Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ЕВРОПА НИЧӘ ТЕЛ БЕЛӘ?

Европаның шактый илләрендә берничә дәүләт теле. Алар бертигез хокукта һәм кулланылышта. Европа телләр мәсьәләсенә бик игътибарлы, хәтта сакчыл карый. Югалып барган, милли азчылыкның телләрен саклап калу өчен махсус дәүләт программалары эшли, чаралар уздырыла, телләрнең үсешен тәэмин итүче шартлар тудырыла. Бу алар өчен гап-гади күренеш. Милләтенә, теленә карамыйча, үз ватандашларының рухият мирасын саклау өчен дәүләт казнасыннан акча бүлеп бирелә. Финляндия мисалын гына алсаң да, анда татарлар мең кешегә дә тулмый, ләкин бу илнең хөкүмәте татарлар үз телләрен өйрәнсен өчен барлык шартларны тудырган. Европада һәр телгә ихтирам белән карыйлар һәм бу кәгазьдә генә түгел, ә гамәлдә үтәлә. Берничә ил үрнәгендә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез “И.М.” укучыларына Европадагы тел мәсьәләсе ничек куелганын сөйләде.

  

“Швейцариядә яшәүчеләр берничә телне су кебек эчә”

Диләрә СӨЛӘЙМАНОВА, галимә, Швейцариядә яши:

— Швейцариядә 4 дәүләт теле, биредә балалар күп­телле даирәдә үсә. Алман телендә сөйләшүчеләр 63 % тәшкил итә, французча аралашучылар — 20 %, итальян телендә — 6,5 %, ретороманнар — 0,5 %. Барлык рәсми документлар да 4 телдә чы­га, һәр кеше дәү­ләт учреж­дение­сен­дә үзе теләгән тел­дә мө­рәҗәгать итә ала һәм аңа шул ук тел­дә җавап та кай­тарачаклар.

Швейцариядә дүрт кантон бар, аларның һәркайсында ниндидер тел өстенлек итә, ә Фрибург, Валлис, Граубюнден, Берн кебек кан­тоннарда төрле тел кулланылышта.

Гадәттә, мәктәпләрдә балалар өч тел өйрәнә: туган тел, дәүләт теле (мәсәлән, алман теллеләр өлешендә дәүләт теле буларак француз теле укытыла) һәм ин­глиз телен үзләштерәләр. Моннан тыш бала тагын бер өстәмә тел укый ала, аны үзе сайлый.

Барысы да 4 дәүләт телендә чатнатып сөйләшә дип әйтә алмыйм, ләкин Швейцариядә өч тел белүчеләр шактый. Дәүләт органнарында эшләүчеләргә кимендә ике дәүләт телен белү мәҗбүри, гадәттә, бу француз һәм алман. Кеше ниндидер кантонда эшкә урнаша икән, шул җирлекнең төп телен белергә тиеш. Женевада эшлим дисәң, француз телен камил белү кирәк. Кайбер кантоннарда рәсми тел буларак өч тел йөрсә, ба­рысын да камил белү мәҗбүри.

Швейцария буйлап сәя­хәт иткәндә телләр ничек алмашынганын тоеп була. Цюрих-Женева поездына утырсаң, алман теле барлык җирдә яңгырый, тукталышлар башта алман, аннары башка дәүләт телләрендә игълан ителә, билет тикшерүчеләр алман телендә мө­рәҗәгать итә. Ләкин кантоннар чиген узгач, француз теле мохитенә чумасың. Тукталышлар французча әйте­лә, элмә такталарда белде­рүләр башта шул телдә язылган. Итальян телле кантонга керү белән барысы да синең белән италь­янча сөй­ләшә башлый.

Швейцариядә яшәүчеләр берничә телне су кебек эчә. Биредә катнаш никахлар күп, ләкин бу гаиләләрдә ниндидер телгә, мәдәнияткә өстенлек бирелми, тигез ба­ра, берничә телдә сөй­ләш­кән бала төрле мохиттә үзен уңай хис итә. Мәктәп­ләр генә түгел, кайбер университетлар да ике телле.

Швейцариядә ретороман теле бар, бу телдә дәүләт­нең нибары 0,5 % халкы сөй­ләшә, алар Граубюнден кантонында яши. Бу югалып баручы тел, латин теленнән чыккан, ул күченеп килүче легионерларның аралашу теле. Үлеп баручы тел дип тормыйлар, аңа шулкадәр игътибар! Тауда яшәүче азчылыкның теленә хөрмәт йө­зеннән дәүләт статусы бирелде. Хөкүмәт аны яшәтү өчен төрле чаралар күрә. Альп тауларындагы авылларда, мәсә­лән, аны туган тел дип кабул итүчеләр 40 % икән, андагы барлык мәк­тәпләрдә ретороман телен уку мәҗбүри, рәсми кәгазь­ләр шул телдә алып барыла.

Телләрне үстерүгә юнәлтелгән рәсми чаралар бер әйбер, Швейцариядә яшәүчеләрнең телләргә карата мөнәсәбәте мөһим. Татарстаннан аермалы буларак, биредә “мине телне укырга мәҗбүр итәләр” дигән протест белдерүчеләрне тапмаячаксыз. Киресенчә, никадәр күп тел өйрәтелә, шулкадәр яхшы! Биредә яшәүчеләр ватандашлары белән якынаер өчен аларның телләрен өйрәнә. Күп тел белү, хәтта үлеп баручы ретороман телен үзләштерү дә, кешенең югары интеллекты, дөньяга ачык икәненең күр­сәткече булып санала.

Европада телләр белү нин­дидер матди өстенлек, уңышка ирешү генә түгел, ул табигый ихтыяҗ. Күптеллелек мохитендә үскән кеше үзенең рухиятен баета, аңа югары мәдәниятле булып яшәү уңайлырак.

 

“Финляндиядә ике тел дә мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла”

Дәниз БӘДРЕТДИН, җырчы, музыкант, Финляндиядә туып-үсеп, шунда гомер итүче татарларның бер вәкиле:

— Финляндиядә фин һәм швед дәүләт телләре, Конституциядә алар бертигез дип язылган. Финнарның са­ны 5 миллион 500 мең кеше, швед теллеләр — 290 мең кеше, ягъни 5,4 %. Шведлар Финляндиянең көнбатышында, Швеция чигендә һәм көньякта яши. Аз булуларына карамастан, аларга барлык шартлар да тудырылган. Швед телле кеше бөтен мәгълүматны үз телендә ала, әгәр кемдер телдән булсынмы, язма рәвештәме аның үтенеченә ул сораган телдә җавап кайтармый икән, штраф салына. Бу эшләрне Юстиция министрлыгы күзәтә. Гади халык арасында, мәсә­лән, фин шведча начаррак беләдер, ләкин хөкүмәттә­геләр, кешеләргә хезмәт күрсәтүчеләр ике телне дә камил белергә ти­еш. Берсенең дә “гафу итегез, бездә швед телен белү­че юк” дип кешене кире борырга хокукы юк. Финлян­дия­нең швед теллеләр яшә­гән ягына барсаң, анда фин теле зәгыйфьрәк, алар акцент белән сөйләшә, ләкин бу куркыныч түгел.

Финляндиядә ике тел дә мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла. Фин телле уку йортында барлык фәннәр туган телдә бирелә, берничә елдан соң һәр укучы швед телен өйрә­нә. Кайсыдыр мәк­тәптә ир­тәрәк башлыйлар, кайдадыр соңрак, ләкин ул укытыла. Бездә швед телле балалар бакчалары, мәктәп­ләре, бизнес университетлары да бар. Бөтен фәннәр шведча ба­ра. Татарстанда, мәсәлән, татар мәктәбе булса да, фән­нәрне урысча үзләш­терәләр.

Һәр җирдә аудио һәм визуаль мәгълүмат ике телдә  языла: урам исемнәре, кибет язулары, юнәлеш күр­сәт­кечләре. Әйе, барлык язу­лар шведча яки финча гына язылган авыллар яки кечкенә шәһәрләр бар, алар аз, тик анда йә 100 % финнар яки шведлар яши, бу га­дәти күренеш. Шулай булуга карамастан, хезмәтне фин телендә дә, швед те­лен­дә дә камил башкаралар.

Шведлар телләрен саклау, үстерү буенча актив эш алып бара, 5 % кы­на булсалар да, тел мәсьә­ләсен мәй­данда тоталар. Алар һәрбер сәяси фиркадән кешеләр туплап, үз юнәлешләрен алып баралар, идеяләрен җитке­рә­ләр. Парламентта швед халык фиркасе бар. Тарихта алар җиңеп чыккан очраклар күп булды.

Президент, премьер, министрлар ант яки котлау әй­тә икән, ул сайлый ала. Ана теле швед булса, шведча сөйли. Ләкин ике телне дә исәптә тоту мәҗбүри, чыгыш ясаганда 30-40 % сүз шведча яңгырый.

3 дәүләт телевидение каналы бар: икесе фин телен­дә, берсе шведча эшли. Берничә радио канал бар. Үз тел­ләрендә сөйләргә, күрсә­тер­гә барлык мөмкинлек тә тудырылган. Швед каналында Финляндия шведлары үзләре әзерләгән тапшырулардан тыш инглизләр яки финнар чыгарганнары да була, ләкин анда швед тексты кулланыла.

Швед теле — ул Швеция, Дания, Исландия, Норвегия кебек илләрнең уртак теле. Алар бер гаилә теле. Шуңа күрә бездәге швед каналлары Дания, Норвегия киноларын, репортажлар, дебатлар күрсәтә, ягъни шведлар Финляндия белән генә чикләнмиләр. Татар телле кеше башкорт, казах, төрек, үзбәк, азәрбайҗанны аңлый бит, татар теле уртак төрки тел. Ник татар каналына контент тутырыр өчен шушы алымны кулланмаска?!

Бездә бик престижлы сәү­дә мәктәбе бар, ул университет булып санала. Алар икәү, берсендә фин те­лендә белем бирәләр, икенчесендә шведча. Икесендә дә конкурс зур. Ләкин финнар швед телле университетка керергә тырыша. Алар телләрен шомартырга тели. Швед телен белә икән, кеше Норвегия, Дания, Исландия­дә эшли, алар белән элем­тә­дә торып бизнес алып ба­ра ала.

Әлбәттә, финнарның бер өлеше “национализм” белән “чирли”. Алар швед теленә, мәҗбүри укытуга каршы. Ләкин андыйлар бик аз. Хә­рәкәт бу­лып туплана алмый. Дәү­ләт тә моңа игътибар ит­ми, җәмгыять тә андый кискен карашны якламый. Алар, урыслар күбәйде, сервисны арттырыр өчен шведчага караганда урысча өйрәтелсен, диләр. Дәүләт телләре ничек бар, шулай кала, телисез икән, урысча өйрәнегез, бернинди каршылык юк, ди түрәләр.

Безнең шведлар актив хәрәкәт итә, алар гадел һәм позитив. Беркайчан ямьсез, кимсетүле сүз­ләр белән урамга чыкмыйлар, орышмыйлар. Сәяси шәхесләр аша эш итә­ләр. Матбугатта актив э­ли, сөйлиләр, аңлаталар, яңа фикерләр яңгыраталар, дебатлар оештыралар.

Татарлар Татарстанда актив булырга тиеш, агрессия кирәкми, законга таянып, телне үстерүдә реаль тәкъ­димнәр белән чыгыш ясау зарур. Халык (түрәләр дә, де­путатлар, җәмәгать эшлеклеләре дә) “нишләтик ин­де, Мәскәү шулай куша” дип кул селти, ә туктарга ярамый. Тукып торырга кирәк. Мәс­кәү ягыннан уйланылмаган әй­берләр еш була, татарлар килешмибез дип үз фикерен әйтергә тиеш. Татарстанда да урысларны дошман итеп кую ялгышлык, алар татарлардан һөҗүм көткән халәт­тә яши башламасын. Дипломат булырга кирәк.

 

“Швециядә телләрнең сакланышы һәм үсеше өчен дәүләт җавап бирә”

Түркәр СОУККАН, Швеция­дә яшәүче татар, татар җәм­гыятендә актив эшчән­лек алып бара:

— Швеция канунында швед теле рәсми, милли тү­гел, ә төп тел дип язылган. ул швед җәмгыятенең бергәлек теле буларак кабул ите­лә.

Канунда милли азчылык телләре күрсәтелгән: фин, идиш (Европада камилләштерелгән яһүд теле), меянкиели (финга якын фин-угор теле), романы чиб (чегәннәр) һәм саами. Бу телләрнең сакланышы һәм үсеше өчен дәүләт җавап бирә.

Административ органнарда аралашу теле — швед теле. Ләкин кеше үз телен кулланырга тели икән, аларга тәрҗемә эше оештырыла. Бу канунда язылган, мисал өчен, мәхкәмәләрдә бу эш оештырыла.

Биш тел арасында өчесе — фин, саами, меянкиели өстенрәк булып санала. Болар өчен җаваплылык тоткан аерым муниципалитет оешмалары бар, бездә алар коммунар дип атала. Коммунарларда эш шушы өч телдә алып барылырга, хезмәт күрсәтелергә мөмкин. Үз телендә мөрәҗәгать итә икән, аның соравын канәгатьләндерәләр. Бу хокукны башка җирдә дә кулланып була, ләкин анда азчылык телендә җавап бирүче табылмаска да мөмкин, шуңа бигайбә. Табыла икән, яхшы. Ләкин штраф түләтеп булмый, канунны бозмыйлар.

Ата-ана баласын үз телендә тәрбия бирә торган бакчага йөртергә тели икән, рәхим итсен, аларга тулысынча яки яртылаш фин, саами, меянкиели телле балалар бакчалары тәкъдим ителергә тиеш. Моның кануни нигезе бар. Шул принциптан чыгып эшләгән картлар йорт­лары да бар яки социаль хезмәткәр кешегә ул телә­гән телне кулланырга тиеш.

Бездә төп мәктәп тугызьеллык. Укучының әти-әнисенең ана теле нинди генә булмасын, шведчадан тыш балага шул тел дә өйрәтелә. Биш азчылык телләрен дә бездә укыталар. Саами балалар бакчалары, мәктәп­лә­ре бар. Фин телле уку йортлары шактый. Моннан тыш әле аларның гимназияләре дә бар. Бу мәктәпләр хосусый түгел, дәүләт карамагында, хөкүмәт финанслый.

Швециянең дәүләт радиоларында саами, фин, романи телләрендә тапшырулар бар. Бу гына түгел, га­рәп, көрд, фарсы, сомали ке­бек мөһаҗирләр мәнфә­гатьләре кайгыртыла. Телевидениедә дә шул ук принцип белән эш итәләр, саами һәм фин телләрендә көн дәвамында хә­бәрләр яңгырый.

Азчылык телләре белән швед теле арасында мөнә­сә­бәтләр яхшы. Барысы — балалар да, яшьләр дә швед­­ча белә, аралашу теле швед теле. Улымның төрек дусты бар, алар үзара шведча сөй­ләшә.

Милли азчылыкка, аларның телләренә түбәнсетеп карау, дошманлык юк. Биредә чама белән 150 төрле этник төркем яши, нинди ге­нә телләр яңгырамый! Без хатыным белән урамда да татарча сөйләшәбез, шведлар моңа тыныч карый, бернинди тискәре тупас сүз ишеткән юк. Ләкин монда да расачылар бар, тик бик аз.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Кара-каршы 10.10.2012 15:04:51
Римма,сезнен белен чыккан Кара-каршы тапшырунын ТНВ видеорхивында 2 эллэ 3 выпускасын гына табып була , калганнарына урын табылмаган.Нишлэп узегез Ютупта аерым бер "склад" ясамыйсыз?
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры