Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КАЗ ҮСТЕРҮ ОТЫШЛЫ!”

Апас районының Сатламыш авылында яшәүче Сания һәм Фәрдис Сафиуллиннар икенче ел рәттән бөтен күрше-тирәне кош-корт белән тәэмин итеп тора. Клиентлар язын гына түгел, көзгә кергәч тә бик күп икән. Кемгә казның зурысы, кемгә йомырка салырдай тавыклар кирәк. Аларның капка төбенә килеп туктагач, кошчылык белән шөгыльләнгән кешегә монда нәкъ урыны икән дип уйлап куйдым. Сафиуллиннар урам башында торалар. Кайчандыр сул яклап кеше яшәгән, хәзер ул йорт буш. Каршы ихата да шулай ук. Өстәвенә янда гына күл бар. — Күпләп кош-корт асрау, алар белән сату итү идеясе беренче булып Фәрдискә килде. Ул әйтте, мин хупладым, — дип башлады сүзен Сания апа. — Фәрдис аларны бик ярата. Кайчак шуларны саклап, төн йокламыйча чыккан вакытлары да була.

  

Фәрдис абый тумышы белән Кайбыч районының Борындык авылыннан. 30 ел Башкортостанның Туймазы районында яшәгән. Берничә ел элек туган якларына әй­лә­­неп кайтып, Сания апа бе­лән кушылган.

— Эшкә мине бабай өй­рәтте, — ди Фәрдис абый. — Җәй буе бертуктамый эш­ләп, кышын ял итеп яшәгәне өчен аны Кырмыска дип йөрттеләр. Бабайның умартасы күп иде. Шунда эшләдек. Борындык элек-электән бай авыл саналды. Урманнарында кызыл, кара карлыган, гөлҗимеш уңар иде. Шуларны җыеп са­ту эшенә кереп киттем.

Фәрдис абый яшьтән үк базар мөнәсәбәтләрен тоеп, халыкка нәрсә кирәген, каян аласын белеп, өйрәнеп, чарланып үскән кеше булып чыкты. Саба районының Шә­мәр­дән бистәсендә куян бү­рекләре тегә башлыйлар — Фәрдис абый күпләп алучы клиентларның берсе бу­ла. Халык гап-гади чүпрәгә кытлык кичергәндә, ул Буадан алып кайтып сата.

— Туймазыда бик күп еллар кошчылык фабрикасында каравылчы булып эшләдем. Анда эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем. Инкубатор нинди була, сәламәт яки авыру кош, токымнар, дәвалау — алар турында барысын беләм. Шуңа күрә монда кайткач, шуның белән шөгыльләнәсе иттем, — дип сөйли ул. — Кызык, Туймазы халкы кырылып каз асрый. Анда бездәге кебек дистә­ләп түгел, 20-30 ар мең баш тотучылар бик күп. Шуңа күрә анда үз сатып алучыңны та­бу авыррак. Без яшәгән Сафиуллин урамында гына, әй­тик, 7 гаилә шу­ның белән шө­гыль­ләнде. Барысында да зур-зур  инкубаторлар. Ә монда безгә конкурент юк! Бу яктагы бөтен районнарны кош-корт белән чувашлар тәэмин итә.

— Андагы галәмәтне кү­реп шаккаттым! Безнең халык эшләми икән ул, — дип Фәрдис абыйның сүз­лә­рен  җөп­ли Сания апа.

Сафиуллиннар казның “Линда” һәм кара америка токымлысын үстер­сә, тавыкның “Кавказ” токымын алганнар. Кош-корт арасында иң яхшы токымнар менә шулар икән. Аларның беришен Питрәчнең “Карповка”сыннан алсалар, калганын Туймазыдан алып кайтканнар. “Линда” казлары 6 килограммга чаклы җи­тә икән.

— Бөтен кешегә дә тавыкларның нәкъ ме­нә “Кавказ” токымын тәкъдим итәм. Кызыл тавыктан ни файда? Җәен, ярар, йомырка сала инде ул. Әмма аз гына салкыннар киттеме, туктый бит! Кызыл тавыкны күпме ашатсаң да үсми. Өстәвенә начар баса да, — дип фикер йөртә Фәр­дис әфәнде. — Ә “Кавказ” токымлы тавыкларны тоту үзе бер күңелле. Нинди матур, бүрекле, йонлач аяклы бит алар! Җәй буена 3 тапкыр басып чеби чыгаралар, ел әйләнәсе йомырка салудан туктамыйлар, зур, итләч булалар. Кыска гына вакыт эчендә аны бөтен кеше яратып өлгерде. Сораучылар шу­ның кадәр күп, хәтта җиткереп булмый!

Кошчылык белән шөгыль­ләнә башлаган беренче елны Фәрдис абый аларны хәтта туган авылында сораган бер кешегә бушка тараткан. Алар белсеннәр, үзенә реклама булсын, дигән.

Ел әйләнәсе 500 ләп каз сатсалар, хәзер Сафиуллиннар ихатасында 125 баш калган. Аның бер өлешен Яңа ел алдыннан суеп сатарга планлаштырсалар, икенче яртысын үзлә­ренә калдырасылар икән. Йомыркаларны инкубаторга куеп, үзебез чыгарачакбыз, диләр.

Инкубатор дигәннән. Ал­да әйтеп үткәнемчә, 30 елга якын кошчылык фабрикасында эшләү Фәрдис абыйга заяга китмәгән. Сатып ала башласаң, әллә никадәр мең сум торган инкубаторны ул үзе ясаган. Борындыкта шкафтан эшләнгәне калса, монда элеккеге туңдыргыч тора.

— Анда барлыгы 100 йомырка сыя. Карап, күзәтеп торырга тәрәзә ясадым, вентилятор, электр лампочкалары, терморегулятор куй­дым, — дип сөйли Фәр-дис абый.

— Ә мин башта аннан че­би-бәбкә чыгасына ышанмадым, — дип кушыла иренең сүзләренә Сания апа. — Кит, җүләрләнеп йөрмә, дидем. Инкубатор кырында беренче вакытларны үзе генә бөтерелде. Яннарыннан китмәде дә. Әйтерсең бала карый! Шуннан берзаман чыга башламасыннармы?! Ул бик күңелле икән! Хәзер инкубатор янына Фәрдисне якын да җибәрмим. Үзем шунда кайнашам. Тәүлегенә 3 тапкыр борам, тиешле шартлар тудырам.

— Инкубатордагы йомыркалар чынлап та бала кебек якын, — дип дәвам итә сүзен хуҗа кеше. — Үзе уңайлы булса да, электрга бәйле бит ул. Берзаман өйдә ут бетте. Нишләргә? Санаулы минутлар эчендә температура төшә башлады. Куелган йомыркалар өчен йөрәк өзелә. Әле ярый югалып калмадым. Тиз генә бер чиләк су кайнаттым да, банкаларга салып, инкубаторга тезеп чыктым. Иртәдән кичкә чаклы җәфаландым шулай. Бан­каларны бер алам, алмаштырып кире куям. Хәл­дән тайсам да, бер йомырканы да әрәм итмәдем. Ут булып, азрак хәл алгач, болай ярамый, акчаны жәллә­мичә, генератор сатып алыр­га кирәк дигән фикергә килдем. Хәзер безгә ут бетү куркыныч түгел.

— Инкубаторда йөзләгән йомыркага карап башта куркып калган идем. Бу тикле кош-кортны ничек үстереп бетерерсең? Нигә башка бәла алдык, дим. Әмма карый-карый күңел үсә икән ул. Кеше сорап, сатып алып торганда бигрәк тә, — дип сөйли Сания апа.

Бу тиклем кош-кортны ашатып та бетерергә кирәк бит. Әмма ничек кенә булмасын, хуҗалар, барысы да җитәрлек, ди. Арпа, бодай, борчак, кукурузны бергә тартып, сөяк оны өстәп би­рәләр икән. Әлеге катнашма коры килеш чебиләр алдында торырга ти­еш булса, казларга берәр чиләк салып пешерелгән арпа, бодай, бәрәңге ашатабыз. Бик еш кына балыкка барабыз, ди­ләр.

— Эре терлек белән чагыштырганда, каз күпкә отышлы. 5 айда өлгерә, бернәрсәсе әрәм булмый. Эч-башын былтыр 250 сумнан саттык, йонын авылдан-авылга йөреп җыялар. Кеше тәмле ашарга өй­рәнде хә­зер. Нинди генә бәйрәм, мәҗ­­лес булмасын, каз­сыз үтми.

Исәнлек булганда эш­ләргә исәп бар әле. Баш санын тагын да арттырасы, урын ясыйсы, килә­чәктә казларны түшкәләп кенә түгел, каклап, ыслап та сатасы килә. Эшләсәк, боларның берсе дә чынга ашмас хыял түгел. Бары тик иренмәскә кирәк, — ди Сания һәм Фәр­дис Сафиуллиннар.     

Апас районы.   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Сания апа һәм Фәрдис абый

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Токымлы әтәч

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Кавказ" токымлы тавыклар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Фәрдис ясаган инкубатор"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Кош-кортка азыкны шушы мичтә пешерәбез"

Алсу САБИРОВА | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры