Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ТӨРКИ КАГАНЛЫК НИЧЕК ЯШӘГӘН?

2012 ел Русиядә Тарих елы дип билгеләнә. Узган ел Дмитрий Медведев тарихчылар белән очрашканда киләсе елда Русиядә урыс дәүләтчелеге оешуга 1150 ел тула дип искәртте. Бу дата шул рәвешле билгеләнергә тиеш иде, ләкин илдә үзгәреш җилләре исә башлагач, урыс дәүләтенең оешуын билгеләү, күрәсең, “политкоррект” булмас дип уйлап, аны Тарих елы дип үзгәрттеләр. Рөстәм Миңнеханов та 2012 не Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итте. 2012 елның календарена күз салсаң, ул гаять күп тарихи даталарга бай. Бигрәк тә татар тарихына кагылышлылары шактый. Мәсәлән, быел Төрки каганлык барлыкка килүгә 1460 ел тула. 552 елда нигез салынган әлеге көчле империя зур территорияне били. Аның чикләре Кытайдан алып Кара диңгез ярларына кадәр җитә. 745 елга кадәр яшәүче дәүләт Европа белән Азияне берләштереп, югары цивилизация үрнәге була. Элекке Киев Русе, бүгенге дәүләт тә борынгы Төрки империя нигезендә барлыкка килә.

  

“25 ел эчендә Төрки каганлык Алтайдан алып Кара диңгез буйларына кадәр җирләрне яулап ала”

—   Төрки каганлык 552 ел­да оеша. Ул галәмәт зур дәү­ләт була.  Бу бөек империя­дә хәрби эш иң әһәмиятле­ләрдән санала. Моннан тыш бабаларыбыз күчмә терлекчелек, сунарчылык белән көн күрә. Төркиләр тимер чыгара башлый, шуңа аларны беренче шахтерлар дип тә йөртәләр. Тимер табып, төрле әйберләр ясау, аны массакүләм итеп чыгаруны җайга салу төркиләрнең данын күтәрә, аларны таный башлыйлар. Шул нигездә чит илләр белән сәүдә эш­лә­рен җайга салалар. Кытай белән элемтә урнаша. Төр­киләр сәүдә юллары, шул исәптән Бөек Ефәк юлын да үз контроленә ала, — ди тарих фәннәре докторы Га­мир­җан Дәүләт­шин. — Дәү­ләтнең үзәге хәзерге Монголия җирләре, Урхун елгасы буенда була. Сәяси системасының төзелеше болай: аның башында каган тора, аңа ябу буйсына, ләкин ул тәхеткә варис була алмый. Моннан тыш бай катлам сад титулына ия була. Алар зур илнең аерым олысларының башлыклары була. Күчмә феодализм рәвешле зур көчле дәүләт төзелә, төрки­ләр халыкара сәүдә юлларын контрольдә тоталар, зур табыш алалар.

25 ел эчендә Төрки каганлык Алтайдан алып Кара диңгез буйларына кадәр җирләрне яулап ала, анда яшәүче кабиләләрне үзенә буйсындыра. Билгеле, бу территориядә төрле халык яши, алар барысы да төрки телне үзләштерә. Ул рәсми тел була.

Рәсми дин — тәңречелек. Бу катлаулы һәм фәлсәфи система. Алар бер илаһи күккә, Тәңрегә табына. Бу күпмедер дәрәҗәдә мәҗү­силек, ләкин башка дин­нәр­дән бер көчкә табынуы бе­лән аерыла. Төркиләр уйлавынча, бу дәүләт Тәңре тарафыннан яратылган һәм изге җирләр. Аның мәңгелек дәүләт дигәнгә дә басым ясалган. Төрки каганлык иң борынгы дәүләт дип фикер йөртелгән. Борынгы төрки­ләр уйлавынча, каганнар күктә туган һәм аларга акылны Тәңре биргән. Бу хәйлә­кәр идеология, властьта булган кешеләргә каршы бару, Тәңрегә каршы чыгу белән бер булган дип фикер йөр­телгән.

Күк Тәңресенә табыну һәм аның тарафыннан сакланганнарына ышану ул үзенә күрә бер сәясәт. Алар үзләрен башкалар рәтенә куеп кына түгел, өстен икәнен исбатлыйсы килгән. “Безнең цивилизация иң көчле һәм борынгы” дигән идеология белән яшәгәннәр, гәрчә аларга кадәр Кытай цивилизациясе мең еллар алда барлыкка килә, кәгазь, дары уйлап чыгарылган була. Ләкин кытайлар да аларның үҗәтлегенә шакката. Шул рәвешле алар да “Ник төркиләр генә үзләрен күк тарафыннан яратылганына ышана?” дип үзләрен дә шуңа тиңли башлый. Юкка гына Кытайны хәзер “поднебесная” дип атамыйлар, алар аны төркиләрдән ала.

Византия дә Европаны, Төньяк Африканы үзенә буйсындырган зур грек импе­рия­се буларак җитлеккән. Диңгез сәүдә юллары алар карамагында була. Ләкин Төрки каганлыкның өстенлеге шунда: алар кыска вакыт эчендә бу борынгы цивилизацияләр белән бер сафка баса, үз сүзен әйтә алуга ирешә, алар кебек көчле дәүләт булып оеша. 

Борынгы бабаларыбызда табигать культы булган. Елгаларны пычрату, урманны кисү зур гөнаһ саналган. Мә­сәлән, бүген экологиянең киеренке чагында төркиләрнең табигатькә карашы, сакчыллык безнең өчен үр­нәк. Казан ханлыгы яуланыр алдыннан урыс елъязмаларында бу урыннар “оҗмах бакчалары” дип сурәтләнә, ә хәзер Татарстан җиренең бары тик 17 %ын гына ур­ман­нар били. Борынгыларда табигать саклау идеологиясе алга сөрелгән.

Төрки каганлык Византия, Иран, Кытай цивилиза­ция­лә­ре белән тыгыз бәйлә­нештә торган. Мәсәлән, Кытай императорында төрки­ләр оркестры була. Безнең музыкалар юкка гына охшаш түгел, бу борынгыдан килә. Капма-каршылык та көчле булган, кытай дивары да юкка барлыкка килмәгән. Кытайлар үзләрен саклар өчен 1500 ел дәвамында аны төзегән. Ул һуннар заманында ук салына башлый. Мо­ның ике сәбәбе бар. Берсе — Кытай күчмә тормыш алып барган төркиләрнең һөҗү­мен­нән сакланырга тели, чөнки аларга төркиләр тарафыннан кырылып бетү куркынычы яный.  Икенче сәбә­бе болай: Кытайда колбиләүчелек була. Коллар төр­киләргә кача башлый, чөнки анда кол булсаң да, яшәү шартлары яхшырак. Кытай дивары качучыларны туктатыр өчен дә төзелә.

Төрки каганлыкның тарихта алтын хәрефләр бе­лән язылып куелырлык казанышы шунда: алар Европаны кытайлаштырудан саклап кала. Төркиләр булмаса, Париж урынына Шанхай булыр һәм бар җирдә кытайлар яшәр иде.

Төрки каганлыкта язма мәдәният югары була. Кытай, Япония якын һәм аларның тәэсире зур булуга карамастан, төркиләр үз әлифбасын төзи. Кытай иеро­­г­лиф­ларын алсалар, алар, һичшиксез, кытайлашыр иде. Борынгы рун әлифбасы барлыкка килә, дәүләт халыкны укырга-язарга өйрә­тә. Бу әлифбаның гомере озын була, Болгар дәүләтен­дә дә ислам ныклап таралганчы гамәлдә була ул. Төрки каганлыкта китаплар языла башлый, аларны би­зәү осталары барлыкка килә. Мәсә­лән, безгә юрау китабы билгеле, ул Бөекбритания музеенда саклана. Төркиләр нинди җай чыккан, таш кыясымы, кабер ташымы, язмалар калдырырга тырышкан. Тарих культы булган, моның мисалы: данлыклы кеше­ләргә һәйкәлләр урнаштырганнар. 

Дәүләтне изгеләштерү булса да, халык, этнос беренчел урынга чыккан. Ә бу төркилекне саклауның әһә­миятле коралы. Бу да безгә сабак, милли рухтагы дәү­ләттә генә милләтне, кешеләрне этнос буларак саклап калып була.

Төрки каганлыкны идеаллаштырырга кирәкми, аларда да гражданнар сугышы була. Мәсәлән, 603 елда ул икегә бүленә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш төрки каганлык барлыкка килә. Көнбатыш каганлыкның үзәге хәзерге Казахстанның Семеречье дигән урыннарында була. Ул Алтайдан Кырымга кадәр сузыла. Көнчыгыш төрки каганлык нигезендә Хәзәр, Уйгыр, Кыймак каганлыклары була.

 

“Гаиләдә кимендә 6-7 бала үстергәннәр”

—  Төрки каганлыкны ба­ры тик күчмә тормыш белән яшәгән дип күз алдына китерү дөрес түгел, — ди татарның борынгы дәүләт­ләрен өйрәнгән, бу өлкәдә күп хезмәтләр бастырып чыгарган Рафаэль Бәзертдинов. — Биредә күчмә, ярым­күчмә, утрак тормыш белән яшәгән төрле кабиләләр була.

Төп элитаны күчмә тормыш алып баручы кабилә кешеләре тәшкил иткән. Алар ат, сарык асрап, дала буйлап йөргән. Меңләгән баш көтү өчен кышка азык әзерләү мөмкин түгел, шуңа күрә алар җәйләү­ләрен алмаштырып, күчеп йөргән. Мондый кабиләләрнең йортлары, билгеле, киездән ясалган тирмә була. Утрак тормыштагы төркиләр кечкенә агач йортларда гомер кичергән.

Төрки каганлыкта мал асрап кына тормыш көтмиләр. Аларның җир эшкәртеп, солы, арпа чәчкәннәре билгеле. Икмәк тә пешергәннәр. Татарның пәрәмәч, бәлеш, кыстыбый, бавырсак кебек ризыклары төрки империя чорына барып тоташа. Ул вакытта төп азык ат ите, камыр ашлары, сөттән ясалган ризыклар була.

Утрак тормыш итүчеләр арасында төрле һөнәр ия­ләре яшәгән. Тимерчеләр­дән тыш зәркәнчеләр дан казана. Төркиләр моның остасы була. Ләкин алтын ярат­кан Византия халкыннан аермалы буларак бабаларыбыз кө­мешкә өстенлек биргән. Аны ак тимер дип атаганнар. Акча да шул сүз­дән килеп чыккан. Бүгенге татарларның көмешкә булган мә­хәббәте шул борынгы чорларга барып тоташа. Кө­меш­нең файдасын төрки­ләр күптән белгән булып чыга. Шулай ук күн эшкәртеп көн күргәннәр. Таш ки­сүчеләр, агач осталары да була.

Борынгы төркиләрнең гаи­ләләре ишле, кимендә 6-7 бала үстергәннәр. Билгеле, хатыннар күбрәк тудырган, ләкин ул вакытта үлем-китем еш һәм гадәти күренеш була. Хатын-кызга хөр­мәт белән караганнар. Күп­хатынлылык булмаган, ләкин тол калганнарны вафат булган ирнең йә энесе, йә абыйсы үз карамагына алган. Ятимлек дигән тө­шен­чә хас түгел. Иртә өйлә­нешкәннәр. Әйтергә кирәк, кәләш белән кияүнең танышулары, ярәшүләре, нәселгә карап эш итүләре, кавышу ритуаллары элек ничек уздырылган, әле дә күпчелек элементлар татарда саклана.

Ләкин кешене соңгы юлга озатуның бераз үзенчәлекләре бар. Элита кешеләре мәрхүм булса, аларның гәү­дәләрен яндырганнар. Кешенең рухы күккә аша, Тәң­ре аны үзенә кабул итә дип ышанганнар. Аннары калган көлне чокыр казып күмгән­нәр. Үлем кышка туры килсә, җәйне көткәннәр. Чокырның өстенә ташлар өел­гән, курган пәйда булган. Күп очракта таштан мәрхүм­нең рәсемен сырлаганнар. Бай кеше булгач, аның портреты исән чагында ук эш­ләнә башлаган. Гади кеше­ләр җиргә күмелгән, аларның йөзләрен төньяк-көнчыгышка таба борып яткырганнар. Алтай, Монголия, Байкал якларында борынгы төр­киләрнең каберләре һаман да табыла. 

 

“Кабиләләр төрле булса да, алар уртак тел таба белгән”

1944 елның 9 август карары белән Советлар Союзы татар галимнәренә Алтын Урда тарихын өйрәнүне тыя, бары тик Болгар чорын тикшерү белән генә чикли. Төр­ки, Хәзәр каганлыкларын әйтеп тә торасы юк, алар киң җәмәгатьчелектән яшерелә. Шул рәвешле озак еллар дәвамында татарларга Идел Болгарстан җиреннән чыккан, безнең тарих шул территория белән генә бәй­ле дигән фикер сеңдерелде. Русия биләмәләренең һәр җирендә төркиләр булганын яшереп килделәр.

Тарих китапларында борынгы төрки дәүләтләр бар­лы­гы турында сөйләнми. Төр­киләр телгә алынган очракта да алар һөҗүм итү юлы белән генә килеп кер­гәннәре искә алына. Русиянең оешу тарихын карасак, та аның чишмә башы славяннарга яисә викингларга барып тоташа. Моңа кадәр бернинди дәүләт тә оешмаган, булмаган дигән фикер кала. Русия хөкүмәте өчен зур көчле цивилизацияне барлыкка китерү һәм аның белән идарә итү төркиләр кулында булганны әйтү кулай түгел.

— Төрки, аннары Хәзәр каганлыклары булмаса, Ки­ев Русе барлыкка килмәс иде. Хәтта Киев Русендә кулланылышта хәзәр акчалары йөргән. Русия баштан ук күпмилләтле дәүләт буларак оеша. Урыслар үзләрен “государствообразующая нация” дип әйтергә ярата, ләкин аларның бүгенге биләмәләре, яшәгән халыклары  барысы да Төрки каганлык мирасы, — ди тарих фән­­нәре кандидаты, Биектау мәктәбендә тарих укытучысы Нурулла Гариф. — Төр­ки каганлык эчке басым астында түгел, ә тышкы һө­җүм­нәр тарафыннан җимерелә, Кытай басымы көчле була. Димәк, эчке сәяси, иҗтимагый төзелештә конфрантация күзәтел­мә­гән. Кабиләләр төрле булса да, алар уртак тел таба белгән.

Империя булса да, анда демократия хөкем иткән, каты режим булмаган. Мондый сәяси төзелеш Алтын Урдага да күчә. Бер генә мисал: фин-угор халыклары бүген Мәскәү тирәсендә юк, алар урыслаша, ә башка җирдә төркиләшмиләр, үз мәдәниятләрен саклап кала. Төркиләрнең генетикасында басым ясау юк. Русия шуны үрнәк итеп алып идарә итсә, бүгенге кебек “кайда, ниш­ләргә?” дигән сорауга килеп төртелмәс иде.

 

Төрки каганлык тарихына казахлар да, төрекләр дә, үзбәкләр дә дәгъва итә

Яхшы тарихи китаплар бер ел эчендә язылмый. Әгәр 2012 елда Русиядә Тарих елы билгеләнәчәк дип кимендә 2 ел алдан игълан ителсә, чаралар киңрәк узар иде, саллы хез­мәтләр дә дөнья күрер иде. Татарстанга килгәндә, 2012 елда Татарстан хөкүмәте һичьюгы татар авылларының тарихын өйрәнергә дигән күрсәтмә бирсә, алга китеш зур булачак. 

Галим Дамир Исхаков Татарстанда 7 томнан торган “Татар тарихы”ның өч томы дөнья күргәнен әйтә, ләкин татарның борынгы тарихын өйрәнүче татар галимнәре һаман үсеп чыкмады дип борчыла.

— Төрки каганлыкның 450 еллыгын билгеләү булды. Мәсәлән, Минтимер Шә­й­миев ул чараларда катнашканнан соң Алтайда билге дә урнаштырылды, — ди ул. — “Татар тарихы”ның беренче томы эшләнгәндә төп концепция Евразия тарихы булырга тиеш дип әйтелде. АКШта яшәүче галим Шамил Огълы бу фикердән ваз кичмәскә, ләкин борынгы төркиләрнең тарихы, җир­ләре татарның тарихына нинди катнашы бар дигән сорауга җавап эзләүне беренчел итеп куярга кирәк дип тәкъдим итте. Кызганычка каршы, андый хезмәт язылмады.

Төрки каганлык тарихына казахлар да, төрекләр дә, үзбәкләр дә дәгъва итә һәм алар бу өлкәдә зур эш башкара. Үзбәкстан галиме Әхәт Ходжаев Кытай чыганаклары белән эш итә. Тарихи чыганакларны өйрәнер өчен борынгы кытай телен белү кирәк. Татарстанда борынгы тарих буенча белгечләр юк. “Татар тарихы”н язганда да безгә Санкт-Петербург галимнәренә мөрәҗәгать итәр­гә туры килде. Әлегә ул чорны башка белгечләр язган хезмәтләр аша гына кү­зал­лый алабыз. Төрки, Хәзәр каганлыклары турында мә­каләләр бездә басылмый. Бо­рынгы тарих, мәдә­нияте, әдә­бияты буенча аерым бер­ничә белгеч булырга ти­еш.

Төрки каганлык биләмә­ләр­енең бер өлеше Монголия, Кытайга, Казахстанга керә. Русия Казахстан белән элемтәләрнең ныклы булуы яклы. Төрки каганлыкның оешуына бәйле чаралар уздырса, Русия Казахстан җирләренә йогынтысын кө­чәйтергә мөмкин. Ләкин мо­ның өчен дәүләт башында акыллы идарәчеләр торырга тиеш.

Кызганычка каршы, утрак тормыш алып барган цивилизацияләр белән күчмә цивилизацияне чагыштырганда, соңгысына артта калганлык, кыргыйлык үрнәге итеп карау бар. Ләкин аларны һич кенә дә алай карарга ярамый. Күчмә тормыш алып барсалар, башкалар тарафыннан “кыргыйлар” дип бәяләнсәләр дә, төркиләр өчен дәүләт милләтне, халыкны саклап калуның, үсешенең гаранты булган,  шу­ны аңлап эш иткәннәр. Алар дәүләт культы белән яшәгән һәм бу бездә геннар дәрә­җәсендә әлегә кадәр сакланып килә.

 

P.S. Сентябрь башында Алтайда төрки дөнья тарихы буенча чаралар узды.

 

Н.ШАЙДУЛЛИНА фотосы.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 24.09.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры