Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БӘРӘҢГЕ БАКЧАСЫНДА ДА ГЛАДИОЛУСЛАР ҮСТЕРӘ”

Мөслим районының Күбәк авылында гомер итүче Резилә апа Вәлиева чәчәк-гөлләргә гашыйк. Хуҗалыгы һәрвакыт шау чәчәктә. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең һәм бакчада үскән гладиолусларның санын ул хәтта үзе дә белми. Бары тик аларны үстерә, тәрбияли, тирә-юньне ел саен хуш искә күмә. — Резилә апа бик уңган хуҗабикә, чын бакчачы. Гладиолусларны үстереп, бөтен авылдашларга кочак-кочак бушка тарата. Узган елның октябрендә авылыбызда Өчпочмак бәйрәме үтте, ул анда чиләк белән чәчәк алып килде. Мәрхүм әниемнең каберенә куярга да аннан чәчәк килеп алам. Хәтта бәрәңге бакчасында да гладиолуслар үстерә, — ди авылдашы, журналист Гөлназ Шәмси.

 Шушы хозурлыкны мин дә күреп сокландым. Вәлиевлар йортында хуҗалар мәш килеп бәйрәмгә әзер­ләнә иде. Мичтә бәлеш пе­шә. Өй тулы кеше. Баксаң, Ре­зилә апаның туган көне икән. Ул көнне аңа 50 яшь тулды.

— Хәзер кунакларым да килеп җитә, әйдәгез, рәхим итегез, — дип елмайды юмарт хуҗабикә. — 29 ел элек әлеге йортка килен булып төштем, шуннан бирле чәчәкләр үстерәм. Бик яратам үзләрен. Аеруча ал гладиолусларга мөкиббәнмен. Шуңа бакчада алары күб­рәк.

Резилә апа белән бә­рәң­ге бакчасына үттек. Кыярлар җирдә тәгәрәп үскән. Янә­шәдә кишер-суган да уңган. Ә менә алардан соң бихисап күп гладиолуслар.

— Ике ай инде яң­гыр юк, шуңа чәчәк атып бетерә алмыйлар, — дип башла­рын­нан сыйпап сөй­ли Резилә апа.

Аларның күплеге­нә гаҗәпләнеп, бу кадәр чәчәкне тәр­бия­ләргә ничек вакыт табасыз, дим. 

— Күңелем белән шуңа бирелгәч, бик теләп үстерәм, — дип җавап бирде ул. — Сыерларны саугач, иркенләп шө­гыль­ләнәм. Су си­бәм, төп­ләрен йомшартам, чүпләрен утыйм. Өй­дәге гөл­ләргә дә, бак­чадагы чәчәк­ләр­гә (арада дәлияләр дә бар) дә бернинди ашлама кушмыйм. Бары тик гади су си­бәм. Үсемлекләр өчен иң яхшысы яңгыр суы, әлбәттә.

— Резилә апа, гладиолусларның нинди сортын аеруча күп утыртасыз?

— Сортлап әйтә алмыйм. Чөнки алар күптәннән, 20-25 ел буе утырткан чәчәкләр.

Көз җитеп беренче кырау төшүгә, барысын да җыям. Аз гына сабагын калдырып (нәкъ суган сыман) кисәм дә өй базына кертеп таратам. Алар шунда кыш буе кибә. Язын чүпләреннән арындырам да һәр елны 9 майда җиргә (шулай ук суган шикелле) утыртам. Ул шундук үсеп китә. Безнең бакча туфрагы бик уңдырышлы. Ә бер партиясен җәйге җылы яң­гыр яуган вакытта июнь башында утыртам. Алары 1 сен­тябрьгә өлгерә.

Хәзер дә бакчам шау чәчәктә. Гладиолус атканнан соң чәчәген тиз коймый, өйгә керткәч тә салкынча температурада озак саклана.

Хуҗалыкта мал-туар шактый. Ике шәр сыер, үгез, бозау, 40 бройлер, 20 үрдәк бар. Бу эштә аңа ире Илшат  һәм алты ел элек тәр­биягә алган Руслан зур ярдәмче.

— Кызыбыз һәм улыбыз укырга киткәч, өйдә күңелсез булып калды. Иптәш кирәк дип, Чаллыдагы балалар йортыннан 9 яшьлек Русланны тәрбиягә алдык. Хәзер аңа 16 яшь. Алуга Мөс­лимдәге музыка мәк­тәбенә бирдек. Дүрт ел буе аны үз машинабыз белән йөрттек. Соңыннан авыл балаларын автобус килеп ала башлады. Руслан бик матур җырлый, баянда уйный. Безнең оныкларны хәзер ул биетә. Велосипед, мотоциклда йөрергә, хуҗалыкта эшләргә, ат җи­гәргә өй­рәт­тек. Бүген бө­тен малларны ул карый. Без­нең зур терәгебез.

— Мондагы мохиткә тиз ияләштем. Рәхим-шәфкатьле әти-әниемә чиксез рәх­мәт­­­лемен, — ди Руслан. Ки­ләчәктә ул икътисадчы булырга хыяллана. 

Илшат абый белән Рези­лә апаның үз балалары да әниләрен тәбрикләргә кайт­кан иде. Гөлназ һәм Илназ гаиләләре белән Әлмәттә яши­ләр.  

— Улым Илназ “яулыклы, мөселман кызына гына өй­лә­нәм”, дигәч, аны димләп таныштырдык. Киленебез Гөлшат белән бик матур яши­­ләр. Намаз укыйлар. Кызлары Зәй­нәпкә 7 ай, — дип шатланып сөйли әби кеше.

Резилә апа тормышыннан бик канәгать. Гомер буе май заводында хезмәт куйган. Ире Илшат авылда сөт җыя. Хәзер алар өч оныкка карап шатланалар. Русланның да балаларын сөярбез әле дип өметләнәләр.

— Безнең авылда тәрбия­гә алынган балалар балигъ булгач та әти-әнисе янына кайтып йөри. Руслан да Илшат абый белән Резилә апаны онытмас, ике арадагы җеп­­не өзмәс дип ышанабыз, — ди Гөлназ Шәмси.

— Бирсен Ходай, сәламәт булыйк, бала кайгылары күрмик. Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын, — дип теләде Резилә апа.

Булганга шөкер итеп, тормыштан ямь табып яши Вәлиевлар. Афәрин!

 

Мөслим районы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Вәлиевлар йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Барыбыз бергә җыелгач

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Руслан

 

Эльмира СӘЛАХОВА | 24.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры