Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЭЧЕМ ПОШКАНДА ДА КУЛГА БАЯН АЛАМ”

Берәр җырчының концертына барсам, беренче чиратта күзем “йолдыз” артында басып торган гармунчы-баянчыларга төшә. Җырны тагын да моңлырак, көйлерәк итүче нәкъ менә алар бит. Ренат һәм Рөстәм Вәлиевлар, Альфред Якшембетов, Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов кебек оста гармунчы-баянчыларыбыз рәтен Фәрит Әхмәтов, Айнур Моратов, Булат Шәрипов кебек яшьләр дә тулыландыра. Менә соңгысы, мәсәлән, Фәнил Вакказов, Марат Фәйрушин, Илназ Баһ һәм башка яшь җырчыларда гына түгел, Әлфинә Әзһәмова, хәтта Салават Фәтхетдинов концертларында да баянчы вазыйфасын башкара. Ул “Ягымлы яз”, “Татар моңы” кебек зур фестивальләр лауреаты. Сәхнәдә йөзеннән елмаю китмәгән Булат беренче күргәч тә күпләрнең хәтерендә каладыр.

 — Булат, профессиональ баянчы буларак эшчәнлекне кайсы җырчылар белән башладың?

— Башта Арча педагогика көллиятендә укыдым. Мар­сель Фәйзрахманов җитәкчелегендә баянда уйнау серләренә төшендем. Аннан соң университетның оркестр бү­легенә укырга кердем. Эшчәнлек шу­шы елларда башланды. Без, студентлар, университет коридорына чыгып, гармун-баянда уйнаштыргалый идек. Җырчы Нурзадә шун­да күреп алып, үзе белән бер­гә эшләргә чакырды. Көн­­дезге бүлектә укысам да, бу эш миңа комачау итмәде. Дөрес, кайчак иртәнге якта лекцияләрне “тозламый” булмый иде (көлә).  Әм­ма укытучыларым ачуланмады, бик бәй­­ләнмә­де­ләр.

Баян белән ныклап 8-9 нчы сыйныфларда укыганда кызыксына башладым. Бу әтием ягыннан ба­­бам Шәфикъҗаннан күчкәндер. Ул кулына гармун алып, апам Энҗе белән мине мич буена бас­тырып җырлата иде. Өйдәгеләр тамашачы ролен башкарды (көлә). Әти-әнием дә музыкага, гармун моңына гашыйк. Атна азагында авылга кайткач, еш кына кич­ләрен баянда уйнап җи­бәрәм. Әнием бүлмәгә килеп керсә, бии башлый, әти җырлый. Тулы бер ансамбль булабыз.

Әти-әниемә рәхмәт, шө­гыльләнә башлаган елларда, кыйммәт дип тормадылар, баянын да, синтезаторын да сатып алдылар. Хә­зер кул астымда 6-7 гармун һәм ба­ян булса да, әти-әни алып биргәне иң кадерлесе, чөн­ки аңарда мин баш­лап уйнарга өйрәндем.  

— Булат, концертларда баянчыларга дүртәр сәгать буе баян күтәреп уйнарга туры килә, аңа хәтле туктаусыз репетицияләр... Ба­ян ничә килограмм? Авырга туры килмиме?

— 13 кг тирәсе. Аның авырлыгын концертта сизмисең, онытылып уйныйсың. Тамашачы да арганлыкны оныттыра. Сәхнә минем өчен сихри дөнья кебек. Тамашачы каршына чыккач, елмаясым килә башлый. 

— Шулай да, авырлык килмәсен өчен, баянчылар ниндирәк чаралар күрә?

— Без яшьләр әлегә моны әллә ни сизмибез. Әмма авырлык килми калмый ин­де ул. Еллар үткән саен әк­ренләп җыела. Кайвакыт булгалый, концертлар берничә атнага сузылганда ар­ка, җилкәләр сызлап ала. Иң яхшысы — массаж, физкультура, төрле күнекмәләр. Шә­һәрдә артык ерак ара үтәсе булмаса, җәяү барырга тырышам. Югыйсә тәмам машинага ияләнеп беттек. Авылга ешрак кайтып, физик эш эшлим.  

— Концертларда үз баяның белән чыгыш ясыйсыңмы?

— Салават Фәтхетдинов, мәсәлән, үз төркеменекен бирә. Ә калган очракларда ешрак үземнеке белән йө­рим. Әле күптән түгел генә баедым (көлә). Бер шәх­­си эшмәкәр баян бүләк итте. Аны белми идем. Банкет вакытында үзе яныма килде дә: “Бүләк итеп бер баян алып бирәчәкмен әле”, — дип вәгъдә итте. Бу хакта оныткан да идем. Кем нәрсә әйтмәс. Ә ул сү­зендә торды. Озак көттермичә, миңа өр-яңа баян бүләк ит­те. Хәзер шунда уй­ныйм.

— Яңа баян булдыру кесәгә яхшы сугадыр?

— Бәяләре бар үзе. Бөтен кешенең хәленнән кил­мәскә дә мөм­кин. Иң арзаны 20-25 мең сумга төшә. Бик әйбәтен алам дисәң, андыйлары 250 меңнән башлана. 400-450 мең сумга кадәр җит­кәннәре бар.

— Коллекцияң­дә алар ни­­чәү бул­ды ин­де?

— Татар тамашачысына рәхәт­ләнеп озак еллар хез­мәт күрсәтә алам әле. Шул ук вакытта җырчыларга да, чакырсыннар гына (көлә). Чөн­ки кул астында 6-7 гармун-баян бар: тальян, “Тульский”, бабаемнан калган гармун, “Саратов”... Аллага шөкер, берсе дә тузан җыеп ятмый. Һәрберсендә чиратлап уйныйм.     

— Кадерләп, саклап кулланганда баян хуҗасына ничә ел хезмәт итә ала?

— Бик пөхтә, бәрми-сукмый йөртсәң, карап, вакытында төзекләндереп торсаң, гармун һәм баян сиңа гомер буе хезмәт итә ала. Бер баян белән әллә ничә дис­тә еллар уйнаган кеше­ләр бар. 

— Баянчылар күп булмаган кебек, аны ремонтлаучылар да бик аз. Тө­зәтергә кирәксә, кемгә мө­рәҗә­гать итәсең?

— Ремонтлаучылар бар анысы. Артык зур проблемасы булмаса, вак-төяк эш­не үзем дә башкарам. Кичен вакыт булганда рә­хәт­ләнеп сүтәм, җы­ям. Бу миңа ошый. Әгәр хә­лемнән килерлек булмаса, Казан дәүләт кон­серва­то­рия­се укытучысы Рәшит абыйга алып барам. Ул бу як­тан аеруча оста.

— Баянчы булып йөрү матди ягыңны канәгать­лән­дерәме?

— Уйный белсәң, баянчы эше керемле инде ул. Дө­рес, һәр чыгыш саен күпме түләүләре җырчыдан тора. Бу хакта алдан сөйләшәбез. Әле сәхнәдән тыш Фәнил Вакказов белән бергә туй-юбилейларда да йөрим. Тамада вазыйфасын башкарабыз. Тыгыз графикта эшлибез. Ураза аенда гына бераз ял иттек. Шуңа акчасыз торам дип әйтә алмыйм. Өстә­венә бу яраткан эшем. Тәү­лек буе уйнасам да ялыкмыйм. Киресенчә, эш пошса, күңелсезләнсәм, кулга ба­ян алам, ул онытылырга мөмкинлек бирә. 

Быел кулга диплом алдым. Берәр музыка мәктә­бендә баян дәресләре бирү теләгем дә бар. Дәүләт эше­нә урнашасым килә.

— Булат, авылга еш кайтасыңмы?

— Вакыт булган саен кайтырга тырышам. Яңа Мичән башкаладан 110 чакрым гы­на. Әти-әни янында рәхәт­ләнеп ял итеп киләм. Быел җәен мунчаны яңарттык. Энекәш белән сә­гать­ләр буе керәбез.

— Әти-әниең эшлиме?

— Әтием Илшат — 1959, әни­ем Флера 1962 елгы. Әйе, икесе дә авылда эшлиләр. Әти колхозда. Авылыбызда фармацевтика бүлеге ачтылар, йод чыгаралар. Әнием шунда эшли. 

— Гаиләдә сез өч бала. Калганнары ни белән мәш­гуль?

— Апам Энҗе күрше Тимершык авылында кияүдә. Йорт салып чыктылар. Илмир җизни белән ике бала — Идел белән Иделияне үс­те­рәләр. Апам Сабада мә­дә­ният йортында эшли.  Энем Инсаф 10 нчы сыйныфта белем ала. Матур җырлый. Әм­ма бу юлдан ки­тәргә теләми. Күбрәк техникага тартыла.

— Шәхси тормышлар ничек? Булат күңелен кайсы кыз яулады икән?

— Очрашып йөргән, яраткан кызым бар. Исеме Али­нә. Казан кызы. Бик акыллы, тыйнак, сабыр, сөйкемле ул. Беренче чиратта шул яклары белән күңелемне әсир итте. Инде өч ел очрашабыз. Алинә сәнгать кешесе түгел. Банкта эшли.

— Өйләнү турында уйламыйсыңмы әле?

— Әлегә университетта бергә укыган егетләр белән фатир “снимать” итеп яшибез. Бездә тормыш бик кү­ңелле. Алар да гармунда уйный. Күршеләрнең ачуын да чыгарып алабыз инде (кө­лә). Кайчак чиратлашып гармунда уйный-уйный төн җит­­кәнен сизмибез дә. Күр­шеләр стена шакыгач кына туктыйбыз. Бүлмәдәшләр белән тату яшибез. Бергә­ләшеп ашарга әзерлибез. 10 ел буе студент булгач, пешерергә өйрәндем. 9 нчы сыйныфны тәмамлап Арчага киткәч, беренче елларда читенрәк булган иде, мондый тормышка ияләшә алмам кебек тоелды. Ул чакта 14 яшьлек бала идем, буй да бәлә­кәй. Ярый әле бертуган апам Энҗе дә шунда укыды. Күп вакыт тулай торакта аңа менеп ашадым (кө­лә). Аннан үзем өйрән­дем. Хәзер остару җитте, ашарга пешерергә яратам. Бәрәңгене бик яхшы кыздырам (кө­лә). Камыр ашларыннан кала барысын да әзерли беләм. Һа­ман буй­дак тормышта яшәп, ашарга пешереп ятып булмас (көлә). Гаилә корырга ки­рәк, 26 яшь­кә җит­тем бит ин­де (кө­лә). Киләсе ел­га, бәл­ки, өй­ләнермен дә. Шундыйрак нияттә торам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Ягымлы яз" фестивалендә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Апасы Энҗе белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Болар - Булатның байлыгы

Лилия ЙОСЫПОВА | 24.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры