшендә. Бердәнбер кызлары Айгөл Казанда яши, ул да әнисе юлыннан киткән, шулай ук экономист.

Рәфыйк абыйлар гаиләдә 8 бала үскән. Төп­чек булгач, төп йорт­та ул калган. Өй­ләрен яңартканнар, зурайтканнар. Күп эшне, алда әйткәнемчә, якыннары булышлыгы белән Рәфыйк абый үзе башкарган.

Агач эше белән шө­гыль­ләнү өчен Рәфыйк абыйның бакчада җыйнак кына остаханәсе бар. Кирәкле станоклары барысы да кул астында. Грантта катнашып, Рә­фыйк абый 300 мең сум акчалата ярдәм алуга иреш­кән. Шушы суммага тагын өч өр-яңа станок булдырган.

— Эш башлаганда үзебездән дә шактый акча чыгарып салырга туры килде. Шунсыз булмый. Эшең сиңа табыш китерсен өчен, башта үзеңнән шактый чыгым сорала. Аллага шөкер, бүген кирәкле эш коралларының барысы да кул астында бар. Кешегә ялынып йөрисе тү­гел. Өр-яңа өч станок та эш­не җи­ңеләйтте. Дәүләт программалары булу яхшы, — ди әңгәмәдәшем.

 

“Тәрәзә рамы ясап баеп булмый”

Җәен Арслановлар ни­гез­дә тәрәзә рамы һәм йөз­лекләре, бүлмә өчен ишек­ләр, тышкы якка, яңгыр үт­мәсенгә поликарбонаттан ишек башлары — арка ясап саталар. Һәркайсының үлчә­мен, формасын, төсен клиентның ихтыяҗына карап эш­лиләр. Бизәкләр дә төр­ле. Ә кышын урындык, өстәл, караватлар да ясап саталар. Заказларны авылдашлары, Чүпрәле халкы, күрше Чувашстан республикасы, Самара һәм Ульян өлкәлә­реннән ала башлаганнар.

— Реклама белән эшләмим. Берсеннән-берсе кү­реп заказ бирәләр. Ихтыяҗ арта бара, кайчак өлгерә дә алмыйбыз. Буш вакытлары табылса, туганнар да ярдәм итә. Еш кына өчәүләшеп эшлибез. Булышчыларым Газинур һәм Вагыйз абыйлар бик оста. Алар эшне төгәл, оста һәм тиз башкара. Урманнан кайтарылган бүрә­нәдән матур бизәк­ләр ясаганчы шактый тир түгәргә кирәк. Бу өлкәдә осталарны табу җиңел түгел. Ә Газинур һәм Вагыйз абый мин кү­рер­гә телә­гән­чә эшли белә, — ди Рәфыйк абый.

Әңгәмәдәшем эшеннән канәгать. Тик менә эш урыны тар булу гына бераз эчен пошыра. Ә җәелергә әлегә мөмкинлек юк. Тагын берәр грантта катнашып булмасмы дип өметләнә Рәфыйк абый. Бу остаханәне дүрт ел элек төзегәннәр. Аңа хәтле кечкенә бүлмәдә эшләгән­нәр. Бүген анысы буяган җиһаз, тәрәзә рамы, йөзлек­ләр киптерү урыны булып тора.

— Со­рау­чы­ларга буяп та би­рә­без. Буяу кибү процессы ким дигәндә бер тәүлекне ала. Аларны шушы өйгә кертеп куябыз. Тәрәзәләрне, ишекләрне ачык тотабыз, тизрәк кибә, — ди Рәфыйк абый.

Агачка кил­гән­дә, нарат һәм каенны файдаланалар.

— Җиһаз өчен каен ях­шы булса, рам һәм йөзлек­ләр­не нараттан ясау отышлы, — дип аңлата әңгә­мә­дә­шем.

Материалларны Ульян өлкәсе һәм Чувашстаннан табыштыралар. Хәт­та пычкы чүбе дә әрәм китми. Анысы өчен күршеләр бар. Кош-корт, мал астына, төзелеш вакытында мунча, өй башына салырга яхшы, диләр.

— Бәяләргә кил­гәндә, башка осталардагы кебек, артыгын куйганыбыз юк, — дип дәвам ит­те Рәфыйк абый. — Зурлыгын, буяуны, материалын — бөтен нечкәлекләрен исәпкә алабыз. Әйтик, тәрәзә рамы 1,5 мең сумнан башлана, тәрәзә йөзлекләре 2-3,5 мең сум тирәсе, бүлмә ишекләре 3 мең сумнан, ишек башы 1,5-2 мең сум һәм аннан югары. Боларны зур бәя димәс идем. Материалны юнәтеп өйгә алып кайтудан башлап, аннан җиһаз ясаганчы күпме чыгым, вакыт һәм көч сарыф ителә. Булышучыларга да түләргә кирәк. Көне буе берничә станок эшләп тора, шул сәбәпле ут өчен счетчик та яхшы саный. Эш процессында агачтан күпме тузан чыга, монысы сәламәтлек өчен зарарлы. Кыскасы, тәрәзә ра­мы ясап баеп булмый. Аннан баеган кешене күргәнем юк. Көн итәрлек кенә эшлибез. Әмма мин шунысына да риза, чөнки бу эш ошый. Ма­тур килеп чыкса, илһам арта, тагын да онытылып эшлисең.   

 

“Эшләсәң, эш бар ул”

Рәфыйк абый авылда төп­ләнеп калуына сөенә. Булдыклы кешегә монда мөм­кинлекләр күбрәк, эш ачам дисәң, җәелеп башларга урын да җитәрлек, ди.

— Эш юк бит, дип бот кү­тәреп ятуны, вариантлар эзләмәүне, чарасын күрмәүчеләрне аңламыйм. Теләгән ке­шегә, мәсәлән, эретеп-ябыштыру хезмәте күрсәтә башларга була, кирпеч сугуга алынсалар да авылда бер дигән тармак, пилорамага да конкуренция юк. Һәркайсына ихтыяҗ бар. Тиз генә күтәрелеп булмый анысы. Аның каравы, еллар үткәч, ачкан эшең сиңа эшли башлый, — ди Рәфыйк абый.

Каракитә якларына беренче генә баруым түгел. Матур, төзек авыл, урамнары ялт иткән. Капка төбенә кирпеч өйгәннәрен, печән-салам кайтарып аударганнарын монда күрмәссең. Урамнарны яшел үлән һәм бакча чәчәкләре бизи, капкалар, рәшәткәләр буялган. Бер генә тискәре күренеш — юллар начар иде. Быел анысын да хәл иткән­нәр. Авыл халкы үзара акча җыеп, кайбер урамнарга таш тү­шә­гәннәр. Хә­зер җиңел машина бе­­лән дә иркен­ләп йөреп бу­ла.

— Бу эшкә алынырга бе­рәү дә каршы төшмәде. Кем­нәр ике мең сум, кай­сылары биш, хәтта унар мең сум бирүче­ләр булды. Авылыбыз бердәм, шуңа күрә эш­не дә тиз тотабыз. Ме­нә яшь­­ләрне күбрәк кайтарасы иде, — ди Рәфыйк абый.

 Чүпрәле районы. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арслановлар йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Останың тагын бер рамы әзер

Лилия ЙОСЫПОВА | 17.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры