Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЯЛГЫЗ ПИКЕТКА ЧЫГАР ӨЧЕН КЫЮЛЫК КИРӘК”

Милли хәрәкәттә ризасызлык белдерүнең яңа ысулы барлыкка килде — ялгыз пикетлар. Казанда Наил Нәбиуллин шигарь тотып чыга, Чаллыда “Азатлык” татар яшьләре берлеге дә бу ысулны актив куллана. Беркөнне берничә егет, бер-берсен алмаштырып, шигарь тотып чыга, берсе плакат белән басып торганда икенчесе аны саклый. Чаллының “Азатлык” татар яшьләре берлеге берничә шундый чара уздырды. Бу турыда Чаллы шәһәре “Азатлык” активисты Дамир ШӘЙХЕТДИН (өстәге фотода) белән сөйләштек.

 — Дамир, ялгыз пикетлар оештыра башлавыгыз ни чарадан бичарамы яки бу уңышлы практика дип активлаштыгызмы?

— Митинг яки күп кешене җәлеп итеп пикетлар да уздырыр идек, ләкин урам җы­еннары турында канун үз­гәр­де. Безгә закон кырыс­лан­ды. Митинг-пикетларга халык чыкмасын өчен аларны оештыру шартлары да катлауланды: административ биналардан фә­лән ка­дәр ераклыкта булырга,  кур­кыныч­сыз­лык­ны тәэмин итәр­гә, аптечкада даруларның исем­­леге­нә ка­дәр үтә­­лер­гә тиеш, тагын әллә күп­ме чикләү­ләр. Мо­ны исәптә тотып бетерү авыр. Бер ялгышасың икән, 20 мең­нән алып 30 мең­ сум­­га кадәр штраф салына. Хәзер теләсә кем урам җыенын уздыра алмый. Бу үз фикерен курыкмыйча әйтүчеләрне контроль астына алу нис­бә­тен­нән эшләнде. Шуңа күрә ялгыз пикетка чыгып ба­су ул ни чарадан би­чара чаралары. 

Мондый практика дөнья­күләм дәрәҗәдә киң таралган. АКШ­та Ак йорт каршына Вил Мирзаянов даими ялгызы чыгып баса, Мәс­кәү­дә Валерия Новодворская шул рәвешле үз фикерен белдерә. Виктор Шендерович та еш кына нинди дә бул­са берәр вакыйгага, кү­ре­нешкә ризасызлыгын белдерә. Мондый ысул бе­лән фикер белдерүнең яңа­лыгы юк, без аны алым буларак кулланабыз. Резонанс тудыру мөһим. Бер җөмлә белән әллә ни­ләр эшләп бу­ла, нинди шигарь бит!

— Резонанс тудырыр өчен нинди шигарьләр булырга тиеш?

— Без соңгы ике айда        4 ял­гыз пикет оештырдык. Җәйге чорда, Рамазан аенда ураза вакытында булса да хәмер сатуны тыюны та­ләп итеп, Чаллы белән Түбән Камада бер-беребезне алмаштырып шигарьләр язылган плакатларны тотып тордык. Августта уза торган педагогларның конференциясе алдыннан җәмгыятьнең, хакимиятнең уку йортларында татар телен укыту торышына игътибарын юнәлдерергә теләдек, белем бирү системасындагы кимчелекләрне фаш итәргә, түрә­ләр­гә үз дәгъваларыбызны, тәкъ­­димнәрне җиткерергә тырыштык.

Чаллыда балалар бакчалары бе­лән мәсьәлә кискен тора. Татарча тәр­бия булсын дип баланы илттем, бер сүз урысча бел­ми иде. Ярты ел үтми, татарча со­рау бирәсең, урысча җавап кайтаруга кадәр җитә. Үз-үзе белән урысча сөйләшеп йөри, урысча кызык сүз­ләр кыстыргалап хәбәр сөй­ли. Әле бу даими контроль астында, гаиләдә саф татарча аралашабыз. Ә күпчелек әти-әни баласының урысчага кү­чүе­нә игътибар ит­ми. Та­тарча сөй­ләш­тер­мә­сәң, урыс сү­­зе­нең татарчасы бо­лай була дип өйрә­теп тор­ма­саң, “урыс­ча аң­­ла­мыйм бит” дип әйтмә­сәң, ба­ла бик тиз урыс­лаша. Мин генә тү­гел, Рөс­тәм Миңнеханов та улы балалар бакчасына йө­ри башлагач, урысча сөй­­лә­шә башлады дип зарланды.

Чаллыда бала урыска әй­ләнә дип нарасыйларын бакчалардан алган очраклар шактый. Мә­сәлән, Шәриповлар гаи­лә­се иң үрнәк татар бакчасына баласын йөртми башлады, милли тәрбия юк дип  балалары белән өйдә шө­­гыль­ләнүне өстен күрә­ләр.

Җәйге вакытта урыс телле балалар төркемен татар төркеме белән кушу күренеше бар. Урыс теле доминант булгач, балалар бик тиз урысчага күчә. Тәрбиячеләр урыс балалары да аңласын дип урысча сөйләшә, шул рә­вешле ике телле педагогика татар балаларының урыслашуына китерә. Өстә­мә чаралар, спектакльләр, бәй­рәм­нәр урыс телендә бу­ла.

30 августта да урамга чыктык, халыкка бу бәйрәм  шәһәр көне дә, республика көне дә түгел, ә Суверенитет турындагы Декларацияне кабул итү көне, Бәйсезлек бәйрәме икәнен искә төшердек. Татарстан — ул республика, ә республика ул дәүләт дигәнне җиткерергә тырыштык.

1 сентябрь Белем көнен­дә Чаллыда берничә мәктәп каршында һәр кешенең туган телендә белем алырга хокуклы икәнен белгерттек. Элегрәк татар уку йорты дип ачылган мәктәпләрне үзара бүлешеп, “татарча укытуны кайтарыгыз” дигән шигарь­ләр тотып, берничә ке­ше төрле мәктәп-гимназияләр каршына пикетка чыгып бас­ты. 

— Файдасы бармы? Хакимиятнең реакциясе нинди?

—  Без пикетларны 10-15 ке­шелек итеп оештырмакчы идек, ләкин хакимият безгә каршылык тудыра. Йә урынны, йә көнне үзгәртегез, анда булмый, монда, фәлән җирдә ремонт, дип койрык болгый. Алардан фатиха алу авыр. Ә ялгызың пикетка чыгар алдыннан берсен дә кисә­тергә кирәкми. Тегеләй-болай дип безне йөрт­кәч, бер-беребезне алмаш­ты­рып, ялгыз пикетларда торырга ка­рар иттек. Ләкин бу очракта да тү­рә­­ләр­нең реакциясе бар. Ми­сал өчен, шул балалар бакчалары тирәсендәге вәзгыятькә алар җавап бирде, безнең мө­рәҗә­гатьне игътибарсыз калдырмады. Рәсми җа­вап “отписка” формасында булса да, анда без кү­тәр­гән мәсьәләләрне уйлаучы, яхшыга үзгәрергә кирәк дип фикер йөртүче­ләр бардыр дип ышанам, шә­һәр­нең мәгариф идарәсе бе­лән конфрантациягә барырга теләмибез. Алар бе­лән бер­гә эшлисе бар, тәр­бия, укыту чараларын яхшыртасыбыз килә. Процесслар уңай якка борылсын  ди­гән максат куябыз. Тән­кыйтьлә­гәндә тәкъ­дим итү дә мөһим, конструктив сөй­ләшү алып барырга кирәк.

Без кисәк нидер үзгәртә алмыйбыздыр, ләкин иҗтимагый резонанс тудырырга көч салу, җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү ки­рәк. Массалар кушылып та­ләп итсә, хакимият тә үз пози­ция­сен үзгәртә, чигенә.

— Дамир, төрле урам җыеннарында мәй­дан ке­ше бе­лән ту­лы бул­маса да, бер­ничә дистә ке­ше каршылык ча­ра­сына килү дә кү­ңелне җылыта, “әнә башкалар да минем кебек уйлый” дип кеше үзен юата. Ә берүзең шигарь тотып басып тору, протест белдерү  психологик яктан авыррак, кыю­лык кирәк.

— Әлбәттә, чыгып басар өчен психологик барьерны узарга кирәк. Бигрәк тә бүген бу кыюлык таләп итә. “Оголтелая демократия” тарихта калып бара, ул  Ельцин заманында гына теләсә нәрсә эшләп, кычкырырга бу­ла иде. Хәзер авызны үл­чәп ачасы! Ялгыз пикетка чыгып басу өчен җаваплылык та кирәк. Кеше үз гамәле өчен үзе җавап бирә. Әле чыгар алдыннан басым ясала, куркытыла. Пикетка чыкмаган килеш тә машинамның дүрт тәгәрмәчен җибәрделәр. Телефон тыңлана. 

Ялгыз пикетларда провокацияләр ясалу куркынычы зуррак. Берүзең торгач, шаһитлар юк. Шуңа алай-болай булмасын дип шигарь белән басып торучы янына бер сакчы, күзәтүче дә беркетелә. Ялгыз пикетны бозучылар да бар. Махсус кешеләр җибәрелергә яки гомумән фотога шундый ракурстан тө­шерергә мөм­кин, имеш, рә­сем­дә янымда бер­ничә басып тора. Үтеп барган кешеләр дә минем белән пикетта торган кебек ки­леп чыга. Югый­сә башкалар кулында плакат юк!

Фото ясала, полициягә хә­бәр ителә һәм алар “пикет кагыйдәләре бозылды” дип алып китә­ләр, эш кузгаталар. Мәсә­лән, 30 августта шулай булды, мине по­ли­ция­гә алып килделәр, административ эш кузгатылды. Әле­гә мәх­кәмә­дән хәбәр юк.

Полиция хезмәткәрләрен без­не тоткарларга мәҗбүр итә­ләр. Алар ара­сында төр­лесе бар, тоткарлаганда “нәрсәгә барып җиттек, кеше­ләр­гә авыз ачарга ирек бирмибез?!” дип зарланалар. Алар да аерым көч­ләргә буйсына бит. Мине те­ләр-теләмәс ке­нә тоткарладылар, “аңлатманы ничек телисез, шулай языгыз, ләкин протоколны кушканча язабыз” дип күрсәтмәгә гафу үтенеп, акланалар.

— Ә халыкның мө­нәсә­бәте нинди?

— Халык матдичелеккә бирелгән, шуңа күбесе игътибар итми, үз хәле хәл. Кешеләр синең шигарь тотып протест белдерүеңне хуплыймы-юкмы икәнен белү авыр, бу кайда басып торуга да бәйле. Суверенитет көнендә бүлешеп берничә урында тордык. Үзәк мәй­данда Чәчәк бәй­рәме узды. Аңлашыла, анда безнең шигарьләргә игътибар итмәделәр, чөнки чарага сәяси активлыгы түбән булган кешеләр килә. Халык мыжлап то­ра, ләкин игътибар итми­ләр, алар күңел ачалар. Ә мин Тукай мәйданында басып тордым, кеше сирәк йө­ри торган урын, ләкин сәя­си аңлылар, сәяси процесслар бе­лән кызыксынучаннар күбрәк очрады.

Теләктәшлек белдерүчеләр дә, сүгеп китүчеләр дә шактый. Урыслар: “От кого независимость?” — дигән мыскыллы сораулар да би­рәләр. Аралашмаска тырышам, бәхәскә кермим, сорасалар, кыска гына итеп җа­вап бирәм. 

— Авыл җирендә дә халыкның хокукын кысу очраклары күп, телә­сә кайсы ра­йонны ал, җәбер­лән­гән кешеләр бар, җир­ләрен тартып алалар, эш­ләгән акчасын түләмиләр, тән­кыйть иткән кешене юк итәр өчен эшеннән куалар. Саный кит­сәң күп. Район түрәлә­ре бе­лән сугыша тор­ган, үз хокукларын якларга те­лә­гән кеше­ләр табыла, алар­ның сезнең кебек ялгыз пикетларга чыгасы килсә, нинди киңәш бирер идең?

— Сүз дә юк, закон белән эш итәргә кирәк. Канунны боздың исә кешене юк итәр өчен мең сәбәп табылачак. Әлбәттә, рухи әзерлек кирәк. Район хакимияте каршына чыгып басып ризасызлык белдерер өчен батырлыкны бер йодрыкка төй­нәргә ки­рәк. Алдан кур­кынычсыз­лык­ны тәэмин итүне дә уйлау зарур, берүзең булганда башка шешә белән дә сугып китәргә мөмкин­нәр. Берсе дә җа­вап бирмәячәк, бу җинаять “хулиганство” дип кенә бәя­ләнәчәк. 

Плакат тотып чыгасың икән, шигарь кеше көлдерә торган яки самими булмаска тиеш, ташны ярып, аяктан егарлык булсын! Ра­йон үзәгендә пикет белән чыксалар, зур шәһәр­дә чыгып басуга караганда, бәлки, эффекты көчлерәк тә булыр иде! Авыл җирендә феодаль тормыш бит, административ басым көчле. Кеше протест белдерсә, бу турыда интернетка, мәсәлән, twitter, facebook, vkontakte сайтларына җи­бәр­сә, аның резонансы да булачак. Пикет фикерне җиткерү ягыннан иң уңышлы формаларның берсе. Кешеләр үз хокукларын яклаганда аны кулланырга тиеш, моңардан куркырга кирәкми, бу цивилизацияле юл.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фотолар Azatlig.org сайтыннан алынды

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 17.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Голфая Карамуллина 18.09.2012 19:39:39
Кеше үз телен белергә тиеш.Шул чакта гына гаиләң, токымың, халкыбыз,республикабыз чын ирекле булачак.
 
Илдус 17.09.2012 18:31:35
Афәрин, Чаллы яшьләре! Ярый әле сез батыр җегетләр, кызлар бар! Шигарьләр дә бик матур, эчтәлекле язылган. Каушапта калмагансыз! Җаен тапкансыз! Хәзер инде масковия тагын уйланыр, ничек итеп бер кешелек пикетларны булдырмаска...
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры