Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЯРАТУГА ЯРАТУ БЕЛӘН ҖАВАП БИРӘЛӘР!”

Эзтабар әдип, шагыйрь һәм публицист, “Сүз” нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур абый Мостафин белән очрашып сөйләшү, чынлап та, үзе бер гомер. Аның кебек итагатьле, олы җанлы, мәнле кешеләрне күргәч, дөнья тагын да матураеп, киңәеп, яктырып киткәндәй тоела. “Һәркемгә кыла яхшылык, күзләрендә яши нур! Шул сыйфатың үзеңне дә яшәртәдер, Шаһинур!” — дип язган Илдар ага Юзеев белән килешми мөмкин түгелдер. 1948 елның 12 февралендә Мамадыш ра-йоны Арташ авылында дөньяга аваз салган Шаһинур абый кемнәргәдер җылы сүзләре, ә күпләргә үзенең изге эзтабарлык гамәлләре белән ярдәм иткән кеше бит ул. Гомере буе берне сөйгән, олылаган гаҗәеп ир-ат! Тормыш кредосы да бүгенге заман кешесенекеннән бик аерыла: Әле җирдә күпме изге җаннар Рухи салкынлыктан өшиләр... Йөрәгемдә күпме Җылылык бар — Барысын Сезгә бирәм, Кешеләр! Кешеләр өчен җанын да бүлеп бирергә әзер торган ярдәмчел Шаһинур абый тормышның һәр мизгеленнән — ямь, эшләгән эшеннән тәм табып яши.

 

“Балачак — иң бәхетле чактыр”

Туганмын аклык иңгәндә,

Туганмын сафлык иңгәндә —

Дөнья киткән яктырып!..

Сугыштан соңгы авыр елларда дөньяга килгән ке-ше­нең балачагы бер дә авыр булмадымыни?

— Һич юк! Балачак — иң бәхетле вакыттыр ул, мөгаен. Сез безнең, 10 балалы ишле гаиләнең, күрше авылга — ур­ман уртасындагы Алан бис­тәсенә — Сабан туена җы­­енган чагын күрсәгез иде, чегән таборы бер читтә торсын! Әтием —  Әхмәтсафа Мостафа улы, әнием — Гөл­зәйнәп Ибраһим кызы, мин һәм бертуган эне-сеңелләрем — Саҗидә, Габ­дел­нур, Мансур, Илсөяр, Ил­сур, иге­зәкләр Илдус белән Илгиз, Илгизә һәм яраткан төп­че­гебез Наил. Үзе бер җы­ен! Арабызда бик яшьли гүр иясе — оҗмах фәрештәсе булган Дәлиләбез генә юк...

Өйдә дә без ике катлы караватта йоклый идек: җы­лы мич янында кечерәк балалар, олыраклар — идәндә. Әле кыш көннәрендә, туңмасын дип, өйгә яңа туган бөд­рә йонлы сарык бәтиләрен дә алып керәләр иде. Идән тулып, шулар белән аралашып, рәхәтләнеп ята идек.

— Бу кадәр баланы әти-әниегез ничек тәрбия­ләп өлгерде икән?

— Беркайчан әти-әниебезнең безгә тавыш, инде бигрәк тә кул күтәргәнен хәтерләмим. Зур гаилә үзен-үзе тәрбияли, диләр бит. Әти-әнинең тырышлыгы без­­гә үрнәк иде. Әтиебез һәрчак: “Кулыгыз нәрсәгә ге­нә тотынмасын, барысы да балкып һәм көлеп торырлык булсын!” — дип өйрәтте. Үзе ул искиткеч тырыш, пөхтә, гадел, чиста күңелле кеше иде. Кулы бөтен эшкә ятып торды, авылдашларыбызның күбесенә, абыйсы Рә­хим­җан белән, өйләр, капкалар торгызды ул. Мич чыгару, тәрәзәләр ясау, итек басу, дару үләннәре җыю дисеңме?! Әле бит ул боларның барысын да төп эш­ен­нән бушаган арада гына эшли иде. Әтиебез утырткан алмагачларны  күрсәгез! Бөек Җиңүнең 20 еллык бәйрәменә 20 төп алмагач утырткан идек бергәләшеп туган нигезебездә!

— Тумыштан сукыр булмаган,

Яудан ул шулай кайткан.

Башкалар Кояш күрсенгә

Ут авызына яткан!

Әтиегез сугыштан бик яраланып, тома сукыр һәм саң­гырау булып кайта тү­гелме?

— Ул күп тапкыр үлем бе­лән күзгә-күз очрашкан. Дуслары аны үлгәнгә санаганда да, бер өем мәетләр арасыннан калкып чыккан. Соң­гы тапкырында Александр Матросов (чын исеме — Шакирҗан Мөхәм­мәт­җанов) үр­нәгендә дошман дзотының амбразурасын күк­рәге белән каплый. Бик күп тән җәрә­хәтләре һәм кон­­тузия ала. Авылга әбиебез Миңлекамалга ике мәр­тәбә: “Улыгыз батырларча һәлак булды”, — ди­гән сүз­ләр язылган “похоронка”лар ки­лә. Ана кү­ңеле шундый авыр мизгелләрдә ничекләр түз­гән­дер?! Берникадәр вакыттан соң, үле дип саналган улы дөм сукыр, I группа инвалид булып 1944 елның 5 маенда авылга кайтып төш­кәч, йө­рәге ничекләр ярылмагандыр?! Җиңү кө­нен булачак әтиебез үзе иҗат ит­кән “Җиңү маршы” белән кар­шылый. Авылыбызның сугышка барырга өлгерә алмый калган егетләре, ат арбасына пар мен­дәрләр өс-те­нә “сукыр музыкант” әтиебезне утыртып, биш урамны да әйләнеп чыгалар.

Әнисе дару үләннәре бе­лән дәвалагач һәм өйләнеп, беренче баласы тугач, әк­ренләп аның күз­лә­ре ачыла. Күрә башлау бе­лән үк, урман эшенә урнаша. 7 малай, 4 кыз дөньяга тудыра алар әнием Гөл­зәйнәп белән. Урманда да бик яхшы эшли ул — шул фидакарьлеген югары бәяләп, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән дә бүләк­лә­деләр үзен.

 

“Орденын күрә алмады әтиебез”

— Әткәм, әнкәм күңеле — моңлы бакча,

Шунда үстек унбер алмагач...

Шундый авыр елларда — 11 бала...

— Әтиебез әллә шаяртып, әллә чынлап: “Без әниең бе­лән Александр Матросов урынына курку белмәс бер отделение солдат (җиде ке­ше) үстереп бирәбез әле!” — дияргә ярата иде. Үзе генә бик иртә — 57 нче яшендә якты дөньядан китеп барды. Иң аянычы: сугыш чорындагы батырлыклары өчен үзе­нә тиешле “Кызыл Йолдыз” орденын күрә алмады. Орден нибары ике көнгә со­ңарды...

— Кайтмаганнар...

Ә шулай да бер көн

Туган якка кайтты

Кайтмаганнар!

Әтиегезнең сугыш хатирәләре әдәбиятка кереп ки­тү­егезгә сәбәпче булдымы?

— 1961 елның 20 февралендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап беренче шигыремне яздым да әти­емә укып күрсәттем. Ул бу шөгылемне хуплап, мактап җибәрде. Менә шу­­лай итеп әдәбият дөньясына беренче адымнарымны ясадым. Аннан инде әдәби иҗат эшчән­легемнең төп темасы 1941-1945 еллардагы сугыш чоры вакыйгаларының билгесез сә­хифәләрен ачу, яу кырында зур каһарманлык үрнәк­ләре күрсәтеп тә билгесезлектә онытылып калганнарны эз­ләп табу, аларның якты исем­нәрен, кылган батырлыкларын матбугат, радио-телевидение аша халыкка кайтару — әтиемнең изге васыятен тормышка ашыру булды. Каһарманнарыбызга дистәләрчә һәйкәлләр дә куйдырдык, документаль фильмнар эшләдек. Шу­шы игелекле эш белән шө­гыль­ләнүче “Хәтер Яктысы” берләш­мә­се җи­тәк­чесе сыйфатында, оешмабызның башка әгъзалары бе­лән берлектә, сугыш булган бик күп урыннарга — Германиягә, Балтыйк буе дәүләт­ләренә, Украинаның күп ке­нә тө­бәкләренә, Русиянең көнбатыш өл­кәләренә экспедицияләр оештырып, сугыш вакыты документлары сакланган архивларда казынып, шул дәһ­шәт­ле чор ветераннары бе­лән сөйлә­шеп, алардан ис­тәлек­ләр язып алып, шул рәвешчә үземнең булачак мәкаләләрем, очеркларым, повестьларым, документаль фильм сценарийларым өчен бай материал туплый алдым. Хәзер алар аерым китаплар булып дөньяга чыга тора, Аллаһыбызга мең шө­кер!

— Кыңгырау чәчәктә —саф чыклар,

Тамарга әзерләр —тик кагыл!

...“Кылт!” итеп хәтергә төштеләр:

Әткәем, Әнкәем, әй, Авыл!

Әтиегез бик иртә үлеп кит­кәч, зур гаиләнең төп те­рәге булып олы бала — Сез калгансыздыр инде?

— Түбән Ушма унберьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кердем. Шул атаклы югары уку йортында белем алган чорда да, цементлы, утынлы вагоннарны бушатып, ишле гаиләбезгә матди яктан ярдәм итеп тордым. Университетның өченче курсында, чит­тән торып уку бүлегенә кү­чеп, Мамадыш район газетасына әдә­би хезмәткәр булып эшкә урнаштым. Әтиебез урынына гаиләдә иң өлкән абый булып калгач, әниебезгә, барлык туганнарыбызга, якыннарыбызга арка таянычы булырга тырыштым. Университетта дип­лом эшемне дә “5” ле билгесенә якладым.

 

“Туебызга кадәр төзәлер!”

— Килермен мин тагын  бер сезнең якларга, —

Йөрәктә урын юк, бәгърем, башкага!..

Сезнең мәхәббәт тарихы да күпләргә үрнәк булырлык икән!

— Балачакта очратып, гомере буе яратып яшәгән Дамирәмне Чистай якларында таптым. Мәктәптә укыган ел­ларда шунда кунакка барып йөри идем. (Аның Оркыя апа­сы белән әтиебезнең бертуган сеңлесе Тәскирә апа бер мәктәптә укыталар иде.) Болында күбә­ләк­ләр куып, бергә уйнап йөр­дек шул сөйкемле кызчык белән. Шулай бервакыт ташка абынып егылып, тез башын җә­рә­хәт­ләде ул. Мин исә аның ярасына әрекмән яфрагы яптым да, зурларча итеп: “Туеңа кадәр төзәлер!” — дидем. Шул сүзләрдән соң Дамирәнең яшь аралаш елмаюы һич күз алдымнан китмәде...

— Болытлар җыелып, тагын да

Куера башлаган чагында,

Бүлмәмне нур белән балкытып,

Син килдең яныма, җаныма!

Ничә еллардан соң язмыш сезне тагын очраштыра...

— Балачакта шул җәйге очрашулардан соң бер-беребезне югалткан идек... Ходай Тәгалә ярдәме беләндер инде, Дамирәне, шактый еллар узгач, Кукмара эшчеләр бистәсендә яңа­дан очраттым. Тегү фабрикасының тулай торагына бер­туган сеңлем Саҗидә һәм әтиебезнең сеңлесе Рәй­сә апабыз янына кунакка кайткач, мине туган көн мәҗлесенә дәштеләр. Табын кырыенда утырган ал күл­мәкле кызга кү­зем төш­­кәнне күреп: “Бер егетне дә якын җи­бәр­мә­гәне өчен “Кыр­гый ро­за” дип йөр­тәләр аны без­дә!” — ди­де бүлмә хуҗабикәсе — авылдагы якын күршебез Маһруйбикә апа. Әмма, ни хикмәттер, мин янына барып утыргач, кызыкай каршы килмәде. Шунда без-беребезне танып алдык. Баксаң, ул — шә­һәр кы­зы! — ун-унбер яшьлек чагында очраткан га­ди авыл малаена чын-чынлап гашыйк булып, шул го­мер­­дән бирле аны (ягъни ми­не!) көтеп яшә­гән икән. Соңыннан Да­мирәм шул хакта әйткәч, әй­теп-аң­латып би­рә алмаслык тирән тет­рәнү, ихлас соклану хисләре кичердем. “Син миңа, кечкенә чакта тез башымны канаткач: “Туебызга ка­дәр төзәлер!” — ди­­гән идең бит!” — ди­­де ул. Менә си­­ңа, мә! Балачактагы Дамирәм “Туе­ңа хәт­ле тө­зәлер!” ди­гән сүз­ләремне үзен­чә ничек аңлаган бул­ган икән...

— Басып торам юллар чатында —

Тагын мине юллар чакыра!..

Өзгәләнә, бе­ләм, үзәгең,

Мөлдерәмә ту­лы күзләрең...

Ә бит нәкъ ул юраганча килеп тә чыккан.

— Әйе, шуннан соң безнең дуслык өзелмәде. Сең­лем Саҗи­дә Дамирәне авылыбызга кунакка алып кайтты, шунда авыл башында егылып, тагын тез башын канатты. Шунда Миңлекамал әбиебез: “Безнең як туфрагына каның тамгач, киленебез буласың инде!” — дигән иде, рас килде. Парлашып 38 ел бик тату, матур гомер иттек. Мин аны “Җанҗиләгем!” дип, ул мине “Шаһинурым — Нур пәйгамбәрем!” — дип кенә йөртте. Бер-бер артлы улыбыз Рушан, кызыбыз Гөлназ туды. Мин гомерем буе диярлек юлда булдым, Дамирәм сабыр гына көтә белде. “Тагын ми­не юллар чакыра...” дип башланган шигырем дә шул хакта. Улыбыз Рушан: “Ничек сез шулай бер-берегезне бик яратып яшисез соң?” — дип сораганга, чын күңелемнән аңа: “Мин бит гомеремнең шактый өлешен командировкаларда үт­кә­рәм, шуңа күрә әниегезне бик сагынып кайтам! Ул да өзелеп көтеп тора бит” — ди идем.

 

“Дамирәм бәхет, шатлык-куаныч кына алып килде”

—  “Мин яраттым Сине! Яратачакмын

Гомерем буе!” —дигән идең бит...

Мин дә Сине, җанымнан да артык

Якын күреп,  ихлас сөйдем бит!..

13 нче кеше булып гаиләгезгә килеп кергән Дамирә апа бөтен туганнарыгызның да мәхәббәтен яу­лаган бугай?

— Дамирәм гаиләбезгә бәхет, шатлык-куаныч кына алып килде. Әти-әниебезне, үз әти-әниседәй бик тә якын күреп, ихластан хөрмәтләде. Кукмарага, аннары Казанга күчкәч тә, безнең туганнарыбыздан күңел яктысын, җан җылысын кызганмады ул. Укырга килгән һәрбер туганыбыз аның тәрбиясендә булды. Тормышның җитди сынауларын кулга-кул тотынышып уздык. Бер-беребезне укытып чыгарып, җаваплы вазыйфалар башкардык. Балалар, оныклар үстердек. Катлаулы операцияләр кичергәндә дә бер-беребезгә ышанычлы, ныклы терәк булдык. Дамирәмнең тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бик тәңгәл килгән иде шул!

— Син кайгырма һич тә, җәннәтнең гел

Түрләрендә балкып яшә Син!

Исән чакта Бердәнбер яр булып

Күңелемдә һәрчак яшәрсең!

...Нык сагынсаң, мине дәшәрсең!..

Дамирә апасыз инде 5 ел­га якын вакыт үткән...

— Аның гомере 2007 ел­ның 1 декабрендә Чистайга кайтканда автоһәлакәттә өзелде... Дамирәмнең туганнары Яуширмәгә күптәннән кунакка дәшә килде, ниш­ләптер гел җае туры килмәде. Инде сагынуга түзәр чамасы калмагач, хәләл җефетем бертуган сеңлесе Галия белән кайтып килергә уйлады. Кичтән “Җанҗиләгем”нең аяклары туңып китте. Киез итекләр кидердем, иң-нәренә мамык шәл яптым. Ә Дамирәм мине чакырып ал­ды да: “Шәл тү­гел, Син бит минем җан җы­лытучым!” — ди­де. Шулай итеп соң­гы кичтә (аның соңгы мәртәбә икәнлеге беребезнең дә кү­ңеленә килмәде) икебезгә бер шәл ябынып, бик озак җылынып утырдык. Икенче көнне аны олы юлга озатып калдым...

Рульдә улыбыз Рушан иде. Авылларына җитәргә җиде чакрым калганда, каршы як полосага зур тизлектә автобус килеп чыга да, улыбызның машинасына килеп бәрелә. Сул якта утырган Дамирәкәем шундук җан бирә. Мин киявебез Линар машинасы белән “очып” барып җиткәндә инде аның куллары суынган иде. Сөекле хатынымның салкын гәү­дәсен кочагыма алып: “Җанҗиләгем! Ташлап китмә-әәәә безне!” — дип иңрәдем...

Җирлисе көнне иртәдән буран иде. Әмма Дамирәмнең җәсаден җиргә иңдер­гәндә, буран туктап, күктә төп-төгәл кырык минут буе Кояш балкыды. Соңгы балчык өемен салганда тагын кар ява башлады. Дамирәмне җирләшергә килгән халык: “Бигрәкләр дә изге җан булган икән!” — диеште...

 

“Җанҗиләгем”нең лаеклы рухи дәвамчысы”

— Көтәм Сине һаман, өзелепләр көтәм! —

Син кайтмасаң, түзмим — яннарыңа үзем китәм...

(Каберең яннарыңа — көтмим ялларны да!)

Әлеге бик тә авыр кайгыны күтәрергә, сынмаска-сы­­гыл­маска ниләр ярдәм ит­те Сезгә, Шаһинур абый?

— Балаларым һәм бертуганнарым ышанычлы төп терәгем булды. Ходайга мең шөкер, әниебез Гөлзәйнәп Ибраһим кызы әле дә исән-сау, ул миңа шул үтә кыен чорда зур рухи ярдәм күр­сәтте. Балдызларым Рауза белән Галия, баҗаем Рәшит, кода-кодагыйларым, барча якыннарым, дусларым бик булыштылар. Үзем дә бирешмәскә тырыштым — Дамирәмә багышлап, көне-тө­не шигырьләр яздым һәм “Җанҗиләк”ле гомерем миз­­гелләре” дигән шигъри китабымны тудырдым. Шуннан соң гына күңелем бераз бушанып, тынычланып калгандай булды...

Бүген “Җанҗиләгем”нең ихлас дусты, рухи дәвамчысы булган искиткеч ярдәмчел, тырыш, шәфкатьле һәм сөйкемле бер ханым белән гомер юлын дәвам итәбез (чын күңел­дән хөрмәтләп, зурлап, “Ханбикәм!” дип йөр­тәм аны). Әлеге ханымның сөекле ире белән минем хатыным да бер үк елны бакыйлыкка күчтеләр. Аларның вафатыннан соң, өч ел чамасы вакыт үткәч, без һәр ике якның — балаларыбыз һәм туганнарыбызның ризалыгы, өлкәннәрнең хәер-фатыйхасы белән бергә яши башладык... Иманлы бер түбә астында, мәрхүм җаннарны гел истә тотып, догаларыбызны багышлап...

Әлеге ханымның ире дә (ул минем бик якын дустым, халкыбызның искиткеч талантлы улы иде!), алдарак үләсен сизгәндәй, моннан 15 ел элек миңа бер китабын бүләк иткән иде. Анда мондый юллар бар: “Шаһинур дускаем! Син — үзең дә, карчыгың да гаҗәеп гүзәл кешеләр! Иҗатың да гүзәл. Синең иҗатыңа халкыбызның күп гаиләләре рәх­мәт­ле! Гел дуслар — туганнар булып калыйк! 16 октябрь, 97 ел. Казан”.

Шул дустымның вафатыннан соң, аның кадерле хәләл җефетенә, балаларына хәл кадәри ярдәм итеп тордым. Пенсия яше җитеп, төп эшен­нән кыскартылгач, аңа яңа эшкә урнашырга да булыштым. Шулай итеп, аралар шактый якыная төште. Мин нык кына авыргач, хастаханәгә иң беренчеләрдән булып килүче дә Ул булды. Тәмам терелеп чыкканчы, гел хәл-әх­вәлемне белеп, тәм­ледән-тәмле аш-сулары бе­лән сыйлап торды әлеге ханым. Баларым, якыннарым да савыгырга нык булыштылар.

Аллаһыбызга шөкер кылып, “Ханбикәм” белән хә­зергәчә бер-беребезне аң­лап һәм санлап яшибез (күп­ме генә үгет­ләсәм дә, ул үзе­­­нең исемен матбугат аша укучыларыбызга җиткерергә рөхсәт бирмәде. “Әле­гә сер булып калсын!” — ди­де — Э.Җ.).

Хәзер исә сезгә олы бер “серебез”не ачам. Моннан байтак еллар элек Дамирәм катлаулы операция кичер­гәндә барысыннан да хә­бәрдар булган әлеге яхшы кү­ңелле ханым үзенең канын биреп, хәләлемнең гомерен дистә елга озайткан иде... “Ханбикәмә” мо­ның өчен гомерем буена бурычлымын! Шуңа аны һәрчак якларга, сакларга тырышам.

— Гел яхшылык кына гамәлемдә —

Барысы Сезнең өчен, Кешеләр!..

Шаһинур абый, гомерегез буе ошбу тормышны,  кешеләрне Ярату Хисе каян килә?

— Күп тапкырлар сынаганым бар: Яратуга бары тик Ярату белән генә җавап би­рәләр! Яратмасаң, күңел гел салкын була, ә салкын җан белән ничек яшәмәк кирәк?! Тәүлегенә дүрт-биш сәгать йоклыйм, төнлә дә иҗат итәм. Миңа шулай рә­хәт. Язасы әсәрләрем бик күп бит. Үзебезнең “Сүз” нәш­­­риятында да хөрмәт итә­ләр. Ел саен укучыларыбызны сөендерерлек яхшы сыйфатлы, гамьле китапларны байтак чыгарабыз. Ишекләребез һәркемгә ачык — килсеннәр генә!

Күңелдә яшәлгән еллар, башкарылган эшләрдән өлеш­чә канәгатьләнү хисе бар. Тик әле ныклап уйланылган, башкарасы игелекле гамәлләрем бихисап. Хәт­та аңа бер гомерем генә җит­мәс тә кебек тоела... Өл­герергә, өл­герергә, өлгерер­гә кирәк!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әнкәй коймак пешерә (М.Шакирҗанов фотосы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Исән бертуганнарыбыз белән

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оныкларыбыз янәшәсендә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Бәллүр каләм"гә лаек булган бәхетле мизгелләр (М.Шакирҗанов фотосы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кадер Әниебез-Әтиебез

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дамирәм һәм улыбыз Рушан Псков өлкәсендә – А.Матросов һәйкәле янында  

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 08.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры