Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
3 ТАПКЫР ИГЕЗӘК ТАПКАН МОТАХАРА АПА

Урман куенына сыенып, бормаланып аккан бөдрә таллы Сөн ярына урнашкан искиткеч гүзәл табигатьле Яңа Байсарга ут күршеләребез Башкортостанның чиктәш авылларыннан кәләш булып төшкәннәр шактый. Ике республика чигендәге Актаныш һәм Илеш районнарын шушы йөгерек елга гына аерып тора. Аның ярларын тоташтырган күперләр аша үзара аралашып көн күргән татар һәм башкорт халкы гомер бакый дус-тату, туганлашып яшәде. Озын кап-кара чәчле, көләч йөзле Мотахара апаны да Фәнис абый шул елганың аргы ягыннан, 8 км ераклыктагы Төкәйтамак авылыннан үзенә мәңгелек яр итеп алып кайта. 23 яшьлек кызны дөнья көтү тәртибенә өйрәтәсе юк, яңа тормыш башлауның беренче көннәреннән үк ул үзен булган итеп таныта. Каенана-каената, каенсеңел белән дә бик тиз уртак тел табып яшәп китә. Озак та көттерми, тирә-якны шаккатырып, бу гаиләгә тупылдап торган игезәк сабыйлар алып кайта башлый Мотахара апа. Шулай бер-бер артлы 9 балага якты дөнья бүләк итә. Ни кызганыч, игезәк кызларга Ходай озын гомер насыйп итмәгән. Ә менә 7 малай — 7 ил сакчысы Гәрәевләр нәселе горурлыгы булып үсәләр. Безнең сөйләшү, хәл-әхвәл белешкәннән соң, орден-медаль иясе булган күпбалалы ананың дога кылуы белән башланып китте. Мотахара апа янына игезәкләр кызыксынуы китергәч, тәүге сораулар да шушы темага бәйле булды.

  — Иң беренче балаларыңның игезәк буласын алдан белдеңме, Мотахара апа? — дип сорыйм аңардан.

— Беренчеләремне авыр таптым. Бала тудыргач, шәф­кать туташлары тагын тулгакларга куша башладылар. Шунда гына ике бала икәнен аңладым. Игезәкләрнең икенче сыңарын 3 сә­гатьтән соң тудырдым. Икесе дә сау-сәламәт, бер тигез үлчәүдә, 2 кг 100 г иде. Хә­лем җиңелдән булмагач, башта балаларны палатадаш хатыннар имезде. Соңыннан икесенә дә сөтем җитәрлек булды.

Мөнәвир белән Фәрискә ике яшь тулып китүгә, өйне балалар чыр-чуы белән тутырып, тагын игезәк малай алып кайта Мотахара апа.

— Икенче йөклелегемдә дә игезәкләр булуын, беренчеләренә охшатып, эчтә дулауларыннан соңгы айларда гына чамаладым. Игез булсалар да, Дамир белән Данисның авырлыклары 2 кг 500 әр г иде. Аларны җиңел таптым. Өченче йөклелегемдә дә игезәк балалар табасымны алдан белмәдем. Алар, кызганычка каршы,       7 айдан тудылар. Алия һәм Галия авырлыклары белән 1 кг 200 г, 1 кг 500 г гына булсалар да, хәтәр тере иделәр. Хастаханәдә вакытта шәф­кать туташлары балалар яткан палатада форточканы ачык калдырганнар. Шуннан салкын тиеп, икесенең дә үпкәләре кабарып үлделәр. Үземнең игезәк абзыкайларны да әнкәй 7 айдан тапкан. Берсенең гомере озын булмаса да, икенче игезәк сыңары булган абзыкай 80 яшен тутырып үлде. Шундый хәлгә тарымасалар, кызларым яши иде әле, нишлисең. Шуннан соң кызлар насыйп итмәде Ходай.

Игезәкләрнең беренче пары да, икенчесе дә төскә-биткә бер-берсенә охшаш түгел. Әниләренә охшап беренчеләре — кара, икенче­ләре әтиләренә охшап сары чәчлеләр. Кызлардан соң, Мотахара апа ире Фәнис абыйга тагын 3 малай бүләк итә.

— Игезәкләр булу кайсы як нәселдән килә?

— Ике яклап та нәселебездә игезәкләр бар. Мин үзем дә игезәк сыңары. Ән­кәй дә ике пар игезәк китергән. Безгә кадәр туган абзыкайлар да игезәк иде. Ирем яклап каенанам да игезәк малайлар тапкан.   

— Яшь аралары да әллә ни ерак булмаган игезәкләрне үстерү бик кыен булмадымы соң? Ир балалар күп ашаучан, имезергә сөтең җиттеме? — дип янә сораулар яудырам Мотахара апага.

— Ир балалар булсалар да, сөтем җитте, 1,5 яшькә кадәр малайларны күкрәк сөтеннән мәхрүм итмәдем. Икесен берьюлы тотып имез­гән вакытлар да булды. Артык тынгысыз булмасалар да, бала-чага үстер­гәндә төрле чаклар булды, төне буе лампаны сүндер­мәдек. Төнозын керфек какмаган чаклар да аз булмагандыр. Үскәч, зурлары бабалары белән йоклый башлады. Каенатам Нурлыгаян малайларны аеруча ярата иде, аларга күз тиюдән куркып, чит-ятларга күрсәтмә, дип куркып торды. Исемнәрен дә каенанам Дөләйха белән бергәләп үзләре сайладылар. Кечкенә авылда балалар бакчасы юк. Үсә төшкәч тә, балалар әби-бабалары күзәтчелегендә булдылар, бергәләп дәрес карадылар. Бабалары зуррак малайларны үзенә ярдәмгә җәй буе урманга печән әзер­ләргә ияртеп йөрде. Ул аларны каршысына тезеп утырта иде дә төрле әкиятләр, сугышта булганнарын сөйли иде. Кинодан кайткач, шаяртып: “Сугыш кырында мин күренмәдемме соң?” — дип сораштыра иде. Балалар аның үзен дә бик якын итеп, яратып тордылар.

— 12 җан яшәгән бер бүлмәле авыл өендә өс­тәлдә дәрес хәзерләргә дә чират булгандыр?

— Төп йорт булгач, безгә туганнар да еш килде. Балаларга кече яшьләреннән үк бабай бригадир булды. Башта дәресне Гүзәлия әзерли иде, аннан чиратлап малайлар утырдылар. Иртән бер капкадан бишәүләп сумка күтәреп мәктәпкә чыгып киттеләр. Ул вакытта авыл балалары бергәләп җыелып күңелле итеп уйныйлар иде. Чана-чаңгы шуып, боз өстендә кәшәкә су­гып, чыныгып үстеләр, үзара дус-тату булдылар. Бер-берсен башкалардан кыерсытырга ирек бирмәделәр, яклый белделәр. Үскән саен бакча, хуҗалык эшләрендә дә булыштылар. Кышын кар көрәү алар өс­тендә булды.

Аллага шөкер, балалар әйбәт укыдылар, йөзгә кызыллык китермәделәр. Инс­титутны бетергәнче иремнең апасының беренче ирен­нән булган кызы Гүзә­лия дә бездә булды. Ул савыт-саба юа, өй җыештыра. Малайлар да эшләп үстеләр, кызлар эше дип тормадылар, минем янга фермага килеп, савымнан соң сөт аппаратларына кадәр юышалар иде.

— Эш дигәннән, элек бала белән 3 яшькә кадәр өйдә утырулар юк иде. Кайчан эшкә чыктың?

— Без бала үстергәндә болай өйдә озак ятулар кая ди ул? Игезәк балалар булуга карап кына ташлама юк, кеше рәтеннән, сабыйларга 2 ай тулуга ук эшкә чакырдылар. Хезмәт көнен тутыру кирәк иде ул вакытта. Имез­гәндә малайларның икесен дә кечкенә арбага салып, тартып үзем белән эшкә алып бара идем. Фермага да, амбар алдына да башта шулай йөрттем, аннан күк­рәктән аерылгач, әби-бабалары белән калдылар. Каенана-каената белән 20 ел бергә яшәдек. Башка чыккач та, күрше йортларда гына тордык. Ирем Фәнис белән 40 ел бергә гомер иттек. Бүген инде ул гүр иясе.

— Бәйрәмнәрдә балалар, оныклар җыелганда сезнең өй гөрләп торадыр?

— Балаларымның төрлесе төрле якка таралып бет­сәләр дә (Булат гаиләсе бе­лән күрше йортта яши), гел кайтып, хәл белеп, әнкәй дип үлә язып торалар. Хуҗалык, бакча эшләре алар өстендә. Барысы да гаиләлеләр, мө-селман кызларына өйлән­деләр. Бүген 16 оныгым бар. Аларның иң зурысына — 25 яшь, инде оныкчыклар белән дә куандыра башладылар, бү­ген алар икәү булсалар, артулар көтәбез. Оныклар арасында игезәкләр юк әлегә. 

Бүген уллары Мөнәвир (ул Ульян каласында), Фәрис (Түбән Камада төзелеш юнәлешендә белгеч), Данис (Актанышта мелиорация оешмасын җитәкли), Дамир (Чаллыда элемтә өлкәсендә эшли), Илфас (Татэнерго” җәмгыятенең Актаныш участогында җи­тәкче), Илнур (үз бизнесы бар), Булат (“Кам­дор­строй”­да юл тө­зелешендә үз өлешен кертә), алар үзләренә пар итеп сайлаган киленнәре белән урынлы горурланып яши 78 яшьлек Мотахара апа. Авылда тагын Фәнис абыйның туганнары — 3 гаилә Гәрә­евләр яши. Алар гомер буе үзләренең туган икәнлекләрен исбатлап, үзара тату гомер кичерә­ләр икән, анда Мотахара апаның да туганлык тәрбиясенең өлеше зур. 

 

Рәшидә АХМИРОВА | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры