Шимбә 25 май 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
РИШАТ БРАЗИЛИЯДӘ ДӘ БЕРЕНЧЕ!

Теләче районының Тиләҗе авылы егете, армспорт белән мавыгучы Ришат Зәйнетдинов турында “И.М.”ның 20 апрель санында язган идек. Тумыштан инвалид (аңа “Парапарез нижних конечностей” дигән диагноз куйганнар) Ришат армспорт белән 3 ел шөгыльләнә. Бу әллә ни зур вакыт түгел, ә аның ирешкән уңышларын санап бетергесез. Брянскида узган Русия чемпионатында катнашып, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында сул кул белән дә, уңы белән дә көрәштә II урынны яулап кайтып, “Русиянең спорт остасы” исеменә лаек булды. Шуннан соң майда Польшага барып, Гданьск шәһәрендә җиңү яулады. Анда алдынгы урынга ирешкән армспортчылар 9-17 сентябрьдә Бразилиянең Сан-Пауло шәһәрендә көч сынашырга тиеш иде. “Бу кыйммәткә төшәчәк инде, безнең хәлдән килми. Әмма өметсез шайтан гына, барыбер хыялланам әле. Бәлки, барып булыр”, — дигән иде Ришат.

 Сорый белеп сорасаң, теләкләр чынга аша шул. Спортчы егет 9 сентябрьдән 17 се­нә кадәр Бразилиядә үткән ярышларда катнашкан бит! Һәм ничек кенә әле — 42 илдән җыелган спортчылар арасында якташыбыз 80 кг авырлыктагы көндәшләре белән көч сынашып, уң кул белән көрәштә — I, ә сулында исә III урынны яулап, исән-имин әй­ләнеп кайтты. Егетне аэропорттан каршы алырга Теләченең спорт комитеты җитәкчеләре, якыннары гына түгел, ә аның өчен җан аткан кешеләр дә килгән.

— Сигез көн Бразилиядә яшәү дәверендә спортчы егетләр белән дуслашып беттек. Теләчегә кайткач, алар белән интернеттан аралаша башладым. Яңа танышларым арасында нинди генә аяныч язмышлылары юк. Аның каравы үз урыннарын тапканнар. Бразилиядәге ярышларга хәтле килә алганнар икән, бу инде үзе зур батырлык.

Бирегә эләгер өчен безгә шактый үрләр менәсе булды, берничә ярыш турын үтәргә туры килде. Алдагы җиңүләр дә җиңел бирелмәде. Барлык көрәшчеләргә уен барышында бары тик уңыш кына теләдем. Ярыш алдыннан һәрберсе белән җылы итеп куллар кысыштык. Уен каты барды. Бар да ныклап әзер­ләнгән. Җиңәрмен дип уйламаган идем. Шулай да, өметләндем, Аллаһы Тәга­лә­дән сорадым, ул ярдәм итте, — ди Ришат.

Брянск, Польша, соңрак Бразилия… Ришатның хыяллары чынга ашып бара. 

— Хәзер нинди планнар корасың, Ришат? — дип сорагач:

— Туктарга исәп юк. Район хакимияте тагын да канатландырды. “Юл бәясе турында уйлама да. Чыгымнарны капларбыз, ярдәм итәрбез. Син Теләче генә түгел, бө­тен Татарстан, Русия горурлыгы.  Армспорт белән шөгыльләнүеңне туктатма!” — диделәр. Кайту белән яңадан тренировкаларга йөри башладым. Гыйнварда Белградта узасы ярышларга әзерләнәм, — дип җавап бирде Ришат. 

Кулы гына түгел, рухы белән нык, көчле булган, максатларына ирешә белгән, һәрчак җиңүгә өметләнеп яшәгән Ришатка уңышлар гына телисе кала. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ришат

 

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 15.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры