Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“10 ТОННА КӘБЕСТӘ ҖЫЯРГА ПЛАНЛАШТЫРАМ”

Чувашстанның Шыгырданы ит җитештерүчеләре, Балык Бистәсенең Күгәрчене мамык шәлләре, Буаның Аксуы кишер белән дан тоткан шикелле, Яшел Үзәннең Олы Яке авылы халкы кәбестә үстерү буенча бик оста. Анда безнең кебек 15-20 баш түгел, ә тулы бер бәрәңге бакчасын кәбестә били. Гектарлап мәйданда үстереп сатучылар да бар. Якелеләр өчен кәбестә өстәмә акча эшләү чыганагы булып тора. Илгиз Шәрифҗанов та шуның белән мәшгуль. 15 сутый җирдә кәбестә, моннан тыш бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак та үстереп сата ул. Кыскасы, чын бакчачы. Олы Яке авылына, әгәр “бөке”ләргә юлыкмасаң, башкаладан нибары 30-40 минутлык юл. Раифа монастыреннан ерак түгел, бик матур урында урнашкан ул. Авыл эченә асфальт юл кергән, йортлары да төзек. Иң гаҗәпләндергәне: кайсы гына йортның бәрәңге бакчасына карасаң да, буйдан-буйга кәбестә рәтләре сузылып киткән. Илгиз абый кечкенә улы Илсаф белән бакчада кишер җыеп маташа иде. — Кишерне җирдән трактор белән күтәрттем. Алай эшләргә җиңелрәк. Хәзер Илсаф белән кисеп, чистартып утырабыз. Кәбестәне дә ала башладык, — диде ул.

 

“Җыеп бетерерлек  түгел иде”

Илгиз абыйның хатыны Рәзинә апа Яшел Үзән шә­һә­рендә корабльләр чыгаручы Горький исемендәге заводта эш­ли. Анда сак хез­мәткәре вазыйфасын үти. Кызлары Руфинә КФУның Яшел Үзән­дәге филиалында V курста белем ала, уртанчы уллары Илназ автотранспорт көл­ли­ятендә II курста укый. Илгиз абый да белгечлеге буенча автомеханик. 18 ел совхозда шушы вазыйфаны башкарган. Сов­хоз бе­терел­гәннән соң, Олы Якедә 4 ел башкарма комитет җитәкчесе булган. Соңгы ике елда фермерлык белән мәшгуль.

— Хатыным эштә. Ике балабыз студентлар. Авылда уң кулым — кечкенә улым Илсаф. Уйнарга чыгам, дип сөйләнми, ми­ңа булыша. Шу­лай өйдә ятып, икәүләшеп акча эшлибез.

Мәшгульлек үзәгенә чиратка баскан идем, дәү­ләттән 58 800 сум акчалата ярдәм алуга ирештем. Абыем Әнәс белән печән җиребез бар. Ул 18 га мәйданны били. Бу — биш кешенең пай җире. Анда люцерна үстердек. Икенче тапкырын да җыйдык, рулонлап саттык. Тракторларыбыз, печән чапкыч, пресслагыч, җыйгыч, тырмалар — эш өчен кирәкле бөтен әйбер бар. Дөрес, техникабыз яңа түгел, кулланылышта булганын алдык. Абыем да, үзем дә автомеханик, техника төзәтү кулыбыздан килә. Искеләренә “операцияләр ясап” җан өрдек, аларны яхшы хәлгә китердек, — ди Илгиз абый.

15 сутый кә­бестәдән тыш Шәрифҗановлар 60 сутый бә­рәңге, 3 сутый ки­шер, 5 сутый чөгендер утырткан. Абыйсыныкы тагын да күб­рәк икән.

— Безнең якта җир уңдырышлы. Шулай да, яшелчәләрнең урынын үзгәртеп тору зарур, — дип дәвам ит­те Илгиз абый. — Кәбестә белән бәрәңгенекен киләсе елга алыштырырмын дип торам. Ничек кенә уңдырышлы булмасын, җир дә ял сорый бит. Безнең зонада бә­­рәңге, кабак бик зур уңыш бирде. Икенчесе бе­лән сарай тулды. Күбесе кү­тәрә торган түгел, авыр. Сат­тык та, малларга да ашатабыз. Бәрәң­гегә килгәндә, өч төрле сорт утырткан идек: “Удача”, “Ред Скарлет”, “Ильинский”. Барысы да ошады. Җыеп бетерә тор­ган түгел иде, күп булды. Күр­ше авыллар халкы да гомер булмаганча ях­шы уңыш җый­дылар. Бер өлешен ашханә­ләр­гә илттем, 12 сумнан бирдем. Танышларым 40-45 кг лы капчыкны 500 әр сумнан Васильево бистәсенә, Яшел Үзән, Казанга илтеп саттылар. Бә­рәңгенең күп өлешен урнаштырмадым әле. Бөтен яшелчәне җыеп бетергәч, барысын бергә алып барырмын дип торам. Базарда сатып алучы тегесен дә, монысын да сорый. Ассортимент төрле булгач, уңайлырак. Бу арада кишер һәм кәбестә җыю белән мәш­гульбез. Кәбестәне 15 октябрьгә җы­еп бетерергә исәплим. Сатканнан калганын базга салачакбыз. 

Кишерне дә 12 сумнан са­тарга планлаштырам. Яшелчәләрне, гадәттә, Юдино базарына алып барам. Техникам бар. Әле “УАЗ”ны ре­монт­лап ятам.

 

“Өч төрле кәбестә үстердек”

Алда әйтелгәнчә, Шәрифҗановлар кәбестәне 15 сутый җирдә үстерә. Әңгәмә­дәшем шуннан якынча 10 тон­на уңыш җыярга планлаштыра.

— Кәбестәне берәмтек­ләп кисеп утырабыз. Аның белән бик сак эш итәргә кирәк, — ди Илгиз абый. — Балта белән аннан-моннан кисеп ата барсаң, ул яхшы сакланмый. Пөхтә эш ит­кән­дә ел буе әйбәт тора. Без әле дә булса үткән елгы кә­бестәне кулланабыз. Кап-каты килеш тора, берни булмаган. Базга болай гына салабыз. Капчыклап куярга ярамый, чери. Ярылганнарын мал-туарга бирәбез. Алар сакларга яраксыз. 

“Кремон” дигән сорт бик уңышлы булды. Быел өч төрле сорт үстердек: “Кремон”, “Эрдено”, “Экстра”. Аларның орлыгын почта аша заказ белән кайтарттык, абыем Мәскәүдән дә табыштырды. Үсентене башта өйдә үстердек, аннан теплицага чыгардык. Орлыкны туфрак белән пычкы чүбе катнашмасына чәчү отышлы. Аларны агач капта үстерәбез. Гел Голландия сортларына өстенлек бирәбез. Безнекенә караганда аларныкы яхшырак тора.  

Һәр төр кәбестәнең өлге­рү көннәре бар. Әйтик, “Кремон”ныкы — 125, “Эрдено”ныкы 145 көн дип беләм. Шуңа карап эш итәбез. Алганда да шуңа нигезләнәбез.

Яшелчәләремнең мөмкин кадәр табигый, чиста булуын телим. Кәбестәне, бәрәң­гене ашханәләргә тараттым. Балалар да, үзебез дә шуны ашыйбыз. Мөмкин кадәр химикатлардан качам. Җиргә бары тик өйдә әзер­ләнгән тирес һәм компост — тирес белән торф катнашмасы, органик ашлама кер­тәм. Башканы кулланганым юк.  

 

“Тозлап сату отышлырак”

Илгиз абыйның кәбестәләре эре күренә. Үткән ел хәтта 8 кг 600 граммлылары да булган.

— Быел кәбестәнең килограммы базарларда 10 сумнан йөри. Сезон бит, кәбес­тә күп, шуңа бу яхшы бәя. Шулай сатканда ярыйсы гы­на акча эшләп була. Үткән ел кәбестә бик эре булды. 8 кг нан арткан бер кәбестә 80 сумнан артык керем кертә. Кишер дә отышлы. 3 сутыйдан якынча 30 кг лы 50 капчык чыгачак дип торам. Ул тонна ярым дигән сүз. Ун сумнан гына сатканда да 15 мең сум ке­рәчәк. Үгез үстер­сәң дә, 1,5 ел карарга кирәк бит. Азыгы, нужасы... Кыйм­мәткә төшә. Әнә ашлыкның килограммын 8 сумнан алдык, — дип эшенең отышлы якларын саный Илгиз абый. — Мин барыбер өйдә генә. Ни беләндер мәшгуль булырга кирәк бит. Куйган хез­мәт соңрак онытыла инде ул. Кыш ял итәрбез әле. Балалар җәен каникулда, алар да булыша. Җирне нигә буш то­тарга?

Кәбестә су ярата торган культура. Ул яктан да проб­лема юк. Бөтен мөмкинлек бар. Үзем авыл җирлегендә эшләгәндә яңа су линиясе суздык. Элек су бик проблема иде. Бу баштагылар сип­сә, югары очка менеп тә җитми иде. Хәзер бөтен кешедә су бар.

Кәбестәне Шәрифҗановлар тозлап та сата. Ирен­мәгәндә, вакыт мөмкинлек биргәндә, бу ысул аеруча отышлы, ди.

— Базарларда яңа гына тозланган кәбестәне бик яратып алалар. Былтыр кәбестәне 15 сумга сатканда, тозлаганының килограммы 50 сумнан китте. Аерма бар бит, 3 тапкыр кыйм­мәт­рәк. Дөрес, эше күп. Әмма нужасыз рәхәт юк. Мин ваклап, чабып кына бирәм. Хатыным белән кызым тәм­ләткечләр кушып эшлиләр. Азлап кына тозлыйбыз. Сатылмаса, бозылуы бар. Авылда әрәм булмый анысы, малларга китә. Шулай да, хезмәтне юкка чыгарасы килми. 15 литрлы чиләккә тозлыйбыз. Анысы сатылып беткәнче якыннарым икенчесен әзерләп куя, — ди Илгиз абый.

 

“Бушка эшлисе килми”

Якелеләр ни өчен нәкъ ме­нә кәбестәне күпләп үс­терә? Сере нидә? Илгиз абый болай дип аңлата:

— Элек Олы Яке совхозы яшелчәчелек белән дан тота иде. Аякта нык басып торган совхозларның берсе булды, чәчәк аткан чаклары бар иде. Әмма бүген ул юк инде. Кызганыч, совхоз таралды. 100 әр гектар җирдә кәбестә, 50-60 гектар кишер, шул ук мәйданда чөгендер үстерә идек. Җирләребез уңдырышлы, зур ике күлебез бар, шуннан су килә, мөмкинлекләр җитәрлек иде. Халык яратып, теләп эшләде. Сов­хоз таралгач, нишләмәк кирәк? Авыл халкы үз бакчасында күпләп үстереп сата башлады. Гел шушы өлкәдә эшләгәч, тәҗрибәләре бар, җаен беләләр. Кеше бер утыртып карагач, кызыксына бара. Халык эшчән бездә, тырыш.

Шәрифҗановлар мал-туар да тота. Башкалар кебек үк, Илгиз абыйны да сөт бәясенең бик түбән булуы борчый. Ул моның бе­лән килешми, бүтән җаен тапкан. 

— Бүген 3 литр сөтне 60 сумнан бирәм. Атнага ике-өч тапкыр күрше авылларга, дачаларга илтәм. 3 литрлы 10-12 банка алып барам. Көндәлеккә ярап куя. Ни ди­сәң дә, 7-8 сумнан сатып яту түгел инде. Ул бәя азыкка киткән чыгымны да капламый. Сыерыбыз сөтне яхшы бирә. Аңа ярылган кәбестә, кишер, кабак, бәрәңге ашатабыз. Болар бар да витамин, сөтне арттыра торган культуралар. Шундый чиста, табигый сөт­не ничек 6 сумга бирәсең?! Техникам булгач, нигә илтеп урнаштырмаска? Бушка эшлисе килми. Бераз вариантлар тапсаң, тауарыңны уңыш­лы урнаштырырга мөмкин, — ди Илгиз абый.

Яшел Үзән районы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  Шәрифҗановлар йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Акча эшләргә Илсаф та булыша

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кечкенә улы Илсаф

Лилия ЙОСЫПОВА | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры