Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АВЫЛДА МУЛЛА ЮК...”

Бүген күпчелек авылларда имам-хатипларның олы яшьтә булуын яшерергә маташу һәм мәчет-мәхәлләләр ишегенә йозак эленү куркынычы барлыгын кире кагу юләрлек булыр иде... Сүзләрем һавадан алынмады. Аларның дөреслеген дәлилләү өчен күзне яхшылап ачып карарга гына кирәк. Хәтта кайбер төбәкләрдә хәл бүген үк киеренкеләнә башлаган икән. Әйтик, Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында дини гореф-гадәтләрне башкару хәзер¬дән үк кыенлык тудыра — авылның үз мулласы юк! Ураза гаетен алып барырга читтән шәкерт чакыртылган, Корбан бәйрәмен кем алып барачагын да төгәл генә әйтә алмыйлар. Уртача зурлыктагы татар авылындагы аяныч хәлне ишетеп, җаваплы кешеләр белән элемтәгә керергә булдык.

 Фәрит МӘХМҮТОВ, Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы башлыгы:

— Авылыбызда озак еллар имамлык иткән Мәгъсүм хәзрәт Кәримуллин сәламәт­леге какшау сәбәпле вазыйфасын калдырырга булганнан соң, аның урынына шулай ук олы яшьтәге икенче авылдашыбызны билге­ләп куйган идек. Кызганычка каршы, Хаҗинур абый Хә­сәнов та озак имамлык итә алмады. Район мөхтәсибен чакырып, җыелыш үт­кәреп карасак та, авыл карт­лары арасында имамлык итәргә теләк белдерүче табылмады. Аларны аңларга да була — мә­четкә йөрү­челәр барысы да олы яшьтә һәм баш тартуларының җит­ди сәбәпләре дә бар. Менә шулай мулласыз калды авыл. Гает вакытында ра­йон­га читтән җибәрелгән шә­кертне чакыртырга булдык.

Элекке хәзрәтне гаеплисем килми, шулай да, яшь­ләр арасында муллалыкка алмаш әзерләнгән булса, мондый хәлдә калмас идек. Инде бүген авылда дингә тартылырдай яшьләрне дә күрмим. Матди як, торак проблемасы хәл ителмәсә, эш урыны белән тәэмин ител­­мәсә, читтән кайтып урнашучы да булмас, мөгаен. Яшерен-батырын түгел, авылда мәчетләрне тоту җи­ңел түгел. Моннан ике-өч ел элек кенә дә газ чыгымнарын авыл советы күтәреп килсә, бүген безнең бюджетта аның өчен акча каралмаган. Район башлыгының да җитди күрсәтмәсе бар. “Электән шулай килгән, мәчетне авыл халкы тотарга тиеш”, — ди ул. Шуңа да уз­ган ел мәчетнең газ чыгымнарын каплау авырлыклар тудырды. Ярый әле иганәчеләр бар. Алардан башка мәчет чыгымнарын күтәрә дә алмас иде.

Исмәгыйль хәзрәт ФӘЛӘ­ХИЕВ, Теләче районы мөх­тәсибе:

— Авыл мәчетләренә имамнар туплау өчен иң беренче чиратта шул җирлектә яшәүче кешеләрне укытырга кирәк. Аннан соң эшкә кайткан имамнарның матди якларын да кайгырту зарур. Әйтик, аларга хезмәт хакы түләүне хәл итү. Мулланың да гаиләсе, хуҗалыгы, балалары бар ләбаса. Имамнарга гаиләсен матди яктан тәэмин итү өчен башка өлкәдә эш эзләргә калса, аның дини юнәлештә алып барырга тиешле эше аксаячак. Кирәк вакытта аны эзләп тә таба алмавың ихтимал.

Безнең районда Югары Кибәхуҗада гына түгел, башка авылларда да проб­лемалар җитәрлек. Әйтик, Орымширмәдә дә мәчет бар, мулласы юк. Күп кенә авылларның имамнары олы яшьтә булу да уйла­нырга җирлек тудыра. Инде алар арасында кеше булмаганлыктан гына имамлык итүчеләр дә бар. Алмаш табылса, ял итәр идек, диләр. Бүген райондагы 27 мәхәл­лә имамы арасында 6-7 се генә яшь кеше. Шул ук вакытта мәчетләребезгә укымышлы имамнар да җит­ми. Әлеге проблеманы хәл итү өчен район имамнарын ай­га бер тапкыр укытабыз, га­ет­ләргә шәкерт­ләр дә чакыртып карыйбыз. Ләкин, әйткәнемчә, авылда эшләр­гә теләк белдергән яшь­ләр­не үзебезгә тарту өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Мәчет  зур бер хуҗалык бит ул. Ә һәр оешма­ның директорыннан алып җыештыручысына кадәр хезмәткәрләр тупланган штаты була. Барысына да хезмәт хакы түлә­нә. Дин эшен алып баручы мәчет-мәхәлләләрне дә оешма итеп карарга кирәк. Имамның көнкүрешеннән кала да проблемалары җи­тәр­лек бит. Шул сораулар өе­лә-өелә дә, яшьләрнең авыл­га кайтасы килми. Шә­һәр мәчетләрендә калуга өстенлек бирәләр, чөнки ан­да иганәчеләр табу җи­ңел­рәк. Дөрес, соңгы вакытта авыл имамнарын хез­мәт хакы белән тәэмин итү турында сүз­ләр бара, район мөхтә­сибләренә бераз ак­ча тү­лә­нә башлады. Менә шул сөй­ләшүләр бераз өмет уята. Башкача булмый да. Чөнки җирле хакимиятнең мәчет­ләргә булышырга мөмкинлеге юк. Шуның аркасында ике арада бераз каршылыклар да килеп чыккалый.

Авылга укымышлы, яшь имамнарны тартырга кирәк. Кеше кайда белем ала, анысы зур роль уйнамый, миңа калса.  Иң мөһиме — ул шул җирлектә яши белергә, гореф-гадәтне аңлап кабул итәргә, җирле фикерләр бе­лән каршылыкка кер­мәскә тиеш. Чит илдә укып кайткан кеше дә дошман булырга тиеш түгел. Ул бит белемен арттыру, файда китерү юлында йөри. Башка өлкәдә чит илдә укып кайткан белгечләрне хөрмәт итәбез бит әле. Монда да шулай булырга тиеш.

Марат хәзрәт МӘРДӘН­ШИН, Ютазы районы мөх­тә­сибе:

— Имамнар картая, аларны алыштырырга, дөресрәге, эшләргә теләге булган яшьләргә хезмәт хакы бирү­че юк. Авыл имамнарының икенче зур проблемасы газ чыгымнарына түләү белән бәйле. Быел, мәсәлән, “Татгазинвест” оешмасы бөтен имамнарны да рәнҗетте. Гади генә итеп әйтсәк, мә­четләребез физик заттан юридик затка әйлән­де дә куйды. Ә бу өстәмә документ эше дигән сүз. Ке­ше акчасын да таба, ә документларын вакытында ясатып өл­гертә алмый. Шушы эш артыннан җәй буе йөр­дек. “Нә­тиҗәсе” күз алдында — ике бабаебыз килде дә: “Без булдыра алмыйбыз”, — дип, ачкычларын ташлап кайтып китте.

Бүген авыл-районнарына яшь табиб эшкә кайта икән, акчасын да бирәләр, аны торак белән дә тәэмин итә­ләр. Шулай да, табиблар авылга кайтырга атлыгып тормый әле. Балаларга авылда мөмкинлекләр юк, дип кенә сөйләшәләр. Ә авылда эшләргә әзер булган яшь хәзрәтләргә иң кечкенә мөмкинлекләр дә тудырылмый. Киресенчә, аларга өс-тәмә эшләр генә йөклибез. Чыгымнарга да, ремонтына һәм башкасына да акча табарга тиеш булалар. Билгеле, шуны күргән кеше авылда имам булып эшләмәячәк.   

Бүген авыл имамнары картая. Эшләр болай барса, якынча тагын 5 елдан сала мәчетләренең күпләп ябылу куркынычы бар. Безнең ра­йонда инде бүген үк Салкын Чишмә авылында мәчет ябылды. Башкортостаннан килеп имамлык итүчеләр дә, на­маз үткәрергә күрше авыл­дан йөреп эшләүче ке­ше дә бар. Райондагы  5 авыл мәчетендә яшь хәз­рәтләр имамлык итә. Алары Аллаһы Тә­галә ризалыгы өчен эшли­ләр булып чыга ин­­де. Әз ге­нә шартларны яхшырта алсак, безнең районда эшләр­гә атлыгып торучы яшьләр җитәрлек.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Балтач районы мөхтәсибе:

— Районыбызда 40 мәчет эшләп тора. Барысында да имамнар бар, арада яшь хәзрәтләр дә шактый. Шулай да, булган проблеманы яшерергә кирәкми — арада олыгайган имамнарыбыз да бар. Без аларга бик күп хез­мәт хакы түли алмыйбыз. Бу хакта хөкүмәт югарылыгында сүз бара да бит, нәтиҗәсе ничек булыр. Әле ярый ра­йоныбызда күмәк хуҗалыклар бар. Шуларның җи­тәк­челәре белән сөй­лә­шеп, имамнарга күпмедер хезмәт хакы түләп була, җылыту һәм электр чыгымнарын кү­тәрергә дә булышалар. 300-500 хуҗалыклы авыл мәчетне тота ала да бит, ә арада 25 хуҗалыклы авылларда да мәчетләр бар. Аларында имамнар тоту җиңел түгел.

Авыл имамнарының эше авыр. Шәһәр имамы эшкә барган кебек килә, вакытында ишеген бикләп кайтып китә ала. Ә авылда иртәнге намазга да чыкмасаң, халык дөрес аңламаячак. Җәй айларында авыл имамнарына иртәнге сәгать өченче яртыда мә­чет ачып, кичке 11 тулып кит­кәч кенә ишеген бикләп, кайтып китәргә туры килгәнен дә беләбез. Әле бит иртәнге намазга бардым дип, төш­­кә кадәр урында аунап та булмый. Имамның үз хуҗалыгында эше җитәрлек, йомыш төшеп мөрәҗәгать итүчеләр дә булырга мөм­кин. Авыл имамының җирле халык белән көн саен очрашып торуы, аның эш-гамәлләре һәр кеше күз алдында булуы да аларга җаваплылык өсти.

Бездәге мәчет имамнары арасында яшьләр дә булу 1988 елдан ук укытулар башлауның нәтиҗәсе. Аннан соң районыбыздан “Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык” исемендәге Казан мәдрә­сәсендә белем алучылар да шактый булды. Анда, белгәнебезчә, авыл мәчетләре өчен практик имамнар әзер­ләнә. Шунда белем алып, районга кайтучылар да булды. Сүз дә юк, кайбер авылларда өзеклекләр булырга мөмкин. Имамнар авырып китсә, вафат булса, тиз генә имам билгели алмаган чаклар булгалый. Мәдрәсәбез эшләп торгач, андый авылларга егетләребезне җибәрәбез. Урыннарына кеше булса, инде бүген үк китәргә теләк белдергән берничә олы яшьтәге имамыбыз да бар.

Авылларга имам билге­ләргә барганда, кешенең кайда белем алуы белән түгел, ә аның кешелеклелек сыйфатлары турында сорашам. Халык хөрмәт итәме, гаиләсендә тәртип, тынычлык хөкем сөрәме — менә шулары мөһим. Белем һәм тәҗрибә тора-тора килә бит ул. Күркәм кешелеклелек сыйфатларын аны кайда гына укытсаң да тиешле дәрәҗәгә җиткереп булмаска мөмкин. Америкада укытсаң да, артыннан этеп айга менгерсәң дә... Имамнар яңа билгеләнгән мәчеткә йөрү­че­ләр саны арта, мәчетнең финанс хәле яхшыра, белем алырга теләүчеләр күбәя икән, хәзрәтнең эшенә дә яхшы бәя куеп була дигән сүз. Әлеге күрсәткечләр 1 ел эчендә яхшырырга тиеш, минемчә. Без шул вакыт аралыгында кулдан килгән­чә булыша торып та, эш нә­тиҗәсе күренми икән, хәз­рәтнең эше канәгатьләндермәячәк.

 

Д.Бунтуков фотосы.

 

Фәрит САЛИХОВ | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры