Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЗӨЛФӘТ ТЫРЫШ МАЛАЙ БУЛДЫ”

Кайчандыр Зөлфәт Зиннуровны “Татар радиосы” ди-джее буларак кына белә идек. Соңгы елларда бу егет үзен төрле яктан күрсәтергә өлгерде. Ул – “Яшьләр тукталышы”, “Син – минеке, мин – синеке” тапшырулары алып баручысы, концертларда конферансье, туйда тамада, дискотека оештыруны башлап йөрүче. Бүген үзен җырчы итеп тә беләбез – Зиннур тәхәллүсе астында чыгыш ясый. Яңа елның карлы-буранлы 3 гыйнвар кичендә Зөлфәтнең әти-әнисе яшәгән Саба төбәгенә кайттым. Шамил абый һәм Зөлфия апа уллары турында бик теләп сөйләде.

“Гади генә яшәп ятабыз

 

Шамил абый мине капка алдына ук чыгып каршы алды. Итагатьле итеп исәнләшеп, өй эченә үтәргә дәште. Ишекне ачкач, Зөлфия апа пешергән тәмле бәлеш исе шундук борынга килеп бәрелде. Өс-киемен салуга, ачык күңелле хуҗабикә табын артына чакырды.

 

– Менә шулай гади генә яшәп ятабыз, безнең хакта язганда артык җөмләләр өстәмәгез, – дип тыйнак кына кисәтеп куйды ул.

 

Теләче районының Сосновый Мыс авылы кызы бүген район үзәк хастаханәсенең ортопедия бүлегендә теш технигы булып хезмәт куя. Узган елның 24 декабрендә 50 яшьлеген билгеләгән. Үзенә карап бишенче дистәне ваклаган димәссең, яшь саклануына спорт ярдәм итәдер. Чөнки бу ханым кышның һәр шимбә-якшәмбесендә чаңгыда йөрергә ярата икән.

 

Гаилә башлыгы Шамил абый исә Саба районының Казанчы Бигәнәй авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, КДУның тарих-филология бүлегендә белем ала. Аннан ике ел Икшермә авылында тарих фәне укыта. Соңрак Теләче районының Олы Нырсы мәктәбенә завуч, бер елдан Югары Кибәхуҗа белем йортына директор итеп билгелиләр.

 

– Беренче балабыз Зөлфәт шул авылда туды, – диде әти кеше. – Аңа алты ай чакта Сабага күчендек, чөнки мине райкомга эшкә алдылар. 1989 елдан районның мәгариф бүлеген җитәклим.

 

Шамил абый белән Зөлфия апа 28 ел элек кавышып, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Төпчек кызлары Алия Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган. Бүген гаиләсе белән Казанда яши. Узган ел әти-әнисенә онык бүләк иткән.

 

“Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады

 

Без сөйләшеп утырганда, йортка Илфат Газизҗанов килеп керде.

 

– Ул – балаларымның беренче укытучысы, – дип таныштырды Зөлфия апа.

 

Илфат әфәнде Зөлфәтне бары тик җылы сүз белән телгә алды.

 

– Сыйныфта 20 укучы иде. Зөлфәт бик актив, чараларны оештыруга рәхәтләнеп алынды. Мин – мәгариф бүлеге башлыгы улы дип, беркайчан масаеп йөрмәде. Үзен гади тотты. Республикада танылган укучым булуы белән горурланам, – диде ул.

 

Зиннуровлар хуҗалыгында 15 сутый җир. Яшелчә, җиләк-җимештән тыш бакчада чәчәк үстерүгә зур игътибар бирелә икән. Монысы Зөлфия апаның яраткан шөгыле. Ике ел элек мал-туарны бетергәннәр. Йортны 1992 елда төзегәннәр. Киләчәктә Зөлфәт яннарында яшәр дип өстәп тә салганнар.

 

– Укуын тәмамлагач, Казанда төпләнеп калды. Хәзер шунда йорт сала, – диде әни кеше. – Балаларның теләгенә беркайчан каршы килмәдек. Зөлфәт кечкенәдән тырыш, кызыксынучан, башлы малай булды. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.

 

“Җәйгә өйләнер

 

– Журналист, аеруча җырчы булыр дип һич уйламадык, – дип сүзгә кушылды Шамил абый. – Унберенче сыйныфта техник югары уку йортына барырга әзерләнде. Имтиханнарны уңышлы тапшырды. Шул елны радиода эшләп, кинәт журналист һөнәренә тартылды. Күпме генә үгетләсәм дә, ниятләгән уеннан кире кайтмады. Һәм дөрес тә эшләгән. Студент чагында ук “Татар радиосы”на эшкә урнашты. Уңышлы гына хезмәт куйды. Киләчәктә улымны радио яисә телевидениедә диктор итеп күрәсем килә. Җырлау хобби гына булып калсын.

 

Җыр-моңга мәхәббәт нәселдән килә, ди Шамил абый. Әтисе Зиннур гармунда уйнаган. 99 яшенә җитеп, бер ел элек бакыйлыкка күчкән. Зөлфәт бабасының исемен тәхәллүс итеп алган. Зөлфия апа ягыннан да иҗатка тартылучылар бар. Энесе көйләр яза икән. Үзе дә яшь чагында Казандагы Химиклар мәдәният сараена Суфия Шаһиева җитәкчелегендәге татар халык ансамбленә йөргән.

 

– Зөлфәт мәктәпкә кергәнче җырлады, аннан туктады, – дип сөйли Зөлфия апа. – Студент чакта гитарада уйнарга өйрәнгән. Күптән түгел Сабада узган концертына барып сокланып кайттык. Ничек булыр икән дип, башта бик курыккан идек.

 

– Улым кечкенәдән шаян, җор телле, – ди Шамил абый. – Күңелендә һәрвакыт әдәбият-сәнгатькә карата мәхәббәт булды. Хәтере яхшы. Озын-озын поэмаларны тиз ятлады. Ул вакыттагы язмалар кассетада әле дә саклана. Туенда кунакларга тыңлатырга исәп.

 

– Зөлфәт өйләнәмени?

 

– Җәйгә тәвәккәлләр инде. Иң мөһиме – үзеңә ошаган кызны булачак хатының итеп сайла, дим.

 

P.S. Газетаны типографиягә тапшырыр алдыннан Сабадан кайгылы хәбәр алдык. 19 гыйнварда иртән эшкә баргач Шамил Закировның кинәт йөрәге тибүдән туктый. Шул уңайдан мәрхүмнең гаиләсе һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

– 19 гыйнвар КДУда 1972-77 елларда укыган 426 нчы группа студентлары (татар филологиясе бүлеге, 23 кыз, 7 егет идек) өчен иң кайгылы көннәрнең берсе булып хәтердә уелып калачак, – дип яза барлык төркемдәшләре исеменнән Шаһит Гатауллин. – Бу көнне якын дустыбыз арабыздан китте. Ул чын мәгънәсендә эштә янып, җаваплы хезмәт урынының эш өстәле артында вафат булды.

 

Югалтуга күңел ышанмый. Чөнки бервакытта да боегуны белмәгән ачык йөзле, шат күңелле Шамил дустыбызның арабыздан китүе – башка сыймаслык хәл.

 

Ул инде 20 ел бер урында эшләп, Саба районы мәгариф бүлеген бик нәтиҗәле җитәкләп килде. Тыныч, сабыр холыклы, әмма кирәк чагында батыр йөрәкле булуы белән дә Шамил барчабызга үрнәк иде һәм әнә шундый килеш ул безнең күңелләрдә сакланыр да.

 

 

 

Зөлфия апа белән Шамил абый

 

 

Зиннуровлар йорты

 

 

Зөлфәт сеңлесе Алия белән

 

 

Алиянең никах көне

Эльмира СӘЛАХОВА | 24.01.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры