Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ГАИЛӘ КОРГАНГА НИЧӘ ЕЛ ИКӘНЕН РОЗАЛАРДАН БЕЛӘМ”

“ТНВ” каналындагы “Манзара”ның алып баручысы, баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллинаны тамашачылар күптән, “Таң җилләре аша” тапшыруы аша хәтерли. Күпләрнең яраткан дикторы ул. Илдар Кыямов белән алып барулары кемнең генә күңеленә хуш килми икән?! Баксаң, телевидениедә эшләү Миләүшәнең уенда да булмаган. — Телевидениедә алып баручы булырмын дип башыма да килмәгән иде. Тормышта үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, сизмәдем дә. Башта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә эшләдем. “Таң җилләре аша” тапшыруы ачылгач, бирегә чакырдылар. Аннан исә “Хәерле иртә!”дә эшләргә тәкъдим иттеләр. Күптән түгел тапшыруга зур үзгәрешләр кертеп, “Манзара” исеме астында чыга башладык. Кызыксынып кереп киткән идем, инде шактый еллар узды, ә мин һаман биредә, — ди Миләүшә, елмаеп.

   

Безнең  белешмә: 

Тулы исеме: Миләүшә Рафис кызы Сибгатуллина

Туган урыны: Теләче ра­йоны Алан авылы 

Туган көне: 24 апрель, 1971 ел 

Белеме: КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Тел, әдәбият һәм тарих институтында филология фәннәре кандидаты 

Гаилә хәле: ире Илһам — энергетик, уллары Кә­римгә — 7, Хәкимгә 3 яшь.

 

 — Миләүшә, күптән тү­гел декрет ялыннан чыктың. Балаларга сине эшкә озату читен булмадымы? Үзең ничек, ияләшеп ки­ләсеңме?

— Беренче улыбыз Кәрим тугач, алты ай гына өйдә утырдым, эшкә чыгып чаптым. Таң белән торасың, артыңнан бала уяна, аны калдырып китәсең. Күбрәк утырасы калган икән анысы бе­лән дә, дим, эш качмый ул. Ба­лага ана назы кирәк. Икенчебез Хәким тугач, иркенләп 2,5 ел янында булдым. Гел өйдән чыгып эшкә йөгерүләр олы улыбыз Кә­рим­нең күңеленә шундый кереп калган, бүлмәдә бе­рәр нәрсә эзли башласам, кием карасам, кәефе үзгәрә: “Әни, нигә ул? Син кая җые­насың?” — ди балакай.

Эшкә чыккач, балаларга гына түгел, янәдән ияләшүе беренче мәлдә үземә дә читенрәк булды. Гаиләдә өч ир-егетне туендыр, эшкә,  укырга, бакчага әзерлә, шул ук вакытта соңга да калма. Турыдан-туры эфирга чыкканчы, өйдә әллә нихәтле эш башкарып китәргә туры ки­лә. Эш көннәрендә иртәнге сәгать 4 тә торам. Әле бит телевидениедә дә бардың да чыгып бастың түгел. Үзең­­не формага китерергә, чәч­не ясарга, тавышны ачарга кирәк. Иртән тавыш кына түгел, баш мие дә уянып җит­мәгән була. Чарасын кү­рәбез инде: тизәйткечләр әйтәбез, кайнар чәй булыша.

Эшкә җәяү йөрим. Ул 45 минут вакытны ала. Монысы үзем өчен дә җайлы. Беренчедән, транспорт көтеп торасы юк. Икенчедән, хәрәкәт сәламәтлек өчен кирәк, өченчедән, эшкә соңга калмаячагыңны белеп барасың.

Кечкенәбез Хәкимне өй артындагы балалар бакчасына бирдек. Иртән эшкә китәр алдыннан әтисе илтә.

— Кәримне 1 нче сыйныфка озаттыгыз. Тәэсирләре ничек соң?

— Кәрим бик көтеп алынган балабыз булды. Һәрнәрсәнең үз вакыты икән. Башта, өйләнешкәч, суздык та суздык, бөтен кешенең кулыннан килә торган эш дип, бала алып кайтуны икенче планга калдырдык. Аннан инде теләп тә булмый башлады. Өч елдан соң, бик сорый торгач, Аллаһы Тәгалә бирде.

Кәрим мәктәпкә ел буе әзерлек алып барды. Алдан гимназиядә бер ел укыды. Хәзер бит балаларны укый-яза белә торган итеп алалар. Мәктәпкә бик теләп китте. Бакчадан туюы җиткән иде бугай. Әле­гә бик тырыша.

Олы улыбыз бик тыныч. Бүгенге чор балаларына бу сыйфат бераз комачау да итәдер. Тыйнак булып, белгәнен дә әйтмәскә мөмкин ул. 

— Миләүшә, гаилә корганга ничә ел бар инде?

— Быел бүләккә 13 роза булды. Еллар санын шулардан беләм (көлә). Димәк, ундүртенче ел китте. Дөрес­рәге, өйләнешкәнгә 11 ел. Без исә танышкан елдан ук саныйбыз. 

— Илһам белән ничек таныштыгыз?

— Заманында икебез дә “Дулкын” радиосында эш­ләдек, шунда таныштык. Ул өстәмә рәвештә анда тавыш операторы вазыйфасын баш­карды. Илһам Казан егете, белгечлеге буенча энергетик. Хәзерге вакытта төзелеш компаниясендә эшли. Көне буе объектлар арасында чаба. 

— Гаиләңдә дә гел ир-егетләр, эшеңдә дә тыгызга туры килә. Ничек өлгерәсең?

— Өч ир-егет белән гомер иткәч, оннан бәлеш ясарга өйрәнәсең икән ул (көлә). Төрле ситуациядән чыгу юлларын беләм инде, тормыш өйрәтә. Илһам аш-суга кысылмый. Ул эштән кайтып су­ыткычны да ачып карамаска, шулай ашамыйча кө­теп утырырга мөмкин. Каенанам Гөлирам бик тәмле пе­шерә, гомумән, идеаль ха­тын-кыз. Илһамны гел әзер­гә өйрәткән. Хәзер дә шулай дәвам итә. Ирем аш та җы­лытмый, йомырка да кыздыра белми. Хурлап әйт­мим. Аның каравы хуҗалыктагы ир-ат эшен бер дигән башкара.

Суыткычта гел әзер камыр тотам. Ялларда аны күп итеп ясыйм да артыгын туңдыргычка алып куям. Тагын бер җайлы ысул өйрәндем әле. Эштән кайткач, аш пешерү дә күп вакытны ала. За­паста әзер шулпа тота башладым. Аның бөтен әй­берен — ит, сарымсак, суган, кишерен салып, озак кына кайнатам. 1,5 литрлы пластик шешәләргә тутырып, зур суыткычка куям. Кирәккәндә алам да кисәм. Газда 5 минутта кайнап чы­га. Токмачны да ялларда кисеп куям. Фарштан бер дә өзелмим. Шимбә-ял көннәре шулай аш бүлмә­сен­дә үтә дә китә. Малайлар күп ашый алар. Сорап кына торалар (көлә). Хәкимебез дә йокыдан торуга: “Әни, пурук (пирог) бармы?” — дип сорый. Декрет ялында гел пешерә идем, шуңа ияләште.

— Чәйгә хәтле үзең әзер­лисең бит син.

— Анысы ел саен шулай, чәй сатып алган юк безнең. Җәен авылда юкә чәчәге, сары мәтрүшкә, зәңгәр мәт­рүшкәне күп итеп җыям. Иван-чәйне дә ике зур тартма киптердек. Гел шуннан файдаланабыз. Бик яхшы чыга, тәмле дә.

— Күптән түгел яңа фатирлы булдыгыз. Ремонт эшләре бетәме инде?

— Яңа фатирны Чистай урамыннан, ипотека программасы буенча алдык. Элеккеге президент Минтимер Шәймиевка рәхмәт. Ипотека системасы чыкмаса, акча җыеп гомердә ала торган түгел. Болай әкрен­ләп түләнә. Ике улыбыз да булгач, дүрт бүлмәлене алдык. Зур, иркен. Малайлар залда футбол уйнап рәхәт­ләнә (көлә).

Ремонтка килгәндә, шактый акча керде инде. Очы күренми. Бүлмәләрне чиратлап ремонтлый барабыз. Әле менә аш бүлмәсенә тукталдык. Дизайнерлык сәлә­тен рәхәтләнеп эшкә җигәм. Күзалдыма китергәнне тормышка ашырасы килә шул. Бу гадәтем кайчак бераз эш­не авырайта да (көлә). Ярый әле ирем белән зәвыгыбыз туры килә. Кайчак мин уйлаганны ул әйтеп бирә. Ме­нә эштә Илдар Кыямов бе­лән дә нәкъ шулай. Шул очракта гына бер-береңне аң­лап эшләп яки яшәп була. Ми­ңа уңыш елмайды, гел аңлый торган ирләр эләкте (көлә). Шуңа ызгышырга туры килми.

— Миләүшә, мәктәп елларында әти-әниең сине нинди һөнәр иясе итеп күрергә теләде?

— Белмим, әмма телевидение кешесе итеп түгел (көлә). Әнием гомер буе: “И-ии, кызым, җүнлерәк җиргә урнаш инде. Сыер савучылар белән бер­рәттән иртән­ге сәгать биш­тән эшкә йөгерәсең. Син бит фәннәр кандидаты, ке­ше төсле иртәнге сәгать 8-9 га барып утыра торганын тап”, — ди. Ми­не кызганып әй­түедер. Баш мөхәррир дә булгач, җаваплылык күп. Телевидение эше авыр. Бер хәбәрне кыска, аңлаешлы, шул ук вакытта кызыклы да итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Биш минутлык сюжет өчен сәгать­ләр түгел, көннәр китәргә мөмкин. Дөрес, барысы да әзер булгач, чыгып алып баруы авыр түгел үзе.

— Әниең киңәшен истә тотсаң, синнән нинди һө­нәр иясе чыгар иде?

— Телевидениегә килгәннәрнең шактые эшләп китә алмый, ташларга мәҗбүр була. Биредә минем кебек кешеләр торадыр инде. Телевидениедә эшләү өчен берничә хезмәтне белү зарур. Дизайнер, модельер, чәчтараш, психолог... Дизайнерлык минем канымда, чәч­не дә эфирга чыгар алдыннан үзем ясыйм, киемнәрне үзем сайлыйм, психолог вазыйфасын башкару да кулымнан килер иде. Бу һө­нәр­ләрнең берәрсен сайласам, иркенләп эшли алырмын һәм шуңа гына төртелеп калыр идем. Алай кызык түгел. Ә телевидение һәм­мә­сен берләштерә. Укытучы да булдым, тарихчы да. Ә барысын берләштереп, биредә генә эшләп була.

— Тамадалык эшчәнлегең дә күпләребезгә таныш.

— Бу эш белән шөгыльлә-нү үзе бер рәхәт. Энергия җитәрлек бит миндә (көлә). Туйлар алып барырга еш чакыралар. Күпме эшләп тә күңелгә нәрсәдер җитмиме шунда, тамадалык шушы бушлыкны тутыра.

Билгеле, туй алып бару җиңелләрдән түгел. Ул бит шушы көнне кичке сәгать 6 га барып басу гына түгел. Мәсәлән, июльдә буласы туй­ны гыйнварда сөйләшә­ләр. Шул көннән шалтыратышулар башлана. Инде туйга кадәр егет һәм кыз белән туганлашып бетәсең. Алар машиналарны ничек бизәр­гә, нинди күлмәк сайларга — шундый вак-төяккә хәтле якын итеп киңәшләшә башлый, мең сорау яудыралар. Кайберләре туйга хәтле ае­рылышырга да өлгерә. Менә психолог булмый хә­лең юк (көлә). Еллар үткәч: “Миләү­шә апа, ә без балага Миләү­шә дип исем бирдек, бик тату яшибез”, — дип әй­тү­челәр дә булгалый. Күңел­гә рәхәт булып китә, үзеңне нин­дидер мөһим эш эшлә­гән кебек тоясың.

Эш тәҗрибәсе арткан, еллар үткән саен, сиземләү дә көчәя бара. Мәсәлән, Беренче каналдагы “Давай поженимся” тапшыруын караштыргалыйм. Парлар экранга чыгуга кем белән кем кавышачагын алдан ук фаразлыйм. Шулай булып чыга да. Кешенең карашы, сөйләме, үз-үзен тотышыннан күп нәр­­сәне ачыклап була.

Мәҗлесләрдә дә шулай ук. Кияү белән киленне беренче күргәч тә күпме гомер бергә яшәячәкләрен чамалыйм. Мәҗлестә ничек утыруларыннан, бәйгеләрдә катнашуыннан чыгып та мо­ны бәяли алам. Ялгышканым юк (көлә).

— Әти-әниең хәзер ни хәлләрдә яшәп ята?

— әтием Рафис белән әни­ем Фәһимә авылда икәү генә гомер итәләр. Энем Алмаз да Казанда яши. Киленебез Гөлшат белән өч кыз үстерәләр: Мәрьям, Газизә, Азилә. Атна саен кайтып йө­рибез.

Әти-әнием гомер буе укытучы вазыйфасын башкарды. Әни быел гына пенсиягә чыкты. Хаҗга барып кайтты. Уразаны калдырмый, намаз укый. Әтиебез гомер буе коммунист булды (көлә), әле дингә күчеп бетә алмый. Әмма әнигә бик булыша, ир­түк чәй куеп, аны уята торган гадәте бар. Намаз вакытын да гел исенә төшерә.

Хәзер эшләре бераз җи­ңеләйде. Мал-туарны киметтеләр. Сарык, кәҗә һәм кош-корт кына калдырдылар. Кәҗәне дә Хәкимебез өчен генә асрыйлар. Бала иммәде. Атна саен авылга кайткач, сөт кирәк. Асрарга да җиңелрәк, сөте дә файдалы дип, әти-әни сакалбайга өс­тенлек бирде. “Заанинский” токымыннан булганын алдылар. Авылда онытылып, атна саен мунча кереп, ял итеп киләбез. Әни белән әтигә рәх­мәт. Һаман безне кай­гыр­талар, каршы алалар, зурлап озаталар. Иремнекеләр дә шулай ук. Ул яктагы әти-әни дә бик тырыш, ярдәмчел, ачык. Озак еллар түгәрәк гаилә булып яшәргә язсын!

Лилия ЙОСЫПОВА.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илһамның әти-әнисе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Экран артында

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Илдар белән бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Миләүшә олы улы белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Имезлек капкан Кәрим дә мәктәпкә китте инде"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Миләүшәнең әти-әнисе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Шашлык пешерүне Илһамга тапшырдык"

 

Э.СӘЛАХОВА фотолары

Лилия ЙОСЫПОВА | 17.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры