Пәнҗешәмбе 12 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“РӘИС, БАЛА КҮРМИ БИТ!”

Фәнис Мингәрәевнең өйләнүе минем өчен искиткеч яңалык булды. Кырыкка кадәр үз насыйп ярын таба алмыйча сайланып, сырланып йөрүчеләргә зур сабак та әле ул. Аның туена Хәйдәр бәй гыйффәт төне уздыру өчен “Сәфәр” отеленнән люкс-бүлмә, “Жемчужина веры” фондын оештырган Фатыйма Камалова яшь парны көнозын йөртергә лимузин бүләк итә. Шулкадәр хөрмәткә лаек кем соң ул Фәнис? Бу мәкалә Казандагы Сөләйман мәчетенең сукырлар һәм телсезләр өчен компьютер курслары, сира фәнен укытучы, үзе дә дөм сукыр яшь егет турында. Шушы ук мәчеттә уку бүлеген җитәкләүче Мәликә Гыйльметдинованың урынбасары да әле ул. Фәнис “сукыр” дигәнне бөтенләй яратмый. Ул сине сүз саен күрү сәләтеннән мәхрүм булучылар дип тө¬зәтергә мөмкин. Гомумән, туганда сәламәт, тере бала булган. Башындагы шеш алты яшьләрдә генә үзен белгерткән. Операция ясарга да ярамаган. Күзләренең баш миенә барып тоташучы нерв күзәнәкләрен кыскан бу шеш. Казан медицина көллиятендә укыткан Гүзәл һәм Рәис Мингәрәевләр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән Фәнис өч яшендә үк үзләре яшәгән йорттагы Ленар исемле малайга ияреп дингә тартыла башлый. Алдагы сынаулы тормышка әзерләүне Ходай да үз бурычы санаган, күрәсең. Малай Коръәннән сүрәләр, хәдисләр өйрәнә. Ә алты яшендә авырып китеп, ике атнадан артык комада ята ул. Гүзәл ханым бу вакытта икенче балага йөкле була. Күзләрен ача Фәнис. Бала тудыру йортына китәргә җыенган әнисе артыннан: “Ур-ра, бәби кайта!” — дип кычкырып та кала әле. Ире Рәис белән улы Фәнис нәни кыз Зөһрәне каршыларга килгәч, үзе дә табиб Гүзәл ханым коточкыч хәл күрә. Аның сөекле улының күз алмалары өскә акаеп китәләр. “Рәис, бала күрми бит!” — дип кычкырып җибәрә ул. Ире ышанмый. Әмма дөресе шул — Фәнис сукырайган була.

 Гүзәл ханым, ике баласын да ияртеп, урамга йөрергә чыга. Йортларының бер башыннан икенчесенә кадәр урап киләләр. Икенчесендә малаен ялгызы гына җибәрә ул. Ә үзе карап тора. Ниш­ләр? Абына-сөртенә шу­шы кечкенә маршрутны җиңә сукыр бала. Соңрак балалар кухнясына сөткә дә йөри башлый Фәнис. Гүзәл ханымның бу гамәлен күп­ләр аңламый. Фәнисне өенә ка­дәр озатып, аны эт итеп сү­геп китүчеләр дә табыла. Ә бит ана газиз баласын тормышка җайлашырга өй­рәт­кән беренче адымнар бу­ла бу гамәл. Бүген Фәнис Казан буйлап иркенләп таксида, маршрут автобусында (ул аны мотор тавышыннан таный) йөри ала. Ә теге чакта бикләнеп өйдә утырган булса?

Икенче этап — Зөһрәне балалар бакчасыннан алып кайту була. Әле кем кемне өйгә кайтаргандыр — Фәнис Зөһрәнеме, әллә Зөһрә Фә­ниснеме?  Беренче сыйныфка күрү сәләтеннән мәх­рүм булган һәм начар күрү­челәр мәктәбенә бирә­ләр баланы. Өченче сыйныфтан музыка мәктәбенең фортепьяно классына йөри башлый һәм аны кызыл дипломга тәмамлый  Фәнис. Укуга хирыслык кайдан килгәндер аңа. Дини белем дә ала. Башта Мә­ди­нә мәчете мәдрәсә­сен­дә укый. Аннары Казан ислам көллияте студенты. Өченче баскыч — “Мөхәм­мәдия” мәд­­рәсә­сендә ислам  кануннарын өйрәнә. Бүген Русия ислам университетында белем ала. Гаилә корырлык кәләшне дә шунда очрата егет. Бервакыт аудиториясен таба алмыйча җәфалана ул. Аның сукырлыгын бөтенләй абайламаган бер кыз ярдәм күр­сәтә. Ислам кануннары буенча яшәүче Элеонора-Айшә бу­ла бу мөлаем кыз. Икенче тапкыр очрашкач: “Те­ге кызны бүген институтта күр­дем!” — дип канатланып кайтып керә Фәнис.

Ә беренче мәхәббәт 14 яшендә үк ишек шакый аның йөрәгенә. Лена, Лилия, Ләй­лә... Җитмәсә, Мәскәүгә реа­билитация үзәгенә ял итәр­гә киткән классташ кызлары Алинә һәм Альбина шунда үзләре кебек сукыр егетләр белән танышып, 10 нчы сыйныфта ук кияүгә чыгып куялар. Фәнис тә өйләнергә була, чөнки үз дигәнен таба. Егерме өч яшьтә. Шаулатып-гөрләтеп ике көн туй итәләр Мингәрәевләр. Беренчесе — никах туе “Рәйхан” кафесында хәләл ризыклар белән сы­гылып торган өстәл артында уза. Тамада Илдар Кыямов, ә баянчы Фәрит Хатыйпов. Икенчесен шулай ук хәмерсез, татар милли ашлары белән яшьләр туе итеп үткәрәләр.

Гүзәл һәм Рәис Мингәрәевләргә авыру бала карап үстерү җиңел булмагандыр. Ир кешегә гаиләсенең тамагын туйдыру өчен көн-төн көч түгәргә, ягъни медицина көллиятендә укытканнан соң кичен “шабашка”ларга чабарга туры килә. Хәзер дә шулай. Ә хатынга яраткан хезмәтеннән китеп, берсе авыру, берсе сау-сәламәт ике баланы тәрбияләргә, өй мәшәкатен үз җилкәсендә тартырга насыйп итә.

Аның каравы Зөһрә быел унберенче сыйныфта, “5” ле билгеләренә генә укып, алтын медальгә бара. Ә Фәнис махсус Джав системасы ярдәмендә телефоннан сөйлә­шә, sms яза, интернетка ке­рә, компьютерда эшли. Боларны ул Сөләйман мәче­тен­дә күрү сәләтеннән мәх­рүм булучыларга 1 айлык курсларда өйрәтә. Һәр җом­га саен иртәнге унынчы яртыда “Курай” радиосында Фәнис Мингәрәевнең ярты сәгатьлек тапшыруы эфирга чыга. Шәһәр транспор­тын­да ялгызы килеп, студия­не үзе ачып кереп, аппаратураны кушып, дөньяга чыгара ул “Җомга вәгазьләре”н. Үз мәчетләрендә эш­ләп килүче “Ярдәм” ислам хәйрия фонды эшендә дә актив катнаша. Фатирларында кояш нуры күрмичә, урын өстендә авырып ятучы яшьтәшләре янына пешкән камыр ризыклары, башка ки­рәк-ярак күтәреп таяклы Фә­нис үзе дә йөри. Кайбер көн­не җидешәр төрле тран­спортка күчеп утырырга ту­ры килә икән. Уразаның һәр көнендә узган иф­тар мәҗ­лесләрендә вәгазь сөйләүче дә, никах, өй ашларына да йө­рергә сәләтле, инвалид ди­яргә тел әйлән­мәүче шу­шы егетне бу тормышта юга­­лып калмаслык итеп әзер­ләүче кешеләр әти-әнисе Рәис һәм Гүзәл бит инде.

Хәзер Фәнис Сөләйман мәчетендә Илдар хәзрәт Баязитов белән аң­лашып, хезмәтенә шатланып, тыныч күңел белән эш­ләп йөри. Бөтен мәчетләрне йөреп чыкканнан соң аны монда аңлаганнар, эш бир­гәннәр, хөрмәткә лаек хәз­рәт итеп үстергәннәр. Фә­нис­не исем кушу, никах уку, Коръән ашларына юллап киләләр икән, бу инде дә­рә­җәле үсеш. Җырчы Асылъяр да күптән түгел яңа фатирына нәкъ менә аны чакырган. Гому­мән, Фәнис Мингәрәевкә реклама да, бу мәкаләм дә кирәкми. Ул аларга мохтаҗ түгел. Ә күп­ләр яшәү өчен көчләре бет­кәндә шушындый ихлас, тормышта үз урынын тапкан, авырлыклардан сынмаган, шәхес булып өлгергән егет­ләр мисалына карап янәдән терелергә мәҗбүр.

Тормыш — сынау һәм сыналу аренасы, минемчә. Фәниснең җәмәгате Айшә Мисырда белем алган. Хә­зер дә шунда китеп гыйлемен арттырырга җыена. Димәк, алда аерылышулар көтә. Дөм сукыр ире белән аның скайп аша аралашуы үзе бер могҗиза. Гомумән, сау-сәламәт, чибәр кызның Фәнисне сайлавы күпләрне гаҗәпләндерә дә, шикләндерә дә. Егетебез  — егет солтаны. Бары шул гына. Аның эчке дөньясы да, тышкысы да якты. Инде ничә еллар караңгылык эчендә яшәсә дә, алты яшькә кадәр күзле булуын, без көн дә күреп торучы дөньяны хә­тер­ли бит ул. Яраткан сеңле­се Зөһрә тугач сукырайган Фәнис аны да хәтер­ләгән кебек. Алар абыйлы-сеңелле бик тә дус. Бер-берсенә терәк булырлар. Матди яктан да үз фатирлары, чит ил машиналары, Казанда салынган өйләре булган хәләл көч хезмәте аша җитешлек­кә килгән гаилә Мингәрәевләр. Фәнис туена да бер бүлмәле фатир бүләк иткән­нәр.

Мин боларны ник язам соң? Балалары бу авыр заманда интегеп яшәмәсен­нәр өчен, бигрәк тә Фә­нис­нең киләчәген кайгыртып, мөмкинлек булган чорда сәяхәт-курорт­ларга йөр­мичә, өй төзе­гән бу гаи­лә. Бөтен яшел­чә, җиләк-җи­меш шунда үсә. Ризыктан өзелмиләр. Сумка-сумка мәчетнең башка хәзрәт­лә­ре­нә дә өлеш чыга. Вино­градны оста үстерәләр.

Фәнис белән аралашу җи­­­ңел. Җаваплары да кыска һәм төгәл.

— Уразага түзә алмаган кешеләр күп. Шулай дип акланучылар да шактый. Син болай да кызу ураза көн­нәрен аякта, эш белән уздырасың. Ачлыкка ничек түзеп була?

— Пәйгамбәрнең бер хә­дисендә: “Ашказаныңны өч өлешкә бүлеп тот: һавага, суга, ризыкка”, — диелгән.

— Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб атып үтерелгән, мөфти Илдус Фәиз турында төрле сүзләр йөргән чорда мәдрә­сә шәкертләренә бу хәлләр­не ничек аңлаттыгыз?

 — Аларның бөтен игътибарын укуга юнәлттек. Аллаһы Тәгалә ничек дөрес дип таба, шулай кабул кылсын дип тукып тордык.

— Хәзер хаҗ кылу модада. Исламның “и” хәрефен дә белмәгән акчалы кеше­ләр шул гамәлне башкара. Үзләре әле намазга басмаганнар да.

— Барсыннар. Анда бару берәүгә дә зыян итми. Шул белемсезлекнең бер фарызы, ягъни хаҗ кылу үтәлә дә бит әле.

Менә шулай өздереп сөй­ләшә Фәнис. Күптән тү­гел Дагыстанда диңгез буенда ял итеп кайтты ул. Сө­ләй­ман мәчетендәге курс­ларга ил­нең төрле почмакларыннан җыелалар. Августта Дагыстаннан килүчеләр Фә­нис­не кунакка алып китте­ләр дә инде. Мәс­кәү аша поезд бе­лән сәяхәтнең 6 кө­нен юлда уздырасы. Үзенә күрә кечкенә булса да батырлык. Кайсыбыз ерак юл­га чыгарга ашкынып тора?

— Мин нинди дә булса яңа­лык күрермен дигән идем. Ә анда нәкъ бездәгечә! — ди героем.

 

Гөлназ ШӘМСИ | 15.10.2012


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры