Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИҢА КҮКТӘН БӘХЕТ ИШЕЛГӘНЕ ЮК”

Минем нәселем зур, зыялы һәм шул ук вакытта җир кешеләреннән тора. Арада моңарчы ныклап аралашырга мөмкинлек булмаган туганнарым да бар. Күп инде андыйлар. Профессор Марсель Бакиров, Америкада яшәүче җырчы Гөлнара Исмаева, язучы-шагыйрь Ләбиб Лерон, мәрхүм Наис Гамбәр. Соңгысы белән нәсел шәҗәрәсен төзегәндә туганлыгыбызны ачыкладым. Күрешергә генә соң иде шул. Шушы хәл зур сабак булды. Бер күрешү — үзе бер гомер, диләрме әле? Республика күләмендә зур дәрәҗә, уңышларга ирешкән һәм хәзерге көндә исән-сау яшәп ятучы шушы туганнарымны күрү, гамьле әңгәмәләр кору максатын куйдым. Алар “Ирек мәйданы”нда басылып барачаклар. Газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйм.

 Тәүге очрашу Леронов Лемон Лерон улы белән. Паспортта шулай язылган. Әмма сез аны язучы Ләбиб Лерон буларак беләсез. Былтыр аңа 50 яшь тулды. Ир затының гомер уртасы. Юбилей кичәсе Мөслимдә дә узды. Сәхнәгә котларга чыккач:

— Син Лемонмы, Ленарисмы?

Әллә Ләбиб — чуртым белгән...

Әмма шунысын ачык әйтәм:

Икебез бер нәселдән, — дип бер куплет шигырь дә сөйләдем. Шушы ук кичәдә язучы Камил Кәримов:

— Шулай инде, Ләбиб Лерон безнең туган — Мөслимнеке, дисез. Аны Актаныш белән бүлешәсез. Әгәр ул дәрәҗә-уңышларга иреш­мәгән булса, сәлам дә бир­мәс идегез әле!  — сыманрак күңелне китәрлек бер-ике җөмлә ыргытты. Каты кагылды Камил абый. Мин шулай кабул иттем. Ә бит безнең аралашмый яшәвебез үзе бер фаҗига, катлаулы гаи­лә хәл­ләренә барып тоташа.

Алда язып үт­кән туганнарыма караганда, Лә­биб Лерон белән елга бер тапкыр бул­са да күрешә­без. Әтисе Лерон агайны атна са­ен очратырга мөмкин. Мәр­­хүм әнисе Шәргыя апа белән дә ара­­­лашып яшәдек. “Сез ничек туган соң?” ди­гән сорау ту­гандыр. Минем якын әби­ем Гөлсара бе­­­лән Ләбиб Леронның якын әби­се Мофаккирә икенче буын туганнар. Икесе дә Актаныш районы Олы Имән авылы кызлары. Шәр­­гыя апа бе­лән әти­ем Фә­нис өченче бу­ын, ә без исә дүр­тен­че бу­ын, Айсылу Лерон — нәселебезнең бишенче буыны. Гөлсара әбием Мөслим районы Иске Карамалы авылына килен булып тө­шә. Мир­­сәет бабам Лерон агай бе­лән ту­ган. Аны Шәр­гыя апа бе-лән кавыштыру әби-бабайның җи­ңел кулыннан башлана. Шулай итеп бабай яклап та без Ләбиб Лерон белән дүртенче буын туганнар.

— Ләбиб абый, сине Лемон, Ленарис дип белүчеләр бар. Мөслим районының Түреш авылында туган, Актаныш районының Олы Имән авылында үскән дип беләләр. Ә паспортыңда акка кара белән Иске Карамалыда, ягъни минем туган авылда туган дип язылган.

— Чынлыкта Пучыда, Пучы бүлнисендә туган бала мин. Карантинга эләгеп, әнигә      1 ай Олы Имәндә ятарга туры килә. Шушы арада әти Лемон исеме белән туу таныклыгы ала. Әни исә гомере буе Ленарис дип йөртте. Мәк­тәпкә дә Гыйльфанов Ленарис булып бардым. Район, “Яшь ленинчы” газеталарына да шул исемдә яздым. Ни сәбәпледер 5 нче сыйныфтан фамилиям Лероновка әйләнде. Гәрчә әти Гыйльфанов Лерон булса да. Хә­терлим, 5 нче сыйныфта укыган чакта татар теле  дәф­тәре тышына “Леонардо да Улимановский” дип язып куйдым. Студент чакта берара Лә­биб Азад псевдонимы белән язгалап алдым. Өченче исемемне сабакташым Ркаил Зәйдулла тапты. Лемон-Ленарис-Ләбиб булып иллене узып киттем менә, шөкер. Һәр исемнең үз хуҗасы бар, кем әйтмешли.

— Әтиең белән күрешү­ләрне барлап чыгыйк әле. Ата-ананың аерылышуы һәр бала өчен ти­рән яра. Белүем­чә, Лерон агай белән 30 яшь­ләр­дә генә ныклап аралаша башладыгыз?

— Әни Түрештән миңа 2-3 яшьләр тирәсендә аерылып кайтып киткән. Караңгы көз ае бул­ган ул. Ә кыш узып җәй  җиткәч, Олы Имәнгә әти­нең әни­се Хәм­дия әби туганнарына ку­накка килде. Урамда мине очратып, ике алма бирде. Шунда:

— Синең болай яшәвеңә мин генә гаепле, — диде.

Хәмдия әби Алабуга балалар йортында үскән.  Шунда Лерон исемле бер малай булган. Әтинең исеме — детдом истәлеге. Беренче тапкыр Түрешкә әни, велосипед алып бирәм, дип юмалап алып барды. Туры әтиләргә түгел, ә Фәһимә апаларга йө­ри идек без. Әти бер төр­кем ир-ат белән капка тө­бендә очрады.

Икенчесендә аны Иске Карамалыда хастаханәдә ята диделәр. Әни белән бардык. Палата ишеге төбендә күчтәнәч биргәнем әле дә исемнән чыкмый.

— Мин аны зур кеше дип уй­лаган идем, ә ул... — дип әнигә әйткәнем дә хәтердә.

Өченче тапкыр Түрешкә велосипедта бардык. Вәли тавын төшкәндә әни мәтә­леп җәрәхәтләр алды. Балачакта шушы ике-өч очрашу. 1990-1991 еллардамы шунда, сайлау алды иде, агитация  максатында Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла белән өчәүләп Мөслимгә киттек. Түрешкә керергә исәпләп,  күчтәнәчкә лимон, транзистор сатып алдым. Каты буранда, “УАЗ” машинасына утырып, авылга юл ярып ба­ра­быз. Авыл башына җитә­рәк, буран эченнән кожан кигән берәү килеп чыкты. Әти икән. Кочаклашып кү­рештек. Беренче җөмләсе:

— Туеңа ник чакырмадың? — булды. Ә туй узганга 10 ел.

Марсель Галиев, ушы китеп:

— Әниең белән кичә генә аерылышкан кебек сөйләшә бу, — ди.

Әтинең өенә киттек. Өй тулы политбюро әгъзалары портретлары. Хәер, боларын үзең дә яхшы беләсең. Килеп кердек Сталинлы өйгә.  

— Әле өйнең түрендә  тракторның аккумуляторы да булгандыр...

— Анысын ук хәтерләмим. Марсель Галиев бу очрашуны әле дә оныта алмый. Гомер буе тракторда эшләп беренчелекне бирмәгән ул. Сөйгән яры урынына күргән тракторының аккумуляторын өй түренә куймый кайда урнаштырсын?

— Түреш — туган авыл, Олы Имән — үскәне, ә Пучы?

— Мирхәт абыйга кияүгә чыккач, әни Пучыда яшәде. Шуңа да аны тукталышлар авылы дияр идем. Казаннан кайтышлый иң башта Пучыга керәбез. Аннан Олы Имән­­­гә китәбез. Мофаккирә әби — мин аны “әнкәй” дип йөрттем — 96 яшькәчә яшәде. Әни дә, бахыр, озак яшәр­мен дип уйлаган, ахры. Хәтта кәфенлеге дә юк иде. Олы Имәнгә алып кайтып җирләдек. Пучыда яшәсә дә, соңгы тукталышы — туган авылы. Шуны аңладым: ке­ше 50 яшьләрдән соң үлемгә әзер булырга тиеш.  

— Сине бердәнбер бала буларак беләләр. Ә бит әтиеңнең икенче хатыныннан туган кыз да бар дөньяда.

— Мин ялгыз үсмәдем. Мофаккирә әби өендә әни, аның энесе Рөстәм, Асия җиңги, икенче буын өч туганым Ләлә, Алсу һәм Фирдәвис белән гөрләшеп яшәдек. Син әйткән кыз миннән зуррак. Луиза атлы ул. Чаллыда яши. Аралашканыбыз юк. Шулай да, бер тапкыр безгә килгән. Мин өйдә юк идем.

— “ТНВ” каналының “Баш­ваткыч” тапшыруында син машина откач, бе­лә­сеңме ничек сөендек?! Син гомереңдә бер тапкыр да күр­мә­гән башка туганнарыбыз шалтырата. Си­нең өчен куа­налар. Әмма шуңа игътибар иттем —  бик пессимист идең уенда. Ягъни,  мәсәлән, кая инде безгә ма­шина оту дигән төсле­рәк.

— Миңа күктән бәхет ишелгәне юк. Әмма гадел уен булды ул. Хәрәм­ләш­мә­деләр. 252 мең сумлык машинаны 245 мең сумга саттым. Шуннан 35 %, ягъни 87 мең сум налог түлә­дем. Ике кызыма 50 шәр мең сум бирдем дә калганын фатирыбызны рәткә-тәртипкә китерүгә тоттым.

— Иҗат кешесенә чит ил­ләрне күрү бик кирәк дип саныйм. Кайларга сәя­хәт кылганың бар?

— Яшьрәк чакта Абхазия­дә — Гагра белән Пицунда да, Сухумида булдым, Белоруссияне күрдем. Берничә тапкыр Төркиягә бардым.  Төркиягә беренче баруымда хатыным Фидания белән улыбыз Бәхтиярне дә иярттем. Авыру бала авырлыклар тудыра инде ул. Кирәк вакытта йә автобустан төшми, йә бер урында кузгалмый тик утыра. Хәзер җаен белә­без.  Машиналы рәсемнәрне бик яраткач, “Авто. Из рук в руки” журналын кулына тоттырабыз. Шуны үзенчә ерта, ваклый, үзенә ошаганына сәгатьләр буе карап-уйнап йөри. Бу басманы һәр­­даим сатып алабыз. Әни авырый башлаганда Мисырда идек. Былтыр сентябрьдә Сербия башкаласы Бел­градта булдым. Евротурда өч ахири — Раил Садриев, Марсель Галиев һәм мин Варшава, Берлин, Париж, Марсель, Леон, Канн, Милан, Верона, Дрезден шәһәр­ләрен, Монако дәүләтен, Монто-Карлоны күрдек. Дүрт көнебез поездда әрәм булды. Шунысы жәл...

— Әтиеңә үпкәң бармы?

— Мине дөньяга китергән кешегә бернинди үпкәм юк.

 

P.S. Түреш белән Иске Карамалы арасы өч чакрым гына. Безнең авыл җирлегенә керә ул. Лерон агай өе  чәчәк-гөлләргә күмелеп утыра. Инде егерме елга якын ул күренекле шагыйрь Харрас Әюпнең бертуган апасы Хәкимә белән бергә гомер итә. Бергә кушылгач, булган ханым иң беренче эш итеп политбюро әгъзалары порт­ретларын чыгарып аткан. Чират аккумуляторга да җит­кән. Ләбиб Лерон гаи­лә­се кунакка кайтканда якты чырай-такта чәй — нәкъ ме­нә Хәкимә апа. Бәхтиярне реабилитация үзәгенә йөрт­кән­дә машина кирәк булгач, ни­чә еллар өр-яңа килеш гаражда ятучы “Москвич” машинасын Казанга җибәрттерүче дә ул. Харрас Әюпнең төп нигезе күптән юк. Ә соң­гы 15 елда ул Ләбиб Лерон белән бер ихатага — Лерон һәм Хәкимәле туган нигезгә кайтып йөрде. Туган авылга көтеп торучың булса гына кайтулары рәхәт шул...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Кызы Айсылу, улы Бәхтияр, хатыны Фидания белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ләбиб Лерон оныгы Фәридә һәм хатыны Фидания белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Башваткыч"та откан машина белән

Гөлназ ШӘМСИ | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры