Пәнҗешәмбе 12 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ЧИРНЕ КУЛЫМ БЕЛӘН ТОЯМ”

Зәй районының Югары Шепкә авылында яшәүче Мөслимә Гыйбадуллина турында Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә ишеткән идем. 36 ел тәмәке тарту стажы булган Апас ягы кешесе: “Үз гомеремдә, белмим, ничә тапкыр ташларга омтылып караганмындыр. Мөслимә апа янына бер генә бардым. Хәзер тартмыйм. Ташладым”, — дип шаккатырган иде. Ул вакытта алар 4 тәмәкече бергә җыйнаулашып барганнар. 1 ай чамасы узды, беребезнең дә тартасы килү теләге юк, дип тә өстәгән иде ул. 1 ай юк вакыт. Алга таба ни булыр, дип әлеге ир-атлар белән элемтәдә тордым. Дөресен әйткәндә, тартмасларына ышанмадым да. Әмма 2-3 ай үтте, аларның берсе дә кире тәмәкегә үрелмәде. — Без колхозда эшлибез. Ә анда барысы да диярлек тарта. Безнең хәтта башкалар тәмәке көйрәткәндә тарту теләге юк, — диделәр миңа. 40 ел үзенә буйсындырып торганны бер көн эчендә ничек дәвалап була? Кем ул? Мөслимә апа белән якыннанрак танышып кайтасы иттем. Ул тәмәкедән генә түгел, башка төр авырулардан да дәвалый булып чыкты.

  

 

“Авыруларны күтәреп алып керәләр, ә алар үз аяклары белән чыгып китә”

Югары Шепкә Зәй районының иң зур авылларының берсе. Мөслимә апаның йортын табу авыр түгел. Күп­челек машина кайда ба­ра, шунда борылырга гына кирәк. Без килеп туктаганда урам ягында 5-6 машина, ә ишегалдында, белмим, 20-30 кеше дисәм, ялгышмамдыр. Алар арасында ир-атлар, хатын-кызлар, яшь кызлар, кечкенә балалар да бар иде. Бу йортка ярдәм сорап шу­ның кадәр күп кеше йөри булса кирәк, аларны кабул итәргә, массаж ясарга ае­рым бина бар. Мөслимә апаны көткән арада чиратта утыручылар янына уздым.

— Миндә бүсер. Инде 7 еллык. Башта игътибар итмичә, узар  әле дип йөрдем. Ә ул болай гына бетә торган авыру түгел икән. Аяктан калдым. Табиблар, операция кирәк, диләр. Әмма алар да бернинди гарантия бирми бит! Уңышлы буламы ул, юкмы? Операциядән соң тагын да катырак авырып китү­челәр, инвалид арбасына калучылар күп. Курыктым. Операциядән баш тарттым.

Мөс­лимә апага килгәндә аяктан калган идем. Күбрәк урын өстендә яттым. Аяклар тотмады. Барган җирдән егылып-егылып киттем. Бө­тен җирем кара көйгән иде. Монда беренче тапкыр апрель-майда булып киттем. Хәзер икенче килүем. Аллага шөкер, нәкъ менә Мөс­лимә апа ярдәмендә мин хәзер аякта. Монда кеше хастаханәләргә йө­реп-йө­реп тә файда күрмә­гәч ки­лә. Аңа чиксез рәхмәт­лемен. Ничек армый-талмый торгандыр. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире бормый бит ул. Берүк исән генә булсын, — диде Мин­зәләдән килүче ханым.

Безнең сөйләшүне чиратта утырган бар кеше диярлек ишетеп торды. Күбесен­дә шул авыру. Барысы да массаж көтәләр. Бөтенесе аңа рәхмәтле. Арада Мөс­­лимә апага рәттән берничә ел йөрүчеләр дә бар. Һәр­көн өенә кайтып-китеп йөри алмаганнар шушы авылда хуҗалы йортларга кереп торалар икән.

— Җәен кеше азрак. Ә менә яз көне килгәндә авылда яшәп 19 кеше дәваландык, — дип сөйләвен дәвам итте үзе дә күрше йортка ке­реп яшәп торучы әлеге Мин­зәлә апасы. — Аның яны­на бит авыруларны кү­тә­реп алып керәләр, ә алар үз аяклары белән чыгып китә.

 

“Көн саен 50 ләп кеше кабул итәм”

Мөслимә апага 65 яшь. Гомере буе колхозда эш­ләгән. Белеме буенча мал табибы. Бик күп еллар сыер сауган. Өйдә улы гаиләсе, оныклары белән бергә яши. Иренең кинәт үлеп китүенә әле 7 ай гына икән.

— Кешеләрне шушы рә­вешле дәвалау нәселдән ки­лә, — дип сүз башлады Мөс­лимә апа. — ул әни яклап буыннан-буынга күчеп бара. Әби дә, аның әнисе дә яр­дәм сорап кил­гән кешегә булышканнар. Мин 30 еллап дәвалыйм. Кулым белән кешегә бер кагылуга ниләр ба­рын учым белән тоям. “Өй­рәт әле”, дип ике кеше яныма килде. Әмма аны берничек тә өйрәтеп булмый! Ул тумыштан бит. Бер карауда бүсернең кайда, ничә миллиметр икәнен төгәл әй­теп бирәм. Миннән соң томографиягә барып тикшеренгән кешеләр бик  гаҗәпләнәләр, дөп-дөрес әйттең бит, ди­ләр.

Мөслимә апа янына тә­мәке тартуын ташларга теләүчеләр, бүсердән интегүчеләр генә түгел, балага уза алмаучылар, аракыдан айнырга, эч төшкәннән, тотлыгудан, сызланудан, чуаннан, буын чыгудан һәм башка авырулардан дәва эзләп киләләр икән. Соңгы елларда Мәс­кәү, Санкт-Петербург, Самарадан күпләп агылалар ди.

— Төгәл санын алып барганым юк. Әмма ким дигәндә көн саен 50 ләп кеше кабул итәм. Медицина алга китсә дә, авыру белән дөнья тулган. “Бала таба алмаячаксың” дип табиб мөһере сугылган күпме хатын-кыз әни булды. Менә әле күптән түгел 20 ел (!) буе көтеп тә, йөккә уза алмаган бер ханым хә­зер бәби көтә. Күпләр моны могҗиза ди. Әмма бу Аллаһы Тәгаләдән бирелгән көч. Әлеге ханымга, мәсә­лән, 2 айда 5 әр көн массаж ясадым. Аналыгын дөрес итеп утырттым. Өченче ай дигәндә, бүтән килеп тормасмын инде, уздым бит, Мөслимә апа, дип шатлыгы белән уртаклашты. Соңгы елларда гына “мин ясаган” балалар бу ишегалдына сыймас иде. Алар бик күп, — дип сөйли Мөслимә апа.         Спиртлы эчемлекләр кулланудан, тә­мәке тартуны ташлатудан билгеле бер үләннәр булыша икән. Әмма Мөслимә апа, аларның ничек аталганын белмим дә, ди.

— Аларны әни өй­рәтеп калдырган иде. Шуннан танып кына җыям. Әмма алар безнең якларда хәзер бик аз. Берничә ел элек чит илгә баргач, урман буйларында оештырылган экскурсиядә шуларны танып алдым. Анда күп! Базарларында да капчыклап сатып утыралар. Әм­ма сатып тү­гел, үзем җы­еп алып кайтам. Акча сорамыйлар, җыярга рөхсәт итә­ләр, — ди Мөс­ли­мә апа. — Кем тәмәке, аракыны ташларга ки­лә — шуны болгатып эче­рәм. Күп кирәк түгел ул. Әм­ма бик булыша. Аны 4 елга дип бирәм. Әмма бу кадәр вакыттан соң кеше кире эчә-тарта башламаячак инде. Аны организмы да кабул итмәячәк. Иң мөһиме — кешене дәваланырга мәҗбүр итмәсеннәр. Ул үзе теләп килергә тиеш. Аракыдан арынырга теләүче 4 көн бер тамчы да эчми торырга ти­еш. Бүтәнчә ярамый, кабул да итмим.

 

“Табиб булырга хыялландым!”

Әтисе үлгәндә Мөслимә апа әле әнисе карынында була. 9 бала арасыннан кешеләрне дәвалау көче бер анда гына икән.

— Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Әмма мәктәптән соң әнине авылда ялгызын гына калдырып китә алмадым. Аннары кияүгә чыктым, дөнья басты, балалар туды, — дип искә ала Мөслимә апа. — Анатомияне яхшы беләм. Хәзер дә операциягә кадәр ясый алыр идем.   

Мөслимә апа ире белән 5 бала тәрбияләп үстер­гән­нәр. Әнисендәге сәләт шулай ук төпчек кызында гына икән. Башлангыч класста укыганда ук сыйныфташларының чыккан кул-бармакларын утыртып кайта торган булган. Ул хәзер Түбән Камада яши. Килгән кешеләргә ярдәм итә икән.

Көн саен әллә күпме кешене карап, дәвалап, массаж ясап җибәрсә дә, Мөс­лимә апа, армыйм, авырганым да юк, ди.

— Дару эчмим, аның каравы ит яратам, — ди ул. — Шуңа күрә ел саен йөзләп бройлер алып үстерәбез. Миңа салкын су һәм сөт булса, шул җитә.

Мөслимә апа кечкенәдән акробатика белән яратып шөгыльләнгән. Ел да Сабан туенда көрәштә катнашкан.

— Авыл Сабан туенда катнашмый калган юк иде. Хатын-кызлар арасында ел да батыр калдым. Төрле бү­ләкләр, токымлы тәкәләрне күп алдым, — дип көлә Мөс­лимә апа. — Әле менә ике тапкыр катнашмый торганнан соң быел кабат көчемны сынарга булдым. Кө­рәшкә уйнап кына кергән идем, җиңеп чыгып киттем.

Зәй районы. 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мөслимә апа

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кабул итү почмагы

Алсу САБИРОВА | 24.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

сагындым 05.10.2012 00:10:26
Әйе хәзерге заманда нинди үләндә нинди чәчәк икәнен белмәгәч дәвачы буламыни ул. Сафсата.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры